Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Зирәкләрнең сүзләренә колак сал»

«Зирәкләрнең сүзләренә колак сал»

«Зирәкләрнең сүзләренә колак сал» (ГЫЙБ. СҮЗ. 22:17).

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен безгә киңәш бирелергә мөмкин һәм ни өчен без барыбыз да киңәшләргә мохтаҗ?

 БЕЗ барыбыз да вакыт-вакыт киңәшләргә мохтаҗ. Бәлки, без хөрмәт иткән кардәштән үзебез киңәш сорыйбыздыр. Башка очракларда берәр кардәш, безнең турында борчылып, безне «ялгыш адымнан» кисәтәдер (Гәл. 6:1). Ә кайвакыт без хата кылабыз һәм кардәшләргә безне төзәтергә туры килә. Ничек кенә булмасын, без киңәшләргә колак салырга тиеш. Бу безгә файда китерә һәм хәтта тормышыбызны саклап калырга мөмкин (Гыйб. сүз. 6:23).

2. Гыйбрәтле сүзләр 12:15 буенча, ни өчен без киңәшкә колак салырга тиеш?

2 Бу мәкаләнең төп шигыре безне «зирәкләрнең сүзләренә колак салырга» дәртләндерә (Гыйб. сүз. 22:17). Бер кеше дә бар нәрсәне белеп бетерә алмый. Теге я бу өлкәдә башкалар бездән күбрәк белә һәм күбрәк тәҗрибәгә ия. (Гыйбрәтле сүзләр 12:15 укы.) Шуңа күрә, башкаларның киңәшләрен тыңлаганда, без басынкылык күрсәтәбез дип әйтеп була. Без бит мөмкинлекләребезнең чикле булуын аңлыйбыз һәм, үз максатыбызга ирешер өчен, башкаларның ярдәменә мохтаҗ булуыбызны таныйбыз. Зирәк Сөләйман патша болай дип язган: «Киңәшчеләр күп булганда [ниятләр] чынга аша» (Гыйб. сүз. 15:22).

Сезгә киңәшләрнең нинди төрен кабул итү авыррак? (3, 4 нче абзацларны кара.)

3. Киңәш безгә ничек бирелергә мөмкин?

3 Кайвакыт киңәшләр бөтен кардәшләргә бирелә. Без, андый киңәшләрне Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда табып, үзгәрергә кирәклеген күрәбез (Евр. 4:12). Ә кайвакыт киңәш шәхсән безгә бирелә. Аны, мәсәлән, өлкән я башка җитлеккән мәсихче бирә ала. Әгәр дә берәрсе, Изге Язмаларга нигезләнеп, безгә киңәш бирә икән һәм шулай итеп үз яратуын күрсәтә икән, безгә аңа киңәше өчен рәхмәтле булырга һәм аның буенча эш итәргә кирәк.

4. Вәгазьче 7:9 буенча, кардәштән киңәш алганда, безгә нәрсәдән качарга кирәк?

4 Дөресен генә әйткәндә, киңәшне кабул итү авыр була ала. Без үзебезне аклый башларга, киңәш бирүче кардәшнең мотивларын шик астына алырга яисә аның нинди тон белән бирелгәненә үпкәләргә мөмкин. Безнең хәтта мондый уйлар туа ала: «Бу кардәшнең миңа киңәшләр бирергә хакы юк. Үзенә карасын!» Киңәш безгә ошамаса, без аны кире кагарга һәм хәтта без ишетергә теләгәнне әйтәчәк кешеләрне эзли башларга мөмкин. Әйе, үзебезнең камилсез булуыбызны танысак та, берәрсе безгә хатабыз турында әйткәндә, моны тану ничектер авыр. (Вәгазьче 7:9 укы.)

5. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

5 Бу мәкаләдә без киңәшне кабул иткән һәм аны кире каккан кешеләрнең мисалларын карап китәрбез. Без шулай ук киңәшкә колак салырга нәрсә булыша алганын белербез.

