Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Аек фикерле, уяу булыгыз!»

«Аек фикерле, уяу булыгыз!»

«Аек фикерле, уяу булыгыз!» (1 ПЕТ. 5:8)

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Гайсә үз шәкертләренә ахыргы вакытлар турында нәрсә дигән һәм аларны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

 ГАЙСӘНЕҢ үлеменә берничә көн калганда, аның янына дүрт шәкерте килеп болай дип сораган: «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Мат. 24:3) Бу шәкертләр, күрәсең, Иерусалимның һәм гыйбадәтханәнең кайчан җимереләчәген белергә теләгән. Җавап итеп, Гайсә аларга Яһүд системасының тәмамлануы турында гына түгел, ә без яшәгән дөнья төзелешенең ахыры турында да әйткән. Ул моның кайчан булачагы турында да әйткән: «Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә». Бу сүзләреннән соң Гайсә бөтен шәкертләрен уяу торырга дәртләндергән (Марк 13:32—37).

2. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләргә уяу булу никадәр мөһим булган?

2 Беренче гасырда Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә уяу торырга кирәк булган. Бу бит аларның тормышларын коткара алган. Гайсә үз шәкертләренә Яһүд системасының ахырга килүен ничек билгеләп булганын әйткән. Ул болай дигән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты». Моны күргән мәсихчеләргә, Гайсәнең сүзләренә колак салып, тауларга качарга кирәк булган (Лүк 21:20, 21). Ә римлылар Иерусалимны җимергәндә, Гайсәнең киңәшен тоткан мәсихчеләр исән калган.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Без дә бу дөньяның соңгы көннәрендә яшибез. Шуңа күрә безгә дә уяу торырга кирәк. Бу мәкаләдә без, төрле яңалыкларны ишеткәндә, ничек аек фикерле булып калырга икәнен карап китәрбез. Шулай ук без үз-үзебезне ничек күзәтеп торырга һәм вакытны ничек акыллы кулланырга икәнлеген белербез.

ДӨНЬЯ ХӘЛЕН КҮЗӘТКӘНДӘ, АЕК ФИКЕРЛЕ БУЛЫП КАЛЫЙК

4. Ни өчен без дөнья хәлләре белән кызыксынабыз?

4 Без дөнья хәлен күзәтәбез, чөнки шулай итеп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрәбез. Гайсә бу дөнья төзелешенең ахырын билгеләргә булышучы күп кенә вакыйгаларны әйтеп киткән (Мат. 24:3—14). Рәсүл Петер безне пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен игътибар белән күзәтергә дәртләндергән (2 Пет. 1:19—21). Бу бит безнең иманыбызны ныгытыр. «Гайсә Мәсихнең ачылышы. Аны аңа, үз колларына тиздән нәрсә булачагын күрсәтер өчен, Аллаһы бирде»,— дип әйтелгән Изге Язмаларның соңгы китабында (Ачыл. 1:1). Менә ни өчен без дөнья хәлләре белән кызыксынабыз һәм аларның Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр белән ничек бәйле икәнлеген күрергә тырышабыз. Андый нәрсәләр турында сөйләшү безгә ошыйдыр. Әмма бер мөһим якны истә тотарга кирәк.

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында сөйләшкәндә, безгә нәрсә эшләргә һәм нәрсәдән качарга кирәк? (5 нче абзацны кара.) b

5. Безгә нәрсә эшләргә һәм нәрсәдән качарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында сөйләшкәндә, без фаразлар кылудан сакланабыз. Ни өчен? Чөнки җыелышның бердәмлеген какшата алган бернәрсә дә әйтергә теләмибез. Әйтик, без дөнья лидерларының туган бер конфликтны хәл итәр өчен җыелганнарын һәм тынычлык белән иминлек игълан итәргә җыенганнарын ишеттек, ди. Шунда без бу 1 Тисалуникәлеләргә 5:3 тә язылган сүзләрнең үтәлеше дип уйлап куярга мөмкин. Әмма безгә оешма биргән соңгы мәгълүматны истә тотарга кирәк. Кардәшләр белән аралашканда, безгә нәкъ шул материалга ишарә итәргә кирәк. Шулай эшләп, без җыелыштагыларның «бер уй-фикердә» булуына үз өлешебезне кертербез (1 Көр. 1:10; 4:6).

