Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Гайсәдән үрнәк алып, җан тынычлыгын югалтмагыз

Гайсәдән үрнәк алып, җан тынычлыгын югалтмагыз

«Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне... саклаячак» (ФЛП. 4:7).

113 ҖЫР Тыныч-тату яшибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Нәрсә аркасында Гайсә борчылган?

ҖИРДӘГЕ тормышының соңгы көнендә Гайсә хафага төшкән. Тәкъвасыз кешеләр аны интектереп үтерергә тиеш булган. Әмма Гайсәне, үлем турындагы уйдан тыш, башка нәрсәләр дә борчыган. Гайсә сынауларда тугры калып кына Йәһвәнең исемен аклый алачагын белгән. Үз Атасын яратканга, бу аның өчен үтә мөһим булган. Гайсә кешеләрне дә бик яраткан һәм аларның мәңгелек тормышка өметләре аның тугры калу-калмавыннан тора икәнен аңлаган.

2 Гайсә, зур стресс кичерсә дә, җан тынычлыгын югалтмаган. Ул шәкертләренә хәтта болай дигән: «Мин сезгә тынычлык калдырам» (Яхъя 14:27). Гайсә «Аллаһы тынычлыгына», ягъни Аллаһы белән дуслыктан килгән тынычлыкка, ия булган. Бу тынычлык Гайсәнең йөрәгеннән борчулы хисләр белән уйларны кысрыклап чыгарган (Флп. 4:6, 7).

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Безгә Гайсә кичергән авырлыклар аша үтәргә туры килмәстер, әмма барыбыз да нинди дә булса сынауларга барыбер очрар (Мат. 16:24, 25; Яхъя 15:20). Гайсәне кебек, безне дә кайвакыт борчулы уйлар биләп ала. Борчулар тынычлыгыбызны урламасын өчен, нәрсә эшләп була? Гайсәгә өч нәрсә ярдәм иткән. Нәрсә турында сүз бара? Әйдәгез, моны белик һәм сынаулар вакытында Хуҗабыздан ничек үрнәк ала алганыбызны күрик.

ГАЙСӘ ӨЗЛЕКСЕЗ ДОГА КЫЛГАН

Дога безгә тынычлыгыбызны югалтмаска ярдәм итә (4—7 нче абзацларны кара.)

4. 1 Тисалуникәлеләргә 5:17 не истә тотып, Гайсәнең соңгы көнне никадәр еш дога кылганын сурәтләп бирегез.

4 1 Тисалуникәлеләргә 5:17 укы. Үлеме алдыннан соңгы көнне Гайсә еш дога кылган. Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, ул икмәкне һәм шәрабны шәкертләренә бирер алдыннан дога кылган (1 Көр. 11:23—25). Пасах бәйрәмен үткәргән йорттан китәр алдыннан, Гайсә шәкертләре белән тагын бер кат дога кылган (Яхъя 17:1—26). Зәйтүн тавында да Гайсә күп тапкыр дога кылган (Мат. 26:36—39, 42, 44). Гайсәнең хәтта иң соңгы сүзләре дога сүзләре булган (Лүк 23:46). Гайсә шул мөһим көнне булган бар вакыйгалар турында Йәһвәгә сөйләгән.

5. Ни өчен рәсүлләргә кыюлык җитмәгән?

5 Гайсәгә сынауларны җиңеп чыгарга үз Атасына таяну һәм дога кылу ярдәм иткән. Рәсүлләр исә, дога кылыр урынына, ул төнне йоклап киткән. Нәтиҗәдә, алар иң җаваплы моментта кыю булып кала алмаган (Мат. 26:40, 41, 43, 45, 56). Гайсә кебек, «өзлексез дога кылсак» кына, без сынаулар вакытында тугры булып кала алырбыз. Ә нәрсә турында дога кылырга соң?

6. Иман безгә күңел тынычлыгын югалтмаска ничек булыша ала?

