Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Һәр ирнең башы — Мәсих»

«Һәр ирнең башы — Мәсих»

«Һәр ирнең башы — Мәсих» (1 КӨР. 11:3).

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Гаилә башының карашына нәрсә тәэсир итәргә мөмкин?

СЕЗНЕҢЧӘ, гаилә башы нинди булырга тиеш? Ирләр үз хатыннары һәм балалары белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? Күп кенә ирләргә культуралары һәм гаиләләрендә нәрсә күреп үскәннәре тәэсир итә. Европада яшәүче Янита исемле апа-кардәшебез менә нәрсә ди: «Минем илемдә хатын-кызларның эше — ирләренә хезмәт итеп йөрү дип саныйлар, һәм бу караш киң таралган». Ә Кушма Штатларда яшәүче Люк исемле абый-кардәш болай ди: «Кайбер аталар үз улларын хатын, тик кенә утырып, тынын да чыгармаска тиеш һәм аның әйткән сүзләренә игътибар итәсе дә юк дип өйрәтә». Әмма Йәһвә ирләрдән башка мөнәсәбәт көтә. (Марк 7:13 белән чагыштыр.) Яхшы гаилә башы булып китәр өчен, нәрсә эшләргә соң?

2. Гаилә башы нәрсәне белергә тиеш һәм ни өчен?

Яхшы гаилә башы булып китәр өчен, ир кеше Йәһвәнең үзеннән нәрсә көткәнен аңларга тиеш. Шулай ук аңа Йәһвәнең ни өчен башчылык принцибын урнаштырганын һәм Йәһвә белән Гайсәдән ничек үрнәк алып булганын белергә кирәк. Ни өчен ир кешегә моны аңлау үтә мөһим? Чөнки Аллаһы күпмедер дәрәҗәдә ир кешеләргә хакимлек биргән һәм алар бу хакимлекләрен дөрес кулланырлар дип көтә (Лүк 12:48ә).

БАШЧЫЛЫК ПРИНЦИБЫ НӘРСӘДӘН ГЫЙБАРӘТ?

3. 1 Көринтлеләргә 11:3 безгә башчылык принцибы турында нәрсә ачыклый?

3 1 Көринтлеләргә 11:3 укы. Йәһвәнең гаиләсе бу шигырьдә сурәтләнгән принцип буенча яши. Башчылык үз эченә хакимлекне һәм хисап бирүне ала. Йәһвә — бар нәрсә өстеннән Баш, аның хакимлеге — иң югары. Җирдәге һәм күктәге хезмәтчеләре аның алдында җавап бирә (Рим. 14:10; Эфес. 3:14, 15). Йәһвә Гайсәгә җыелыш өстеннән хакимлек биргән. Бу хакимлекне ничек итеп куллануы турында әйткәндә, Гайсә Йәһвә алдында җаваплы (1 Көр. 15:27). Ә ир кешегә Йәһвә хатыны һәм балалары өстеннән хакимлек биргән, һәм ир Йәһвә белән Гайсәгә хисап бирәчәк (1 Пет. 3:7).

4. Йәһвәнең һәм Гайсәнең нинди хакимлекләре бар?

4 Бар нәрсә өстеннән Баш булганга, Йәһвәнең үз балалары өчен кагыйдәләр урнаштырырга һәм аларның үтәлешен тикшерергә хакы бар (Ишаг. 33:22). Гайсәнең дә, Җыелыш башы буларак, җыелышта тәртип урнаштырырга хакы бар (Гәл. 6:2; Көл. 1:18—20).

5. Гаилә башының нинди хакимлеге бар һәм ул нәрсәне истә тотарга тиеш?

5 Йәһвә гаилә башларына үз гаиләләрендә карарлар кабул итәргә хокук биргән (Рим. 7:2; Эфес. 6:4). Ләкин гаилә башының хакимлеге чикле. Мәсәлән, аның карарлары Изге Язмалардагы принципларга нигезләнергә тиеш (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Гаилә башы үз гаиләсендә генә кагыйдәләр урнаштыра ала (Рим. 14:4). Гаилә башына шуны да истә тотарга кирәк: балалары, үсеп, ата йортын калдырып киткәч, алар аны хөрмәт итүен дәвам итәр, әмма ул инде алар өчен гаилә башы булмас (Мат. 19:5).

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БАШЧЫЛЫК ПРИНЦИБЫН УРНАШТЫРГАН?

6. Ни өчен Йәһвә башчылык принцибын урнаштырган?

6 Йәһвә башчылык принцибын үз гаиләсен яратканга урнаштырган. Бу Йәһвәдән чын бүләк һәм тәртип белән тынычлыкның нигезе (1 Көр. 14:33, 40). Кем нәрсә өчен җаваплы булганы билгеле булмаса, бу тәртипсезлеккә һәм бәхетсезлеккә китерер иде. Мәсәлән, кем соңгы карар кабул итәргә һәм аны тормышка ашырырга тиешлеге билгеле булмас иде.

