Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Үз фатихаларыгызга шатланыгыз

Үз фатихаларыгызга шатланыгыз

«Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән яхшырак» (ВӘГ. 6:9).

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Күп кенә кардәшләребез нинди рух күрсәтә?

 БУ ДӨНЬЯНЫҢ ахыры якынлашып килә, һәм безнең эшебез бик күп (Мат. 24:14; Лүк 10:2; 1 Пет. 5:2). Без барыбыз да изге хезмәттә көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз. Күпләр хезмәтләрен киңәйтә. Кемдер пионер булырга омтыла. Ә кемдер Бәйтелдә хезмәт итәргә я төзү проектларында катнашырга максат куя. Күп кенә абый-кардәшләребез хезмәттәш ярдәмчеләр я өлкәннәр булырга омтыла (1 Тим. 3:1, 8). Йәһвә үз халкында андый рух күрергә бик шат (Зәб. 110:3; Ишаг. 6:8).

2. Куйган максатларына ирешә алмаган кардәшләр нәрсә хис итәргә мөмкин?

2 Кайвакыт кардәшләр озак вакыт үз максатларына ирешә алмый, ә кемдер, өлкән яшькә җиткәнгә я башка сәбәпләр аркасында, үз максатларына беркайчан ирешмәс. Боларның барысы да аларны бик боектыра (Гыйб. сүз. 13:12). Мелисса * исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Бәйтелдә хезмәт итәргә я Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга теләр иде, әмма, олы яше аркасында, бу мөмкин түгел. Ул болай ди: «Яшьлек елларым артта калды, шуңа күрә максатларым хыял булып кына кала, һәм моның аркасында мин кайвакыт боегам».

3. Яңа вазифаларга омтылу үз эченә нәрсәне ала?

3 Кайбер яшь һәм сәламәт кардәшләргә, җыелышта вазифаларга ия булыр өчен, билгеле бер сыйфатлар үстерергә кирәк. Еш кына алар тапкыр, тәвәккәл һәм ашкынучан, ә икенче яктан, аларга сабырлык, төплелек һәм ихтирам җитеп бетмәскә мөмкин. Яшь абый-кардәшләр, яхшы сыйфатлар үстерсәгез, үзегез дә көтмәгәндә, яңа вазифаларга ия булырсыз. Николос исемле абый-кардәш белән шулай булган да. 20 яшендә ул, өлкәннәр аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләмәгәнгә, боеккан булган. Ул болай ди: «Бәлки, мин нәрсәнедер дөрес эшләмим, дип шикләнә башладым». Шулай да Николос кулларын салындырмаган. Ул ашкынып вәгазьләгән һәм үзенә бирелгән бар йөкләмәләрне тырышып башкарган. Бүген Николос бер филиалның Комитетында хезмәт итә.

4. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

4 Сез дә берәр рухи максатка ирешә алмаганыгыз аркасында күңелсезләнәсезме? Ул чакта Йәһвәгә хисләрегезне сөйләгез (Зәб. 37:5—7). Өстәвенә, җитлеккән кардәшләр белән киңәшләшегез, нәрсәне яхшыртып була дип сорагыз һәм аннан соң киңәшләрен кулланыгыз. Шулай эшләсәгез, сезгә күбрәк вазифалар бирелер һәм сез үз максатыгызга ирешерсез. Мелисса очрагындагы кебек, бәлки, ниндидер максатлар әлегә ирешә алмаслыктыр. Ул чакта нәрсә эшләргә? Шатлыгыгызны ничек саклап калырга? Бу сорауга җавап бирер өчен, бу мәкаләдә мондый сораулар каралачак: шатлык нәрсәгә бәйле? ничек аны арттырырга? нинди максатлар безне шатлыклы итә ала?

ШАТЛЫК НӘРСӘГӘ БӘЙЛЕ?

5. Шатлыкның сере нәрсәдә? (Вәгазьче 6:9)

5 Вәгазьче 6:9 да (укы) шатлык нәрсәгә бәйле икәне аңлатыла. «Күз күргән нәрсәләргә куанган» кеше үзенең бүгенге хәл-шартлары белән канәгать, ә «хыялларга бирелгән» кеше чынга ашырып булмый торган нәрсәләргә омтыла. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Шатлыклы булыр өчен, безгә үзебездә булган нәрсәләрне кадерләргә һәм реалистик максатлар куярга кирәк.

6. Без Гайсәнең нинди гыйбрәтле хикәясен карап китәрбез һәм нәрсәгә игътибар итәрбез?

