Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең якын дусларыннан үрнәк алыгыз

Йәһвәнең якын дусларыннан үрнәк алыгыз

«Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр аның белән якын дуслыкка ия» (ЗӘБ. 25:14, ЯД).

ҖЫРЛАР: 27, 21

1—3. а) Ни өчен Аллаһы белән дус булу мөмкин? ә) Бу мәкаләдә кемнәрнең мисаллары каралачак?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Ибраһим өч тапкыр Аллаһы дусты дип атала (2 Елъ. 20:7; Ишаг. 41:8; Ягък. 2:23). Ул — Изге Язмаларда шулай дип аталган бердәнбер кеше. Алайса, ул гына Йәһвәнең дусты булганмыни? Әлбәттә, юк. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы белән һәркем дуслаша ала.

2 Аллаһы Сүзендә Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, аңа иман итеп яшәгән һәм аның белән якын дуслыкка ия булган тугрылыклы ир-атлар һәм хатын-кызлар мисаллары бик күп. (Зәбур 25:14 укы.) Рәсүл Паул «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеме» турында язган. Аларның һәрберсе Аллаһының дусты булган (Евр. 12:1). Алар арасында төрле кешеләр булган.

3 Әйдәгез, Йәһвәнең якын дусты булган өч кеше белән яхшырак танышыйк. Беренчесе — Моаб җиреннән булган тугрылыклы яшь тол хатын Рут. Икенчесе — Яһүднең тәкъва патшасы Һизәкыя. Һәм өченчесе — Гайсәнең басынкы рухлы әнисе Мәрьям. Аллаһы белән дуслыкны булдырган бу кешеләрнең һәрберсеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

УЛ ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТКӘН

4, 5. Рутка нинди авыр карар кабул итәргә туры килгән, һәм ни өчен бу җиңел булмаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Мондый хәлне күз алдыгызга китерегез: өч тол хатын Моаб таулары аша үткән юл буйлап бара. Өсләрендәге киемнәре җилдән җилферди. Бу хатыннар — Нагомия һәм аның Рут белән Өрпә исемле киленнәре. Менә Өрпә кире борыла, чөнки ул үз йортына Моабка кайтырга булган. Нагомиянең нияте исә үзенең туган җиренә, Исраилгә кайту. Аның белән янәшәдә Рут. Аңа, күрәсең, тормышында иң мөһим карар кабул итәсе бар. Рут алдында ике юл тора: үз халкы янына Моабка кайту яки каенанасы Нагомия белән бергә Бәйтләхемгә бару (Рут 1:1—8, 14).

5 Рут болай дип уйлый алыр иде: Моабта минем гаиләм, әнием һәм бүтән туганнарым бар, алар мине, яшь тол хатынны, үзләрендә сыендырып, миңа ярдәм итәчәк. Моаб аның туган иле булган. Анда барысы да — культура, тел һәм халык аның күңеленә якын булган. Нагомия исә аңа Бәйтләхемдә андый шартларның булуын вәгъдә итә алмаган. Шуңа күрә Нагомия Рутка Моабта калырга киңәш иткән. Нагомия киленнәренә ир дә, яшәү урыны да таба алмаячак дип курыккан. Рут нәрсә эшләр? Белгәнебезчә, килендәше Өрпә «туган кавеменә, үз тәңресенә әйләнеп кайтырга булган» (Рут 1:9—15). Ә Рутның үз халкының ялган илаһларына кайтасы килгәнме? Юк, килмәгән.

6. а) Рут нинди акыллы карар кабул иткән? ә) Ни өчен Богаз Рутны Йәһвә канатлары астында сыеныч эзләгәне өчен мактаган?

6 Рут, күрәсең, Йәһвә Аллаһы турында белгән. Ул моны, бәлки, мәрхүм иреннән я Нагомиянең үзеннән белгәндер. Йәһвә Моаб илаһларына охшаш булмаган. Рут Йәһвә генә яратуга һәм гыйбадәткә лаек икәнлеген белгән. Ләкин белемнәр генә җитәрлек булмаган. Ул Йәһвәне үз Аллаһысы итеп сайлармы? Аңа акыллы эш итеп дөрес карар кабул итәргә кирәк булган. «Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр»,— дигән ул Нагомиягә (Рут 1:16). Рутның Нагомиягә карата, ә иң мөһиме аның Йәһвәгә карата яратуы турында уйлану күңелдә иң җылы хисләр уята. Соңрак Богаз исемле кеше аны Йәһвә канатлары астына сыеныч эзләгәне өчен мактаган. (Рут 2:12 укы.) Бу безгә кечкенә кош баласының үз анасының зур канатлары астында яклау эзләгәнен хәтерләтә (Зәб. 35:8; 90:1—4). Йәһвә Рут өчен нәкъ шундый ата булып киткән дә. Ул Рутны үз иманы өчен бүләкләгән, һәм ул кабул иткән карарына беркайчан да үкенмәгән.