6 Без Йәһвәдән «иманыбызны арттырчы» дип сорый алабыз (Лүк 17:5; Яхъя 14:1). Безгә иман бик кирәк, чөнки Шайтан Гайсәнең бар шәкертләрен сынап тора (Лүк 22:31). Иман безгә иге-чиге күренмәгән авырлыклар вакытында тынычлыгыбызны югалтмаска ничек булыша ала? Проблеманы чишәр өчен кулыбыздан килгәнне эшләгәннән соң, иман безгә аны Йәһвәгә тапшырырга ярдәм итәр. Йәһвә бездән дә яхшырак бу проблеманы хәл итә алачагына ышанып, без күңел тынычлыгы кичерербез (1 Пет. 5:6, 7).

7. Роберт кардәшнең очрагыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?

7 Дога безгә бернигә карамастан җан тынычлыгы сакларга булыша. 80 нән узган Роберт исемле тугры өлкәннең мисалын карап чыгыйк. Ул болай ди: «Филипиялеләргә 4:6, 7 миңа тормышымдагы авырлыкларны кичереп чыгарга булышты. Матди яктан авырлыклар да булгалады, берникадәр вакытка өлкән вазифасын да югалттым». Роберт җан тынычлыгын ничек саклап кала алган? Ул болай дип дәвам итә: «Борчулар мине биләп алганда, мин шунда ук дога кыла башлый идем. Ешрак кайнар дога кылган саен, тыныч булып калу җиңелрәк була».

ГАЙСӘ АШКЫНЫП ВӘГАЗЬЛӘГӘН

Вәгазь эшендә катнашу күңел тынычлыгы сакларга булыша (8—10 нчы абзацларны кара.)

8. Яхъя 8:29 буенча, ни өчен Гайсә җан тынычлыгын саклап кала алган?

Яхъя 8:29 укы. Гайсә хәтта эзәрлекләүләр вакытында да тыныч булып калган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул үзенең тугры булып калуы белән Йәһвәне шатландырганын белгән. Тыңлаучан булу авыр булганда да, Гайсә барыбер тыңлаучан булып калган. Ул Атасын яраткан һәм тормышын аңа хезмәт итүгә багышлаган. Мәсәлән, күктә Гайсә «оста һөнәрче» булган (Гыйб. сүз. 8:30). Ә җирдә ул кешеләрне Аллаһы турындагы хакыйкатькә ашкынып өйрәткән (Мат. 6:9; Яхъя 5:17). Бу эш Гайсәгә чиксез шатлык китергән (Яхъя 4:34—36).

9. Вәгазь эшендә актив катнашу безгә җан тынычлыгы сакларга ничек булыша?

9 Йәһвәгә тыңлаучан булганда һәм, «Раббыга хезмәт итеп», күп эшләр башкарганда, без Гайсәнең үрнәгенә иярәбез (1 Көр. 15:58). «Бирелеп вәгазьләгәндә», без үз авырлыкларыбызга башка яктан карый башлыйбыз (Рәс. 18:5). Кешеләрнең проблемалары, безнекенә караганда, күпкә җитдирәк. Йәһвә белән танышкач һәм аның киңәшләрен куллана башлагач, аларның тормышлары яхшы якка үзгәрә һәм алар бәхетлерәк булып китә. Моны күргән саен, Йәһвәнең үзебезгә дә ярдәм итәчәгенә ышанычыбыз ныгый бара. Бу безгә күңел тынычлыгы сакларга булыша. Гомер буе депрессиядән интеккән һәм үз-үзен түбән бәяләгән бер апа-кардәш моңа үзе инанган. Ул болай ди: «Хезмәткә чыкканда, миңа эмоциональ яктан җиңелрәк һәм мин үземне бәхетлерәк хис итәм. Чөнки, вәгазьләгәндә, мин Йәһвәгә тагы да ныграк якынлашам».

