Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә ярдәме белән явыз рухларга каршы торыгыз

Йәһвә ярдәме белән явыз рухларга каршы торыгыз

«Күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез» (ЭФЕС. 6:12).

55 ҖЫР Алардан курыкмагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Эфеслеләргә 6:10—13 буенча, Йәһвә безгә ничек ярату күрсәтә? Аңлатыгыз.

БЕЗНЕҢ көчле дошманнарыбыз бар — Шайтан белән җеннәр. Йәһвә безгә шушы дошманнарга каршы торырга ярдәм итә һәм шулай итеп үз яратуын күрсәтә. (Эфеслеләргә 6:10—13 укы.) Йәһвә ярдәмен бөтен йөрәк белән кабул итсәк, Шайтанга каршы сугышта җиңүчеләр булырбыз һәм, рәсүл Паул кебек: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы торыр?» — дип әйтә алырбыз (Рим. 8:31).

2. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

2 Мәсихчеләр буларак, без Шайтан белән җеннәр турында артык күп уйламыйбыз да, сөйләшмибез дә. Без игътибарыбызны Йәһвәгә һәм изге хезмәтебезгә туплыйбыз (Зәб. 25:5). Алай да безгә Шайтанның алымнары турында белергә кирәк. Бу безгә аның тозакларына эләкмәскә ярдәм итәр (2 Көр. 2:11, иск.). Бу мәкаләдә явыз рухларның кешеләрне алдар өчен кулланган уңышлы бер алымы каралачак. Без бу алымга каршы торырга нәрсә ярдәм итә алганын күрербез.

ЯВЫЗ РУХИ КӨЧЛӘР НИЧЕК АЛДЫЙ?

3, 4. а) Спиритизм нәрсә ул? ә) Сихри көчкә ышану никадәр киң таралган?

3 Явыз рухи көчләр кешеләрне спиритизм ярдәмендә алдый. Спиритизм белән шөгыльләнүчеләр башка кешеләр белмәгәнне һәм эшли алмаганны беләбез һәм эшли алабыз дип әйтә. Мәсәлән, кемдер күрәзәчелек я астрология ярдәмендә киләчәкне алдан әйтергә тырыша. Башкалары үлгән кешеләр белән аралаша алабыз дип әйтә. Өченчеләре сихерли, әфсен укый я өшкерә *.

4 Сихри көчкә ышану никадәр киң таралган? Кариб бассейны һәм Латин Америкасындагы 18 илдә үткәрелгән сораштыру буенча, кешеләрнең өчтән бере тылсымга һәм сихерчелеккә ышана. Бу кешеләрнең күпчелеге рухлар белән аралашу мөмкин дип саный. Африканың 18 илендә дә сораштыру үткәрелгән булган. Катнашучыларның яртысыннан күбрәге сихерчелеккә ышанабыз дип әйткән. Әлбәттә, кайда гына яшәсәк тә, безгә спиритизм тозагына эләкмәс өчен, сак булырга кирәк. Шайтан бит «бөтен дөньяны юлдан яздырырга» дип йөри (Ачыл. 12:9).

5. Йәһвәнең спиритизмга карашы нинди?

5 Йәһвә — «хакыйкать Аллаһысы» (Зәб. 31:5). Ул спиритизмга ничек карый? Ул аны нәфрәт итә. Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Синең араңда үз улын я кызын утта яндыручы, күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын. Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч» (Кан. 18:10—12). Мәсихчеләр, Муса канунына буйсынып яшәмәсә дә, спиритизм белән шөгыльләнми, чөнки Йәһвәнең спиритизмга карашы үзгәрмәгәнен аңлый (Мал. 3:6).

6. а) Шайтан кешеләргә спиритизм ярдәмендә ничек зыян китерә? ә) Вәгазьче 9:5 буенча, үлгәннәр нинди хәлдә?

6 Йәһвә спиритизм белән шөгыльләнүне тыя, чөнки Шайтанның аны кешеләргә зыян китерер өчен кулланганын белә. Мәсәлән, Шайтан спиритизм ярдәмендә ялганны тарата — шул исәптән үлгән кешеләр теге дөньяда яши дигән ялган тәгълиматны. (Вәгазьче 9:5 укы.) Шайтан шулай ук спиритизмны кешеләрне куркуда тотар өчен һәм Йәһвәдән читләштерер өчен куллана. Иблис кешеләр Йәһвәгә түгел, ә явыз рухларга таяныр дип көтә.

