Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать

Аллаһының Патшалыгы турында хакыйкать

Гайсә үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10). Аллаһының Патшалыгы нәрсә ул? Ул нәрсә эшли? Ни өчен безгә аның турында дога кылырга кирәк?

Гайсә — Аллаһы Патшалыгының Патшасы.

Лүк 1:31—33: «Син... аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр. Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».

Гайсә башлыча Патшалык турында вәгазьләгән.

Маттай 9:35: «Гайсә синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде».

Гайсә Патшалыкның тиздән киләчәген күрсәтүче билге турында әйткән.

Маттай 24:7: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр».

Хәзер Гайсәнең шәкертләре Патшалык турында бөтен җир буенча вәгазьли.

Маттай 24:14: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер».