Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сынаулар вакытында шатлыгыбызны югалтмыйк

Сынаулар вакытында шатлыгыбызны югалтмыйк

«Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез» (ЯГЪК. 1:2).

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Маттай 5:11 буенча, безгә сынауларга ничек карарга кирәк?

ГАЙСӘ аның шәкертләре чын мәгънәдә бәхетле булачак дип әйткән. Әмма ул шулай ук аның шәкертләре сынауларга дучар булачак дип кисәткән (Мат. 10:22, 23; Лүк 6:20—23). Нәрсә генә булмасын, без Гайсәгә иярергә шат. Туганнар Йәһвә белән дуслык үстерергә комачауласа, хөкүмәтләр эзәрлекләсә я бергә эшләгән кешеләр я сыйныфташлар безне начар эшкә тартса, без үзебезне ничек хис итәбез? Билгеле, бу безне борчый.

2 Сынауларга дучар булганда, кешеләр, гадәттә, шатланмый. Әмма Изге Язмалар безне, киресенчә, сынауларны шатлык белән кичерергә чакыра. Мәсәлән, шәкерт Ягъкуб безне сынаулар вакытында шатлыгыбызны югалтмаска дәртләндергән (Ягък. 1:2, 12). Гайсә дә, башкалар сезне эзәрлекләгәндә, сез бәхетле дип әйткән. (Маттай 5:11 укы.) Сынаулар вакытында шатлыкны ничек саклап калырга соң? Бу сорауга җавапны шәкерт Ягъкубның үз имандашларына язган хатыннан табып була. Әмма башта, әйдәгез, беренче гасырдагы мәсихчеләр нинди сынауларга дучар булганын карап китик.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫ МӘСИХЧЕЛӘР НИНДИ СЫНАУЛАРГА ДУЧАР БУЛГАН?

3. Ягъкуб мәсихче булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, нинди вакыйгалар булган?

3 Гайсәнең энесе Ягъкуб аның шәкерте булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, мәсихчеләрне Иерусалимда каты эзәрлекли башлаганнар (Рәс. 1:14; 5:17, 18). Ә Стифәннең үтерелүеннән соң, Иерусалимдагы күп кенә мәсихчеләр «Яһүдия белән Самария буйлап таралган», ә аларның кайберләре хәтта Кипр белән Антиохка кадәр барып җиткән (Рәс. 7:58—8:1; 11:19). Аларның нинди авырлыклар кичергәннәрен күз алдына гына китерегез! Алар, кая гына бармасын, бөтен җирдә яхшы хәбәрне сөйләгән. Моның ярдәмендә бөтен Рим империясендә җыелышлар барлыкка килгән (1 Пет. 1:1). Әмма киләчәктә бу мәсихчеләрне тагын да авыррак сынаулар көткән.

4. Беренче гасырда мәсихчеләр тагын нинди авырлыкларга очраган?

4 Беренче гасырда мәсихчеләр төрле авырлыкларга очраган. Мәсәлән, якынча б. э. 50 елында император Клавдий барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Шуңа күрә яһүдләр булган мәсихчеләргә, үз йортларын калдырып, күченеп китәргә туры килгән (Рәс. 18:1—3). Якынча б. э. 61 елында рәсүл Паул имандашларын халык алдында мәсхәрәлиләр, төрмәгә утырталар һәм милекләрен талыйлар дип язган булган (Евр. 10:32—34). Җитмәсә, аларны фәкыйрьлек һәм чирләр дә читләтеп үтмәгән (Рим. 15:26; Флп. 2:25—27).

5. Без нинди сораулар карап китәрбез?

5 Ягъкуб үз хатын б. э. 62 елына кадәр язган булган, һәм аңа мәсихчеләр очраган сынаулар мәгълүм булган. Йәһвә нинди максат белән бу хатны яздырткан? Бу хаттагы киңәшләр мәсихчеләргә сынаулар вакытында шатлыкларын югалтмаска булышырга тиеш булган. Әйдәгез, бу хатны карап китик һәм мондый сорауларга җавап табыйк: Ягъкуб нинди шатлыкны күздә тоткан? Мәсихченең шатлыгын нәрсә урларга мөмкин? Зирәклек, иман һәм кыюлык кебек сыйфатлар безгә һәртөрле сынауларда шатлыклы булып калырга ничек булыша?

ЧЫН ШАТЛЫКНЫҢ НИГЕЗЕ

Фонарьда янып торган ялкын сүнмәгән кебек, мәсихченең йөрәгендә дә Йәһвә биргән шатлык сүрелми (6 нчы абзацны кара.)