АЛАР КИҢӘШНЕ КИРЕ КАККАН

6. Рихәбәм патшаның киңәшне кабул итмәвеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Рихәбәм мисалына игътибар итик. Ул патша тәхетенә утыргач, аның янына халык килгән һәм Сөләйман йөкләгән хезмәтне җиңеләйтүен үтенгән. Башта Рихәбәм Исраил өлкәннәре белән киңәшләшергә булган, һәм моның өчен аны мактап була. Өлкәннәр Рихәбәмгә халык сораганны эшләргә киңәш иткән һәм, шулай эшләсәң, халык сиңа тугры булыр дигән (1 Пат. 12:3—7). Бәлки, Рихәбәмгә өлкәннәрнең киңәше ошамагандыр, шуңа күрә ул яшьтәшләренә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән. Күрәсең, бу кешеләр 40 тан узган булган, шуңа күрә аларны тәҗрибәсез дип әйтеп булмый (2 Елъ. 12:13). Ләкин бу очракта алар начар киңәш биргән. Алар халыкка карата хәтта тагы да кырысрак булырга киңәш иткән (1 Пат. 12:8—11). Ике төрле киңәш алгач, Рихәбәм, Йәһвәгә дога кылып, аңардан зирәклек сорый алган. Ләкин ул яшьрәк кешеләрнең киңәшенә колак салган. Нәтиҗәсе Рихәбәм өчен дә, Исраил халкы өчен дә аяныч булган. Кайвакыт безгә бирелгән киңәш күңелгә ятышлы булмаска мөмкин, шулай да, әгәр ул Изге Язмаларга нигезләнгән икән, без аны кабул итәргә тиеш.

7. Узия патшаның мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

7 Узия патша да киңәшкә колак салмаган. Ул руханилар гына керергә хокукы булган изге урынга фимиам яндыру өчен кергән. Шунда руханилар аңа: «Узия, синең Йәһвәгә фимиам яндырырга хакың юк! Фимиамны руханилар гына яндырырга тиеш»,— дип әйткәннәр. Әгәр дә Узия, аларның сүзләрен кабул итеп, шунда ук гыйбадәтханәдән чыккан булса, бәлки, Йәһвә аны кичерер иде. Ләкин «Узиянең ачуы кабарган». Ни өчен Узия үзен шулай тоткан? Күрәсең, патша буларак, ул нәрсә телим, шуны эшлим дип уйлагандыр. Ләкин Йәһвә башка фикердә булган. Узиянең үз-үзенә таянып эш иткәне өчен Аллаһы «аны махау чире белән җәзалаган» һәм «Узия патша үзенең үлеменә кадәр махаулы» булып калган (2 Елъ. 26:16—21). Узиянең мисалыннан мондый сабак алып була: нинди генә хезмәт башкарсак та, Йәһвәнең Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшен кабул итмәсәк, аның хуплавын югалтырбыз.

КИҢӘШНЕ КАБУЛ ИТКӘН КЕШЕЛӘР

8. Әюп үзенә бирелгән киңәшләргә ничек караган?

8 Изге Язмаларда киңәшне кабул иткән кешеләр турында да әйтелә. Басынкылык күрсәткәнгә, Аллаһы аларны фатихалаган. Мәсәлән, Әюп очрагын исебезгә төшерик. Бу тәкъва кеше дә, башка кешеләр кебек, камилсез булган. Каты газап чиккәнгә, ул тискәре фикер йөртә башлаган. Нәтиҗәдә, Илуй һәм Йәһвә Аллаһы аңа туры киңәшләр биргән. Әюп моңа ничек караган? Ул болай дигән: «Мин аңламыйча сөйләдем шул... [...] Шуңа күрә мин сүзләремне кире алам, тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм». Шундый басынкылыгы өчен Әюп Аллаһыдан зур әҗер алган (Әюп 42:3—6, 12—17).

9. Ни өчен Муса пәйгамбәр безнең өчен яхшы үрнәк булып тора?

9 Муса да безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Бер очракта ул җитди хата кылган: Аллаһыны данламаган. Моның өчен Аллаһы аны төзәткән һәм син вәгъдә ителгән җиргә кермәячәксең дип әйткән (Сан. 20:1—13). Әлбәттә, Муса бик күңелсезләнгән, һәм хәтта Йәһвәдән үз карарын үзгәртүен үтенгән. Ләкин Йәһвә аңа: «Җитәр! Бу турыда миңа бүтән сөйләмә»,— дигән (Кан. 3:23—27). Муса Аллаһыга үпкәләгәнме? Юк, ул аның карарын кабул иткән, һәм Аллаһы аны алга таба да Исраил җитәкчесе буларак куллануын дәвам иткән (Кан. 4:1). Шулай итеп, киңәшләрне кабул итү турында әйткәндә, Әюп тә, Муса да яхшы үрнәк күрсәткән. Әюп үз фикер йөртүен үзгәрткән һәм үзен акламаган, ә Муса, Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалтса да, Аллаһыга тугры булып калган.