10. Бренда апа-кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Бренда исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул һәм аның кызы таркау склероздан җәфа чигә. Бренда инвалид коляскасында йөри. Кайвакыт ул өйдән өйгә йөреп вәгазьли, әмма күбесенчә ул хатлар яза. Ул болай дип сөйли: «Бу дөньяда хәлем үзгәрмәячәген аңлагач һәм бу хәл белән килешкәч, мин игътибарымны хезмәткә туплый алдым. Хезмәт миңа проблемаларым турында уйламаска булыша. Мин җыелыш территориясендә яшәүче кешеләргә булышу юлларын эзлим, фикерләрем күбрәк шуңа тупланган. Хезмәт миңа өметем турында онытмаска ярдәм итә».

ГАЙСӘ ҮЗ ДУСЛАРЫНЫҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТКӘН

Тугры дуслар белән аралашу безгә чиктән тыш борчылмаска ярдәм итә (11—15 нче абзацларны кара.)

11—13. а) Рәсүлләр һәм башка кешеләр Гайсәнең дуслары булганнарын ничек дәлилләгән? ә) Дуслары белән аралашу Гайсәгә ничек тәэсир иткән?

11 Гайсәнең тугры рәсүлләре аның өчен чын дуслар булган. Алар мондый гыйбрәтле сүзләрнең дөреслеген раслаган: «Бертуганнан да якынрак дус була» (Гыйб. сүз. 18:24). Әлбәттә, Гайсә андый дуслыкны кадерләгән. Белгәнебезчә, Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, бертуган энеләре аңа иман итмәгән (Яхъя 7:3—5). Бер очракта туганнары хәтта ул акылдан язган дип уйлаган (Марк 3:21). Рәсүлләр исә алай уйламаган. Гайсә аларга соңгы кичен: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз»,— дип әйткән (Лүк 22:28).

12 Рәсүлләр Гайсәне кайвакыт күңелсезләндерсә дә, ул аларның хаталарына игътибарын тупламаган. Ул аларның үзенә иман итүләрен кадерләгән (Мат. 26:40; Марк 10:13, 14; Яхъя 6:66—69). Үлеме алдыннан соңгы төнне Гайсә тугры рәсүлләренә болай дигән: «Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем» (Яхъя 15:15). Һичшиксез, Гайсәнең дуслары аны рухландырган һәм ныгыткан. Ә вәгазь эшендә алар аңа никадәр ярдәм иткән! Бу Гайсәнең йөрәгенә май булып яткан (Лүк 10:17, 21).

13 Рәсүлләрдән тыш, Гайсәнең бүтән дуслары да булган — аңа башка ир-атлар һәм хатын-кызлар да вәгазь эшендә ярдәм иткән һәм гамәли яктан булышкан. Кайберәүләре Гайсәне үз йортларында кабул иткән һәм аны сыйлаган (Лүк 10:38—42; Яхъя 12:1, 2). Бүтәннәре аның белән сәяхәт иткән һәм аның белән булганнарын бүлешеп хезмәт иткән (Лүк 8:3). Гайсә үзе дә яхшы дус була белгән, шуңа күрә аның күп дуслары булганы безне һич тә гаҗәпләндерми. Ул дуслары хакына игелек кылган һәм алардан артыгын көтмәгән. Гайсә камил булган, әмма камилсез дусларының ярдәмен бик кадерләгән. Алар аңа җан тынычлыгы сакларга булышкан.

14, 15. Без ничек яхшы дуслар булдыра алабыз һәм алар безгә ничек ярдәм итә ала?

