Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә аны үз дусты дип атаган

Йәһвә аны үз дусты дип атаган

«Исраил, минем хезмәтчем; син, Ягъкуб, минем сайланганым, дустым Ибраһимның токымы» (ИШАГ. 41:8).

ҖЫРЛАР: 51, 22

1, 2. а) Кеше Аллаһының дусты була алганын без кайдан беләбез? ә) Бу мәкаләдән без нәрсә беләчәкбез?

БИШЕКТӘН кабергә чаклы адәм баласы иң элек яратуга мохтаҗ. Кешеләр яратусыз, мәхәббәтсез, сөюсез һич тә яши алмый. Без дуслыкка һәм тыгыз бәйләнешләргә омтылабыз. Әмма яратуның тагын бер төре бар. Аңа без бигрәк тә мохтаҗ. Бу — Йәһвәнең мәхәббәте. Күпләр өчен күзгә күренмәгән Аллаһы Тәгалә белән якын, җылы мәнәсәбәтләр булдыру мөмкин түгел кебек күренә. Без дә шундый фикердәме? Һич тә юк!

2 Изге Язмалардан күренгәнчә, камил булмаган кешеләр Аллаһының дусты булып киткән. Аларның мисалларын җентекләп карап чыгу мөһим, чөнки андый дуслыкка ирешү тормышыбызда була алган иң мөһим максат. Аллаһы белән андый дуслыкны булдырган гаҗәеп мисалларның берсе — Ибраһим мисалы. (Ягъкуб 2:23 укы.) Ибраһимның Йәһвә белән шундый якын мөнәсәбәтләренең сере нәрсәдә булган? Аның иманында. Изге Язмаларда Ибраһим «[һәр иман итүчегә] ата булып киткән» дип әйтелә (Рим. 4:11). Әйдәгез, Ибраһимның иманы Аллаһы белән якын дуслыкны булдырырга ничек булышканына игътибар итик. Һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Ибраһимның иманы минем өчен нинди үрнәк булып тора? Миңа Йәһвә белән дуслыгымны ничек ныгытырга?»

ИБРАҺИМ НИЧЕК ЙӘҺВӘНЕҢ ДУСТЫ БУЛЫП КИТКӘН?

3, 4. а) Ибраһим өчен, күрәсең, иң авыр иман сынавы нинди булган? ә) Ни өчен Ибраһим Исхакны корбанга китерергә әзер булган?

3 Олы яшьтәге бер ир-атның авыр гына атлап тауга менеп барганын күз алдына китерегез. Бу аның тормышындагы иң авыр юл булса кирәк. Ибраһимга, мөгаен, 125 яшьләр тирәсе, әмма ул һаман да нык [1]. Аның артыннан яшь кенә бер егет, аның улы бара. Аңа 25 яшьләр тирәсе. Бу егетнең исеме — Исхак. Ул утын күтәреп бара. Ибраһимның үзе белән пычагы һәм ут кабызу өчен әйбере дә бар. Йәһвә Ибраһимга үзенең газиз улын корбанга китерергә кушкан! (Ярат. 22:1—8)

4 Ибраһимны алда, күрәсең, иң авыр иман сынавы көткән. Кайберәүләр Аллаһы Ибраһимны моны эшләргә кушканга, Аны мәрхәмәтсез дип саный. Башкалар Ибраһим Аллаһыга сукырларча буйсынган һәм ул таш күңелле кеше булган дип исәпли. Ни өчен кешеләр шулай уйлый? Чөнки аларның иманнары да, аңлаулары да юк (1 Көр. 2:14—16). Ибраһимның тыңлаучанлыгы сукырларча булмаган. Аның чын иманы булганга ул тыңлаучан булган. Ибраһим күктәге Атасы Йәһвәнең беркайчан да үзенең тугры хезмәтчеләренә ахыр чиктә зур зыян китерә алган берәр нәрсә эшләргә кушмаячагын белгән. Ибраһим Йәһвәгә буйсыну аның үзенә дә, яраткан улына да фатихалар китерәчәген яхшы белгән. Әмма аның иманының нигезе нәрсәдән гыйбарәт булган? Белем һәм тормыш тәҗрибәсеннән.

5. Ибраһим, күрәсең, Йәһвә турында ничек белгән һәм бу белемнәр аңа ничек тәэсир иткән?

