Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?

Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?

«Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар, үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә» (2 ТИМ. 4:5).

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип әйткән. (1 нче абзацны кара.)

1. Аллаһы хезмәтчеләре нәрсә эшләргә тырыша һәм ни өчен? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

ГАЙСӘ МӘСИХ үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» (Мат. 28:19). Аллаһының хезмәтчеләре үзләренә ышанып тапшырылган бу йөкләмәне «һәрьяклап» үтәргә тырыша (2 Тим. 4:5). Бу иң мөһим, иң ашыгыч һәм иң фатихалы эш. Әлбәттә, без хезмәттә мөмкин кадәр күбрәк катнашырга теләр идек, әмма кайвакыт моны эшләү авыр.

2. Ни өчен кайвакыт хезмәтебезне үтәү аеруча авыр?

2 Вакытыбызны һәм көчебезне таләп иткән мөһим эшләр санап бетергесез күп. Безгә, үзебезне һәм гаиләбезне тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры киләдер. Яисә без я берәр гаилә әгъзабыз чирдән, депрессиядән я картлыкка хас авырлыклардан газапланадыр. Боларның барысына карамастан, безгә үз хезмәтебезне һәрьяклап үтәргә нәрсә булышыр?

3. Гайсәнең Маттай 13:23 тә язылган сүзләреннән без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

3 Төрле авырлыклар аркасында, теләгәнчә күп хезмәт итә алмасагыз, боекмагыз. Гайсәгә үз шәкертләренең Патшалык җимешен бер үк күләмдә китерә алмаячагы билгеле булган. (Маттай 13:23 укы.) Күпме генә эшләсәк тә, Йәһвәгә хезмәттә иң яхшысын бирәбез икән, ул моны бик кадерли (Евр. 6:10—12). Әмма кайвакыт без хезмәттә күбрәк эшли алганыбызны сизәргә мөмкин. Ул чакта нәрсә эшләп була? Хезмәт тормышыбызда иң мөһим урында торганын без ничек күрсәтә алабыз? Тормышыбызны ничек гадиләштереп була? Өйрәтү осталыгын яхшыртырга безгә нәрсә булышыр? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк. Әмма башта хезмәтне һәрьяклап үтәү нәрсәдән гыйбарәт икәненә игътибар итик.

4. Хезмәтне һәрьяклап үтәү үз эченә нәрсәне ала?

4 Өйрәтү һәм шәкертләр әзерләү эшендә мөмкин булганны эшләгәндә, без хезмәтебезне һәрьяклап үтибез дип әйтеп була. Әмма Йәһвә өчен бу эшкә күпме вакыт багышлавыбыз гына түгел, ә мотивларыбыз да мөһим. Мәсихче хезмәттә * бөтен йөрәк белән катнашырга безне Йәһвәгә һәм кешеләргә карата мәхәббәт дәртләндерергә тиеш (Марк 12:30, 31; Көл. 3:23). Аллаһыга бөтен йөрәктән хезмәт итү — бар тормышыбызны, бар көчебезне хезмәткә багышлау ул. Яхшы хәбәрне сөйләү мөмкинлеге — зур хөрмәт икәнен истә тотсак, без мөмкин кадәр күбрәк кешегә аны җиткерергә тырышырбыз.

5, 6. Мәсихченең вакыты әллә ни күп булмаса да, ул хезмәткә ничек приоритет бирә ала? Мисал китерегез.

5 Бер мисал турында уйланыйк. Әйтик, яшь кеше гитара уйнарга ярата, ди. Мөмкинлеге булса, ул көн саен моны эшләр иде. Ул кафега ял көннәрендә музыкант булып эшләргә урнаша. Әмма акча аз түләнгәнгә, ул эш көннәрендә кибеттә сатучы булып эшләргә мәҗбүр. Вакытын күбесенчә шул кибеттә үткәрсә дә, бу егет музыкага гашыйк. Ул тагы да яхшырак уйнарга һәм профессиональ музыкант булып китәргә хыяллана. Ул мөмкин кадәр ешрак гитара уйнарга тырыша һәм моннан шатлык таба.

