Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Йәһвәне көтәргә әзерме?

Сез Йәһвәне көтәргә әзерме?

«Мин... сабырлык белән көтәм» (МИК. 7:7).

128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

КҮЗ алдына китерегез: сез билгеле бер көнне посылка алырга тиешсез, ә ул һаман да килми. Сез моның аркасында борчылыр идегезме? Гыйбрәтле сүзләр 13:12 дә: «Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә»,— дип әйтелгән. Бервакыт сезгә бу посылканың ни өчен әле килмәгәне мәгълүм була. Хәзер инде сезгә аны көтәргә күпкә җиңелрәк.

2 Бу мәкаләдә без Йәһвәне «сабырлык белән көтәргә» булышкан берничә принципны карап китәрбез (Мик. 7:7). Аннары без нинди ике ситуациядә безгә Йәһвәнең эш итүен көтәргә кирәклеген белербез. Бу мәкаләнең азагында без Йәһвәне сабырлык белән көткән кешеләр нинди фатихалар алачагын күрербез.

САБЫРЛЫК КҮРСӘТЕРГӘ БУЛЫШКАН ПРИНЦИПЛАР

3. Гыйбрәтле сүзләр 13:11 дә язылган сүзләрнең асылы нинди?

3 Сабырлык күрсәтүнең мөһимлеген Гыйбрәтле сүзләр 13:11 дә язылган принцип күрсәтә: «Тиз җыелган байлык кимер, ә әз-әзләп җыючының милке арта барыр». Бу сүзләр нинди мәгънәгә ия? Зирәк кеше бар эшләрен сабырлык күрсәтеп, адымнарын үлчәп эшли.

4. Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә язылган сүзләр нәрсәне ассызыклый?

4 Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә: «Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман: көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара»,— дип әйтелә. Бу сүзләр Йәһвә үз ниятен акрын-акрын ача барганын күрсәтә. Киңрәк мәгънәдә бу сүзләрне мәсихченең рухи яктан үсүенә кулланып була. Рухи үсеш тиз булмый, моның өчен вакыт кирәк. Без Изге Язмалар һәм Аллаһының оешмасы аша бирелгән үгет-нәсыйхәтләрне тырышып өйрәнсәк һәм куллансак, акрын-акрын Гайсәгә охшый барырбыз. Безнең шулай ук Йәһвә турында белемнәребез арта барыр. Әйдәгез, Гайсәнең моны нинди мисал китереп аңлатканына игътибар итик.

Үсемлек акрын-акрын үскән кебек, хакыйкатьне кабул иткән кеше дә рухи яктан тиз үсми (5 нче абзацны кара.)

5. Кешенең рухи яктан үсүе тиз булмаганын Гайсә ничек күрсәткән?

5 Патшалык хәбәренең кеше йөрәгендә акрын үскәнен күрсәтер өчен, Гайсә бер мисал китергән. Ул болай дигән: «Орлык шытып чыга, үсә. Кеше исә аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә, соңыннан башак тула» (Марк 4:27, 28). Үсемлек акрын үскән кебек, кешенең рухи үсеше дә тиз булмый. Өйрәнүче Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан саен, аның тормышы да үзгәрә бара (Эфес. 4:22—24). Әлбәттә, бу үсешне Йәһвә бирә (1 Көр. 3:7).

6, 7. Йәһвәнең җирне ничек итеп барлыкка китерүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Йәһвә, берәр эшне башлаганда, сабырлык күрсәтә һәм, бу эшне ахырына җиткерер өчен, җитәрлек вакыт бүлеп куя. Шулай итеп ул үз исемен данлый һәм башкалар турында кайгырта. Бу Йәһвәнең җирне ничек итеп барлыкка китергәненнән күренә.

7 Изге Язмаларда Йәһвә Җирнең «үлчәмнәрен» билгеләгән, «нигезен» салган һәм «почмак ташын» куйган дип әйтелә (Әюп 38:5, 6). Җирне барлыкка китергәндә, Йәһвә, тукталып, үз эшенә нәтиҗә ясаган (Ярат. 1:10, 12). Йәһвә Галәм белән Җирне барлыкка китергәндә, фәрештәләрнең никадәр шатланганнарын күз алдына гына китерегез (Әюп 38:7). Әйе, Галәмне барлыкка китерер өчен, күп көч һәм меңләгән ел таләп ителгән. Әмма ахырда Йәһвә «барысының бик яхшы булуын күргән» (Ярат. 1:31).