5 Белем. Ибраһим калдайлыларның шәһәре Урда туып үскән. Анда потка табыну киң таралган булган. Аның атасы Тира́х ялган илаһларга табынган (Йош. 24:2). Алайса, Ибраһим Йәһвә турында ничек белгән соң? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми, әмма ул тугызынчы буында Шемның токымы, ә нык иманы булган Шем Нух улларының берсе булганлыгы билгеле. Шем Ибраһимга якынча 150 яшь булган чакта үлгән. Ибраһим Йәһвә турында Шемнан белгәнме, юкмы икәнлеге төгәл билгеле түгел. Әмма Шем үзенең гаиләсенә Йәһвә турында белгәннәрен, һичшиксез, сөйләгән дип әйтеп була. Ничек кенә булмасын, Ибраһимның Йәһвә турында белеме булган һәм бу аның күңел түренә үтеп кергән. Аның Аллаһыга карата яратуы барлыкка килгән, һәм бу белемнәр аңа иманны үстерергә булышкан.

6, 7. Ибраһим туплый барган тормыш тәҗрибәсе аның иманын ничек ныгыткан?

6 Тормыш тәҗрибәсе. Йәһвәгә иманын ныгыткан тәҗрибәне Ибраһим ничек туплаган? Кайберәүләр әйтүенчә, уй-фикерләр хис-тойгыларны уята, ә хис-тойгылар билгеле бер гамәлгә китерә. Аллаһы турында белгәннәре Ибраһимда «җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгаләгә» карата курку-хөрмәт уяткан (Ярат. 14:22). Андый хисләр Аллаһы белән якын дуслыкны булдырыр өчен үтә мөһим (Евр. 5:7; Зәб. 24:14). Аллаһыдан куркып яшәү Ибраһимны Йәһвәгә тыңлаучан булырга дәртләндергән.

7 Аллаһы кушуы буенча, Ибраһим белән Сара олы яшьтә була торып, Урны калдырып, чит-ят җиргә киткән. Калган гомерләрен алар чатырларда яшәп үткәргән. Тыңлаучан булганга күрә, Ибраһимга фатихалар һәм яклау алыр өчен юл ачылган. Мәсәлән, Ибраһим үзенең чибәр хатыны Сараны тартып алачаклар, ә үзен үтерәчәкләр дип курыккан. Аның куркулары нигезсез булмаган. Әмма Ибраһим андый борчуларга үзен Йәһвәдән читләштерергә юл куймаган. Йәһвә ике тапкыр вакыйгалар барышына кушылып, Ибраһим белән Сараны яклаган; бу хәтта могҗизалы рәвештә булган (Ярат. 12:10—20; 20:2—7, 10—12, 17, 18). Бу очраклар Ибраһимның иманын ныгыткан.

8. Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгыткан белем белән тәҗрибәгә ничек ия булырга?

8 Йәһвә белән дуслыкны булдыру мөмкинме? Әйе, һичшиксез! Бүген кирәкле белем белән тәҗрибәне җиңел генә туплап була. Ибраһим Изге Язмалар мөлдерәмә тулы зирәклекнең, белемнең бик аз өлешенә генә ия булган (Дан. 12:4; Рим. 11:33). Аллаһы Сүзе — хәзинә тулы сандык ул. Изге Язмалар «җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгалә» турында белемнәребезне тирәнәйтә ала һәм аңа карата хөрмәт, ярату үстерергә булыша. Бу безне Аллаһыга тыңлаучан булырга дәртләндерә. Тыңлаучан булуның нәтиҗәләрен күргәндә, без тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Аның киңәшләрен тоту безне яклый, безгә фатихалар китерә һәм безне ныгыта. Аллаһыга җан-тән белән хезмәт итү безгә канәгатьлек, тынычлык һәм шатлык китерә (Зәб. 33:9; Гыйб. сүз. 10:22). Белемнәребезне арттырганда һәм тәҗрибә туплаганда, безнең Йәһвәгә карата иманыбыз һәм аның белән дуслыгыбыз ныгый бара.

ИБРАҺИМ ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫН НИЧЕК НЫГЫТКАН?

9, 10. а) Дуслык нык булсын өчен нәрсә кирәк? ә) Ибраһимның Йәһвә белән дуслыгын кадерләгәне һәм ныгытканы нәрсәдән күренә?

9 Дуслык кыйммәтле хәзинәдәй була ала. (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.) Дуслык ул сатып алынган, ә аннары каядыр тузанланып яткан җансыз әйбер түгел. Дуслык күбрәк тере нәрсәгә охшаш. Ул гөрләп чәчәк атсын өчен, аны карарга, кайгыртырга һәм туендырырга кирәк. Ибраһим Йәһвә белән дуслыгын хәзинәдәй саклаган, ул аны ныгытып торган. Ничек итеп?