6 Бәлки, сез дә вәгазь эшенә күбрәк вакыт багышларга телисез, әмма моны эшли алмыйсыздыр. Шулай да сез вәгазьләргә бик яратасыз һәм, яхшы хәбәрне кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп җиткерер өчен, өйрәтү осталыгыгызны яхшыртырга тырышасыздыр. Ә хәзер, әйдәгез, тыгыз графикка карамастан, вәгазь эшен беренче урынга куярга нәрсә булыша алганын карап чыгыйк.

ХЕЗМӘТНЕ БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЕГЫЗ

7, 8. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

7 Гайсәнең хезмәткә карашы үрнәк алырлык булган. Кешеләргә Патшалык хәбәрен сөйләү аның тормышында иң мөһим урында торган (Яхъя 4:34, 35). Мөмкин кадәр күбрәк кешегә вәгазьләр өчен, ул йөзләгән километр үткән. Гайсә кешеләрнең йортларында да, җәмәгать урыннарында да өйрәткән, ул бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаган. Хезмәт Гайсәнең тормышы булган.

8 Гайсәдән үрнәк алып, без, кешеләр белән сөйләшер өчен, мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Патшалык хәбәрен таратыр өчен, без хәтта үз мәнфәгатьләребезне икенче урынга куярга әзер (Марк 6:31—34; 1 Пет. 2:21). Мәсәлән, күп кенә кардәшләр пионерлар булып хезмәт итә — шул исәптән ярдәмче я махсус пионерлар булып. Кемдер чит тел өйрәнә я ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченә. Башкалары исә андый үзгәрешләр ясый алмый, ләкин алар кулларыннан килгәнне эшли һәм Патшалык эшендә актив катнаша. Һәрхәлдә, Йәһвә үз хезмәтчеләреннән булдыра алмаганны көтми. Ул изге хезмәтнең безгә шатлык китерүен тели. Без бит «бәхетле Аллаһының... шөһрәтле яхшы хәбәрен» вәгазьлибез (1 Тим. 1:11; Кан. 30:11).

9. а) Паулга палаткалар тегәргә туры килсә дә, вәгазь эше аның тормышында нинди урында торган? ә) Рәсүлләр 28:16, 30, 31 Паулның хезмәткә карашы турында нәрсә ачыклый?

9 Вәгазь эшен беренче урынга кую турында әйткәндә, рәсүл Паул да искиткеч үрнәк калдырган. Икенче миссионер сәяхәте вакытында Паул Көринт шәһәрендә хезмәт иткән. Яшәрлек акча кирәк булганга һәм Көринттәге кардәшләр өчен матди яктан йөк булырга теләмәгәнгә, ул палаткалар теккән (2 Көр. 11:7). Әмма палаткалар тегү эше Паулны мавыктырып алып китмәгән. Бу эш аның тормышында тиешле урында торган. Паул рухи эшләргә приоритет биргән һәм һәр шимбә вәгазьләгән. Соңрак, кардәшләр Паулга материаль яктан ярдәм иткәнгә, аның вәгазь эшенә тагы да күбрәк вакыт багышларга мөмкинлеге туган, һәм ул бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Паул яһүдләргә Гайсә Мәсих турында «сүзне бик бирелеп вәгазьләгән» (Рәс. 18:3—5; 2 Көр. 11:9). Соңрак, Римда өйдә сак астында утырганда, Паул хатлар язган һәм үзенә килүчеләргә вәгазьләгән. (Рәсүлләр 28:16, 30, 31 укы.) Паул бернәрсәгә дә үз хезмәтенә комачауларга юл куймаган. Ул болай дип язган: «Без... шундый хезмәткә ия булганга, бирешмибез» (2 Көр. 4:1). Безгә дөньяви эштә күп вакыт үткәрергә туры килсә дә, без, Паул кебек, Патшалык эшен тормышыбызда беренче урынга куябыз.

Хезмәтебезне һәрьяклап үтәр өчен безнең күп мөмкинлекләребез бар (10, 11 нче абзацларны кара.)

10, 11. Сәламәтлек белән бәйле авырлыклар булса да, без хезмәтебезне ничек һәрьяклап үти алабыз?

