Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Үлем турындагы хакыйкатьне яклагыз

Үлем турындагы хакыйкатьне яклагыз

«Без иңдерелгән дөрес хәбәрне иңдерелгән ялган хәбәрдән аерабыз» (1 ЯХЪЯ 4:6).

73 ҖЫР Безгә кыюлык бир

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Без Аллаһы хупламаган йолаларда катнашмыйбыз, шул ук вакыт туганнарыбызны юатырга тырышабыз (1, 2 нче абзацларны кара.) *

1, 2. а) Шайтан кешеләрне ничек алдый? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

ШАЙТАН, «ялганның атасы», кешелек тарихының башыннан ук ялган сөйли (Яхъя 8:44). Мәсәлән, ул үлгән кешеләрнең нинди хәлдә булуы турында ялган тарата. Кешеләр ышанган күп кенә йолалар һәм хорафатлар бу ялганга нигезләнгән. Шуның аркасында күп кенә имандашларыбызның Йәһвәгә хезмәт итмәгән туганнары, күршеләре һәм дуслары аларга басым ясый һәм шул йолаларда катнаштырырга тырыша. Кардәшләребезгә, саф булып калыр өчен, бар көчләрен куеп көрәшергә туры килә (Яһүд 3).

2 Сез дә андый басымга очрасагыз, бирешмәскә һәм Аллаһы Сүзендәге тәгълиматларны якларга нәрсә булышыр? (Эфес. 6:11) Берәр кардәшкә андый басым ясалса, сез аны ничек ныгыта алыр идегез? Бу мәкаләдә без шушы темага кагылышлы киңәшләрне карап чыгарбыз. Башта, әйдәгез, Изге Язмаларда үлем турында нәрсә әйтелгәнен исебезгә төшерик.

ҮЛЕМ ТУРЫНДА ХАКЫЙКАТЬ

3. Беренче ялган нәрсәгә китергән?

3 Кешеләрнең үлүләре Аллаһының ниятенә кермәгән. Алар мәңге яшәргә тиеш булган. Әмма моның өчен Адәм белән Хаувага Йәһвәгә буйсынып яшәргә кирәк булган. Аллаһы кешегә мондый гади әмер биргән: «Яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Ярат. 2:16, 17). Ләкин бер фәрештә, фетнә күтәреп, елан аша Хаувага: «Юк, үлмисез»,— дип әйткән. Кызганычка каршы, Хаува бу ялганга ышанган һәм тыелган җимешне ашаган. Соңрак ире дә шул җимешне ашаган (Ярат. 3:4, 6). Шулай итеп гөнаһ белән үлем кешелек гаиләсенә үтеп кергән (Рим. 5:12).

4, 5. Шайтан кешеләрне ничек алдый?

4 Аллаһы кисәткәнчә, Адәм белән Хаува үлгән. Ләкин Шайтан ялган таратудан туктамаган. Ул хәтта яңа ялган уйлап чыгара башлаган. Мәсәлән, мондый: имеш, кешенең физик тәне генә үлә, ә җаны теге дөньяда яшәвен дәвам итә. Бу ялган тәгълиматның төрле вариацияләренә ышанып, инде күп гасырлар буе бихисап күп кеше рухи караңгылыкта яши (1 Тим. 4:1).

5 Ни өчен шулкадәр күп кеше алданган булган? Аллаһы безне мәңге яшәр өчен барлыкка китергәнгә, безнең үләсебез килми (Вәг. 3:11). Без үлемне дошман дип күрәбез (1 Көр. 15:26). Шайтан, бу табигый хисләребезне кулланып, кешеләрне алдый. Менә ни өчен күп кенә кеше ялганга ышана.

6, 7. а) Шайтан үлем турында хакыйкатьне яшерә алганмы? Аңлатыгыз. ә) Хакыйкать безне нигезсез куркудан ничек яклый?