6. 2 Петер 3:11—13 тән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 2 Петер 3:11—13 укы. Рәсүл Петер безгә пәйгамбәрлекләрне тикшергәндә аек фикерле булырга булыша. Ул безне «Йәһвә көненең килү чорын... һәрвакыт хәтеребездә сакларга» дәртләндерә. Әмма ни сәбәпле? Армагеддонның көнен һәм сәгатен билгеләр өчен түгел (Мат. 24:36; Лүк 12:40). Без калган вакытта «изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга» телибез. Башка сүзләр белән әйткәндә, безнең тәртибебез Аллаһының таләпләренә туры килергә, ә башкарган эшләребез Йәһвәне яратканыбызны күрсәтергә тиеш. Моның өчен безгә үз-үзебезне күзәтергә кирәк.

ҮЗ-ҮЗЕБЕЗНЕ ИГЪТИБАР БЕЛӘН КҮЗӘТЕП ТОРУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

7. Үз-үзебезне игътибар белән күзәтеп тору үз эченә нәрсәне ала? (Лүк 21:34)

7 Гайсә үз шәкертләренә дөнья хәлләрен күзәтүдән тыш: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз»,— дип әйткән. (Лүк 21:34 укы.) Шулай эшләгән кардәш үзенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә зыян китерә алган нәрсәләрне күреп, алардан качарга тырыша. Бу аңа Йәһвәнең мәхәббәтендә калырга булыша (Гыйб. сүз. 22:3; Яһүд 20, 21).

8. Рәсүл Паул мәсихчеләргә нинди киңәш биргән?

8 Рәсүл Паул да кардәшләрне үз-үзләрен күзәтергә дәртләндергән. Мәсәлән, Эфестәге мәсихчеләргә ул: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз»,— дип әйткән (Эфес. 5:15, 16). Безнең рухилыгыбызга һәрвакыт куркыныч яный. Шуңа күрә Изге Язмалар безне: «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәгез»,— дип дәртләндерә (Эфес. 5:17). Шулай эшләсәк, без Шайтанның һөҗүмнәренә каршы тора алырбыз.

9. Йәһвәнең безгә карата ихтыярын ничек аңларга?

9 Изге Язмаларда безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә яный алган һәр куркыныч турында әйтелми. Еш кына безгә Изге Язмаларда турыдан-туры әйтелмәгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итәргә туры килә. Акыллы карар кабул итәр өчен, безгә «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә» икәнлегенә төшенергә кирәк. Бу яктан безгә Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану булышыр. Йәһвәнең ихтыярына төшенсәк, «Мәсихнең уй-фикерләренә» ия булсак, «зирәкләр кебек» эш итүебез күпкә ихтималлырак булыр. Шулай эшләсәк, безгә һәр очракка кагыйдә кирәк булмаячак (1 Көр. 2:14—16). Кайбер куркынычларны билгеләү җиңел, ә кайберләрен авыр.

10. Безгә үз-үзебезне нинди куркынычлардан сакларга кирәк?

10 Безгә флирт, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү һәм чиктән тыш күп ашау, башкаларны рәнҗетүче сөйләмнән читтә тору үтә мөһим. Шулай ук безгә көч куллану күрсәтелгән видеолардан һәм порнографиядән качарга кирәк (Зәб. 101:3). Безнең дошманыбыз Иблис, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозар өчен, һәрвакыт мөмкинлекләр эзләп йөри (1 Пет. 5:8). Уяу булмасак, Шайтан акылыбыз белән йөрәгебезгә көнчелек, намуссызлык, комсызлык, нәфрәт, үпкә һәм тәкәбберлек орлыкларын чәчәргә мөмкин (Гәл. 5:19—21). Башта алар үзләрен әллә-ни сиздермәстер дә. Әмма алар агулы үсемлеккә охшаш. Без аларны вакытында йолкып ташламасак, алар тамырлар җәеп үсә башлар һәм безгә зур зыян китерер (Ягък. 1:14, 15).

11. Безгә нинди тозактан сакланырга кирәк һәм ни өчен?