6. Лүк 6:22, 23 буенча, ни өчен мәсихчеләр сынаулар вакытында шатлыкларын югалтмый?

6 Күп кешеләр, минем яхшы сәламәтлегем, акчам һәм яхшы гаиләм булса гына, мин бәхетле булырмын дип уйлый. Әмма Ягъкуб искә алган шатлык — ул изге рух җимешенең өлеше, һәм ул тормыштагы хәл-шартларга бәйле түгел (Гәл. 5:22). Мәсихче Йәһвәнең ихтыяры буенча яшәгәнгә һәм Гайсәнең үрнәгенә ияргәнгә зур канәгатьлек кичерә, һәм нәкъ бу аны бәхетле итә. (Лүк 6:22, 23 укы; Көл. 1:10, 11.) Мәсихче йөрәгендә булган шатлык фонарь эчендә янып торган ялкын кебек: аны яңгырлар да, җилләр дә сүндерми. Безнең дә шатлыгыбызның ялкынын сәламәтлек белән бәйле проблемалар я матди авырлыклар сүндерә алмый. Аны гаиләдәгеләрнең я башка кешеләрнең көлүләре һәм түбәнсетүләре дә киметә алмый. Дошманнар бу ялкынны сүндерергә тырышкан саен, ул сүрелми, ә, киресенчә, тагы да ныграк яна башлый. Эзәрлекләнгән булуыбыз безнең чыннан да Мәсих шәкертләре булуыбызны раслый (Мат. 10:22; 24:9; Яхъя 15:20). Менә ни өчен Ягъкуб: «Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез»,— дип язган да (Ягък. 1:2).

Ни өчен сынаулар корычны чыныктырыр өчен кулланылган ут белән чагыштырыла? (7 нче абзацны кара.) *

7, 8. Ни өчен иманыбыз сынауларда ныгый?

7 Ягъкуб мәсихчеләрнең ни өчен сынаулар кичергәннәренең тагын бер сәбәбен китерә. «Сыналган иманыгыз чыдамлык тудыра»,— дип әйткән ул (Ягък. 1:3). Сынауларны корычны чыныктыру белән чагыштырып була. Корычны башта кыздыралар, ә аннары тиз генә суыталар, моның ярдәмендә корыч ныгый. Нәкъ шулай ук, без сынаулар вакытында нык калганда, иманыбыз чыныга. Менә ни өчен Ягъкуб: «Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен... чыдамлык үз эшен башкарып чыксын»,— дип язган (Ягък. 1:4). Сынауларның иманыбызны чыныктырганын күргәндә, без аларны шатлык белән кичерәбез.

8 Үз хатында Ягъкуб шатлыгыбызны урлый алган кайбер авырлыклар турында язган. Бу нинди авырлыклар һәм аларны ничек кичереп була?

НИЧЕК ШАТЛЫКНЫ ЮГАЛТМАСКА?

9. Ни өчен безгә зирәклек кирәк?

9 Авырлык: нәрсә эшләргә белмәгәндә. Авырлыкка дучар булганда, безгә Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк. Без бит аны сөендергән, аңа тугрылык сакларга булышкан һәм кардәшләребезне ныгыта алган карарлар кабул итәргә телибез (Ирм. 10:23). Мәсәлән, каршылык-эзәрлекләүләргә очраганда, дошманнар белән дөрес сөйләшер өчен һәм алар белән үзебезне дөрес тотар өчен, безгә зирәклек кирәк. Нәрсә эшләргә белмәгәнгә, без бик нык боегырга мөмкин, һәм бу безнең шатлыгыбызны урлаячак.

10. Ягъкуб 1:5 буенча, безгә, зирәк булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 Чишү юлы: Йәһвәдән зирәклек сорагыз. Сынауларны шатлык белән кичереп чыгар өчен һәм Йәһвә хуп күргән карарларны кабул итәр өчен, безгә Аллаһыдан зирәклек сорарга кирәк. (Ягъкуб 1:5 укы.) Әйтик, без Йәһвәгә дога кылдык, ди, ә җавабы һаман да юк сыман. Шуңа игътибар итегез: Ягъкуб «сорап карасын» дип түгел, ә «сорасын» дип язган, ягъни безгә Аллаһыдан өзлексез сорарга кирәк. Йәһвәне безнең зирәклек турындагы үтенечләребез ялыктырмый. Ул безне моның өчен беркайчан да шелтәләмәячәк. Без, сынауларда нык калыр өчен, Йәһвәдән ярдәм сорасак, ул безгә ярдәм итми калмас (Зәб. 25:12, 13). Ул безнең нинди сынауларга дучар булганыбызны белә, безне кызгана һәм ярдәм итәргә тели. Һичшиксез, бу шатланыр өчен сәбәп. Әмма Йәһвә безгә ничек зирәклек бирә?

