Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә гаиләсендә булу мөмкинлеген кадерләгез

Йәһвә гаиләсендә булу мөмкинлеген кадерләгез

«Син аны фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк итеп яраттың, аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең» (ЗӘБ. 8:5).

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвәнең бөек иҗади эшләре турында уйланганда, безнең нинди хисләр туа?

МӘҺАБӘТ Галәм турында уйланганда, без Давытның догасында чагылган хисләр кичерәбездер. Ул болай дигән: «Кулларың башкарган эшләреңә — күкләреңә, син булдырган айга һәм йолдызларга карыйм да уйланам: кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың. Адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың» (Зәб. 8:3, 4). Галәм белән чагыштырганда, без тузан бөртеге кебек, шуңа күрә Йәһвәнең безгә игътибар итүе гаҗәпләндерә. Ул беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, барлыкка китереп кенә калмаган, ул алар турында кайгырткан һәм аларны үз гаиләсенә кабул иткән.

2. Йәһвә җирдәге балалары өчен нәрсә ниятләгән?

2 Адәм белән Хаува Йәһвәнең җирдәге беренче балалары булган, ә Йәһвә аларның яратучы күктәге Әтиләре булган. Аллаһы беренче кешеләргә: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз»,— дип кушкан (Ярат. 1:28). Башка сүзләр белән әйткәндә, алар балалар табарга һәм җир турында кайгыртырга тиеш булганнар. Адәм белән Хаува тыңлаучан балалар булган булса, үзләре дә, токымнары да Йәһвәнең гаиләсендә мәңге була алыр иде.

3. Ни өчен Йәһвә үз гаиләсендә Адәм белән Хаувага әһәмиятле урын биргән дип әйтеп була?

3 Йәһвә Адәм белән Хаувага үз гаиләсендә әһәмиятле урын биргән. Зәбур 8:5 тә язылганча, Давыт Йәһвәнең кешеләрне барлыкка китергәне турында болай дигән: «Син аны фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк итеп яраттың, аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең». Билгеле, кешеләр фәрештәләрдәй кодрәтле, акыллы һәм сәләтле түгел (Зәб. 103:20). Шулай да кешеләр фәрештәләрдән «чак кына» түбәнрәк. Әллә бу гаҗәеп түгелме! Йәһвәнең ихтыяры буенча, беренче кешеләрне искиткеч киләчәк көткән.

4. Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгы нәрсәгә китергән һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

 4 Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаган, шуңа күрә аның гаиләсендә бүтән кала алмаган. Бу аларның токымнарына да зур зыян китергән (без моны әле карап китәрбез). Әмма Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән. Ул әле дә үзенең тыңлаучан балаларының мәңге яшәүләрен тели. Аллаһы безне кадерләгәнен ничек күрсәтә? Без аның гаиләсендә булу мөмкинлеген кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Киләчәктә Аллаһының җирдәге балаларын нинди фатихалар көтә? Бар бу сораулар бу мәкаләдә каралачак.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КАДЕРЛӘГӘНЕН НИЧЕК КҮРСӘТӘ?

Йәһвә безне кайгыртканын ничек күрсәткән? (5—11 нче абзацларны кара.) *

5. Йәһвә безне нинди итеп барлыкка китергән һәм без моның өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

5Йәһвә безне үз сурәтендә барлыкка китергән (Ярат. 1:26, 27). Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгәнгә, без ярату, кызгану, тугрылык һәм тәкъвалык кебек сыйфатларны чагылдыра алабыз (Зәб. 86:15; 145:17). Андый сыйфатларны күрсәтеп, без Аллаһыга дан китерәбез һәм аңа рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез (1 Пет. 1:14—16). Күктәге Атабыз теләгәнчә яшәү безгә бәхет китерә. Без, Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгәнгә, аның гаиләсендә үз ролебезне үти алабыз.

6. Йәһвә, җирне барлыкка китергәндә, кешеләрне кайгыртканын ничек күрсәткән?

6Йәһвә кешеләр өчен искиткеч йортны — җирне әзерләгән булган (Әюп 38:4—6; Ирм. 10:12). Юмарт Аллаһыбыз, кешеләр турында уйлап, аларга ләззәт китерүче нәрсәләрне мул итеп биргән (Зәб. 104:14, 15, 24). Җирне барлыкка китергәндә, Йәһвә, вакыт-вакыт тукталып, «моның яхшы булуын» күргән, ягъни аның иҗади эшләре аның үзенә шатлык китергән (Ярат. 1:10, 12, 31). Шулай ук Йәһвә кешеләргә ул «булдырган нәрсәләр өстеннән хакимлек биргән» (Зәб. 8:6). Аллаһының нияте буенча, камил кешеләр, аның булдырган нәрсәләре турында кайгыртып, мәңге яшәргә тиеш булган. Сез Йәһвәгә моның өчен рәхмәтләр укыйсызмы?

