Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Хатынның башы — ир»

«Хатынның башы — ир»

«Хатынның башы — ир» (1 КӨР. 11:3).

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Никахка керү турында уйланган апа-кардәш үзенә нинди сораулар бирергә тиеш?

БАР мәсихчеләрнең Башы — Гайсә Мәсих, һәм ул үз ролен камил рәвештә үти. Әмма, кияүгә чыккач, хатын-кыз өчен камилсез ир баш булып китә, һәм аңа буйсыну җиңел булмаска мөмкин. Никахка керер алдыннан, апа-кардәш мондый сораулар турында уйланырга тиеш: «Ни өчен мин бу абый-кардәшнең яхшы гаилә башы булачагында шикләнмим? Йәһвәгә хезмәт итү аның тормышында беренче урындамы? Юк икән, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга булышачагына ышаныр өчен нигез бармы соң?» Моннан тыш, апа-кардәш мондый сораулар турында уйланырга тиеш: «Яхшы хатын булыр өчен, минем нинди сыйфатларым бар? Мине сабыр һәм юмарт кеше дип атап буламы? Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем ныкмы?» (Вәг. 4:9, 12) Никахка кадәр кабул иткән карарлары апа-кардәшнең никахта бәхетле булу-булмавына тәэсир итә.

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Миллионлаган апа-кардәш, ирләренә буйсынып, яхшы үрнәк күрсәтә. Алар мактауга лаек. Йәһвәгә андый тугры апа-кардәшләр белән бергә хезмәт итәргә без бик шат. Бу апа-кардәшләр нинди авырлыкларга очрый? Ни өчен хатыннар ирләренә буйсынырга тиеш? Ирле-хатынлы парлар Гайсә Мәсихтән, Абигыядән, шулай ук Йосыфның хатыны һәм Гайсәнең әнисе Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ХАТЫННАР НИНДИ АВЫРЛЫКЛАРГА ОЧРЫЙ?

3. Ни өчен камил никахлар юк?

3 Никах — Аллаһының камил бүләге. Ә менә кешеләр камилсез (1 Яхъя 1:8). Шул сәбәпле Изге Язмаларда никахтагыларның «тормышларында үз авырлыклары булачак» дип әйтелә (1 Көр. 7:28). Әйдәгез, кияүдә булган апа-кардәшләрнең кайбер авырлыкларына игътибар итик.

4. Ни өчен хатын-кызга иренә буйсыну авыр булырга мөмкин?

4 Күреп үскән нәрсәләре аркасында, хатын-кызга иренә буйсыну авыр булырга мөмкин. АКШта яшәүче Марисоль исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин үскән якларда хатын-кыз ир кешедән бер яктан да калышмаска тиеш дип санала. Йәһвә башчылык принцибын урнаштырганын һәм хатын-кыз басынкы һәм иренә карата ихтирамлы булырга тиешлеген мин беләм. Шулай да вакыт-вакыт иремнең хакимлегенә хөрмәт белән карау авыр, чөнки башкалар мин аңа буйсынырга тиеш түгел дип әйтә».

5. Кайбер ирләр үз хатыннарына нинди мөнәсәбәт күрсәтә?

5 Икенче яктан, апа-кардәшнең ире хатын-кызларны, шул исәптән үз хатынын, икенче сортлы кешеләр дип санарга мөмкин. Көньяк Америкада яшәүче Ивон исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Безнең якларда башта — ир-атлар, ә аннан соң гына хатын-кызлар ашый. Кызлар ашарга пешерә һәм өйне җыештыра, ә малайлар үзләрен патшалардай тота. Ә аналары белән апа-сеңелләре алар алдында йөгереп йөри». Азиядә яшәүче Инлин исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Безнең халыкта бер әйтем бар. Аның буенча, хатын-кызларга акыл да, сәләт тә кирәкми. Хатын-кызларның үз карашлары булырга тиеш түгел, аларның эшләре — өйләрен кайгырту». Әгәр ир үз хатынына андый мөнәсәбәттә икән, андый хатынны бәхетле дип атап булмый. Андый ир Гайсәдән үрнәк алмый, һәм аның тәртибе Йәһвәгә бер дә ошамый (Эфес. 5:28, 29; 1 Пет. 3:7).

6. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерер өчен, хатыннар нәрсә эшләргә тиеш?