7. Эфеслеләргә 5:25, 28 буенча, Йәһвә ир-атларның үз хатыннары белән ничек мөгамәлә итүләрен тели?

7 Башчылык принцибы файда китерә икән, ни өчен соң, алайса, шулкадәр күп хатын-кыз үзләрен кимсетелгән итеп хис итә? Чөнки күп кенә ир-ат, Йәһвәнең нормалары буенча эш итәр урынына, җирле гореф-гадәтләр буенча эш итә. Ә кайбер ир-атларга үз хатыннарын кимсетергә ошый, чөнки шулай итеп алар үзләрен чын ир итеп хис итә. Алар болай дип фикер йөртә: «Хатынымны яраттыра алмыйм икән, ким дигәндә миннән курыксын». Шулай итеп алар үз хатыннарын контрольдә тота *. Билгеле, андый фикер йөртү һәм эш итү рәвеше һич тә дөрес түгел. Үз хатынын санга сукмаган ир-ат аңа хөрмәт күрсәтми һәм Йәһвә кушканны эшләми. (Эфеслеләргә 5:25, 28 укы.)

ЯХШЫ ГАИЛӘ БАШЫ БУЛЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ

8. Ир-ат яхшы гаилә башы булырга ничек өйрәнә ала?

8 Ир кеше, Йәһвәдән һәм Гайсәдән үрнәк алса, яхшы гаилә башы була ала. Йәһвә һәм Гайсә күрсәткән ике генә сыйфатка игътибар итик. Гаилә башлары үз хатыннары һәм балалары белән мөнәсәбәтләрендә бу сыйфатларны ничек чагылдыра алганнарын күрик.

9. Йәһвәнең басынкылыгы нәрсәдән күренә?

9 Басынкылык. Йәһвә галәмдә иң зирәк Шәхес булса да, ул үз хезмәтчеләренең фикерләре белән кызыксына (Ярат. 18:23, 24, 32). Ул шулай ук үз хакимлеге астында булганнарның тәкъдимнәрен тыңлый (1 Пат. 22:19—22). Йәһвә, камил булса да, бездән камиллекне көтми. Ул камилсез кешеләргә үзенә уңышлы хезмәт итәргә булыша (Зәб. 113:6, 7). Изге Язмаларда Йәһвә хәтта ярдәмче дип атала (Зәб. 27:9; Евр. 13:6). Давыт та шуны таныган: Йәһвә басынкы булганга, Давыт үз эшен башкара алган (2 Иш. 22:36).

10. Гайсәнең басынкылыгы нәрсәдә күренгән?

10 Гайсәнең мисалына игътибар итик. Үз рәсүлләре өчен Остаз һәм Хуҗа булса да, ул аларның аякларын юган. Ни өчен Йәһвә бу очракны Изге Язмаларда яздырткан? Ул үз хезмәтчеләренең, шул исәптән гаилә башларының, Гайсәдән үрнәк алуларын теләгән. Гайсә үзе дә болай дигән: «Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:12—17). Гайсәнең зур хакимлеге булса да, ул башкалар аңа хезмәт итәрләр дип көтмәгән, киресенчә, ул үзе башкаларга хезмәт иткән (Мат. 20:28).

Өй эшләрендә булышып һәм гаиләнең рухилыгы турында кайгыртып, гаилә башы басынкылыгын һәм мәхәббәтен күрсәтә ала (11, 13 нче абзацларны кара.)

11. Гаилә башлары Йәһвә белән Гайсә күрсәткән басынкылык үрнәге буенча ничек эш итә ала?

11 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Гаилә башы басынкылыкны төрлечә күрсәтә ала. Мәсәлән, ул хатыны белән балаларыннан камиллекне таләп итми. Аларның фикерләре аныкыннан аерылып торса да, ул, хөрмәт күрсәтеп, аларны тыңлый. Кушма Штатларда яшәүче Марли болай дип сөйли: «Кайвакыт ирем белән бер үк нәрсәгә карашыбыз төрле, әмма ул фикеремне тыңлый һәм аны исәпкә алырга тырыша. Шулай итеп мин аның үземне кадерләгәнен һәм хөрмәт иткәнен сизәм». Өстәвенә, басынкы ир өйдәге эшләрне башкаруда хатынына теләп ярдәм итә. Аның культурасында моны хатын-кыз эше дип санасалар да, ул барыбер булыша. Бу җиңел булмаска мөмкин. Ни өчен? Рейчел исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Безнең якларда ир кеше савыт-саба юуда һәм өйне җыештыруда булышса, күршеләре һәм туганнары аның чын ир булуына шикләнә, ул хатынына буйсына дип саный». Сез яшәгән җирдә дә андый караш таралган булса, истә тотыгыз: аяклар юу кол эше дип саналган, ләкин Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юган. Яхшы гаилә башы өчен кешенең күзендә абруе түгел, ә гаиләсенең иминлеге мөһимрәк. Басынкылыктан тыш, яхшы гаилә башына тагын нинди сыйфатлар хас?