6 Күп тырышлыклар куйса да, Шайтан үлем турындагы хакыйкатьне яшерә алмаган. Бүген үлем турында хакыйкать һәм үлгәннәр өчен өмет турындагы хәбәр тиңсез масштабта таратыла (Вәг. 9:5, 10; Рәс. 24:15). Бу хакыйкатьне белгәнгә, без җан тынычлыгы кичерәбез, үлемнән курыкмыйбыз һәм билгесезлек хисеннән җәфаланмыйбыз. Без үлеләр тере кешеләргә зыян китерә ала дип я аларны кемдер интектерә дип курыкмыйбыз һәм үлгән кешеләрнең чыннан да үлгән булуларын беләбез. Аларның хәлләре йоклаган кешенекенә охшаш (Яхъя 11:11—14). Үлгәннәр өчен хәтта гасырлар да бер мизгелдәй үтә, һәм, терелгәч, алар күпме вакыт үткәнен төгәл әйтә алмас.

7 Изге Язмалардагы бу тәгълимат гади, аңлаешлы һәм логикага туры килә, шулай бит? Шайтанның ялганы исә гел икенче! Ул кешеләрне буташтырып кына калмый — Шайтанның ялган тәгълиматлары Барлыкка Китерүчене дә каралый. Шайтанның ялганы никадәр зур зыян китергәнен аңлар өчен, без мондый өч сорау карап чыгарбыз: ни өчен Шайтанның ялганы Йәһвәгә яла ягу булып тора? Бу ялган Гайсә Мәсихнең йолым корбанын ничек мәгънәсез итә? Шайтанның ялган тәгълиматлары кешеләргә ничек кайгы белән газаплар китергән?

ШАЙТАННЫҢ ЗЫЯНЛЫ ЯЛГАНЫ

8. Ирмия 19:5 не исәпкә алып, ни өчен үлемгә кагылышлы ялганны Йәһвәгә яла ягу дип әйтеп була?

8 Шайтанның ялганы — Йәһвәгә яла ягу. Үлгән кешеләр утлы тәмугъта интегә дигән тәгълимат Аллаһыны хурлый. Бу ялганны таратып, Шайтан үзенә хас булган сыйфатларны мәхәббәт Аллаһысы Йәһвә күрсәтә дип алдый (1 Яхъя 4:8). Бу сездә нинди хисләр уята? Ә Йәһвә нәрсә хис итә?! Әлбәттә, җәбер-золымның бар формаларын нәфрәт иткән Аллаһыны бу бик рәнҗетә. (Ирмия 19:5 укы.)

9. Шайтанның ялганы Яхъя 3:16 һәм 15:13 тә язылганнарны ничек мәгънәсез итә?

9 Үлемгә кагылышлы ялган тәгълимат Мәсихнең йолым корбанын мәгънәсез итә (Мат. 20:28). Кешеләрнең үлемсез җаны булса, димәк, алар мәңгелек тормышка инде ия. Ул чакта Гайсәгә үз тормышын йолым итеп бирергә кирәк тә булмаган. Мәсихнең йолымы — Аллаһының кешелеккә күрсәтелгән мәхәббәтенең иң зур чагылышы. (Яхъя 3:16; 15:13 укы.) Шуңа күрә уйлап кына карагыз: Йәһвә һәм аның Улы Гайсә, ялган тәгълиматлар йолым корбанының кадерен киметә икәнен күргәндә, нәрсә хис итә?

10. Шайтанның ялган тәгълиматлары кешеләрнең кайгы белән газапларын ничек арттыра?