11. Зирәклеккә ия булыр өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк?

11 Йәһвә безне үз Сүзе ярдәмендә зирәк итә (Гыйб. сүз. 2:6). Бу зирәклеккә ия булыр өчен, безгә Аллаһы Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны тырышып өйрәнергә кирәк. Әмма белем җыю гына җитми, безгә белгәннәребез буенча эш итәргә дә кирәк. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Сүзне үтәүчеләр булыгыз. ...Тыңлаучылар гына булмагыз» (Ягък. 1:22). Аллаһы Сүзендәге киңәшләр буенча эш итү безгә тыныч, юл бирүчән һәм шәфкатьле булырга булыша (Ягък. 3:17). Бу сыйфатлар безгә бар сынауларны кичереп чыгарга һәм шатлыкны югалтмаска ярдәм итә.

12. Ни өчен Изге Язмаларны яхшы белергә кирәк?

12 Аллаһы Сүзе көзге кебек, ул безгә кимчелекләребезне күрергә һәм алардан арынырга ярдәм итә (Ягък. 1:23—25). Әйтик, Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез үзегезнең тиз кызып китүчән булуыгызны күреп аласыз, ди. Аннан соң Йәһвә ярдәме белән сез, тыныч булып калыр өчен, тырышлыклар куя башлыйсыз. Нәтиҗәдә, берәр кем я берәр нәрсә сезне ярсытса, сез юаш булып каласыз, ә бу сезгә дөрес фикер йөртергә, акыллы карарлар кабул итәргә һәм авырлыкларны кичереп чыгарга булыша (Ягък. 3:13). Әйе, Аллаһы Сүзен өйрәнү бик мөһим.

13. Ни өчен безгә Изге Язмалардагы мисаллар турында уйланырга кирәк?

13 Кайбер кешеләр тормыш тәҗрибәсен үз башыннан кичереп җыя, әмма андый ысул кыйммәткә төшә. Башка кешеләрнең уңай я тискәре мисалларыннан өйрәнү күпкә яхшырак. Менә ни өчен Ягъкуб Изге Язмаларда язылган мисалларга игътибар итәргә дәртләндергән. Мәсәлән, ул Ибраһимны, Рәхәбне, Әюпне һәм Ильясны телгә алган (Ягък. 2:21—26; 5:10, 11, 17, 18). Йәһвәнең бу хезмәтчеләре шатлыкны урлый алган сынауларны кичереп чыккан. Йәһвәнең ярдәме белән без дә, алар кебек, чыдам булып кала алырбыз.

14, 15. Ни өчен шикләрдән арынырга кирәк?

14 Авырлык: йөрәктә шикләр туа. Кайвакыт без Изге Язмалардагы кайбер фикерләрне аңлап бетермибез. Я, бәлки, Йәһвә догабызга без көткәнчә җавап бирмидер. Моның аркасында шикләр туа ала. Алардан арынмасак, бу безнең иманыбызны какшатырга һәм Йәһвә белән дуслыгыбызны җимерергә мөмкин (Ягък. 1:7, 8). Алар аркасында без хәтта киләчәгебезгә өметебезне югалтырга мөмкин.

15 Рәсүл Паул мәсихченең өметен якорь белән чагыштырган (Евр. 6:19). Көчле давыл вакытында якорь ярдәмендә кораб бер урында кала, һәм бу аны яр буендагы кыяларга килеп бәрелүдән саклый. Әмма бу якорьның чылбыры нык булса гына мөмкин. Тутык чылбырның ныклыгын киметкән кебек, шикләр дә безнең иманыбызны какшатырга мөмкин. Сынауларга очрагач, шикләнгән кеше Йәһвәнең вәгъдәләренә иманын югалтырга мөмкин. Кешенең иманы белән бергә өмете дә җуела. Шәкерт Ягъкуб әйткәнчә, «шикләнүче җил куып йөрткән һәм бер яктан икенче якка ташлаган диңгез дулкынына охшаш» (Ягък. 1:6). Андый кешегә шатлыгын саклау үтә авыр!

16. Шикләр туганда, нәрсә эшләү мөһим?