7. Йошуа 24:15 тәге сүзләр безнең ихтыяр иреге барлыгын ничек күрсәтә?

7Йәһвә безгә ихтыяр иреге биргән. Без тормыш юлыбызны үзебез сайлый алабыз. (Йошуа 24:15 укы.) Йөрәгебез безне Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндергәндә, Йәһвә бик сөенә (Зәб. 84:11; Гыйб. сүз. 27:11). Тормышның төрле өлкәләрендә без ихтыяр иреген дөрес кулланырга теләгәнебезне күрсәтә алабыз. Гайсәнең мисалы безгә бу яктан бик булыша. Әйдәгез, аның мисалына игътибар итик.

8. Гайсә үз ихтыяр иреген ничек кулланган? Мисал китерегез.

8 Гайсә башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен күргән һәм шулай итеп безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Мәсәлән, бер очракта Гайсә һәм аның рәсүлләре, арып, ял итәр өчен, аулак урынга барган. Әмма алар ял итә алмаган шул, чөнки кешеләр, Гайсәне тыңларга теләп, аларны эзләп тапкан. Гайсәнең шул кешеләргә ачуы чыкмаган. Киресенчә, ул аларны кызганган һәм «күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:30—34). Без дә, Гайсә кебек, үз вакытыбызны һәм көчебезне башкалар хакына сарыф итсәк, күктәге Атабызны данларбыз (Мат. 5:14—16). Шулай ук без Аллаһы гаиләсендә булырга теләгәнебезне күрсәтербез.

9. Йәһвә ата-аналарга нинди бүләк биргән?

9Йәһвә шулай ук кешеләргә балалар табу сәләтен биргән һәм шул ук вакыт аларга балаларын Аллаһы юлына бастыру җаваплылыгын да йөкләгән. Ата-аналар, сез бу кыйммәтле бүләкне кадерлисезме? Йәһвә фәрештәләргә күп нәрсәләр бирсә дә, аларның бала табу сәләте юк. Ата-аналар балалар тәрбияләү мөмкинлеген югары бәяләргә тиеш. Балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерү һәм үгетләп акылга өйрәтү» — ата-аналарның изге бурычы (Эфес. 6:4; Кан. 6:5—7; Зәб. 127:3). Йәһвә оешмасы, ата-аналарга ярдәм итәр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән күп басмалар, видеороликлар, җырлар һәм интернет-мәкаләләр чыгара. Әйе, күктәге Атабыз һәм аның Улы җыелыштагы балаларны бик кайгырта (Лүк 18:15—17). Ата-аналар балаларын Йәһвәгә таянып тәрбияләгәндә һәм моның өчен кулыннан килгәннең барысын эшләгәндә, бу Йәһвәнең күңеленә хуш килә. Шулай эшләп, ата-аналар үз балаларына Аллаһының гаиләсенә мәңгегә кушылырга булыша.

10, 11. Йәһвә биргән йолым нәрсәгә юл ачкан?

10Кешеләр Аллаһының гаиләсенә кайта алсын өчен, Йәһвә үзенең кадерле Улын биргән.  Дүртенче абзацта искә алынганча, Адәм белән Хаува үзләрен дә, токымнарын да Аллаһы гаиләсендә булу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән (Рим. 5:12). Адәм белән Хаува белә торып Йәһвәне тыңламаган. Шул сәбәпле Аллаһының аларны үз гаиләсеннән куып чыгаруы гадел булган. Ә аларның токымнары турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә үзенә тыңлаучан булачак кешеләргә үзенең гаиләсенә кайту мөмкинлеген ачкан. Моның өчен ул үзенең бердәнбер Улын, Гайсә Мәсихне, корбан итеп биргән (Яхъя 3:16; Рим. 5:19). Гайсәнең корбаны ярдәмендә 144 000 тугры мәсихче Аллаһының угыллары булып китәчәк (Рим. 8:15—17; Ачыл. 14:1).

