Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Миллионлаган кешегә билгеле булган машина

Миллионлаган кешегә билгеле булган машина

«Бразилиядә Раббыбызга хезмәт итүдә кулланылган бер генә рупорлы машина бар, һәм бу „Күзәтү манарасының рупорлы машинасы“ миллионлаган кешегә билгеле» (Натаниель Юилл, 1938 ел).

ЕГЕРМЕНЧЕ гасырның 30 нчы елларының башында Бразилиядә Патшалыкны вәгазьләү эше чагыштырмача әкрен барган. Ләкин 1935 елда хәл үзгәрә башлаган. Натаниель һәм Мод Юилл исемле пионерлар ул вакытта вәгазьләү эшенә җитәкчелек иткән Джозеф Рутерфорд кардәшкә хат язган. Алар хезмәтләрен киңәйтергә булган һәм «теләсә кая барырга әзер» булулары турында язган.

Ул вакытта пенсиягә чыккан инженер-төзүче Натаниельгә 62 яшь булган. Ул Сан-Францискода (Калифорния штаты, АКШ) Йәһвә Шаһитләренең бер җыелышында хезмәт җитәкчесе булып хезмәт иткән. Анда ул вәгазь эшен оештырган һәм яхшы хәбәрне таратуда тавыш аппаратурасын кулланган. Аның тәҗрибәсе һәм тырыш булуы аңа яңа билгеләнүендә булышкан! Ул зур, күпмилләтле Бразилия территориясендә филиал хезмәтчесе итеп билгеләнгән булган.

1936 елны Натаниель белән Мод, шулай ук тәрҗемәче булган Антонио Андради исемле пионер Бразилиягә килгәннәр. Алар үзләре белән кыйммәтле груз алып килгән — 35 патефон һәм рупор белән җиһазландырылган бер машина. Мәйдан зурлыгы буенча дөньяда бишенче урында торган илдә — Бразилиядә ул вакытта якынча 60 Патшалык вәгазьчесе генә булган! Әмма тавышлы инновацион кораллар аларга берничә ел эчендә миллионлаган кешегә яхшы хәбәрне җиткерергә ярдәм иткән.

Юиллар гаиләсенең килүенә бер ай үткәч, филиал Сан-Паулуда конгресс оештырган. Конгресс программасына вәгазьләү дә кергән. Андый конгресс Бразилиядә беренче тапкыр үткән. Күрәсең, Мод рупорлы машинада кешеләрне докладка чакырып йөргән, һәм бу чакыру 110 кешенең игътибарын җәлеп иткән! Конгресс программасы вәгазьчеләрнең рухын күтәргән һәм аларны вәгазь хезмәтендә күбрәк катнашырга дәртләндергән. Алар әдәбиятны, шаһитлек бирү карточкаларын, шулай ук венгр, инглиз, испан, немец, поляк, ә соңрак португал телендәге патефон пластинкаларын вәгазьдә кулланырга өйрәнгән.

Рупорлы машина ярдәмендә Бразилиядә яхшы хәбәрне миллионлаган кеше ишеткән

1937 елда Сан-Паулу, Рио-де-Жанейро һәм Куритиба шәһәрләрендә үткән өч конгресс яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә яңа этәргеч көч биргән. Конгресс делегатлары өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә рупорлы машина якында гына торган. Ул вакытта яшь егет булган Жозе Магловский соңрак болай дип язган: «Без стендка Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятыбызны урнаштыра идек һәм рупорлы машинадан яздырылган хәбәр яңгыраган арада без нәрсә булганын күрергә дип үз йортларыннан чыккан кешеләр белән сөйләшә идек».

Суга чумдырылу елгаларда үткән, ә якында гына су коенучылар кояшта җылынып яткан. Рупорлы машина ярдәмендә кешеләр яхшы хәбәрне ишетә алган! Рутерфорд кардәшнең суга чумдырылу нотыгы бөтен дөньяга яңгыраган. Кызыксынучан кешеләр машинаны сырып алып, португал теленә тәрҗемә ителгән нотыкны тыңлаган. Шуннан соң суга чумдырылу үтүчеләр поляк телендә яңгыраган Патшалык җырлары көенә суга чумдырылган. Кардәшләр көйгә кушылып төрле телләрдә җырлаган. 1938 елның «Еллык басма»сында болай дип әйтелгән иде: «Бу Илленче көн бәйрәмендә булган хәлне хәтерләтте, ул вакытта һәркем яхшы хәбәрне үзенең туган телендә ишеткән».

Конгресслар үткәч, һәр якшәмбе, кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә рупорлы машинадан Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар яңгыратылды һәм аларны Сан-Паулу үзәгендәге паркларда йөрүче, торак районнарында яшәүче һәм фабрикаларда эшләүче кешеләр ишеткән. Рупорлы машина ярдәмендә Сан-Паулудан төньяк-көнбатышка таба 97 километр ераклыкта урнашкан лепрозорийдагы 3 000 кеше ай саен рухи программаны тыңлаган. Вакыт узу белән анда гөрләп чәчәк аткан җыелыш барлыкка килгән. Үзләренең җитди махау авыруларына карамастан, шул Патшалык вәгазьчеләре бүтән лепрозорийда Изге Язмалардагы юаныч хәбәрне уртаклашыр өчен рөхсәт алган.

1938 елның ахырында португал телендә дә яздырылган нотыкларны тыңлап булган. Үлгәннәрне искә алу көнне рупорлы машина «Үлгән кешеләр кайда?», «Йәһвә» һәм «Байлыклар» дигән нотыкларны зираттан зиратка уйнатып йөргән, һәм, нәтиҗәдә, аларны 40 000 нән артык матәм тотучы ишеткән!

Изге Язмалардагы хакыйкатьләрнең шулай итеп игълан ителүе дин әһелләренә бер дә ошамаган, һәм алар рупорлы машинаны «тынсыз» итәр өчен, еш кына җирле хакимияткә басым ясаган. Юилл апа-кардәш искә төшергәнчә, бер тапкыр бер җирле рухани халык төркемен рупорлы машинаны сырып алырга котырткан. Ләкин шунда көтелмәгән хәл килеп чыккан: мэр һәм полиция хезмәткәрләре килгән һәм бөтен программаны тыңлаган. Аннары мэр әдәбиятыбызны укырга алган. Шулай итеп ул көн шау-шусыз гына узган. Каршылыкларга карамастан, 1940 елның «Еллык басма»сында Бразилия турында 1939 ел «Бөек Аллаһыга хезмәт итеп, аның исемен данлар өчен иң яхшы вакыт» дип язылган булган.

«Күзәтү манарасының рупорлы машинасы»н куллану Бразилиядәге вәгазьләү эшенең киң колач алуына китергән. Ул миллионлаган кешегә Патшалык хакындагы хәбәрне ирештерүдә мөһим роль уйнаган. Атаклы булып киткән машинаны 1941 елда саткан булсалар да, йөзләгән мең Йәһвә Шаһите Бразилиянең зур территориясендә яхшы хәбәрне эчкерсез кешеләргә игълан итүен дәвам иткән. (Бразилиядәге архивыбыздан.)