10 Картлык я сәламәтлек белән бәйле авырлыклар аркасында, өйдән өйгә вәгазьләү авыр булса, нәрсә эшләргә? Мөмкинлекләрнең берсе — хезмәтнең бүтән төрләрендә катнашу. Беренче гасырдагы мәсихчеләр, өйдән өйгә йөрүдән тыш, җәмәгать урыннарында вәгазьләгән һәм башка төрле урыннарда да «очраган кешеләр белән фикер алышкан» (Рәс. 17:17; 20:20). Озак йөри алмасак, берәр җәмәгать урынында утырып, үтеп баручыларга вәгазьләп була. Шулай ук без көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә вәгазьли алабыз. Моннан тыш, хатлар язып я телефон аша шаһитлек биреп була. Мөмкинлекләре чикле булган күп кенә кардәшләр, хезмәтнең бу төрләрендә катнашып, зур шатлык һәм канәгатьлек кичерә.

11 Шулай итеп, хәтта сәламәтлек белән бәйле авырлыклар безгә хезмәтебезне һәрьяклап үтәргә комачаулый алмый. Әйдәгез, Паулның мисалына тагын бер кат игътибар итик. Ул болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Флп. 4:13). Миссионер сәяхәтләренең берсендә ул авырып киткән. Соңрак ул гәләтиялеләргә мондый сүзләр язган: «Минем авыруым сезгә яхшы хәбәрне беренче тапкыр игълан итәргә мөмкинлек бирде» (Гәл. 4:13). Сезнең чирегез дә башкаларга, мәсәлән табибларга, шәфкать туташларына һәм башка кешеләргә, шаһитлек бирергә мөмкинлек ача ала. Бәлки, башка вәгазьчеләр аларны өйләрендә тота алмыйдыр.

ТОРМЫШЫГЫЗНЫ ГАДИЛӘШТЕРЕГЕЗ

12. Нинди мәгънәдә күзләребез бер максатка төбәлгән булырга тиеш?

12 Гайсә болай дигән: «Тәннең яктырткычы — күзләр. Күзләрең бер максатка төбәлгән [яки „гади“, иск.] булса, бөтен тәнең якты булыр» (Мат. 6:22). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул игътибарыбызны бер максатка тупларга дәртләндергән. Гайсә үзе дә бу яктан искиткеч үрнәк калдырган: аның тормышы хезмәт тирәли әйләнгән. Үз шәкертләрен дә ул Йәһвәгә хезмәт итүне һәм күктәге Патшалыкны тормышта иң мөһим нәрсә дип санарга өйрәткән. «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгәндә» һәм игътибарыбызны хезмәткә туплаганда, без Гайсәдән үрнәк алганыбызны күрсәтәбез (Мат. 6:33).

13. Безгә үз игътибарыбызны вәгазьгә тупларга нәрсә булышыр?

13 Тормышыбызны гадиләштерсәк *, күбрәк кешегә Йәһвә белән танышырга һәм аны яратырга булыша алырбыз. Уйланыгыз: атна дәвамында күбрәк вәгазьләр өчен, эш графигыгызны үзгәртеп буламы? Ә ял итүгә һәм күңел ачуга вакытыгыз күп китсә, сез бу вакытны кыскарта аласызмы?

14. Хезмәткә күбрәк вакыт багышлар өчен, бер гаилә нинди чаралар күргән?

14 Әйдәгез, Элайас исемле өлкән үз хатыны белән тормышларында нинди үзгәрешләр ясаганын белик. Ул болай дип сөйли: «Пионер булып хезмәт итү кулыбыздан килми иде, әмма без нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген аңлый идек. Шуңа күрә без күбрәк вәгазьләргә максат куйдык һәм бу максатка акрын-акрын ирешә бардык. Мәсәлән, без чыгымнарны киметтек. Шулай ук без, күңел ачуларга чиктән тыш күп вакыт бүлеп куйганыбызны аңлап, бу өлкәдә дә үзгәрешләр ясадык. Өстәвенә, без начальникларыбыз белән эш графигыбыз турында сөйләштек. Нәтиҗәдә, без кичләрен вәгазьли алдык, күбрәк өйрәнүләр үткәрә башладык һәм айга ике тапкыр эш көннәрендә вәгазьли алдык. Безнең шатлыгыбыз чиксез иде!»

