Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шатлык белән хезмәт итүегезне дәвам итегез

Шатлык белән хезмәт итүегезне дәвам итегез

ТОРМЫШЫГЫЗДАГЫ иң-иң кадерле, иң бәхетле көнегезне исегезгә төшерә аласызмы? Бу сезнең өйләнешкән я балагыз туган көнме? Яисә үзегезне Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үткән көнме? Әйе, бу сезнең тормышыгызда иң әһәмиятле һәм шатлыклы көн булгандыр. Йәһвәне бөтен йөрәгегез, җаныгыз, акылыгыз һәм бөтен кодрәтегез белән яратканыгызны күреп, имандашларыгыз да бик сөенгәндер! (Марк 12:30)

Суга чумдырылу үткәч, сез, һичшиксез, Йәһвәгә хезмәт итүдә күп шатлык тапкансыздыр. Әмма кайбер вәгазьчеләр элеккеге шатлыкларын югалткан. Ни өчен? Йәһвәгә алга таба да шатланып хезмәт итәр өчен нинди сәбәпләр бар?

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ҮЗ ШАТЛЫГЫН ЮГАЛТКАН?

Патшалык хакындагы хәбәр, шул исәптән Йәһвәнең тиздән бу явыз дөнья төзелешен юк итеп, яңа дөнья урнаштырачагы турындагы вәгъдә, безгә шатлыклы булыр өчен нигез булып тора. Өстәвенә, Сафуния 1:14 тә болай дип әйтелә: «Йәһвәнең бөек көне якын! Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!» Шулай да бу көнне без уйлаган вакыттан озаграк көткәнгә, без элек булган шатлыгыбызны югалтырга һәм изге хезмәтебездә сүлпән булып китәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 13:12).

Аллаһы халкы белән аралашу безгә файда китерә. Андый аралашу безне Йәһвәгә алга таба да шатлык белән хезмәт итәргә дәртләндерә. Бәлки, безне Йәһвә хезмәтчеләренең яхшы тәртибе хак гыйбадәткә җәлеп иткәндер һәм Аллаһыга шатланып хезмәт итә башларга булышкандыр (1 Пет. 2:12). Әмма берәр кардәшебезгә Аллаһы нормаларын бозганга күрә төзәтү чаралары кулланылса, нәрсә булырга мөмкин? Андый очракта хакыйкатькә Йәһвә хезмәтчеләренең яхшы тәртибе аркасында килгән кайбер кешеләрнең өметләре акланмаска һәм алар шатлыкларын югалтырга мөмкин.

Шайтанның явыз дөньясындагы икътисади пропаганда да безне шатлыктан мәхрүм итә ала. Иблис үз дөньясын кулланып, безне әллә ни кирәкмәгән нәрсәләр безгә бик кирәк дип ышандырырга тырыша. Әмма Гайсәнең мондый сүзләрен истә тоту яхшы булыр иде: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» (Мат. 6:24). Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итү һәм шул ук вакыт бу дөньядан тулысынча файдаланырга тырышу мөмкин түгел.

КОТКАРУЧЫ АЛЛАҺЫБЫЗДА ШАТЛАНЫЙК

Йәһвәне яраткан кешеләр өчен аңа хезмәт итү авыр түгел (1 Яхъя 5:3). Гайсә болай дигән: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Мат. 11:28—30). Мәсих шәкерте булу камытын кию җаныбызны яңарта һәм шатлык китерә. Йәһвәгә зур шатлык белән хезмәт итәр өчен, сәбәпләр бик күп. Әйдәгез, Коткаручы Аллаһыбызда шатланыр өчен өч мөһим сәбәпкә игътибар итик (Хаб. 3:18).

Без Яшәү Бирүчебезгә, бәхетле Аллаһыга хезмәт итәбез (Рәс. 17:28; 1 Тим. 1:11). Без яшәвебез белән Барлыкка Китерүчебезгә бурычлы. Шуңа күрә суга чумдырылу үткән көнебездән бирле күпме генә еллар үтмәсен, без аңа шатлык белән хезмәт итүебезне дәвам итәбез.

Өметен Патшалыкка баглау һәм хезмәттә ашкынучан булып калу Экторга шатлыгын югалтмаска булыша

Йәһвәгә 40 ел буе район күзәтчесе булып хезмәт иткән Э́ктор мисалын карап чыгыйк. Хәтта картлык көннәрендә дә ул җимеш биреп тора (Зәб. 91:13—15). Хатыны авырганга, Экторга Аллаһыга әзрәк хезмәт итәргә туры килә, әмма аның шатлыгы кимемәгән. Ул болай дип сөйли: «Әлбәттә, хатынымның сәламәтлеге көннән-көн начарая баруын күрү бик көендерә һәм аның турында кайгырту җиңел түгел. Шулай да мин бу хәлгә Аллаһыга хезмәт итүдәге шатлыгымны урларга ирек бирмим. Мин Йәһвәгә — кешеләрне билгеле бер максат белән барлыкка китергән Аллаһыга — үз тормышым белән бурычлымын. Моны аңлау мине аны нык яратырга һәм аңа чын күңелдән хезмәт итәргә дәртләндерә. Мин вәгазь эшендә ашкынучан булырга һәм шатлыгымны югалтмас өчен өметемне иң элек Патшалыкка багларга тырышам».