12. Мәхәббәт Йәһвә белән Гайсәне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

12 Мәхәббәт. Йәһвә эшләгән бар нәрсә мәхәббәт белән сугарылган (1 Яхъя 4:7, 8). Үзенең Сүзе, Изге Язмалар, һәм оешмасы аша Йәһвә ярату белән рухи ихтыяҗларыбыз турында кайгырта. Эмоциональ ихтыяҗларыбызны исәпкә алып, ул безне яратуында ышандыра. Ә материаль ихтыяҗларыбыз турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә «безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирә» (1 Тим. 6:17). Без хаталар кылганда, ул безгә кул селтәми, ә ярату белән төзәтә. Нәкъ мәхәббәт Йәһвәне йолым түләргә дәртләндергән. Гайсә турында әйткәндә, ул безне шулкадәр ярата ки, хәтта безнең өчен җанын жәлләмәгән (Яхъя 3:16; 15:13). Йәһвә белән Гайсә безне үз мәхәббәтләреннән беркайчан да аермас (Яхъя 13:1; Рим. 8:35, 38, 39).

13. Ни өчен гаилә башы гаиләгә яратуын эшләре белән күрсәтергә тиеш? (« Яшь гаиләдә ир үз хатынының хөрмәтен ничек яулый ала?» дигән рамканы да кара.)

13 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Гаилә башы бар нәрсәне ярату белән башкарырга тиеш. Ни өчен бу мөһим? Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Үзе күргән кардәшен [яки гаиләсен] яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:11, 20). Үз гаиләсен яраткан һәм Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алырга тырышкан гаилә башы гаиләсенең рухи, эмоциональ һәм материаль ихтыяҗларын кайгыртыр (1 Тим. 5:8). Ул үз балаларына үгет-нәсыйхәт бирер. Ул алга таба да Аллаһыны данлаучы һәм гаиләсенә файда китерүче карарлар кабул итәргә тырышыр. Әйдәгез, Йәһвә белән Гайсәнең үрнәге гаилә башына бу вазифаларын үтәргә ничек булышканын белик.

ГАИЛӘ БАШЫНЫҢ ВАЗИФАЛАРЫ

14. Гаилә башы гаиләсенең рухи ихтыяҗларын ничек кайгырта?

14 Гаиләнең рухи ихтыяҗларын кайгырту. Үз Атасыннан үрнәк алып, Гайсә үз шәкертләрен рухи яктан кайгырткан (Мат. 5:3, 6; Марк 6:34). Гаилә башы да гаиләсенең рухи иминлеген беренче урынга куя (Кан. 6:6—9). Аның гаиләсендә Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү, җыелышларга йөрү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү гадәткә кергән. Ул хатынына һәм балаларына Йәһвә белән дуслык үстерергә булыша.

15. Гаилә башы гаиләдәгеләрнең эмоциональ ихтыяҗларын ничек кайгырта ала?

15 Гаиләнең эмоциональ ихтыяҗларын кайгырту. Йәһвә Гайсәгә яратуын ачык итеп белдергән (Мат. 3:17). Гайсә дә үз шәкертләренә яратуын сүздә дә, эштә дә белдергән. Алар да үз хисләрен яшермәгән (Яхъя 15:9, 12, 13; 21:16). Гаилә башы да хатынына һәм балаларына яратуын белдерергә тиеш. Мәсәлән, ул алар белән Изге Язмаларны өйрәнер. Ул шулай ук аларга үз назлы хисләре турында әйтергә һәм, урынлы булганда, кешеләр алдында аларны мактарга тиеш (Гыйб. сүз. 31:28, 29).

Йәһвәне сөендерергә теләгән гаилә башы үз гаиләсен тәэмин итә (16 нчы абзацны кара.)

16. Гаилә башының тагын нинди вазифасы бар һәм акыллы караш саклаганы нәрсәдән күренер?