8. Хәзер нәрсә каралачак?

8 Инде күргәнебезчә, Изге Язмаларда сабырлыкның мөһимлеген күрсәтүче күп кенә принциплар бар. Хәзер, әйдәгез, безгә Йәһвәне көтәргә кирәк булган ике өлкәне карап китик.

КАЙЧАН БЕЗГӘ ЙӘҺВӘНЕ КӨТӘРГӘ КИРӘК?

9. Нинди очракларда безгә Йәһвәне көтәргә туры килергә мөмкин?

9Догабызга җавапны көтәргә туры килгәндә. Кайбер очракларда без Йәһвәдән сынауны кичерер өчен я кимчелегебез белән көрәшер өчен көч сорыйбыз, әмма андый үтенечләребез җавапсыз кала кебек тоела. Ни өчен Йәһвә бар үтенечләребезгә дә шунда ук җавап бирми?

10. Ни өчен безгә догаларыбызга җавапларны сабырлык белән көтәргә кирәк?

10 Йәһвә догаларыбызны игътибар белән тыңлый (Зәб. 65:2). Йәһвә эчкерсез догаларыбыздан иманыбызны күрә (Евр. 11:6). Шулай ук ул догаларыбыз буенча эш итүебезне тели (1 Яхъя 3:22). Шуңа күрә, берәр нинди кимчелек белән я начар гадәт белән көрәшкәндә, безгә сабыр һәм тәвәккәл булырга кирәк. Йәһвәнең бар догаларыбызга да шунда ук җавап бирмәячәген Гайсә дә ассызыклаган. Ул болай дигән: «Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар, чөнки һәр сораучы ала, һәр эзләүче таба һәм һәр шакучыга ачарлар» (Мат. 7:7, 8). Әгәр дә бу киңәш буенча эш итсәк һәм өзлексез дога кылсак, Йәһвә догаларыбызны җавапсыз калдырмаячак (Көл. 4:2).

Дога һәм иман безгә Йәһвәне көтәргә ярдәм итә (11 нче абзацны кара.) *

11. Догабызга җавап юк кебек тоелса, 1 Петер 5:6 дагы сүзләр безгә ничек булыша ала?

11 Кайвакыт безгә Йәһвә догабызга җавап бирү белән соңлый кебек тоелса да, Йәһвә безгә «үз вакытында» ярдәм итәргә вәгъдә итә. (1 Петер 5:6 укы.) Без, теләгәнчә тиз җавап алмасак, моның аркасында Йәһвәне гаепләмик. Мәсәлән, кешеләр дистәләгән еллар буе Аллаһы Патшалыгы, килеп, явызлыкны бетерсен дип дога кыла. Гайсә нәкъ шулай итеп дога кылырга өйрәткән дә (Мат. 6:10). Ризалашырсыз, яңа дөньяның кешеләр көткән көнне килмәгәне аркасында иманны югалту аяныч булыр иде! (Хаб. 2:3; Мат. 24:44) Йәһвәгә алга таба да дога кылу һәм иман итү күпкә акыллырак! Бу дөньяның ахыры тиешле вакытта — Йәһвә билгеләгән сәгатьтә киләчәк. Бу чыннан да иң яхшы вакыт булыр! (Мат. 24:36; 2 Пет. 3:15)

Йосыф ничек сабырлык күрсәткән һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (12—14 нче абзацларны кара.)

12. Кайчан безгә аеруча сабыр булырга кирәк?

12Гаделсез мөгамәләгә дучар булганда. Бу дөньяда күпләр башка җенес, раса, милләт я культура кешеләренә түбәнсетеп карый. Шулай ук, кешенең физик я психик яктан ниндидер кимчелеге булса, ул гаделсез мөгамәләгә дучар булырга мөмкин. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре дә моны яхшы белә. Андый хәлгә эләксәк, безгә Гайсәнең сүзләрен истә тотарга кирәк: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Мат. 24:13). Ә әгәр сезгә җыелышта ниндидер җитди гөнаһ турында билгеле булса, нәрсә эшләргә? Бу хәл өлкәннәргә билгеле булгач, сез барысын да Йәһвәнең кулына тапшырырсызмы? Өлкәннәр барысын да Йәһвә кушканча эшләрләр дип өметләнерсезме?