Йәһвә биргән йолым корбаны шатлыклы тормышка юл ачкан. Аллаһы «дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Әйе, Аллаһының яратудан чыгып бирелгән чарасына — Гайсәнең йолым корбанына иман итү нигезендә безнең гөнаһларыбыз кичерелә һәм без мәңгелек тормышка ия була алабыз. Әллә без моның өчен рәхмәтле булырга тиеш түгелме? Һәм шул корбан өчен рәхмәтле булуыбыз безне Йәһвәгә шатланып хезмәт итәргә этәрүче көч булып торырга тиеш түгелме?

Хесус үз тормышын гадиләштереп, Йәһвәгә еллар буе шатлык белән хезмәт итә

Мексикадан булган Хесу́с исемле абый-кардәшебез болай ди: «Мин үз эшемнең колы идем. Кайчакларда, бу мәҗбүри булмаса да, мин эштә биш сменалап эшләдем. Минем күбрәк акча эшлисем килде. Аннары мин Йәһвә турында һәм аның үзенең кадерле Улын кешелек өчен биргәнен белдем. Минем аңа хезмәт итәргә көчле теләгем туды. Шуңа күрә мин тормышымны Йәһвәгә багышладым. Эшемдә 28 ел буе эшләгән булсам да, аны калдырырга булдым һәм тулы вакытлы хезмәтне башладым». Шуннан бирле ул Йәһвәгә күп еллар буе шатлык белән хезмәт итә.

Безнең җимешебез — кайгы түгел, ә зур шатлык. Сез Йәһвәне белгәнче тормышыгызның нинди булганын хәтерлисезме? Рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә аларның кайчандыр гөнаһ колы булганнарын, әмма аннары «тәкъвалык колы» булып киткәннәре турында әйткән. Аларның җимеше — изгелек булган, һәм бу аларны мәңгелек тормышка алып барган (Рим. 6:17—22). Без дә изге тормыш юлыннан барабыз, әхлаксызлыктан һәм бозык тәртиптән качып, кайгыларга дучар булмыйбыз. Бу чыннан да шатланыр өчен сәбәп!

«Йәһвәгә хезмәттә үткәргән еллар — иң бәхетле еллар» (Хайме).

Ха́йме мисалына игътибар итик. Ул атеист, эволюция тарафдары булган һәм бокс белән шөгыльләнгән. Хайме мәсихче очрашуларга йөри башлаган, һәм аңа анда хөкем сөргән ярату бик нык тәэсир иткән. Үзенең элекке карашларын, яшәү рәвешен үзгәртергә теләп, ул Йәһвәдән үзенә карата иманны үстерергә булышсын дип ярдәм сораган. «Әкрен-әкрен мин кайгыртучан Атаның һәм шәфкатьле Аллаһының барлыгына инана башладым,— дип әйтә Хайме.— Йәһвәнең тәкъва нормаларын тоту мине яклады. Үзгәрмәгән булсам, мин бокс белән шөгыльләнгән элекке кайбер дусларым кебек, бәлки, үлгән булыр идем. Йәһвәгә хезмәттә үткәргән еллар — иң бәхетле еллар».

БИРЕШМӘГЕЗ!

Бу бозык дөньяның ахырын без ничек көтәргә тиеш? Шуны онытмыйк: без «рух хакына» чәчәбез һәм, нәтиҗәдә, «мәңгелек тормыш урырбыз». Шуңа күрә «игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (Гәл. 6:8, 9). Йәһвә ярдәме белән нык торыйк, бар көчебезне куеп, «бөек афәт» вакытында котылыр өчен кирәкле сыйфатларны үстерик һәм, авырлыкларга да карамастан, Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүебезне дәвам итик (Ачыл. 7:9, 13, 14; Ягък. 1:2—4).

Безнең чыдамлылыгыбыз, һичшиксез, бүләкләнәчәк, чөнки Аллаһы безнең эшебезне дә, аның үзенә һәм исеменә карата мәхәббәтебезне дә күреп тора. Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүебезне дәвам итсәк, без мәдхия җырлаучы Давыт кебек болай дип әйтә алачакбыз: «Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем, һәм мин каушамам, Ул минем уң ягымда шул. Шунлыктан күңелем куанды, телем дә сөенде; тәнем дә өмет белән җиргә керер» (Зәб. 15:8, 9).