Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайбер очракларда калым итеп мал бирелгән

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен борынгы Исраилдә ир-атлар калым түләгән?

БОРЫНГЫ вакытларда ир кеше, өйләнгәндә, үз кәләшенең гаиләсенә калым түләгән. Калым итеп акча, мал яисә ниндидер кыйммәтле әйберләр бирелгән. Кайвакыт ир кеше калымны эшләп түли алган. Мәсәлән, Ягъкуб очрагында шулай булган: Рәхиләне хатынлыкка алыр өчен, ул аның атасына җиде ел эшләргә ризалашкан (Ярат. 29:17, 18, 20). Бу йоланың мәгънәсе нәрсәдә?

Изге Язмалар белгече Кэрол Майерс болай дип язган: «Кыз хуҗалык эшләрендә бик булышкан. Шуңа күрә аны кияүгә бирү гаилә өчен югалту булган. Калымны түләп, кияү бу югалтуны ниндидер дәрәҗәдә каплаган». Өстәвенә, калым туганнар арасындагы бәйләнешне ныгыта алган, ә андый якын мөнәсәбәтләр авырлыклар вакытында аеруча мөһим булган. Моннан тыш, калым парның ярәшелгән булганын һәм хәзер кыз турында әтисе түгел, ә ире кайгыртачагын күрсәткән.

Калым түләү хатын-кызны ниндидер әйберне сатып алгандай сатып алуны аңлатмаган. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Калым итеп акча я башка берәр нәрсә бирү сатып алуга охшаш, ләкин чынлыкта бу сатып алу түгел, ә кызлары өчен ата-аналарына компенсация бирү генә» (Ancient Israel—Its Life and Institutions).

Бүген дә кайбер илләрдә ир-атлар кәләш өчен калым түли. Андый очракларда мәсихче ата-аналар «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» дигән принцип буенча эш итәргә һәм чиктән тыш зур калым таләп итмәскә тырыша (Флп. 4:5; 1 Көр. 10:32, 33). Бу аларның «акча яратучан», комсыз булмауларын күрсәтә (2 Тим. 3:2). Мәсихче ата-аналар чиктән тыш зур калым таләп итсә, кияүгә, калым түләүгә җитәрлек акча җыяр өчен, туйны кичектерергә яисә, күп эшләп, пионер хезмәтен калдырырга туры килергә мөмкин, ә бу яхшы булмас иде.

Кайбер илләрдә калым түләүгә кагылышлы законнар бар. Ул чакта мәсихче ата-аналар шул законнарга буйсына. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Сүзе мәсихчеләрне, җирле законнар Аллаһы канунына каршы килмәсә, «өстен торучы хакимлеккә» буйсынырга өйрәтә (Рим. 13:1; Рәс. 5:29).