10 Шайтанның ялган тәгълиматлары кешеләргә кайгы белән газап өсти. Кайвакыт кешеләргә аларның үлгән баласын Аллаһы үзенә алган, күктә аны фәрештә иткән дип әйтәләр. Ничек уйлыйсыз, андый ялган сүзләр кешегә юаныч я, киресенчә, кайгы китерәме? Утлы тәмугъ турында әйткәндә, күпләр, бу ялган тәгълиматка ышанып, кеше җәзалауны аклаган. Мәсәлән, «Испанская инквизиция» дигән китапта аңлатылганча, чиркәүгә каршы чыккан кешеләрне яндырган руханилар «еретикларның җаннары, ут аша үтеп, җирдәге тормышларының соңгы мизгелләрендә коткарыла ала дип уйлаган». Имеш, утта яну кешегә тәмугъ нәрсә икәнен аңларга булышкан һәм тизрәк тәүбә итәргә этәргән. Бүген күп кенә илләрдә кешеләр үлгәннәргә хезмәт итәргә, алардан фатихалар сорарга һәм аларны ихтирам итәргә кирәк дип ышана. Ә кемдер үлгәннәрдән җәза алудан курка, шуңа күрә үлгәннәрне юмаларга кирәк дип саный. Бар бу йолалар һәм ышанулар Шайтанның ялганына нигезләнгән һәм кешеләрне һич тә юатмый. Шайтанның ялганы борчылулар белән курку гына китерә.

ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ ХАКЫЙКАТЬНЕ НИЧЕК ЯКЛАП БУЛА?

11. Дуслар белән туганнарыбыз безгә ничек басым ясый ала?

11 Туганнарыбыз я дусларыбыз иң изге ниятләрдән чыгып үз йолаларында катнаштырырга тырышканда, безгә басымга бирешмәскә нәрсә булышыр? Аллаһыга һәм аның Сүзенә карата мәхәббәт. Дусларыбыз һәм туганнарыбыз безне оятка калдырырга һәм, сез үлгән кешене яратмыйсыз һәм хөрмәт итмисез, дияргә мөмкин. Яисә алар, үлгән кешегә хөрмәт күрсәтелмәсә, туганнарына зыян килер дип әйтә ала. Без Изге Язмалардагы хакыйкатьне ничек яклый алабыз? Киләсе принципларны карап чыгыгыз һәм аларны ничек кулланып булганы турында уйланыгыз.

12. Нинди йолалар Изге Язмаларга каршы килә?

12 Ялган тәгълиматлар белән бәйле йолаларда катнашмаска тәвәккәл булыгыз (2 Көр. 6:17). Кариб утрауларында яшәүче бер халыкта мондый хорафат таралган: үлгән кешенең өрәге тереләр арасында йөри һәм үзен хөрмәт итмәгәннәргә җәза бирә. Бер белешмәлектә аңлатылганча, шул халыкның ышануы буенча, рухлар «кабиләгә зыян китерә ала». Ә Африкадагы кайбер илләрдә кешеләр үлгәннең йортында бар булган көзгеләрне каплап куялар һәм фотоларын стенага боралар. Нигә? Алар үлгән кеше үзен күрергә тиеш түгел дип ышана! Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без андый ялганга ышанмыйбыз һәм Шайтанның ялганы белән бәйле бернинди йолаларда да катнашмыйбыз (1 Көр. 10:21, 22).

Тирән тикшерү һәм туганнар белән ачык аралашу күп кенә проблемалардан яклый (13, 14 нче абзацларны кара.) *

13. Берәр йолада катнашу дөресме дип шикләнсәгез, Ягъкуб 1:5 буенча, нәрсә эшләү акыллы булыр иде?

13 Теге я бу йолада катнашып буламы дип шикләнсәгез, Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аңардан зирәклек сорагыз. (Ягъкуб 1:5 укы.) Аннан соң басмаларыбыз ярдәмендә тикшерү үткәрегез. Кирәк булса, җыелыш өлкәннәре белән киңәшләшегез. Алар сезгә нәрсә эшләргә икәнен әйтмәс, әмма бу хәлдә кулланырлык принципларга игътибарыгызны юнәлтер, мәсәлән бу мәкаләдә каралган принципларны исегезгә төшерер. Бу адымнар буенча эш иткәндә, «үз төшенүчәнлегегезне» кулланыгыз. Шулай эшләсәгез, сез «яхшылык белән яманлыкны аерырга» сәләтле булырсыз (Евр. 5:14).