7. Йәһвәгә багышланырга икеләнеп торган кешеләргә билгеле бер карарга килергә нәрсә ярдәм итә ала?

7 Күпләрнең Йәһвә турында белемнәре бар, әмма алар аңарда сыеныч эзләми. Алар үзләрен Аллаһыга багышлап, суга чумдырылырга икеләнеп тора. Әгәр сез дә үзегезне Йәһвәгә багышларга икеләнәсез икән, ни өчен бу шулай икәнен уйлап карагыз. Һәркем ниндидер аллага я берәр кемгә хезмәт итә (Йош. 24:15). Ни өчен сыенычны гыйбадәткә лаек булган бердәнбер Аллаһыдан эзләмәскә? Тормышны Йәһвәгә багышлау аңа карата иманны күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек. Ул сезгә багышлануыгыз буенча яшәргә һәм тормыш юлыгызда очрый алган һәртөрле авырлыкларны кичереп чыгарга булышачак. Рут очрагында шулай булган да.

УЛ БӨТЕН ҖАНЫ БЕЛӘН ЙӘҺВӘГӘ ЯБЫШКАН

8. Һизәкыянең нинди шартларда үскәнен сөйләп бирегез.

8 Руттан аермалы буларак, яшь Һизәкыя Йәһвәгә багышланган халык арасында туган. Әмма бар исраиллеләр дә бу багышлану буенча яшәмәгән. Мисал өчен Һизәкыянең атасы Әһәз патшаны алыйк. Бу явыз кеше Яһүд патшалыгын мөртәтлеккә төшергән һәм Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсен нәҗесләгән. Әһәз хәтта Һизәкыянең бертуган кан кардәшләрен тереләй килеш яндырып ялган илаһка корбанга китергән. Һизәкыянең балачагы коточкыч вакытларга туры килгән! (2 Пат. 16:2—4, 10—17; 2 Елъ. 28:1—3)

9, 10. a) Ни өчен Һизәкыя җиңел генә аяусыз, ачулы кеше булып китә алыр иде? ә) Ни өчен без Аллаһыга ачу тотарга тиеш түгел? б) Ни өчен үскән гаилә шартларыбыз безнең нинди шәхес булачагын билгели дип уйлау дөрес түгел?

9 Һизәкыя үз атасы Әһәзнең начар үрнәгенә ияреп, җиңел генә аяусыз, ачулы һәм Аллаһыдан читләшкән кеше булып китә алыр иде. Бүген кайберәүләр аның кадәр үк авырлыклар кичермәсә дә, Йәһвәгә һәм аның оешмасына карата ачу тотар өчен җитди сәбәп бар дип исәпли (Гыйб. сүз. 19:3). Икенчеләрнең фикеренчә, үзләренең үскән начар гаилә шартлары аркасында алар начар тормыш алып барырга һәм ата-аналарының кылган хаталарын кабатларга мәҗбүр (Йәз. 18:2, 3). Әмма шулай фикер йөртү дөресме?

10 Әлбәттә, юк! Һизәкыянең тормыш юлы моны ачык итеп раслый. Йәһвәгә ачу тотарлык һичнинди сәбәп юк, чөнки бу явыз дөньядагы явызлыкның чыганагы Ул түгел (Әюп 34:10). Әйе, ата-аналар үз балаларына я уңай, я тискәре яктан көчле йогынты ясарга мөмкин (Гыйб. сүз. 22:6; Көл. 3:21). Әмма бу берәр кешенең үскән гаилә шартлары аның тормыш юлын билгели дигәнне аңлатмый. Киресенчә, Йәһвә һәрберебезгә кыйммәтле бүләк — нәрсә эшләргә һәм нинди кеше булырга икәнлеген үзебезгә сайларга мөмкинлек биргән (Кан. 30:19). Һизәкыя бу бүләкне ничек кулланган?

Күп кенә яшьләр үзләре үскән гаилә шартларына карамастан хакыйкатьне кабул итә (9, 10 нчы абзацларны кара.)

11. Һизәкыягә иң яхшы Яһүд патшаларының берсе булырга нәрсә булышкан?