10. a) Гыйбрәтле сүзләр 4:10—13 тә киңәшнең файдасы турында нәрсә әйтелә? ә) Кайбер кардәшләр киңәшнең файдалы булуы турында нәрсә әйтә?

10 Әюп һәм Муса кебек тугры кешеләрдән үрнәк алсак, бу безгә күп файда китерер. (Гыйбрәтле сүзләр 4:10—13 укы.) Күп кенә кардәшләр моңа үз тәҗрибәләрендә инанган. Мәсәлән, Конгода яшәүче Эммануэль * исемле абый-кардәш болай дип әйтә: «Җитлеккән абый-кардәшләр минем рухи яктан хәлсезләнә баруымны күреп алды һәм миңа киңәш бирде. Мин аларның киңәшләрен кабул иттем, һәм бу миңа күп кенә проблемалардан качарга булышты». Ә Канадада яшәүче Мегон исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Бирелгән киңәшләр миңа әллә ни ошамый иде, ләкин мин аларга бик мохтаҗ идем». Ә Хорватиядә яшәүче Марко исемле абый-кардәш болай ди: «Кардәшләр миңа киңәш бирде, мин хәтта хөрмәтле вазифаларымны югалттым. Әмма хәзер, ул вакыйгаларны искә төшергәндә, бу минем рухилыгымны коткарганын аңлыйм».

11. Карл Клейн кардәш киңәшләр кабул итү турында нәрсә әйткән?

11 Җитәкче советның әгъзасы булып хезмәт иткән Карл Клейн исемле кардәш тә бирелгән киңәшнең файдасын татыган. Алар Рутерфорд кардәш белән якын дуслар булган. Үзенең тәрҗемәи хәлендә Карл кардәш болай дип сөйли: «Бер тапкыр Рутерфорд кардәш миңа туры киңәш бирде. Соңрак минем белән очрашкач, ул шатланып: „Сәлам, Карл“,— дип исәнләште. Мин аның төзәтүенә һаман үпкәләп, борын астыннан гына исәнләштем. Минем үпкә саклаганымны абайлап, Рутерфорд кардәш миңа: „Карл, сак бул, Шайтан Иблис сине сагалап тора“,— дип әйтте. „Барысы да әйбәт, Рутерфорд кардәш“,— дип җавап кайтардым мин. Шунда Рутерфорд үз сүзләрен кабатлап куйды: „Бик яхшы! Ләкин сак бул, Иблис сине сагалап тора“. Әйе, абый-кардәшкә, аеруча аның безгә киңәш бирергә хокукы булганда, үпкәләп йөреп, без Иблискә үзебезгә һөҗүм итәргә юл куябыз» * (Эфес. 4:25—27). Клейн кардәш Рутерфорд кардәшнең киңәшен кабул иткән, һәм аларның дуслык мөнәсәбәтләре бозылмаган.

КИҢӘШЛӘРНЕ КАБУЛ ИТӘРГӘ БЕЗГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

12. Басынкылык безгә киңәшләрне кабул итәргә ничек булыша ала? (Зәбур 141:5)

12 Басынкылык сыйфаты үстерсәк, безгә киңәшләрне кабул итү җиңелрәк булыр. Бу сыйфат безгә камилсез булуыбызны һәм кайвакыт бик акылсыз эш итүебезне онытмаска ярдәм итәр. Инде әйтелгәнчә, Әюп дөрес фикер йөртмәгән, ләкин ул фикер йөртү рәвешен үзгәрткән, һәм Йәһвә аны моның өчен фатихалаган. Әюпнең басынкылыгы үзеннән яшьрәк булган Илуйның киңәшен кабул итүеннән күренә (Әюп 32:6, 7). Бәлки, без үзебезгә бирелгән киңәш безгә туры килми дип уйлыйбыздыр яисә аны безгә яшьрәк кеше бирәдер, әмма, басынкы булсак, без бу киңәшне барыбер кабул итәрбез. Канадада яшәүче бер өлкән болай ди: «Без үзебезне читтән күрмибез. Әгәр башкалар киңәшләр бирмәсә, без рухи яктан үсә алырбызмы соң?» Әйе, барыбызның да изге рух җимешенә кергән сыйфатларны күрсәтүдә яхшыртасы якларыбыз бар. (Зәбур 141:5 укы.)