6 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә ирләрнең үз гаиләләре турында рухи, эмоциональ һәм физик яктан кайгыртуларын тели (1 Тим. 5:8). Әмма кияүдә булган апа-кардәшләргә үзләренә дә Изге Язмаларны укыр өчен, уйланыр өчен һәм бөтен йөрәктән Йәһвәгә дога кылыр өчен вакыт табарга кирәк. Әмма, аларның эшләре күп булганга, кайберләре болай дип уйларга мөмкин: «Көч белән вакытны каян алыйм соң?» Шулай да бу рухи эшләр белән шөгыльләнү үтә мөһим, чөнки Йәһвә һәрберебезнең үзенә дус булуын тели (Рәс. 17:27).

7. Иренә буйсынырга җиңелрәк булсын өчен, мәсихче хатынга нәрсәне аңларга кирәк?

7 Әйе, хатынга, камилсез иренә буйсыныр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк булырга мөмкин. Әмма, хатын бу җитәкчелекне кемнән бирелгәнен һәм ни өчен моны эшләргә кирәклеген аңласа, аңа җиңелрәк булыр.

НИ ӨЧЕН ХАТЫН ИРЕНӘ БУЙСЫНЫРГА ТИЕШ?

8. Эфеслеләргә 5:22—24 буенча, хатынның, иренә буйсыныр өчен, нинди сәбәбе бар?

8 Йәһвә хатыннар ирләренә буйсынырлар дип көтә — менә ни өчен хатыннар ирләренә теләп буйсына. (Эфес. 5:22—24 укы.) Мәсихче хатын үз күктәге Атасына ышана, чөнки аның барысын яратудан чыгып эшләгәнен һәм аңа иң яхшысын теләгәнен белә (Кан. 6:24; 1 Яхъя 5:3).

9. Хатын иренә буйсынганда, бу аның гаиләсенә ничек тәэсир итә?

9 Бу дөнья хатыннарны Йәһвәнең нормаларын кире кагарга һәм буйсыну аларның дәрәҗәсен төшерә дип уйларга дәртләндерә. Андый карашларны таккан кешеләр Йәһвәнең яратучы Аллаһы икәнен белми. Йәһвә үз кызларын аларның дәрәҗәләрен төшерә алган нәрсәләр эшләргә сорамас иде. Апа-кардәш, Йәһвә биргән рольне үтәгәндә, гаиләсендәге тынычлыкка өлешен кертә (Зәб. 119:165). Бу барысына да уңай тәэсир итә — иренә дә, балаларына да, үзенә дә.

10. Карла исемле апа-кардәшнең сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Камилсез иренә буйсынып, хатын башчылык принцибын урнаштырган Йәһвәне хөрмәт иткәнен һәм яратканын күрсәтә. Көньяк Америкада яшәүче Карла исемле апа-кардәш болай ди: «Иремнең хаталар ясаячагын беләм. Аның хаталарына карашым Йәһвә белән дуслыгымны никадәр кадерләгәнемне күрсәтә. Шуңа күрә иремнең башчылыгына хөрмәт белән карарга тырышам, чөнки күктәге Атамны сөендерәсем килә».

11. Анис исемле апа-кардәшкә кичерергә нәрсә булыша һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

11 Хатынга ире аның хисләрен исәпкә алмый дип тоелса, аңа иренә хөрмәт күрсәтү һәм буйсыну авыр булырга мөмкин. Анис исемле апа-кардәш моны ишетеп кенә белми. Ул болай ди: «Мин барыбызның да хаталар җибәргәнен онытмыйм, шуңа күрә иремә үпкәләмәскә тырышам. Йәһвә безне ихлас күңелдән кичерә, мин дә шулай эшләргә телим. Бу миңа җан тынычлыгын сакларга булыша» (Зәб. 86:5). Кичерә белгән хатынга үз иренә буйсыну җиңелрәк бирелә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛЛАР БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?

12. Изге Язмаларда нинди мисаллар бар?

12 Кайберәүләр уйлаганча, башкаларга буйсыну — бу йомшаклык билгесе, ләкин андый караш һич тә дөрес түгел. Изге Язмаларда башкаларга буйсынган, әмма шул ук вакыт көчле булган кешеләрнең мисаллары китерелә, мәсәлән Гайсә, Абигыя һәм Мәрьям. Әйдәгез, алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын карыйк.

13. Ни өчен Гайсә Атасына буйсына? Аңлатыгыз.

13 Гайсә Йәһвәгә буйсына, һәм моның сәбәбе сәләтләр җитмәве түгел. Гайсәнең гади, ачык өйрәтүләре аның бик акыллы булганын раслый (Яхъя 7:45, 46). Йәһвә Гайсәнең сәләтләрен шулкадәр кадерләгән ки, хәтта Галәмне барлыкка китерүдә аңа катнашырга мөмкинлек биргән (Гыйб. сүз. 8:30; Евр. 1:2—4). Гайсә терелтелгәч, Йәһвә аңа күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлекне биргән (Мат. 28:18). Бик сәләтле булса да, Гайсә Йәһвәдән җитәкчелек эзли. Ни өчен? Чөнки ул үз Атасын ярата (Яхъя 14:31).