10 Ибраһимның Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүе һәм тыңлаучан булуы үзгәрмәс булган. Ул, зур йорты белән Кәнганга юл тотканда, кечкенә һәм зур нәрсәләрдә дә Йәһвә җитәкчелегенә буйсынып эш иткән. Исхакның тууына бер ел кала барганда, Йәһвә 99 яшендәге Ибраһимга йортындагы барлык ир затларны сөннәткә утыртырга кушкан. Ибраһим бу таләпне шик астына алырга тырышканмы? Кушканны эшләмәс өчен, берәр сәбәп эзләгәнме? Юк, ул Аллаһыга таянган һәм аның сүзен шул ук көнне үтәгән (Ярат. 17:10—14, 23).

11. Ни өчен Ибраһим Сәдүм белән Гамура шәһәрләре аркасында борчылган, һәм Йәһвә аңа ничек ярдәм иткән?

11 Ибраһимның Йәһвәгә хәтта кечкенә нәрсәләрдә тыңлаучан булу гадәте булганга, аның Аллаһы белән дуслыгы ныгый барган һәм чәчәк аткан. Ул Йәһвәгә үз күңелен бушаткан, йөрәген ачкан һәм авыр хәлләргә очраганда аңардан ярдәм сораган. Мәсәлән, ул, Аллаһының Сәдүм белән Гамура шәһәрләрен юк итәргә җыенганын белгәч, тәкъва кешеләрнең бозыклар белән бергә һәлак була алачак дип борчылган. Күрәсең, Ибраһим ул вакытта Сәдүмдә яшәгән бертуганының улы Лут һәм аның гаиләсе өчен борчылгандыр. Ибраһим «бөтен дөньяның Хакиме» Йәһвәгә ышанган һәм тирән басынкылык белән аңа үз борчуларын белдергән. Йәһвә сабыр гына Ибраһимга үзенең мәрхәмәтле булуын күрсәткән. Йәһвә аңа хәтта хөкемен башкарган чакта да кеше йөрәкләрен тикшерә һәм тормышларын саклап калыр өчен тәкъва кешеләрне эзли икәнлеген аңларга булышкан (Ярат. 18:22—33).

12, 13. а) Белем һәм тормыш тәҗрибәсе Ибраһимга соңрак ничек ярдәм иткән? ә) Ибраһимның Йәһвәгә ышанычы булганлыгы нәрсәдән күренә?

12 Һичшиксез, белемнең һәр бөртеге һәм тормыш тәҗрибәсе Ибраһимга Йәһвә белән дуслыгын ныгытырга булышкан. Соңрак Ибраһим авыр сынау алдында торганда — Йәһвә аңа үз улын Исхакны корбанга китерергә кушкан — үзенең күктәге Дустының нинди Шәхес булганлыгы турында уйлана алган. Әйдәгез, уебыз белән кире шул вакытларга кайтыйк һәм кабат шушы тугры кешенең авыр гына атлап Мориа җирендәге тауга менеп барганын күз алдына китерик. Ибраһим Йәһвә кинәт үзгәреп, кырыс һәм мәрхәмәтсез булып киткән дип уйлаганмы? Андый уйлар аның башына да килмәгән! Бу безгә кайдан билгеле?

13 Үзләренә ияреп килгән хезмәтчеләргә Ибраһим: «Сез шушында ишәк янында калып торыгыз, без исә малаем белән тауга барып сәҗдә кылып киләбез»,— дигән (Ярат. 22:5). Ибраһимның нәрсә әйтәсе килгән? Исхакны корбанга китерәчәген белеп, Ибраһим үз хезмәтчеләренә, без барып киләбез диеп, аларны алдаган булып чыгамы? Юк. Изге Язмалар безгә Ибраһимның шул вакытта нәрсә уйлаганын бераз ачыклап бирә. (Еврейләргә 11:19 укы.) Ибраһим «Аллаһы Исхакны хәтта үледән терелтә ала дигән нәтиҗәгә килгән». Әйе, Ибраһим терелтүгә ышанган. Ул Йәһвәнең үзенә һәм Сарага бала булдыру сәләтен кайтарганын онытмаган (Евр. 11:11, 12, 18). Ул Йәһвә өчен мөмкин булмаган нәрсә юк икәнлеген аңлаган. Ибраһим шушы авыр көннең нәрсә белән бетәчәген белмәгән. Әмма ул яраткан улының тереләчәгенә һәм, нәтиҗәдә, Йәһвәнең барлык вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанган. Шуңа күрә Ибраһимның «[һәр иман итүчегә] ата» дип аталуы безне бер дә гаҗәпләндерми!

14. Йәһвәгә хезмәт итүдә сез нинди авырлыкларга очрыйсыз, һәм Ибраһимның мисалы сезгә ничек ярдәм итә ала?