16 Гаиләнең матди ихтыяҗлары турында кайгырту. Йәһвә борынгы исраиллеләрнең материаль ихтыяҗлары турында кайгырткан. Аларга хәтта җәза биргәндә дә, ул аларны калдырмаган (Кан. 2:7; 29:5). Йәһвә безнең ихтыяҗларыбыз турында да кайгырта (Мат. 6:31—33; 7:11). Гайсә дә кешеләрнең матди ихтыяҗларына битараф булмаган һәм үзенә ияргән кешеләрне ашаткан (Мат. 14:17—20). Ул шулай ук аларның физик сәламәтлекләре турында кайгырткан (Мат. 4:24). Йәһвәне сөендерергә теләгән гаилә башы да хатыны белән балаларын тәэмин итәргә тиеш. Әмма аңа иң мөһимен күздән ычкындырмаска кирәк. Эш аңа гаиләсенең рухи һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгыртырга комачауларга тиеш түгел.

17. Йәһвә белән Гайсә безне ничек өйрәтә һәм төзәтә?

17 Гаиләне өйрәтү. Безнең турында кайгыртып, Йәһвә безне өйрәтә һәм төзәтә (Евр. 12:7—9). Йәһвә кебек, Гайсә дә үз шәкертләренә ярату белән үгет нәсыйхәтләр бирә (Яхъя 15:14, 15). Гайсә киңәшләрне кайвакыт бик туры бирсә дә, ул барыбер игелекле булып кала (Мат. 20:24—28). Ул камилсез булуыбызны бик яхшы аңлый (Мат. 26:41).

18. Яхшы гаилә башы нәрсәне истә тота?

18 Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алган гаилә башы гаиләдәгеләрнең кимчелекләренә түзем булып кала. Ул алар белән үзен «кырыс тотмый» (Көл. 3:19). Моның урынына ул үзенең дә камилсез булуын истә тота һәм Гәләтиялеләргә 6:1 буенча эш итә: үзен «юаш тотып», балалары белән хатынын, кирәк булганда, төзәтә. Гайсә кебек, ул шуны яхшы аңлый: үз үрнәгең белән өйрәтү — иң яхшы нәрсә (1 Пет. 2:21).

19, 20. Карарлар кабул итү турында әйткәндә, гаилә башы Йәһвә белән Гайсәдән ничек үрнәк ала ала?

19 Фидакарьлек белән карарлар кабул итү. Йәһвәнең карарлары башкаларга файда китерә. Мәсәлән, тормышны барлыкка китерү Аллаһыга бернинди файда китермәгән, ләкин ул моны тормыш белән бүлешергә теләгәнгә эшләгән. Йолымны да түләргә Аллаһыны беркем мәҗбүр итә алмаган, әмма ул үз Улын гөнаһларыбыз өчен теләп биргән. Гайсә Мәсихнең дә карарлары башкаларга файда китергән (Рим. 15:3). Мәсәлән, бер очракта Гайсә ял итүдән баш тарткан һәм кешеләрне өйрәтә башлаган (Марк 6:31—34).

20 Бөтен гаилә өчен карарлар кабул итү — иң авыр вазифа, һәм яхшы гаилә башы бу вазифага җитди карый. Ул карарларны хисләргә бирелеп я: «Мин монда хуҗа»,— диеп кабул итми. Киресенчә, ул Йәһвәгә үзен юнәлтергә мөмкинлек бирә * (Гыйб. сүз. 2:6, 7). Шулай итеп, ул үзе турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яши (Флп. 2:4).

21. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

21 Йәһвә гаилә башларына җитди йөкләмә бирә. Гаилә башы Йәһвә алдында җаваплы. Әгәр дә ир кеше Йәһвәдән һәм Гайсәдән үрнәк алырга тырышса, яхшы гаилә башы була алыр. Әмма хатын да гаиләнең бәхетле булуына үз өлешен кертә. Хатын-кыз башчылык принцибына хөрмәт белән караганын ничек күрсәтә ала? Аның нинди авырлыклары булырга мөмкин? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә биреләчәк.

16 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны Улын майлаганы өчен мактагыз!

^ 5 абз. Ир кеше, өйләнгәч, гаилә башы булып китә. Бу мәкаләдә без башчылык нәрсә ул, ни өчен Йәһвә аны урнаштырган һәм ирләр Йәһвә белән Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алганнарын карап чыгарбыз. Киләсе мәкаләдә без ирләр белән хатыннарның Гайсәдән һәм башка Йәһвәнең хезмәтчеләреннән нәрсәгә өйрәнә алганнарын белербез. Ә өченче мәкаләдән без башчылык принцибын ничек җыелышта кулланып булганын карап китәрбез.

^ 7 абз. Хатынны түбәнсетү һәм хәтта кыйнау нормаль нәрсә дигән фикер кайбер фильмнарда, уеннарда һәм юмористик тапшыруларда чагыла. Нәтиҗәдә, күп кенә ир-атлар үз хатыннары белән мәрхәмәтсезлек күрсәтеп мөгамәлә итә башлый.

^ 20 абз. «Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 апрель чыгарылышында, 13—17 нче битләрдә, «Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез» дигән мәкаләне карагыз.