ВӘГӘЗЬЛӘҮ ҺӘМ ӨЙРӘТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТЫГЫЗ

Атна уртасындагы очрашуда яңгыраган киңәшләрне куллану сезгә вәгазьче буларак остара барырга ярдәм итәр (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15, 16. 1 Тимутигә 4:13, 15 не исәпкә алып, безгә вәгазьчеләр буларак яхшырырга нәрсә ярдәм итәр? (« Хезмәтне һәрьяклап үтәргә максат куегыз» дигән рамканы да кара.)

15 Хезмәтебезне һәрьяклап үтәр өчен, безгә вәгазьләү осталыгын яхшыртырга кирәк. Кайбер профессияләр квалификация күтәрүне һәм даими укуны таләп итә. Патшалык вәгазьчеләре турында да шуны ук әйтеп була — аларга осталыкларын һәрвакыт камилләштерергә кирәк. (Гыйб. сүз. 1:5; 1 Тимутигә 4:13, 15 укы.)

16 Безгә бу яктан нәрсә булышыр? «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында яңгыраган киңәшләр. Бу киңәшләр чыннан да гамәли һәм файдалы, шуңа күрә безгә аларга игътибарлы булырга кирәк. Очрашу рәисе чыгыш ясаучыларга киңәшләр биргәндә, кайсы киңәшләрне шәхсән без практикада куллана алуыбыз турында уйланыйк. Аннан соң вәгазьдә бу киңәшләрне кулланырга тырышыйк. Шулай ук без вәгазь төркеменең күзәтчесеннән ярдәм сорый алабыз. Я тәҗрибәле вәгазьче, пионер яки район күзәтчесе белән вәгазьгә барып була. Хезмәттә һәрбер өйрәтү коралын яхшырак кулланган саен, вәгазь эше безгә күбрәк шатлык китерәчәк.

17. Хезмәтне һәрьяклап үтәү безгә нинди файда китерер?

17 Йәһвә безне үз «хезмәттәшләре» иткән (1 Көр. 3:9). Бу безнең өчен зур хөрмәт! «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белсәк» һәм игътибарыбызны мәсихче хезмәтебезгә тупласак, Йәһвәгә хезмәт итү безгә чын шатлык китерәчәк (Флп. 1:10; Зәб. 100:2). Аллаһының хезмәтчеләре буларак, һич шикләнмәгез: төрле авырлыкларга карамастан, сез хезмәтегезне үти аласыз, чөнки сезгә Йәһвә ярдәм итәр (2 Көр. 4:1, 7; 6:4). Хәл-шартларыгыз сезгә күп хезмәт итәргә мөмкинлек бирмәсә дә, бөтен йөрәктән хезмәт итәсез икән, сезнең үз эшләрегезгә шатланыр өчен сәбәбегез бар (Гәл. 6:4). Хезмәтегезне һәрьяклап үтәп, сез Йәһвәгә һәм кешеләргә карата яратуыгызны күрсәтәсез. Шулай эшләп, сез үзегезне дә, тыңлаучыларыгызны да коткарырсыз (1 Тим. 4:16).

58 ҖЫР Йәһвә сарыкларын эзлибез

^ 5 абз. Гайсә безгә Патшалык хәбәрен таратырга һәм шәкертләр әзерләргә кушкан. Бу мәкалә безгә, мөмкинлекләребез чикле булса да, үз хезмәтебезне һәрьяклап үтәргә ярдәм итәчәк. Без шулай ук осталыгыбызны ничек яхшыртып булганын һәм, вәгазь безгә күбрәк шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләп булганын карап чыгарбыз.

^ 4 абз. АҢЛАТМА: мәсихче хезмәтебезгә төрле нәрсә керә, мәсәлән: вәгазьләү һәм өйрәтү эше, теократик биналарны төзү һәм кайгырту, афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итү (2 Көр. 5:18, 19; 8:4).

^ 13 абз. «Күзәтү манарасы», 2016 ел, июль ае, 10 б. «Тормышны ничек гадиләштерергә» дигән рамканы кара.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш җыелышта демонстрация ясый — кешегә кабат килеп китә. Очрашу рәисе аңа киңәшләр биргәндә, апа-кардәшебез «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән брошюрада язулар ясый. Ял көннәрендә ул бу киңәшләрне хезмәттә куллана.