14 Безнең турында нәрсә әйтеп була? Әлбәттә, Аллаһы бүген безгә андый таләпләр куймый. Әмма ул безне үзенең әмерләренә буйсынуыбызны тели. Кайчак безгә аларны үтәү я аларның мөһимлеген аңлап бетерү авырдыр. Ә сезнең өчен үтәве авыр булган Аллаһының берәр әмере бармы? Кайберәүләр өчен вәгазьләү эшендә катнашу җиңел түгел. Бәлки, алар оялчан булулары аркасында таныш булмаган кеше белән яхшы хәбәрне уртаклашырга базмыйдыр. Бүтәннәр мәктәптә я эштә башкалардан аерылып торырга курка (Чыг. 23:2; 1 Тис. 2:2). Ибраһим Мориа тавына менеп барганда үзенә тапшырылган йөкләмә күтәрә алмаслык булып күренгәндер. Сезнең дә Ибраһимныкына охшаш хисләр кичергәнегез булса, аның кыюлыгы һәм иманы сезгә көч өстәсен! Аллаһыга тугры булган бүтән ир-атлар һәм хатын-кызлар мисаллары турында уйлану безгә алардан үрнәк алырга һәм Йәһвәгә Дустыбызга буларак якынлашырга дәртләндерәчәк (Евр. 12:1, 2).

ФАТИХАЛАР КИТЕРҮЧЕ ДУСЛЫК

15. Ни өчен Ибраһим беркайчан да Йәһвәгә буйсынып яшәгәненә үкенмәгән дип әйтеп була?

15 Ничек уйлыйсыз, Ибраһим Аллаһыга һич карышусыз буйсынып яшәгәненә үкенгәнме? Изге Язмаларда аның гомеренең азагы турында болай дип әйтелә: «Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды» (Ярат. 25:8). 175 ел гомер иткәннән соң, Ибраһим үткәннәрен исенә төшереп, мәгънәле тормыш юлы үткән дигән нәтиҗәгә килгән. Аның өчен иң мөһиме Йәһвә Аллаһы белән дуслык булган. Әмма Ибраһим «тормышта барысын татып-кичереп» озын гомер яшәгән дигән сүзләр ул тормыштан гарык булган дигәнне аңлатмый.

16. Ибраһим оҗмахта нинди шатлыклы хисләр кичерәчәк?

16 Изге Язмаларда: «[Ибраһим] төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән»,— дип әйтелә (Евр. 11:10). Ибраһим бервакыт бу шәһәрнең, ягъни Аллаһы Патшалыгының җир өстеннән идарә итәчәген үз күзләре белән күрәчәгенә ышанган. Бу, һич шөбһәсез, булачак! Ибраһимның җирдәге оҗмахта яшәп, Йәһвә белән дуслыгын ныгытуын дәвам иткәндә кичерәчәк хисләрен күз алдына китерә аласызмы? Меңләгән еллар дәвамында үзенең иман үрнәге Йәһвәнең хезмәтчеләренә көч биреп торганын белү аның күңелен тибрәтәчәк! Оҗмахта ул Исхак белән булган хәлнең киләчәккә күрсәтүче бөек «символик образ» булып торганын беләчәк (Евр. 11:19). Ибраһим Исхакны корбанга китерергә җыенганда үзенең күңелен телгәләгән әрнү юкка гына булмаганын һәм миллионлаган тугрылыклы кешеләргә Йәһвәнең үз Улын Гайсә Мәсихне кешелек хакына биргәндә кичергән әрнүле хисләрен аңларга булышканын беләчәк (Яхъя 3:16). Ибраһимның мисалы Аллаһының безгә карата күрсәткән иң бөек мәхәббәтен — йолым корбанын тагы да күбрәк кадерләргә булышачак!

17. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл, һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Әйдәгез, Ибраһимның иманыннан үрнәк алып яшәргә тәвәккәл булыйк. Аллаһыны яхшырак белүебезне дәвам итсәк, бу безгә аңа үз сафлыгыбызны сакларга һәм аңа хезмәт итүдә фатихалар китерәчәк тәҗрибә тупларга булышачак. (Еврейләргә 6:10—12 укы.) Без мәңге Йәһвәнең безнең Дустыбыз булуын телибез! Киләсе мәкаләдә без Аллаһыга тугры һәм аның якын дуслары булган тагын өч кеше мисалын карап чыгарбыз.

^ [1] (3 нче абзац) Башта бу ир-атның исеме — Ибрам, ә хатынының исеме Сарая булган. Әмма бу мәкаләдә без Йәһвә аларга соңрак биргән Ибраһим һәм Сара дигән исемнәрне кулланачакбыз.