13. Без киңәшләргә ничек карарга тиеш?

13 Киңәшләрне Йәһвәнең яратуы итеп кабул итегез. Йәһвә безгә иң яхшысын тели (Гыйб. сүз. 4:20—22). Ул, безгә Изге Язмалар, басмаларыбыз һәм җитлеккән кардәшләребез аша киңәшләр биргәндә, үз яратуын күрсәтә. Еврейләргә 12:9, 10 буенча, Йәһвә моны «безгә файда булсын дип» эшли.

14. Безгә киңәш бирелгәндә, без игътибарыбызны нәрсәгә тупларга тиеш?

14 Киңәшнең ничек бирелүенә артык игътибар бирмәгез. Әлбәттә, мәсихчеләр, киңәшләр биргәндә, аны кабул итү җиңелрәк булсын өчен, тырышлыклар куя (Гәл. 6:1) *. Шулай да кайвакыт безгә кардәшнең ничек итеп киңәш бирүе ошамый. Ләкин безгә киңәшнең ничек итеп бирелүенә түгел, ә асылына игътибар итәргә кирәк. Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Миңа киңәшнең ничек итеп бирелүе ошамаса да, ул миңа берәр яктан файдалымы? Мин, киңәш бирүче кардәшнең кимчелекләренә игътибар итмичә, киңәшнең асылына төшенәмме?» Әгәр киңәшне кулланырга тырышсак, без акыллы эш иткән булырбыз (Гыйб. сүз. 15:31).

КИҢӘШ СОРАГЫЗ ҺӘМ ФАТИХАЛАР УРЫГЫЗ

15. Ни өчен безгә киңәшләр сорарга кирәк?

15 Изге Язмалар безне киңәш сорарга дәртләндерә. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 13:10 да: «Киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас»,— дип әйтелә. Бу сүзләр чыннан да хак! Башкаларның киңәш бирүләрен көтмичә, үзләре киңәш сораган кешеләр рухи яктан күпкә тизрәк үсә. Шуңа күрә киңәш сорарга оялмагыз.

Ни өчен яшьрәк апа-кардәшкә җитлеккән апа-кардәштән киңәш сорау акыллы булыр? (16 нчы абзацны кара.)

16. Нинди ситуацияләрдә без киңәш сорый алабыз?

16 Нинди ситуацияләрдә башкалардан киңәш сорап була? Мондый өч мисалга игътибар итик. 1) Апа-кардәш тәҗрибәле кардәшне өйрәнүгә чакыра, ә аннан соң өйрәнү үткәрүгә кагылышлы киңәшләр сорый. 2) Кияүгә чыкмаган апа-кардәш кием сатып алырга тели һәм тәҗрибәле апа-кардәштән тыйнак кием сайларга булышуын сорый. 3) Абый-кардәш беренче тапкыр ачык нотык белән чыгыш ясый. Ул тәҗрибәле абый-кардәшне чыгыш ясавын күзәтеп барырга, ә аннан соң киңәшләр бирергә сорый. Чынлыкта, хәтта тәҗрибәле абый-кардәшләр дә вакыт-вакыт башка тәҗрибәле докладчылардан өйрәтү осталыгын яхшыртырга булышучы киңәшләр сорый ала.

17. Киңәшләр безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләү мөһим?

17 Иртәме-соңмы без барыбыз да киңәшләр алырбыз. Шәхси киңәш булырмы бу яисә бөтен кардәшләргә бирелгән киңәшме, әйдәгез, бу мәкаләдә китерелгән принципларны кулланырга омтылыйк. Басынкы булып калып, кешенең киңәшне ничек итеп бирүенә түгел, ә киңәшнең асылына игътибар итик. Ә аннан соң бу киңәшне кулланырга тырышыйк. Зирәклек тумыштан килми, шуңа күрә «киңәшкә колак салыйк» һәм «тәрбияне кабул итик», шул чакта без киләчәктә зирәк була алырбыз (Гыйб. сүз. 19:20).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

^ 5 абз. Йәһвәнең хезмәтчеләре Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне бик кадерли. Шулай да аларны кабул итү һәрвакытта да җиңел түгел. Безгә киңәшләрне кабул итәргә нәрсә булыша ала?

^ 10 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 14 абз. Киләсе мәкаләдә, киңәшләр биргәндә, әдәпле булуның мөһимлеге турында сүз барачак.