Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул сезнең хакта кайгырта»

«Ул сезнең хакта кайгырта»

Кайберәүләр сезнең ышанычыгызны акламаска да мөмкин, ләкин сезне беркайчан да калдырмаячак Шәхес бар. Кем ул?

Борынгы вакытта Давыт патша болай дигән: «Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да, Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр» (Зәбур 27:10).

Йәһвә «рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы... Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Аллаһының үзегезгә ничек ярдәм итәсе килгәне турында «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 8 нче дәресеннән белегез. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.pr418.com сайтында табып була.