11 Атасы иң явыз Яһүд патшаларының берсе булуына карамастан, Һизәкыя иң яхшы патшаларның берсе булып киткән. (2 Патшалар 18:5, 6 укы.) Әйе, ул атасының бозык үрнәгенә иярмәгән. Ул башкалардан үрнәк алган. Мәсәлән, ул вакытларда Ишагыя, Микай һәм Һошея Аллаһының пәйгамбәрләре булып хезмәт иткән. Һизәкыя, күрәсең, бу тугры кешеләр аша бирелгән Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрләргә тирән төшенергә тырышкан. Шулай итеп ул Йәһвәнең киңәшләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен күңеле белән кабул иткән. Нәтиҗәдә Һизәкыя илне атасы чәчкән явызлыктан һәм бозыклыктан арындыра башлаган. Ул гыйбадәтханәне чистарткан, халыкның гөнаһлары өчен корбаннар китергән һәм бөтен ил буйлап потларны юкка чыгарган (2 Елъ. 29:1—11, 18—24; 31:1). Соңрак Һизәкыя авыр сынауларга дучар булгач, мәсәлән, Ассирия патшасы Синахерибның һөҗүме янаганда, гаҗәеп кыюлык һәм иман күрсәткән. Ул Аллаһыга таянган һәм үзенең сүзе һәм үрнәге белән халыкның рухын күтәргән (2 Елъ. 32:7, 8). Вакыт узу белән Һизәкыянең йөрәге горурланып киткәч, ул тиешле төзәтүне кабул итеп, үзен басынкыландырган һәм тәүбә иткән (2 Елъ. 32:24—26). Һизәкыя үзенең үткәненә хәзерге тормышын һәм киләчәген җимерергә юл куймаган. Ул үзенең Йәһвәнең дусты икәнлеген күрсәткән, һәм ул безнең өчен бу яктан яхшы үрнәк булып тора.

12. Бүген күпләр, Һизәкыя кебек, ничек Йәһвәнең дусты булып киткән?

12 Явыз һәм ярату булмаган дөньяда яшәгәнгә, без күп кенә балаларның ата-ана яратуын һәм кайгыртуын күрмичә үскәненә бер дә гаҗәпләнмибез (2 Тим. 3:1—5). Бүген күп кенә мәсихчеләр начар гаилә шартларында үскән. Шулай да алар Йәһвә белән якын дуслык мөнәсәбәтләре үстергән. Һизәкыя очрагында кебек, аларның мисалы кешенең үткәндәге тормышы аның киләчәген билгеләми икәнен раслый. Йәһвә безгә ихтыяр иреге бүләге биргән, һәм без аны, Һизәкыя кебек, Йәһвәгә бөтен җаныбыз белән ябышыр өчен һәм аны данлар өчен кулланырга телибез.

«МИН — ЙӘҺВӘНЕҢ КОЛЫ!»

13, 14. Ни өчен Мәрьямгә ышанып тапшырылган йөкләмә үти алмаслык итеп тоела алган, әмма ул Җәбраилгә нинди җавап кайтарган?

13 Һизәкыя көннәреннән соң йөзләгән еллар узгач, Йәһвә белән гаҗәеп дуслык мөнәсәбәтләре үстергән бер яшь басынкы яһүд кызы яшәгән. Аңа моңарчы беркемгә дә бирелмәгән махсус йөкләмә ышанып тапшырылган булган. Ул балага узып, Аллаһының бердәнбер Улын тудырырга һәм аны тәрбияләргә тиеш булган! Йәһвә Һелиның кызы Мәрьямгә бу йөкләмәне биреп, күрәсең, аның уңышлы булачагына ышанганын күрсәткән. Әмма Мәрьям алда буласын уйлап, нинди хисләр кичергән?

«Мин — Йәһвәнең колы!» (13, 14 нче абзацларны кара.)

14 Мәрьямгә зур хөрмәт күрсәтелгәне безгә яхшы мәгълүм. Әмма аны куркуга сала алган кайбер борчылулары турында да уйланыйк. Аллаһының Җәбраил исемле фәрештәсе Мәрьямгә ул ир кеше белән якынлык кылмыйча могҗизалы рәвештә балага узачагы турында әйткән. Җәбраил Мәрьямнең гаиләсенә һәм күршеләренә моның ничек булачагын аңлатмаган. Алар нәрсә уйлар? Мәрьям үзенең ярәшелгән егете Йосыф өчен дә борчылгандыр. Ул үзенең аңа тугры булып калганын ничек ышандырыр? Өстәвенә, Аллаһы Тәгаләнең бердәнбер Улын үстерү, кайгырту һәм тәрбияләү зур җаваплылык! Без Мәрьямнең Җәбраил белән сөйләшкәндә күңелен биләп алган бөтен борчулы уйларын белмибез. Әмма аның: «Мин — Йәһвәнең колы! Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын»,— дип җавап биргәне безгә билгеле (Лүк 1:26—38).