ЯВЫЗ РУХЛАРГА НИЧЕК КАРШЫ ТОРЫРГА?

7. Спиритизм тозагына эләкмәскә безгә нәрсә ярдәм итә?

7 Инде әйтелгәнчә, Йәһвә безгә Шайтан белән җеннәрнең ялганына ышанмаска һәм тозакларына эләкмәскә ярдәм итә. Әйдәгез, явыз рухларга каршы торырга булышучы киңәшләрне карап чыгыйк.

8. а) Явыз рухларга каршы көрәшүдә кулланган төп коралыбыз нинди? ә) Зәбур 146:4 тәге сүзләр Шайтанның ялганын ничек фаш итә?

8 Аллаһы Сүзен укыгыз һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Бу — явыз рухлар тараткан ялганны кире кагар өчен төп ысул. Аллаһы Сүзе, үткен кылыч кебек, Шайтан ялганын хакыйкатьтән аера (Эфес. 6:17). Мәсәлән, Изге Язмаларда тереләр үлгәннәр белән аралаша алмый дип ачыктан-ачык әйтелә. (Зәбур 146:4 укы.) Шулай ук Аллаһы Сүзе Йәһвә генә киләчәкне дөрес итеп әйтә алганын исебезгә төшерә (Ишаг. 45:21; 46:10). Изге Язмаларны регуляр рәвештә укысак һәм уйлансак, без явыз рухларның ялган тәгълиматларын билгели алырбыз һәм аларга карата нәфрәт үстерербез.

9. Без нинди эшләрдән качабыз?

9 Спиритизм белән бәйле бернинди эштә дә катнашмагыз. Мәсихчеләр спиритизмның бер төрендә дә катнашмый. Мәсәлән, без медиумнарга йөрмибез һәм үлгән кешеләр белән башка ысуллар кулланып та аралашмыйбыз. Үткән мәкаләдә аңлатылганча, без үлгәннәр яшәүләрен дәвам итә дигән ялгыш караш белән бәйле йолаларда катнашмыйбыз. Шулай ук без астрология һәм күрәзәчелектән читтә торабыз (Ишаг. 8:19). Бар бу шөгыльләр бик куркыныч, чөнки алар аркасында безнең Шайтан һәм җеннәр белән элемтәгә керүебез бар.

Беренче мәсихчеләрдән үрнәк алып, спиритизм белән бәйле әйберләрдән арыныгыз һәм андый күңел ачулардан баш тартыгыз (10—12 нче абзацларны кара.)

10, 11. а) Беренче гасырда кайбер кешеләр, хакыйкать белән танышкач, нәрсә эшләгән? ә) 1 Көринтлеләргә 10:21 буенча, ни өчен без бу кешеләрнең үрнәкләренә иярергә тиеш һәм без моны ничек эшли алабыз?

10 Тылсымлы әйберләрдән арыныгыз. Беренче гасырда Эфестә яшәгән кайбер кешеләр спиритизм белән шөгыльләнгән. Хакыйкать белән танышкач, алар тәвәккәл эш иткән. Изге Язмаларда болай диелгән: «Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе үз төргәкләрен, җыеп, бар кеше алдында яндырган» (Рәс. 19:19). Бу кешеләр, явыз рухларга каршы торыр өчен, барысын эшләгән. Сихерчелек белән бәйле китаплары бик кыйбат булса да, алар бу китапларны берәрсенә бирер я сатар урынына яндырган. Йәһвәнең хуплавын алу, китапларның бәясенә караганда, алар өчен күпкә мөһимрәк булган.

11 Без беренче гасырдагы бу мәсихчеләрдән нәрсәгә өйрәнәбез? Спиритизм белән бәйле әйберләрдән арыну үтә мөһим. Мәсәлән, талисман, бөти, аятелкөрси һәм кешеләр үзләрен явыз рухлардан саклар өчен тоткан я киеп йөргән башка әйберләрдән арыну зарур. (1 Көринтлеләргә 10:21 укы.)