16 Чишү юлы: шикләрегезне җиңегез, иманыгызны ныгытыгыз. Моның белән сузмагыз. Ильяс пәйгамбәр көннәрендә исраиллеләрнең шикләре булган. Ильяс алардан болай дип сораган: «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп, аксап йөрергә була? Әгәр хак Аллаһы — Йәһвә икән, аңа иярегез, Багал икән, аңа иярегез!» (1 Пат. 18:21) Сезнең дә шикләрегез туса, шунда ук чаралар күрегез: Йәһвә — ул чын Аллаһы, Изге Язмалар — аның Сүзе, ә Йәһвә Шаһитләре — аның халкы икәнлегенә инаныр өчен, тирәнтен тикшерү үткәрегез (1 Тис. 5:21). Моның ярдәмендә шикләрегез җуелыр һәм иманыгыз ныгыр. Ярдәм кирәк булса, өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез. Йәһвәгә хезмәт итү алга таба да шатлык китерсен өчен, кичектермичә эш итәргә кирәк!

17. Күңелебез төшсә, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

17 Авырлык: сез төшенкелеккә биреләсез. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйб. сүз. 24:10). Бу шигырьдә «күңелең төшкән» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «батырлыкны югалту» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Батырлыкны югалту үз чиратында шатлыкны да югалтуга китерә.

18. Чыдамлык күрсәтү нәрсәне аңлата?

18 Чишү юлы: Йәһвәгә таяныгыз, ул сезгә кыюлык бирәчәгендә шикләнмәгез. Сынауларда чыдам булып калыр өчен, безгә кыюлык бик кирәк (Ягък. 5:11). Үз хатында Ягъкуб «чыдамлык» дип тәрҗемә ителгән сүзне куллана. Бу сүз артка чигенмичә, бер урында торган кеше образын тудыра. Мәсәлән, дошманның басымына карамастан, бирешергә теләмәгән һәм чигенмәгән гаскәрине күз алдына китереп була.

19. Рәсүл Паулдан нәрсәгә өйрәнеп була?

19 Кыюлык һәм чыдамлылык турында әйткәндә, рәсүл Паул безгә искиткеч үрнәк калдырган. Әмма ул да үзен кайвакыт көчсез итеп хис иткән, ләкин ул, үзенә көч бирүче Йәһвәгә таянганга, нык булып кала алган (2 Көр. 12:8—10; Флп. 4:13). Без дә, Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ булуыбызны басынкылык белән танысак, көчле һәм кыю була алырбыз (Ягък. 4:10).

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫҢНЫ НЫГЫТ ҺӘМ ШАТЛЫГЫҢНЫ ЮГАЛТМА

20, 21. Без нәрсәдә инанган була алабыз?

20 Без шуңа инанган: без кичергән газаплар Йәһвәдән бирелгән җәза түгел. Ягъкуб болай дигән: «Сынауларда беркем дә: „Мине Аллаһы сынауларга дучар итә“,— димәсен, чөнки Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми» (Ягък. 1:13). Бу сүзләргә инанган булсак, яратучы Атабыз белән мөнәсәбәтләребез тагы да ныгыр (Ягък. 4:8).

21 Йәһвә үзгәрми (Ягък. 1:17). Ул сынаулар вакытында, беренче гасырдагы мәсихчеләрне ныгыткан кебек, безгә дә терәк булачак. Йәһвә сезгә зирәклек, иман һәм кыюлык бирсен дип үтенеп сорагыз. Һичшиксез, ул үтенечләрегезне җавапсыз калдырмаячак. Шулай эшләсәгез, сез Йәһвәнең үзегезгә һәр вакытта да ярдәм итәчәгенә инанган булырсыз!

128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк

^ 5 абз. Ягъкуб язган хатта сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итүче яхшы киңәшләр бар. Бу мәкаләдә без аларның кайберләрен карап китәрбез. Бу киңәшләр буенча эш итсәк, сынауларда тугры калып, шатлыгыбызны югалтмабыз.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: полиция хезмәткәрләре, кардәшебезнең өенә килеп, аны кулга ала. Кардәшебезнең хатыны һәм кызы берни дә эшли алмыйча карап тора. Соңыннан кардәшләребез, аның хатыны һәм кызы янына килеп, аларның өйләрендә бергәләп Йәһвәгә гыйбадәт кыла. Хатыны белән кызы, бу авыр вакытларны кичереп чыгар өчен, Йәһвәдән көч сорый. Йәһвә аларга кыюлык һәм җан тынычлыгы бирә. Аларның ныгыган иманнары аларга бу сынауларны шатлык белән кичерергә ярдәм итә.