Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз

Кереш сүз

Бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше психика белән бәйле проблемалардан интегеп яши. Андый авыруга төрле яшь, раса һәм диндәге, шулай ук төрле белемле һәм төрле дәрәҗәле кешеләр дучар була ала. Бу журналда психик чирләр һәм аларның кешеләргә тәэсире турында сүз бара. Шулай ук анда психик авырудан интеккән кешеләргә медицина ярдәме алу мөһим икәне һәм Изге Язмаларның ничек булыша ала икәне карала.