12. Безгә нинди сораулар турында уйланырга кирәк?

12 Күңел ачулар сайлаганда, сак булыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Күңел ачуларымда спиритизм юкмы? Мин сихерчелек белән бәйле китаплар, журналлар, интернеттагы мәкаләләр укымыйммы? Ә мин караган фильмнар һәм телетапшырулар, тыңлаган музыка һәм уйнаган видеоуеннар турында нәрсә әйтеп була? Анда вампирлар, зомбилар я паранормаль күренешләр күрсәтелмиме?» Әлбәттә, фантастика я әкиятләр күрсәтелгән һәрбер фильмны спиритизм белән бәйле дип әйтеп булмый. Шулай да, күңел ачулар сайлаганда, Йәһвә нәфрәт иткәннән читләшергә тәвәккәл булыгыз. Без бит Аллаһы алдында «саф вөҗдан сакларга» телибез (Рәс. 24:16) *.

13. Без Гайсәдән нинди өлкәдә үрнәк ала алабыз?

13 Җеннәр турында күп сөйләмәгез. Гайсә Мәсих бу өлкәдә яхшы үрнәк калдырган (1 Пет. 2:21). Җиргә килгәнче, ул күктә яшәгән һәм Шайтан белән җеннәр турында күп нәрсә белгән. Ләкин ул кешеләргә бу явыз рухлар турында сөйләп йөрмәгән. Шайтанга реклама ясар урынына, Гайсә Йәһвәнең хәбәрчесе булырга теләгән. Җеннәр турында сөйләп йөрмәсәк, без Гайсәдән үрнәк алуыбызны күрсәтербез. Без хакыйкать турында сөйләргә телибез, нәкъ бу «яхшы сүз күңел кылларыбызны» тибрәтә (Зәб. 45:1).

Безгә явыз рухлардан куркасы юк. Йәһвә, Гайсә һәм фәрештәләр алардан күпкә көчлерәк (14, 15 нче абзацларны кара.) *

14, 15. а) Ни өчен безгә җеннәрдән куркасы юк? ә) Йәһвәнең үз халкын яклаганын нәрсә дәлилли?

14 Явыз рухлардан курыкмагыз. Бу дөньяда безгә төрле бәла-казалар килә. Фаҗигаләр, чирләр һәм хәтта үлем көтмәгәндә килергә мөмкин. Һәрбер газабыбызда явыз рухлар гаепле дип уйлау дөрес булмас иде. Изге Язмаларда барыбыз да «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» дип әйтелә (Вәг. 9:11). Шуны да әйтергә кирәк: Йәһвә явыз рухлардан күпкә көчлерәк. Мәсәлән, ул Шайтанга Әюпне үтерергә рөхсәт итмәгән (Әюп 2:6). Ә Муса көннәрендә Йәһвә Мисыр каһиннәреннән куәтлерәк булганын күрсәткән (Чыг. 8:18; 9:11). Йәһвә үз Улына зур куәт биргән, һәм Гайсә Шайтан белән җеннәрне күктән җиргә бәреп төшергән. Ә тиздән Гайсә аларны упкынга ташлаячак. Ул вакытта явыз рухлар беркемгә дә зыян китерә алмас (Ачыл. 12:9; 20:2, 3).

15 Йәһвә үз халкын яклый, моңа бихисап күп дәлил бар. Менә нәрсә турында уйланыйк: без бөтен дөньяда вәгазьләү һәм өйрәтү эшен үткәрәбез (Мат. 28:19, 20). Шулай итеп без Иблиснең явыз эшләрен фаш итәбез. Әмма Шайтан безне туктата алмый. Моны эшләргә көче булса, ул моны инде күптән эшләгән булыр иде. Шуңа күрә безгә явыз рухлардан куркасы юк. «Йәһвә, үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен, бөтен җир йөзен күздән кичерә» бит (2 Елъ. 16:9). Йәһвәгә тугры булып калсак, җеннәр безгә төзәтелмәслек зыян китерә алмаячак.

ЙӘҺВӘ ҮЗЕНӘ ТАЯНУЧЫЛАРНЫ ФАТИХАЛЫЙ

16, 17. Явыз рухларга каршы торыр өчен, нинди сыйфат таләп ителә? Мисал китерегез.

16 Явыз рухларга каршы торыр өчен, кыюлык таләп ителә. Аеруча туганнар я дуслар безгә басым ясаганда, безгә бу сыйфат кирәк. Йәһвә андый кыюлык күрсәткән хезмәтчеләрен фатихалый. Гана илендә яшәүче Эрика исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул Изге Язмаларны 21 яшендә өйрәнә башлаган. Аның атасы каһин булган һәм үз ата-бабаларының рухларына хезмәт иткән. Шуңа күрә ул, Эрика да сихри йолаларда катнашып, рухларга корбан итеп китерелгән итне ашар дип көткән. Әмма Эрика баш тарткан, һәм аның гаиләсе моны рухларны мәсхәрәләү дип санаган. Алар шул рухлар үзләрен төрле чирләр белән җәзалар дип курыккан.

17 Эриканың гаиләсе аны бу йолада катнаштырырга тырышкан, ләкин ул бирешмәгән. Моның аркасында аны өеннән куып чыгарганнар. Әмма Эрика урамда калмаган — кайбер Йәһвә Шаһитләре аны үзләренә кабул иткән. Шулай итеп, Йәһвә Эриканы яңа гаилә белән фатихалаган дип әйтеп була. Кардәшләр аның өчен абый-энеләре һәм апа-сеңелләре булып киткән (Марк 10:29, 30). Эриканың туганнары аңардан ваз кичкән һәм аның әйберләрен яндырган. Шулай да Эрика Йәһвәгә тугры булып калган, суга чумдырылган һәм хәзер пионер булып хезмәт итә. Ул җеннәрдән курыкмый. Үз гаиләсе турында Эрика болай ди: «Мин көн саен гаиләм турында дога кылам. Алар да Йәһвәне белсен һәм назлы Аллаһыбызга хезмәт итүдән килгән азатлыкны татысын иде дип үтенәм».

18. Йәһвәгә таяну нинди фатихалар китерә?

18 Бәлки, безгә андый каты сынаулар аша үтәргә туры килмәстер. Шулай да барыбызга да явыз рухларга каршы торырга һәм Йәһвәгә таянырга кирәк. Бу зур фатихаларга китерер. Шулай ук Шайтан безне алдый алмас, һәм җеннәр безне курку коллыгында тотмас. Һәм иң мөһиме, без Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытырбыз. «Аллаһыга буйсыныгыз,— дип язган шәкерт Ягъкуб,— ә Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар. Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягък. 4:7, 8).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

^ 5 абз. Йәһвә явыз рухлар безгә зыян китерә ала дип кисәтә. Бу мәкаләдә мондый сорауларга җавап табарга тырышыгыз: җеннәр, кешеләрне алдар өчен, нәрсә эшли? Без, аларга каршы торыр өчен, нәрсә эшли алабыз? Йәһвә безгә бу көрәштә ничек булыша?

^ 3 абз. АҢЛАТМА: спиритизм — җеннәр белән бәйле ышанулар һәм эшләр. Моңа үлгән кешенең җаны яшәвен дәвам итә һәм тереләр үлгәннәр белән медиум я башка берәр кеше аша аралаша ала дигән ышану да керә. Шулай ук сихерчелек һәм күрәзәчелек тә спиритизм дип санала. Бу мәкаләдә тылсым диелгәндә, ниндидер сихри, табигатьтән өстен көчләр белән бәйле шөгыльләр күздә тотыла. Билгеле, сүз күңел ачу максаты белән күрсәтелгән фокуслар турында бармый.

^ 12 абз. Өлкәннәрнең күңел ачуларга кагылышлы кагыйдәләр урнаштырырга хокуклары юк. Һәрбер мәсихче, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын исәпкә алып, нәрсә карарга, тыңларга я нинди уен уйнарга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Гаилә башлары үз гаиләләренә Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча эш итәргә булышу өчен җаваплы. jw.org® сайтында «Йәһвә Шаһитләре берәр нинди фильмнарны, китапларны я җырларны тыямы?» дигән мәкаләне карагыз. (БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ПОПУЛЯР СОРАУЛАР дигән сылтама буенча үтегез.)

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: данлыклы Патша Гайсә Мәсих үз фәрештәләре белән күктә басып тора.