11 Майланганнардан тыш, миллионлаган башка кеше дә Аллаһы гаиләсенә кушыла алачак. Бу Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең ахырында, соңгы сынаудан соң булачак (Зәб. 25:14; Рим. 8:20, 21). Андый өметкә ия булганга, җирдә яшәячәк бу кешеләр инде бүген Йәһвәне «Атабыз» дип атыйлар (Мат. 6:9). Йәһвә шулай ук үледән тереләчәк кешеләргә дә үзе белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Алар, Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә теләсә, аның гаиләсенә кушылачак.

12. Без хәзер нинди сорау карап китәчәкбез?

12 Без инде карап киткәнчә, Йәһвә кешеләрне кайгыртканын күп юллар белән күрсәткән. Ул инде майланган мәсихчеләрне уллыкка алган. Моннан тыш, ул бихисап күп кешегә яңа дөньяда тулы мәгънәдә аның балалары булып китәргә өмет биргән (Ачыл. 7:9). Ә без, үз чиратыбызда, Аллаһының гаиләсендә мәңге калырга теләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

ЙӘҺВӘНЕҢ ГАИЛӘСЕНДӘ БУЛЫРГА ТЕЛӘГӘНЕГЕЗНЕ КҮРСӘТЕГЕЗ

13. Йәһвәнең гаиләсенә кушылыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? (Марк 12:30)

13Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итеп, аны яратканыгызны күрсәтегез. (Марк 12:30 укы.) Йәһвә биргән бүләкләр арасында аңа гыйбадәт кылу мөмкинлеге, бәлки, иң бөек бүләктер. Без Йәһвә Аллаһыны яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Аның «әмерләрен үтәп» (1 Яхъя 5:3). Йәһвә исеменнән сөйләп, Гайсә безгә шәкертләр булдырырга һәм аларны суга чумдырырга кушкан (Мат. 28:19). Ул шулай ук без бер-беребезне яратырга тиеш дип өйрәткән (Яхъя 13:35). Бу әмерләрне үтәсәк, Йәһвә безне үзенең бөтендөнья гаиләсенә кабул итәргә шат булачак (Зәб. 15:1, 2).

14. Без башкаларны яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? (Маттай 9:36—38; Римлыларга 12:10)

14Кешеләрне яратыгыз. Мәхәббәт — Йәһвәнең иң мөһим сыйфаты (1 Яхъя 4:8). Без әле хакыйкать белән танышканчы, Йәһвә безгә ярату күрсәткән (1 Яхъя 4:9, 10). Без башка кешеләрне яратсак, Йәһвәдән үрнәк алган булырбыз (Эфес. 5:1). Андый ярату күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек — әле вакыт булганда, кешеләргә Йәһвә турында белем алырга булышу. (Маттай 9:36—38 укы.) Шулай эшләп, без кешеләргә Йәһвәнең гаиләсенә кушылырга булышабыз. Әмма, кеше суга чумдырылганнан соң да, без аны яратуыбызны һәм хөрмәт итүебезне дәвам итәбез (1 Яхъя 4:20, 21). Мәсәлән, без, кардәшебезнең теге я бу эшне ни өчен эшләгәнен аңлап бетермәсәк тә, аның мотивларын шик астына куймабыз. Киресенчә, без, аны үзебездән өстен күреп, аңа хөрмәт күрсәтербез. (Римлыларга 12:10 укы; Флп. 2:3.)

15. Без кемгә карата шәфкатьле һәм игелекле булырга тиеш?

15Кешеләргә шәфкатьлелек һәм игелек күрсәтегез. Йәһвәне «Атабыз» дип атарга хокукыбыз булсын өчен, безгә аның принциплары буенча яшәргә кирәк. Мәсәлән, Гайсә без бар кешеләргә, шул исәптән дошманнарга, карата игелекле һәм шәфкатьле булырга тиеш дип өйрәткән (Лүк 6:32—36). Бу әллә ни җиңел түгел шул. Шуңа күрә безгә Гайсә кебек фикер йөртергә һәм эш итәргә өйрәнергә кирәк. Без, Йәһвәнең киңәшләрен тотсак һәм Гайсәдән үрнәк алсак, күктәге Атабызның гаиләсендә мәңге булырга теләгәнебезне күрсәтербез.

16. Йәһвә гаиләсенең абруена ничек тап төшермәскә?