6 Кешегә алга, яңа нәрсәләргә омтылу хас. Алай булгач, үзебездә булган нәрсәләр белән канәгать булу һәм хәтта моңа шатлану мөмкинме? Әйе, мөмкин. Әйдәгез, Гайсәнең талантлар турындагы гыйбрәтле хикәясен карап китик (Мат. 25:14—30).

ШАТЛЫКНЫ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА?

7. Гайсәнең гыйбрәтле хикәясен сөйләп бирегез.

7 Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядә бер бай кеше, озын сәяхәткә чыгып китәр алдыннан, үз хезмәтчеләренә талантлар өләшкән һәм шул акчаны сәүдә эшендә кулланырга кушкан *. Хезмәтчеләренә талантларны биргәндә, ул аларның сәләтләрен исәпкә алган һәм беренче хезмәтчесенә — биш талант, икенчесенә — ике, ә өченчесенә бер талант биргән. Беренче ике хезмәтче бирелгән талантларны акыллы кулланган, ә өченчесе турында алай дип әйтеп булмый. Ул бу акчаларны бернинди эшкә дә кулланмаган һәм моның аркасында хуҗасының хуплавын югалткан.

8. Беренче хезмәтченең шатланыр өчен нинди сәбәбе булган?

8 Хуҗа, беренче хезмәтчесенә шулкадәр күп акча биреп, үз хөрмәтен һәм ышанычын күрсәткән. Ә икенче хезмәтче турында нәрсә әйтеп була? Болай карасаң, ул миңа азрак акча бирелде дип боега алган. Әмма ул үзен ничек тоткан?

Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендәге икенче хезмәтче нинди үрнәк күрсәткән? 1. Ул ике талантны алырга шат булган. 2. Ул тырышып эшләгән һәм хуҗасына табыш китергән. 3. Ул бирелгән акчаны икеләтә арттырган (9—11 нче абзацларны кара.)

9. Икенче хезмәтче нәрсә эшләмәгән? (Маттай 25:22, 23)

9 Маттай 25:22, 23 укы. Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендәге икенче хезмәтче: «Ни өчен миңа ике талант кына бирелде?» — дип әйтмәгән. Ул: «Шул гынамыни? Ник әле беренче хезмәтчегә — биш талант, ә миңа ике талант бирелде? Мин аңардан киммени? Хуҗам мине кадерләмәсә, мин талантларны күмәм дә үз эшләремә чумам»,— димәгән.

10. Икенче хезмәтче үзенә бирелгән талантлар белән нәрсә эшләгән?

10 Беренче хезмәтче кебек, икенчесе дә үзенә бирелгән йөкләмәне җиренә җиткереп үтәгән. Нәтиҗәдә, ул хуҗасының акчаларын икеләтә арттырган. Күрсәткән тырышлыгы һәм тапкырлыгы өчен хуҗасы аны мактаган һәм аңа тагы да күбрәкне ышанып тапшырган.

11. Безгә күбрәк шатлык кичерергә нәрсә булышыр?

11 Үзегезгә бирелгән йөкләмәләрне күңел салып башкарсагыз, сез Йәһвәгә хезмәт итүдән күбрәк шатлык кичерерсез. Шуңа күрә «бирелеп вәгазьләгез» һәм җыелыш эшләрендә актив катнашыгыз (Рәс. 18:5; Евр. 10:24, 25). Дәртләндергеч комментарийлар бирер өчен, очрашуларга әзерләнеп килегез. Атна уртасындагы очрашуларда бирелгән йөкләмәләрне яхшылап әзерләгез. Абый-кардәшләр сезгә берәр нинди эш кушса, пунктуаль һәм ышанычлы булыгыз. Андый йөкләмәләрне үтәү — вакытны әрәм итү генә дип санамагыз. Үз осталыкларыгызны һәм сәләтләрегезне арттырыгыз (Гыйб. сүз. 22:29). Тырыш булсагыз, сез рухи яктан тизрәк үсәрсез һәм күбрәк шатлык кичерерсез (Гәл. 6:4). Башкаларга үзегезгә ошаган вазифалар бирелгәндә, сез алардан көнләшмәссез, ә алар өчен шатланырсыз (Рим. 12:15; Гәл. 5:26).

12. Николос белән Мелиссага шатлыкларын югалтмаска нәрсә булышкан?

12 Мелисса исемле апа-кардәшнең мисалына кайтыйк. Ул Бәйтелдә хезмәт итә алмаганын да, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укый алмаганын да аңлый. Ләкин ул болай дип сөйли: «Мин пионер хезмәтеннән шатлык табам һәм хезмәтнең бар төрләрендә дә ашкынып катнашам». Ә хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнмәгән Николос кардәшкә нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Мин игътибарымны булдыра алган нәрсәләргә тупладым, күбрәк вәгазьләдем һәм кардәшләрне җыелышта комментарийларым белән ныгытырга тырыштым. Мин шулай ук Бәйтелгә гариза яздым, һәм инде киләсе елны мине чакырдылар».

13. Без үз вазифаларыбызны тырышып башкарсак, нинди хисләр кичерербез? (Вәгазьче 2:24)

13 Хәзерге йөкләмәләребезне тырышып башкарсак, мөгаен, безгә дә, Николос очрагындагы кебек, яңа вазифалар бирелер. Әмма бирелмәсә дә, без, Мелисса апа-кардәш кебек, булганына канәгать булып, үз шатлыгыбызны арттырырбыз. (Вәгазьче 2:24 укы.) Башкарган эшебез белән Хуҗабыз Гайсә Мәсихне сөендергәнебезне белү безне бәхетле итә.

НИНДИ МАКСАТЛАР БЕЗНЕ ШАТЛЫКЛЫ ИТӘ АЛА?

14. Рухи максатлар турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

14 Бүгенге вазифаларыбыз белән канәгать булсак та, бу без хезмәтебезне киңәйтергә теләмибез дигәнне аңлатмый. Хезмәтебездә уңышлырак булыр өчен һәм кардәшләргә ярдәм итәр өчен, рухи максатлар кую бик мөһим. Бу максатларга ирешер өчен, акыллы караш сакларга һәм башкаларның ихтыяҗларын үзебезнекеннән өстен куярга кирәк (Гыйб. сүз. 11:2; Рәс. 20:35).

15. Нинди максатлар куеп була?

15 Сез үзегезгә нинди рухи максатлар куя аласыз? Йәһвәдән сезгә, үз хәл-шартларыгызны бәяләп, нинди рухи максатларга ирешә алганыгызны күрергә булышсын дип сорагыз (Гыйб. сүз. 16:3; Ягък. 1:5). Бәлки, бу мәкаләнең  беренче абзацында искә алынган кайбер максатлар сезнең кулыгыздан киләдер. Мәсәлән, сез ярдәмче я гомуми пионер булу, Бәйтелдә хезмәт итү я төзү проектларында катнашу турында уйлый аласыз. Ә бәлки, сез яңа телне өйрәнергә булырсыз һәм хәтта башка территориягә күченерсез. Хезмәттә ничек тагы да күбрәк катнашып булганы турында «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 10 нчы бүлегеннән белеп була *. Шулай ук моның турында өлкәннәр белән дә киңәшләшү файдалы булыр. Үз максатыгызга ирешә барганда, сезнең уңышларыгыз ачыграк күренер һәм шатлыгыгыз да артыр.

16. Әгәр дә кайбер максатларга ирешү мөмкин түгел икән, нәрсә эшләп була?

16 Әгәр дә, хәл-шартларыгыз аркасында, сез әйтеп кителгән максатларга ирешә алмасагыз, нәрсә эшләргә? Ул чакта сез реалистик максатлар куя аласыз. Әйдәгез, шундый берничә максатны карап китик.

Сез нинди максатлар куя алабыз? (17 нче абзацны кара.) *

17. 1 Тимутигә 4:13, 15 буенча, абый-кардәшкә оста өйрәтүче булып китәргә нәрсә булышыр?

17 1 Тимутигә 4:13, 15 укы. Син суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, үзеңнең сөйләү һәм өйрәтү осталыгыңны яхшыртырга тырыш, «шулар белән мәшгуль бул». Шулай эшләсәң, син укыган, сөйләгән һәм өйрәткән нәрсәләр тыңлаучыларыңның йөрәкләренә ирешер. «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән брошюраны тикшереп чыгарга максат куй, әмма берьюлы бөтен дәресләргә тотынма. Аларны бер-бер артлы тикшереп чык. Аннары, чыгышларыңны әзерләгәндә, бу брошюрадагы киңәшләрне куллан һәм яхшылап репетиция яса. «Сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүче» өлкәннәрдән ярдәм сора, шул исәптән киңәшләр бирүче кардәштән дә * (1 Тим. 5:17). Шуны онытма: синең максатың — үз сәләтләреңне үстерү генә түгел, ә кардәшләрнең иманнарын ныгыту һәм аларга белгәннәрен кулланырга булышу. Шулай эшләсәң, бу сиңа да, тыңлаучыларыңа да күбрәк шатлык китерер.

