Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер елмаю җитә!

Бер елмаю җитә!

ФИЛИППИН утрауларының Багио шәһәрендә ике яшь кыз, урам буйлап барганда, күчмә стендыбызны күреп алган. Үтеп барганда, алар стенд янында басып торучы Хелен исемле апа-кардәшнең киң итеп елмаюына игътибар иткән. Алар тукталып тормаган, әмма бу елмаю аларны битараф калдырмаган.

Соңрак, автобуста өйләренә кайтканда, алар Патшалык Залында jw.org логотибын күреп алган. Алар шундый ук логотибның күчмә стендта да булганын исләренә төшергән, шуңа күрә, автобустан төшеп, Патшалык Залына таба киткән. Керү урыны янында алар җыелыш очрашулары үткән вакытны күргән.

Берникадәр вакыттан соң бу ике кыз Патшалык Залына килгән. Алар анда кемне күргән дип уйлыйсыз? Хеленны! Алар аны шунда ук танып алган. «Алар миңа таба килә башлагач,— дип әйтә Хелен,— мин аптырап калдым, чөнки аларның максатын белми идем. Ләкин алар барысын сөйләп бирде».

Аларга очрашуда бик ошаган. Кардәшләр бу ике кызны җылы кабул иткән. Кардәшләрнең җыелыштан соң җыештыруда катнашканнарын күреп, бу ике кыз да үз ярдәмнәрен тәкъдим иткән. Бу кызларның берсе чит илгә күченгән, ә икенчесе очрашуларга йөри һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ә бит барысы да бер елмаюдан гына башланган!