13. Җыелышта берәрсе җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр нәрсә эшләргә тиеш?

13 Берәр мәсихче җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр шунда ук чаралар күрә. Алар, бу ситуациягә Йәһвә күзләре белән карар өчен, «югарыдан килүче зирәклек» сорый (Ягък. 3:17). Аларның максаты — гөнаһ кылучыны «ялгыш юлдан кире кайтару» (Ягък. 5:19, 20). Алар шулай ук, җыелышны яклар өчен һәм гөнаһ кылучыдан зыян күргәннәрне юатыр өчен, барысын эшләргә тырыша (2 Көр. 1:3, 4). Андый сорауларны карап чыкканда, өлкәннәр беренче чиратта бу очракка кагылышлы бар мәгълүматны җыярга тырыша, ә моның өчен вакыт таләп ителә. Аннары алар, дога кылып, туры килгән шигырьләр сайлый, гөнаһ кылучыга Изге Язмаларга нигезләнеп киңәш бирергә һәм аны «тиешле дәрәҗәдә» төзәтергә тырыша (Ирм. 30:11). Өлкәннәр бу сорауны хәл итү белән озакка сузмый, шул ук вакыт ашык-пошык та эш итми. Аларның Йәһвә биргән күрсәтмәләр буенча эш итүләре бөтен җыелышка файда китерә. Әмма, өлкәннәр барысын дөрес эшләсә дә, гөнаһ кылучыдан зыян күргән кардәшләрнең барыбер күңелләре әрнергә мөмкин. Сез дә андый хисләр кичерәсез икән, сезгә нәрсә булыша алыр?

14. Безне берәрсе рәнҗетсә, Изге Язмалардагы нинди мисал безгә булыша ала?

14 Берәрсенең сезне рәнҗеткәне бармы? Бәлки, бу хәтта кардәш булгандыр. Аллаһының кайбер хезмәтчеләре дә охшаш хисләр кичергән, әмма алар Йәһвәгә таянган һәм барысын аның кулына тапшырган. Аларның мисаллары безне юата ала, мәсәлән Йосыф мисалы. Аны туган абыйлары кимсеткән, әмма ул аларга ачу тотмаган. Киресенчә, ул бөтен йөрәктән Йәһвәгә хезмәт иткән, һәм Йәһвә аны сабырлыгы һәм чыдамлыгы өчен мул итеп фатихалаган (Ярат. 39:21). Вакыт узу белән Йосыф үз абыйларын кичергән һәм Йәһвәнең бу хәлне ничек итеп чишкәнен күргән (Ярат. 45:5). Без дә рәнҗегән чакта, Йосыф кебек, Йәһвәне көтсәк һәм аңа якынлашырга тырышсак, бу безне юатачак (Зәб. 7:17; 73:28).

15. Апа-кардәшебезгә авыр ситуацияне җиңеп чыгарга нәрсә булышкан?

15 Мөгаен, безнең проблемаларыбыз Йосыфныкы кебек түгелдер. Шулай да бу безгә барыбер авырту китерергә мөмкин. Безне рәнҗеткән кеше Йәһвәгә хезмәт итәме, юкмы, Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырышсак, бу безгә файда китерер (Флп. 2:3, 4). Бер апа-кардәш белән булган очракны карап китик. Бер хезмәттәше аның турында нигезсез ачы сүзләр әйткән булган. Хезмәттәшенең сүзләре апа-кардәшебезгә авырту китерсә дә, ул ташка таш белән кайтармаган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул Гайсәнең мисалы турында уйланган. Гайсәне дә бит кешеләр мыскыллап хурлаган, әмма ул җавап итеп хурламаган (1 Пет. 2:21, 23). Апа-кардәшебез хезмәттәшенең сүзләренә артык игътибар бирмәскә булган. Соңрак ул теге хатынның сәламәтлеге белән авырлыклары булганын белеп алган. Күрәсең, шул сәбәпле теге хатын авыр сүзләр әйткән булган. Моны белү апа-кардәшебезгә бик булышкан. Сабырлык күрсәткәнгә, апа-кардәшебез ул ситуациядә тыныч булып калган. Вакыт узу белән аның тискәре хисләре тәмам җуелган.