14. а) Ирләр Йәһвәнең хатын-кызларга карашыннан нәрсәгә өйрәнә ала? ә) Гыйбрәтле сүзләр 31 нче бүлектә язылганнардан ирләр нәрсәгә өйрәнә ала?

14 Ирләр нәрсәгә өйрәнә ала? Ни өчен Йәһвә хатын-кызларга ирләренә буйсынырга куша? Аларны ирләрдән ким дип санагангамы? Һичтә юк! Йәһвә бит хатын-кызларны Гайсәнең хакимдәшләре итеп сайлый (Гәл. 3:26—29). Үз Улына ышанганга, Йәһвә аңа билгеле бер хакимлек биргән. Зирәк ир дә хатынына билгеле бер хакимлек бирә. Изге Язмаларда яхшы хатын хуҗалыкны карый, җирне сата я сатып ала һәм сәүдә эшләрен алып бара дип әйтелә. (Гыйбрәтле сүзләр 31:15, 16, 18 укы.) Ир үз хатынына дәшәргә хакы булмаган колына караган кебек карарга тиеш түгел. Киресенчә, иргә аңа ышанырга һәм аның сүзләренә колак салырга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 31:11, 26, 27 укы.) Ул чакта хатын шатлык белән иренә буйсыначак.

Гайсәнең мисалы хатыннарны нәрсәгә өйрәтә? (15 нче абзацны кара.)

15. Гайсәнең мисалы хатыннарны нәрсәгә өйрәтә?

15 Хатыннар нәрсәгә өйрәнә ала? Гайсә, күп гаҗәеп эшләр башкарса да, Йәһвәгә буйсыну үзенең дәрәҗәсен төшерә дип бер дә уйламаган (1 Көр. 15:28; Флп. 2:5, 6). Гайсәдән үрнәк алган хатын да иренә буйсыну үзен кимсетә дип уйламас. Үз ирен бик яратса да, хатын иң беренче чиратта Йәһвәне яратканга башчылык принцибына хөрмәт күрсәтер һәм иренә буйсыныр.

Давытка һәм аның кешеләренә ризык җибәргәннән соң, Абигыя аның янына бара. Ул, аның алдында тез чүгеп, кан коюда гаепле булмас өчен, үч алмаска үтенә (16 нчы абзацны кара.)

16. 1 Ишмуил 25:3, 23—28 буенча, Абигыя нинди авыр хәлгә эләккән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

16 Абигыянең ире Набал тәкәббер, үҗәт һәм рәхмәтсез кеше булган. Шулай да Абигыя никах бәйләнешләрен өзү юлларын эзләмәгән. Мәсәлән, Давыт үз гаскәрләре белән Набалны үтерергә ниятләгәндә, Абигыя бернәрсә дә эшләмичә, мыштым гына утырып кала алган, әмма ул, ирен һәм гаиләсен яклар өчен, чаралар күргән. Давыт һәм аның 400 коралланган гаскәрие алдында басып тору Абигыядән күпме кыюлык таләп иткән! Ул хәтта гаепне үзенә алырга әзер булган. (1 Ишмуил 25:3, 23—28 укы.) Давыт Абигыяне Йәһвә җибәргәнен һәм шулай итеп аны җитди гөнаһ кылудан саклап калганын таныган.

17. Ирләр Давыт белән Абигыядән нәрсәгә өйрәнә ала?

17 Ирләр нәрсәгә өйрәнә ала? Абигыя зирәк хатын-кыз булган. Алай да Давыт аны тыңлаган! Нәтиҗәдә, ул кан коюда гаепле булмаган. Иргә дә, җитди карар кабул итәр алдыннан, хатыны белән киңәшләшергә кирәк. Бу аны ялгыш карардан якларга мөмкин.

18. Хатыннар Абигыядән нәрсәгә өйрәнә ала?

18 Хатыннар нәрсәгә өйрәнә ала? Йәһвәне яраткан һәм хөрмәт иткән хатын, ире Аллаһыга хезмәт итмәсә дә я рухи яктан нык булмаса да, гаиләнең бәхетле булуына зур өлеш кертә. Ул да, Абигыя кебек, үз гаиләсен саклап калырга тырышыр. Ул ирен хөрмәт итә, аның хакимлегенә буйсына һәм аны Йәһвәгә җәлеп итәргә тырыша (1 Пет. 3:1, 2). Куйган тырышлыкларның нәтиҗәсен күрмәсә дә, ул Йәһвә аның тырышлыкларын кадерләгәнен истә тота.