16Йәһвә гаиләсенең абруен саклагыз. Гаиләдә, гадәттә, бала абый-апасыннан үрнәк ала. Әйтик, абыйсы Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәсә, бу энекәше өчен яхшы үрнәк була. Һәм киресенчә, абыйсы начар юлга басса, энекәшенең дә аңа иярү ихтималы бар. Охшаш хәл Йәһвә гаиләсендә дә туа ала. Кайвакыт тугры мәсихчеләр мөртәтләр булып китә я әхлаксызлыкка бата. Аларга карап, кайберәүләр аларның үрнәкләренә иярә. Бу Йәһвә гаиләсенең абруена тап төшерә ала (1 Тис. 4:3—8). Беркайчан да хакыйкатьтән тайпылган кешеләрнең үрнәкләренә иярмик! Бернәрсә дә безне яратучы күктәге Атабыздан читләштермәсен.

17. Безгә нинди фикер йөртү рәвешеннән качарга кирәк һәм ни өчен?

17Акча белән мал-мөлкәткә түгел, ә Йәһвәгә таяныгыз. Йәһвә, без аның Патшалыгын беренче урынга куйсак һәм аның тәкъва нормалары буенча яшәсәк, безне ризык, кием һәм торак белән тәэмин итәргә вәгъдә итә (Зәб. 55:22; Мат. 6:33). Без дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр безне яклар я безне бәхетле итәр дип санарга тиеш түгел. Йәһвә ихтыярын үтәү генә безгә җан тынычлыгы бирә ала (Флп. 4:6, 7). Без кайбер нәрсәләрне сатып ала алсак та, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Минем бу әйберне кулланырга һәм аның турында кайгыртырга вакытым һәм көчем булырмы соң? Минем шул әйбергә күңелем ябышмасмы?» Йәһвә безгә, үз гаилә әгъзаларына буларак, мөһим йөкләмәләр биргән һәм без аларны үтәрбез дип көтә. Шуңа күрә безгә игътибарны шул нәрсәләргә тупларга кирәк. Беренче гасырда бер бай кеше үз байлыгын бик нык яраткан. Моның аркасында ул Йәһвәгә хезмәт итү һәм аның улы булып китү мөмкинлеген сайламаган. Без аның хатасын кабатларга теләмәс идек! (Марк 10:17—22)

АЛЛАҺЫ БАЛАЛАРЫН БЕТМӘС ШАТЛЫК КӨТӘ

18. Аллаһының тугры хезмәтчеләре нинди фатихаларга ия булачак?

18 Тыңлаучан кешеләр Йәһвә Аллаһыга мәңге гыйбадәт кыла алачак! Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр Йәһвә бүләк иткән җир турында кайгыртырга шат булыр. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, бөтен җир оҗмахка әйләнәчәк. Адәм белән Хаува, Аллаһы гаиләсен калдырып, күп зыян китерсә дә, Гайсә тиздән бар бу зыянны юк итәчәк. Йәһвә, миллионлаган кешене терелтеп, аларга камил сәламәтлек һәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Лүк 23:42, 43). Аллаһының җирдәге тугры хезмәтчеләре камиллеккә ирешкәч, аларның һәрберсе турында болай дип әйтеп булыр: «Син... аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең» (Зәб. 8:5).

19. Безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

19 «Бихисап күп кеше» санына кергән кешеләрнең гаҗәеп өмете бар. Аларның санына керәсең икән, истә тот: Йәһвә сине ярата һәм сине үз гаиләсендә күрергә тели. Шуңа күрә Йәһвәне һәр көн сөендерергә тырыш һәм аның вәгъдәләрен үз күңелеңдә сакла. Аңа бүген һәм киләчәктә мәңге гыйбадәт кылу мөмкинлеген кадерлә!

107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә

^ 5 абз. Гаиләдә тәртип булсын өчен, гаилә әгъзалары үз рольләрен белергә һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Әти ярату белән үз гаиләсенә җитәкчелек бирә, әни кеше аңа ярдәм итә, ә балалар үз әти-әнисенә тыңлаучанлык күрсәтә. Аллаһы гаиләсендә дә охшаш тәртип бар. Аллаһының безгә карата ихтыяры бар, һәм без, аның ихтыяры буенча эш итсәк, мәңге аның гаиләсенең әгъзалары булырбыз.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгәнгә, без ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтә алабыз. Рәсемдәге ирле-хатынлы пар Йәһвәне, бер-берсен һәм балаларын ярата. Алар, балаларын Йәһвә юлына бастырырга тырышып, бала табу сәләте өчен рәхмәтле булуларын күрсәтә. Видеороликны кулланып, алар балаларына Йәһвәнең ни өчен йолым түләгәнен аңлата. Алар шулай ук киләчәктә без планетабыз һәм хайваннар турында мәңге кайгыртырбыз дип сөйли.