14 Яхшы дуслар безгә Йәһвәгә тугрылык сакларга ярдәм итә. Яхшы дуслар булдырыр өчен иң яхшы ысул — үзеңә дә яхшы дус булу (Мат. 7:12). Изге Язмалар безне үз вакытыбызны һәм көчебезне башкалар хакына, аеруча «мохтаҗлар» хакына, сарыф итәргә дәртләндерә (Эфес. 4:28). Җыелышта кемгә ярдәм итә алганыгыз турында уйланыгыз. Сез олы яшьтәге я авырган берәр кардәш урынына кибеткә барып кайта аласызмы? Я матди яктан авырлыклар кичергән гаиләне кунакка чакыра аласызмы? JW Library® кушымтасын я jw.org® сайтын куллана беләсез икән, ник башкаларны да бу кораллар ярдәмендә рухи асылташлар табарга өйрәтмәскә? Башка кешеләргә ярдәм итү бәхет хисе китерә (Рәс. 20:35).

15 Дуслар безгә сынаулар вакытында бирешмәскә һәм күңел тынычлыгы сакларга булышыр. Әюп үз хисләре һәм кайгы-хәсрәтләре турында сөйләгәндә, Илуй аны тыңлаган кебек, безнең дусларыбыз да сабырлык белән безне тыңлый (Әюп 32:4). Без дусларыбыз безнең өчен карарлар кабул итәр дип көтмибез, шул ук вакыт без аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләренә колак салырга әзер (Гыйб. сүз. 15:22). Давыт патша үз дусларының ярдәмен басынкылык белән кабул иткән кебек, без дә басынкылык белән дусларыбызның ярдәмен кабул итәргә тиеш (2 Иш. 17:27—29). Андый дуслар — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге (Ягък. 1:17).

КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫН ЮГАЛТМЫЙК

16. Филипиялеләргә 4:6, 7 буенча, кем аша гына без җан тынычлыгын саклый алабыз? Аңлатыгыз.

16 Филипиялеләргә 4:6, 7 укы. Ни өчен Изге Язмаларда без тынычлыкны «Мәсих Гайсә аша» саклый алабыз дип әйтелә? Чөнки Гайсәнең ролен аңласак кына һәм Гайсәгә иман итсәк кенә, дәвамлы тынычлыкка ия була алабыз. Нәкъ Гайсәнең йолымы ярдәмендә гөнаһларыбыз кичерелә (1 Яхъя 2:12). Бу безне шундый юата! Күктәге Патша буларак, Гайсә Шайтан белән аның дөньясы китергән газапларны юк итәчәк (Ишаг. 65:17; 1 Яхъя 3:8; Ачыл. 21:3, 4). Әллә бу өмет йөрәгебезгә тынычлык салмыймы?! Гайсә безгә катлаулы йөкләмә бирсә дә, ул безне калдырмый һәм соңгы көннәрдә дә безгә ярдәм итеп тора (Мат. 28:19, 20). Һичшиксез, моны аңлау безгә кыюлык өсти! Юаныч, өмет, кыюлык күңел тынычлыгыбызның нигез ташлары булып тора.

17. а) Мәсихчегә күңел тынычлыгы сакларга нәрсә булышыр? ә) Яхъя 16:33 тән күренгәнчә, кулыбыздан нәрсә килә?

17 Шулай итеп, каты сынаулар вакытында күңел тынычлыгы сакларга нәрсә булыша ала? Гайсәдән үрнәк алу. Беренчедән, өзлексез дога кылыгыз. Икенчедән, бу җиңел булмаса да, Йәһвәне тыңлагыз һәм вәгазь эшендә ашкынып катнашыгыз. Өченчедән, сынаулар вакытында дусларыгызның ярдәмен кабул итегез. Ул чакта Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны саклаячак һәм сез, Гайсә кебек, бар сынауларны кичереп чыга алырсыз. (Яхъя 16:33 укы.)

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

^ 5 абз. Барыбыз да җан тынычлыгын урлаган проблемаларга очрый. Бу мәкаләдән без Гайсә җан тынычлыгын югалтмас өчен нәрсә эшләгәнен белербез. Без шулай ук хәтта иң авыр сынауларда рухый тынычлыкны югалтмаска нәрсә булыша алганын күрербез.