19. Нинди очракларда хатын иренә буйсынмас?

19 Шул ук вакыт, ире Аллаһының берәр законын я принцибын бозарга сораса, мәсихче хатын баш тартыр. Мәсәлән, ире апа-кардәшебезне алдарга я нәрсәнедер урларга сорарга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: бар мәсихчеләр дә, шул исәптән кияүдәге мәсихчеләр дә, беренче чиратта Аллаһы алдында җаваплы. Апа-кардәш, Аллаһының принципларыннан тайпылмыйча, иренә үз карашларын йомшак кына аңлатырга әзер булырга тиеш (Рәс. 5:29).

20 нче абзацны кара. *

20. Мәрьямнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганын без кайдан беләбез?

20 Мәрьямнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган. Мөгаен, ул Изге Язмаларны бик яхшы белгәндер. Чумдыручы Яхъяның анасы Илисәбәт белән сөйләшкәндә, Мәрьям Еврей Язмаларыннан 20 дән артык өзек китергән (Лүк 1:46—55). Менә нәрсә турында уйланыйк: Мәрьям Йосыфка ярәшелгән булса да, фәрештә Йосыфка түгел, ә Мәрьямгә күренгән һәм аның Аллаһы Улын тудырачагы турында әйткән (Лүк 1:26—33). Йәһвә Мәрьямне яхшы белгән һәм ул Үзенең Улын яратачагын һәм аңа яхшы тәрбия бирәчәген белгән. Хәтта Гайсә үлеп, терелеп һәм күккә киткәннән соң да, Мәрьямнең, һичшиксез, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләре булган (Рәс. 1:14).

21. Ирләр Мәрьям мисалыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

21 Ирләр нәрсәгә өйрәнә ала? Зирәк ир хатынының Изге Язмаларны яхшы белүенә бик шат. Ул моның аркасында борчылмый һәм хатыны аның абруен төшерә дип уйламый. Ул Изге Язмаларны һәм андагы принципларны яхшы белгән хатын бар гаилә өчен фатиха булуын аңлый. Хатыны иреннән гыйлемлерәк булса да, нәкъ ир гаилә өйрәнүен үткәрү өчен һәм гаиләне рухи яктан ныгыту өчен җаваплы (Эфес. 6:4).

Мәрьямнең мисалы хатыннарга Изге Язмаларны өйрәнүнең һәм уйлануның мөһимлеген аңларга ничек булыша? (22 нче абзацны кара.) *

22. Хатыннар Мәрьям үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

22 Хатыннар нәрсәгә өйрәнә ала? Хатын гаиләнең рухи иминлеге турында кайгырту — иренең вазифасы икәнен танырга тиеш. Әмма аңа үзенә дә рухи сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк (Гәл. 6:5). Ул шәхси өйрәнү үткәрергә һәм уйлану өчен вакыт бүлеп куярга тиеш. Моның нәтиҗәсендә ул Йәһвәне тагын да ныграк яратыр һәм хөрмәт итәр. Моннан тыш, аңа иренә дә шатлык белән буйсынырга җиңелрәк булыр.

23. Хатын иренә буйсынса, бу аның үзенә, гаиләсенә һәм җыелышка нинди файда китерә?

23 Башчылык принцибын кире каккан хатыннар белән чагыштырганда, Йәһвәне яратканга ирләренә буйсынган хатыннарга гаилә тормышы күбрәк шатлык һәм канәгатьлек китерә. Алар яшьләргә дә яхшы үрнәк күрсәтә. Алар үз гаиләләрендә дә, җыелышларында да җылылык кертә (Тит. 2:3—5). Бүген оешмабызның шактый өлешен хатын-кызлар тәшкил итә (Зәб. 68:11). Әмма барыбызга да: ир-атларга да, хатын-кызларга да — Йәһвә җыелышта мөһим роль биргән. Киләсе мәкаләдә без бу рольне ничек үти алганыбызны белербез.

131 ҖЫР Йәһвә икесен дә бер тән итте

^ 5 абз. Йәһвәнең нияте буенча, хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш. Бу нәрсәне аңлата? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, Гайсә Мәсихнең һәм Изге Язмаларда искә алынган хатын-кызларның мисалларын карап китик.

^ 68 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Чумдыручы Яхъяның әнисе Илисәбәт белән сөйләшкәндә, Мәрьям яттан Еврей Язмаларыннан күп өзекләр китергән.

^ 70 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Кияүдәге апа-кардәшкә дә, үз рухи сәламәтлеге турында кайгыртып, Изге Язмаларны өйрәнүгә вакыт бүлеп куярга кирәк.