16. Гаделсезлеккә дучар булсагыз, нинди фикер сезне юата ала? (1 Петер 3:12)

16 Берәр кемнең начар мөнәсәбәте сезгә зур авырту китерә икән, «Йәһвәнең боек күңеллеләргә якын» икәнен онытмагыз (Зәб. 34:18). Сабырлык күрсәтеп, аңа таянганыгыз өчен Йәһвә сезне бик ярата (Зәб. 55:22). Йәһвә — бөтен җирнең Хакиме, ул барысын күрә. Шуңа күрә, авыр хәлдән чыгу юлын күрмәсәгез, Йәһвәгә таяныгыз. (1 Петер 3:12 укы.)

САБЫРЛЫК БЕЛӘН КӨТКӘННӘРНЕ БЕТМӘС ФАТИХАЛАР КӨТӘ

17. Ишагыя 30:18 буенча, Йәһвә безгә нәрсә вәгъдә итә?

17 Тиздән Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең бар вәгъдәләрен тормышка ашырачак. Ишагыя 30:18 дә болай диелә: «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора, сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер. Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит. Аны көткәннәрнең барысы бәхетле». Йәһвәгә таянган кешеләр яңа дөньяда гына түгел, ә инде бүген күп фатихаларга ия.

18. Безне нинди фатихалар көтә?

18 Яңа дөньяда Аллаһы хезмәтчеләренең бернинди авырлыклары һәм борчылулары булмаячак. Гаделсезлек һәм ул китергән авырту инде мәңгегә юкка чыгачак (Ачыл. 21:4). Бөтен җирдә муллык булганга, бөтен кешеләрнең көндәлек ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәк (Зәб. 72:16; Ишаг. 54:13). Әйе, безне искиткеч әҗер көтә!

19. Йәһвә безне нәрсәгә әзерли?

19 Бу вакыт килеп җиткәнче, Йәһвә, безгә начар гадәтләребезне җиңәргә һәм яхшы сыйфатларны үстерергә булышып, безне киләчәккә әзерли. Шуңа күрә бирешмик һәм өметебезне югалтмыйк. Әйе, безне гаҗәеп киләчәк көтә! Әйдәгез, Йәһвәнең бар вәгъдәләрен үтәвен сабырлык белән көтик!

118 ҖЫР «Иманнарыбызны арттырчы»

^ 5 абз. Сез күп еллар хакыйкатьтә булган кардәшләрдән «бу дөньяның ахыры килгәнче картаермын дип уйламаган идем» дигән сүзләрне ишеткәнегез булгандыр. Билгеле, бу соңгы көннәрдә яшәп, без барыбыз да ардык һәм Йәһвәнең бу дөньяны юк итәчәген зарыгып көтәбез. Шулай да безгә сабырлык күрсәтергә кирәк. Бу мәкаләдә без сабырлык күрсәтергә булыша алган принципларны карап китәрбез. Без шулай ук нинди ике өлкәдә сабырлык күрсәтеп булганын белербез. Ахырда без сабырлык күрсәткән кешеләрне нинди фатихалар көткәненә игътибар итәрбез.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәшебезнең әти-әниләре аны балачакта Йәһвәгә дога кылырга өйрәткән. Яшүсмер чагында ул пионер хезмәтен башлаган һәм еш кына Йәһвәдән хезмәтен фатихаласын дип сораган. Соңрак, ире каты авырып киткәч, ул Йәһвәдән бу сынауны кичереп чыгарга көч бирсен дип үтенгән. Тол булып калгач, ул Йәһвәгә өзлексез дога кыла һәм күктәге Атасының догаларына җавап бирәчәгендә бер дә шикләнми. Йәһвә бит гомере буе аның догаларына җавап биргән.