14. Кешеләр өчен абыну ташы булмаска безгә нәрсә булышыр?

14 «Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез. ...Абыну ташы булмагыз» (1 Көр. 10:31, 32). Теге я бу йолада катнашыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Карарым башка кешеләрнең, аеруча имандашларымның, вөҗданнарына ничек тәэсир итәчәк?» Без беркем өчен дә абыну ташы булырга теләмибез! (Марк 9:42) Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрне дә рәнҗетәсебез килми. Мәхәббәт безне алар белән ихтирам күрсәтеп сөйләшергә дәртләндерә. Бу үтә мөһим, чөнки андый мөнәсәбәт Йәһвәне данлый. Без кешеләр белән бәхәсләшергә я йолаларыннан көләргә теләмибез. Истә тотыйк: мәхәббәт зур көчкә ия; кешеләргә ихтирамлы булырга һәм хисләрен исәпкә алырга тырышканда, без хәтта каршы торучыларның күңелләрен йомшарта алырбыз.

15, 16. а) Ни өчен якыннарыгызга карашларыгыз турында алдан сөйләү акыллы? Мисал китерегез. ә) Паулның Римлыларга 1:16 да язылган сүзләре безне нәрсәгә дәртләндерә?

15 Туганнарыгызга, дусларыгызга һәм күршеләрегезгә Йәһвә Шаһитләре булуыгызны алдан әйтеп куегыз (Ишаг. 43:10). Якын кешегез үлгәч, туганнарыгыз һәм күршеләрегез, сез йолаларда катнашмаганга, ярсып китәргә мөмкин. Йәһвәгә хезмәт итүегез турында алдан әйтсәгез, бу хәлдә үзегезне дөрес тотарга җиңелрәк булыр. Мозамбикта яшәүче Франсишку исемле кардәшебез болай дип язган: «Хатыным Каролина белән хакыйкатьне белгәч, без туганнарыбызга үлгәннәрне юмалауда бүтән катнашмаячагыбызны аңлаттык. Әмма, Каролинаның апасы үлгәч, тәвәккәллегебез сыналды. Безнең якларда бер дини ритуал бар. Аның буенча мәетне юалар, ә аннан соң үлгән кешенең иң якын туганы өч төн бу су түгелгән урында йокларга тиеш. Бу йоланың максаты — үлгән кешене юмалау. Каролинаның гаиләсе ул бу йолада катнашыр дип көткән».

16 Франсишку һәм аның хатыны нәрсә эшләгән? Франсишку болай дип сөйли: «Йәһвәне яратканга һәм аны сөендерергә теләгәнгә, без бу йолада катнашудан баш тарттык. Туганнарыбызның ачулары чыкты. Алар безне үлгән кешене хөрмәт итмәүдә гаепләде һәм безгә бүтән килмәячәкләр һәм булышмаячаклар дип янады. Без аларга моңа кадәр дә үз карашларыбыз турында сөйләгән идек, шуңа күрә бу юлы, алар ачулы булганга, аларга бернәрсә дә әйтмәскә булдык. Кайбер туганнар безне яклый башлады, үз карашларыбызны алдан аңлатканыбызга игътибар итте. Вакыт узу белән Каролинаның туганнары тынычланды һәм без татулаштык. Кайбер туганнар хәтта, безгә килеп, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар сорады». Бу очрак күрсәткәнчә, үлем турындагы хакыйкатьне белүдән һич ояласы юк! (Римлыларга 1:16 укы.)

КАЙГЫРГАН ИМАНДАШЛАРНЫ ЮАТЫГЫЗ ҺӘМ НЫГЫТЫГЫЗ

Чын дуслар булуыбызны авыр вакытта күрсәтик (17—19 нчы абзацларны кара.) *

17. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен бу мөһим?