11 Безгә нинди яшерен тозак янарга мөмкин? Бер ситуацияне карап китик. Әйтик, кардәшебез дөньяви кеше белән бергә эшли, ди. Яхшы шаһитлек бирер өчен, кардәшебез үзен игелекле тота һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Алар вакыт-вакыт бергә ашап ала, ә аннары инде алар регуляр рәвештә бергә ашый башлый. Теге кешенең әхлаксыз темаларга сөйләшүләре башта кардәшебезгә ошамаса да, кызганычка каршы вакыт узу белән, ул аларга ияләшә. Бер көнне хезмәттәше аны эштән соң тамак чылатып алырга чакыра һәм кардәшебез ризалаша. Билгеле, кардәшебезгә дөнья рухы инде сеңә башлаган. Ул теге кеше кебек эш итә башлаганчы күпме вакыт калган? Әлбәттә, без бар кешеләр белән үзебезне игелекле тотабыз, аларга хөрмәт күрсәтәбез. Әмма «кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлаганыңны» беркайчан да онытмыйк (1 Көр. 15:33). Гайсә киңәш иткәнчә, үз-үзебезне игътибар белән күзәтсәк, Йәһвәнең нормалары буенча яшәмәгән кешеләр белән артык якын аралашмабыз (2 Көр. 6:15). Бу безгә куркынычларны күреп алырга һәм алардан качарга булышыр.

ВАКЫТНЫ МӨМКИН КАДӘР ЯХШЫРАК КУЛЛАНЫГЫЗ

12. Яһүд системасының ахырын көткәндә, Гайсәнең шәкертләре нәрсә эшләргә тиеш булган?

12 Гайсәнең шәкертләре, Яһүд системасы үз ахырына якынлашканда, кул кушырып утырырга тиеш булмаган. Гайсә аларга мөһим эш тапшырган. Алар «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш булган (Рәс. 1:6—8). Бу чыннан да зур эш булган! Бу эштә ашкынып катнашып, алар вакытны чыннан да акыллы кулланган.

13. Ни өчен безгә вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга кирәк? (Көләсәйлеләргә 4:5)

13 Көләсәйлеләргә 4:5 укы. Үз-үзебезне игътибар белән күзәтү безгә вакытыбызны акыллы кулланырга булыша. Без һәммәбез дә «очраклы хәлгә» эләгергә мөмкин (Вәг. 9:11). Моның аркасында гомеребез кискен өзелә ала.

Без вакытны ничек мөмкин кадәр яхшырак куллана алабыз? (14, 15 нче абзацны кара.)

14, 15. Без ничек вакытны мөмкин кадәр яхшырак куллана алабыз? (Еврейләргә 6:11, 12) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Йәһвәнең ихтыярын үтәп һәм аның белән дуслыгыбызны ныгытып, без вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланабыз (Яхъя 14:21). Аллаһы Сүзендә мондый киңәш бирелә: «Нык, какшамас булыгыз. Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын» (1 Көр. 15:58). Шулай эш итсәк, хәтта ахыр килсә дә, гомеребезнең ахыры булсынмы бу, дөнья төзелешенең ахырымы, без бернәрсәгә дә үкенмәбез (Мат. 24:13; Рим. 14:8).

15 Бүген дә Гайсә үз шәкертләрен, алар Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне вәгазьли алсын өчен, бар яктан да кайгырта. Йәһвәнең оешмасы аша, Гайсә безне вәгазьләргә өйрәтә һәм моның өчен кирәкле кораллар бирә (Мат. 28:18—20). Без исә вәгазь, өйрәтү эшендә бар көчебезне куеп катнашабыз һәм Йәһвәнең көнен көткән арада, уяу булып калырга тырышабыз. Еврейләргә 6:11, 12 дә язылган киңәшне кулланып, без өметебезне «ахырга кадәр» сакларбыз. (Укы.)

16. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Йәһвә бу явыз дөньяны юк итәчәк көнне һәм сәгатьне инде билгеләп куйган. Ул көн килгәннән соң, Йәһвә яңа дөньяга кагылышлы бар пәйгамбәрлекләрен үтәячәк. Кайвакыт безгә бу вакыт соңарып килә дип тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә көне «соңга калмаячак»! (Хаб. 2:3) Әйдәгез, «Йәһвәне көтеп, күзәтеп» торырга, коткаручы Аллаһыбызны сабырлык белән көтәргә тәвәккәл булыйк (Мик. 7:7).

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

a Ничек уяу һәм аек фикерле булып калырга? Ни өчен безгә үз-үзебезне күзәтергә һәм вакытыбызны акыллы кулланырга кирәк? Бу сорауларга җавапны бу мәкаләдә эзләгез.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: (Өстәге рәсем) Ирле-хатынлы пар яңалыкларны карый. Соңрак алар очрашудан соң, башкаларга яңалыкларга кагылышлы үз карашларын тага. (Астагы рәсем) Бер ирле-хатынлы пар пәйгамбәрлекләрнең соңгы аңлавыннан калышмас өчен, Җитәкче советның отчетын карый. Алар ышанычлы һәм акыллы хезмәтче әзерләгән Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны тарата.