15. Ни өчен Мәрьямнең иманы нык булган?

15 Мәрьямнең иманы чыннан да гаҗәеп! Ул, күндәм кол кебек, Аллаһыга хезмәт итәргә әзер булган. Мәрьям үзен Хуҗасы Йәһвә кайгыртуына тапшырган. Ул үзенә кушканның һәммәсен эшләргә риза булган. Әмма андый иманга ул ничек ия булган? Иман тумыштан килми. Ул кешенең тырышлыкларыннан һәм Аллаһының фатихасыннан тора (Гәл. 5:22; Эфес. 2:8). Мәрьям үз иманын ныгытыр өчен тырышлыклар куйганын без кайдан беләбез? Әйдәгез, аның ничек итеп тыңлаганына һәм нинди сүзләр кулланганына игътибар итик.

16. Мәрьямнең тыңларга әзер булганы нәрсәдән күренә?

16 Мәрьям ничек итеп тыңлаган? Изге Язмаларда: «Һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә... ашыкмасын»,— дигән киңәш бирелә (Ягък. 1:19). Мәрьям тыңлый белгәнме? Әйе. Мәрьямнең тирән рухи мәгънәгә ия булган сүзләрне игътибар белән тыңлаганы, ә аннары алар турында уйланыр өчен вакыт тапканы турында Лүк бәян иткән яхшы хәбәрдә ике тапкыр әйтелә. Гайсә тугач, басынкы көтүчеләр Мәрьямгә фәрештәләрдән хәбәр җиткергән. Якынча 12 ел үткәч, Гайсә әле яшь булса да, тирән рухи мәгънәгә ия булган сүзләр әйткән булган. Ике очракта да Мәрьям игътибар белән тыңлаган, ишеткәнен күңелендә саклаган һәм моның турында тирән уйланган. (Лүк 2:16—19, 49, 51 укы.)

17. Мәрьямнең әйткән сүзләреннән без аның турында нәрсә беләбез?

17 Мәрьям нинди сүзләр кулланган? Изге Язмаларда Мәрьямнең әйткән сүзләре әллә ни күп түгел. Аның сүзләре язылган иң озын өзек — Лүк 1:46—55. Бу өзектән күренгәнчә, Мәрьям Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларны яхшы белгән. Аның сүзләре Ишмуил пәйгамбәрнең әнисе Һаннаның үз догасында әйткән сүзләренә охшаш (1 Иш. 2:1—10). Бер чыганак буенча, Мәрьям Изге Язмаларның якынча 20 өзеген телгә ала. Мәрьямнең рухи нәрсәләр турында сөйләшергә яратканы ап-ачык. Аның сүзләре бай күңел хәзинәсеннән — үзенең иң якын Дусты Йәһвәдән белгән кыйммәтле рухи хакыйкатьләр хәзинәсеннән чыккан.

18. Мәрьямнең иман үрнәгенә ничек иярергә?

18 Безгә дә Мәрьямгә кебек Йәһвә биргән йөкләмәләр кайвакыт авыр булып күренергә мөмкин. Әйдәгез, Мәрьям кебек басынкылык белән үзебезне Йәһвәгә тапшырып, аның безнең файдабызга иң яхшысын эшләячәгенә ышаныйк. Йәһвә һәм аның ниятләре турында белгәннәребезне игътибарга алып, рухи хакыйкатьләр турында уйланып һәм аларны башкалар белән уртаклашып, без Мәрьямнең иман үрнәгенә иярә алабыз (Зәб. 76:12, 13; Лүк 8:18; Рим. 10:15).

19. Изге Язмалардагы гаҗәеп иман күрсәткән кешеләрдән үрнәк алсак, безне нинди фатиха көтә?

19 Рут, Һизәкыя һәм Мәрьям, алардан элегрәк яшәгән Ибраһим кебек, Йәһвәнең дуслары булганына шик тә юк. Өстәвенә, «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеменә» кергән Аллаһының барлык хезмәтчеләре, шулай ук аның башка тугры хезмәтчеләре дә Йәһвәнең дуслары булу хөрмәтенә лаек булган. Андый иман күрсәткән кешеләрдән үрнәк алып яшик (Евр. 6:11, 12). Шулай итеп без, һичшиксез, мәңге Йәһвәнең якын дуслары булачакбыз!