17 Кардәшебезнең якыны үлгәндә, без аның өчен «чын дус» булырга тиеш. Ә андый дуска, «бәхетсезлеккә очраганда... кардәшеңә таянгандай таянып була» дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 17:17). Без кардәшне ничек юата алабыз? Туганнары аңа басым ясаса, аны ничек ныгытып була? Әйдәгез, Изге Язмаларда язылган ике принципка күз салыйк.

18. Ни өчен Гайсә елап җибәргән һәм без бу очрактан нәрсәгә өйрәнәбез?

18 «Елаучылар белән бергә елагыз» (Рим. 12:15). Кайгырган кешене юатыр өчен, сүзләр табу кайвакыт авыр. Әмма күз яшьләребез сүзләрдән дә зуррак көчкә ия була ала. Гайсәнең дусты Лазар үлгәч, Мәрьям, Марта һәм башкалар елаган. Соңрак Гайсәнең дә «күз яшьләре ага башлаган». Ул, Лазарны терелтәчәген белсә дә, барыбер елап җибәргән. Кайгыга баткан кешеләрнең елаулары аны ваемсыз калдырмаган (Яхъя 11:17, 33—35). Гайсә Йәһвәнең хисләрен чагылдырган, димәк, Йәһвәгә дә Лазарның үлеме зур авырту китергән. Марта белән Мәрьям, Гайсәнең елаганын күргәндә, аның үзләрен чыннан да яратуын сизгән, һәм бу аларны, һичшиксез, юаткан. Кардәшләребез дә яратуыбызны һәм кайгыртуыбызны сизгәндә, ялгыз булмаганнарын аңлый.

19. Кайгырган кардәшне ныгытканда, Вәгазьче 3:7 дәге принципны без ничек куллана алабыз?

19 «Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәг. 3:7). Кайгырган кардәшне ныгытыр өчен тагын бер мөмкинлек — аны игътибар белән тыңлау. Кардәш үз йөрәген бушатсын, аның «дуамалларча» әйткән сүзләренә рәнҗемәгез (Әюп 6:2, 3). Аңа болай да авыр, һәм, бәлки, иман итмәгән туганнары аңа тагы да күбрәк газаплар өстидер. Шуңа күрә бу кардәш белән бергә дога кылыгыз. «Догаларны Тыңлаучыдан» аңа көч бирсен һәм аек фикер йөртергә булышсын дип сорагыз (Зәб. 65:2). Мөмкин булса, бергә Изге Язмаларны яисә басмаларыбыздагы берәр мәкаләне, әйтик тәрҗемәи хәлне, укыгыз.

20. Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

20 Үлем турындагы хакыйкатьне һәм үлгәннәр өчен нинди өмет барлыгын белгәнгә без бик шат! (Яхъя 5:28, 29) Әйдәгез, эшләребез һәм сүзләребез белән Изге Язмалардагы бу хакыйкатьне яклыйк һәм башкаларга да аның турында кыюлык белән сөйлик. Киләсе мәкаләдә Шайтанның кешеләрне караңгылыкта тотар өчен кулланган башка бер коралы — спиритизм — турында сүз барачак. Без ни өчен җеннәр белән бәйле эшләрдән һәм күңел ачулардан качарга кирәклеген белербез.

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

^ 5 абз. Шайтан һәм аның җеннәре, кешеләрне алдап, үлем турында ялган тәгълиматлар тараткан. Нәтиҗәдә, Изге Язмалардагы хакыйкать белән туры килмәгән күп йолалар һәм гореф-гадәтләр киң таралган. Якыннарыгыз сезне бу йолаларда катнаштырырга теләсә, нәрсә эшләргә? Бу мәкаләдә андый очракларда Йәһвәгә тугры булып калырга нәрсә булыша алганы карала.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: мәсихче ирле-хатынлы пар якынының үлеме аркасында кайгырган туганын юата.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: йоланың тамырын тикшергәч, абый-кардәш үз туганнарына карашларын аңлата.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өлкәннәр якынын югалткан кардәшне юата.