Сез нинди максатлар куя алабыз? (18 нче абзацны кара.) *

18. Безгә оста вәгазьче һәм өйрәтүче булырга нәрсә ярдәм итәр?

18 Безнең һәрберебезгә мөһим йөкләмә бирелгән: вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше (Мат. 28:19, 20; Рим. 10:14). Сез бу өлкәләрдә яхшырырга телисезме? Бу яктан да безгә «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән брошюра ярдәм итә ала. Берәр нинди дәресне өйрәнгәндә, андагы киңәшләрне кулланыр өчен, конкрет максатлар куегыз. Шулай ук күп кенә яхшы киңәшләрне «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән эш дәфтәрендә табып була. Атна уртасындагы очрашуда китерелгән видеодемонстрацияләрдә дә бик файдалы фикерләр табып була. Сез күбрәк ысуллар кулланып карасагыз, үзегезгә туры килгәнен табарсыз. Нәтиҗәдә, Аллаһы Сүзен оста өйрәтүче булып китәрсез һәм бернәрсә белән дә чагыштырмаслык шатлык кичерерсез (2 Тим. 4:5).

Сез нинди максатлар куя алабыз? (19 нчы абзацны кара.) *

19. Сезгә мәсихче сыйфатларны үстерергә нәрсә булышыр?

19 Максатлар турында әйткәндә, мәсихче сыйфатлар үстерү — иң мөһим максат (Гәл. 5:22, 23; Көл. 3:12; 2 Пет. 1:5—8). Әйтик, сез иманыгызны ныгытырга телисез, ди. Ул вакытта безнең басмаларыбыздан гамәли киңәшләр эзләп карагыз. Шулай ук безнең телевидениебездәге төрле сынауларда нык иман күрсәткән кардәшләрнең мисаллары да сезгә ярдәм булып торыр. Алардан нинди өлкәләрдә үрнәк алып булганы турында уйланыгыз. Андый мисаллар белән танышу сезгә бик ярдәм итәчәк.

20. Борчылуларны киметеп, шатлыкны арттырыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

20 Билгеле, без барыбыз да Йәһвәгә хезмәт итүдә тагы да күбрәкне эшләргә телибез. Яңа дөньяда бу теләгебез тулысынча үтәләчәк. Ә бу вакыт җиткәнче, булдыра алганыбыз белән канәгать булыйк. Шулай эшләсәк, без азрак боегырбыз һәм күбрәк шатланырбыз. Әмма иң мөһиме — без «бәхетле Аллаһыбыз» Йәһвәне данларбыз (1 Тим. 1:11). Әйдәгез, изге хезмәттә кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик һәм моңа шатланыйк!

82 ҖЫР «Яктылыгыгыз балкысын»

^ 5 абз. Без Йәһвәне бик яратабыз һәм аңа мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәргә телибез. Менә ни өчен без хезмәтне киңәйтергә һәм җыелышта вазифалар алырга тырышабыз. Әмма, бар тырышлыкларыбызга карамастан, максатыбызга ирешә алмасак, нәрсә эшләргә? Андый чакларда шатлыгыбызны ничек саклап калырга? Бу сорауларга җавапны Гайсәнең талантлар турындагы гыйбрәтле хикәясеннән табып була.

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 7 абз. АҢЛАТМА: ул вакытларда кешегә, бер талант акча эшләп алыр өчен, якынча 20 ел эшләргә кирәк булган.

^ 15 абз. Изге Язмалар суга чумдырылган абый-кардәшләрне хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булырга дәртләндерә. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 5, 6 нчы бүлекләрендә бу вазифаларны үтәргә теләгән кардәшләр нинди таләпләргә туры килергә тиеш икәнлеге аңлатыла.

^ 17 абз. АҢЛАТМА: кайбер өлкәннәр киңәшләр бирүче кардәш буларак билгеләнә. Андый кардәш үз җыелышындагы башка өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә, кирәк булганда, шәхси рәвештә киңәшләр бирә. Аның максаты — билгеләнгән абый-кардәшләргә уку һәм өйрәтү сәләтләрен яхшыртырга булышу.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш остарак өйрәтүче булырга максат куя. Моның өчен ул басмаларны тикшерә.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәшебез, очраклы вәгазьдә күбрәк катнашырга теләп, jw.org визит карточкасын тәкъдим итә.

^ 68 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Башка апа-кардәшебез, күбрәк юмартлык күрсәтергә теләп, үз кардәшенә көтмәгәндә бүләк бирә.