Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләр дога турында нәрсә әйтә?

Кешеләр дога турында нәрсә әйтә?

«Дога кылганда, мин Аллаһының янымда булуын һәм мине кулдан тотып торуын хис итәм. Мин каушаганда, мине җитәкләгәнен тоям» (МАРИЯ).

«Хатыным рак белән 13 ел көрәшкәннән соң үлеп китте. Мин Аллаһыга һәр көн дога кыла идем һәм аның үземне тыңлаганын һәм җан әрнүемне аңлаганын сизә идем. Ул миңа җан тынычлыгы бирә иде» (РАУЛЬ).

«Дога — Аллаһы кешеләргә биргән искиткеч бүләк» (АРНЕ).

Мария, Рауль, Арне һәм күп башка кешеләр доганы гаҗәеп бүләк дип саный. Дога аша алар Аллаһы белән сөйләшә, аңа рәхмәтләр белдерә һәм аңардан ярдәм эзли ала. Алар Изге Язмаларда дога турында язылган мондый сүзләр белән тулысынча риза: «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

Шулай да күп кенә кешеләр Изге Язмаларда дога турында әйтелгәннәр белән ризалашмый. Стив нәрсә уйлаганын сөйли: «Миңа 17 яшь тулгач, өч дустым ике аерым бәхетсез очракта һәлак булган. Берсе юл һәлакәтенә эләккән һәм икесе диңгездә баткан». Стив нәрсә эшләгән? Ул болай дип дәвам итә: «Мин Аллаһыдан ни өчен бу булды дип догада сорый идем. Ләкин җавап алмадым. Шунда мин: „Нәрсәгә дога кылырга соң?“ — дип уйладым». Әйе, күпләр, үз догаларына җавап алмыйча, ни өчен дога кылырга кирәк, дип сорый.

Кайберәүләр башка сәбәпләр аркасында дога кылуның мәгънәсен күрми. Алар уйлавынча, Аллаһы болай да барысын белә, ул ихтыяҗларыбызны һәм авырлыкларыбызны белә, шуңа күрә аңа моны сөйлисе юк.

Башкалар үзләренең үткәндә кылган хаталары аркасында Аллаһы догаларын тыңламый дип уйлый. Дженни исемле хатын болай ди: «Иң зур авырлыгым шунда: мин үземне булдыксыз итеп хис итәм. Хаталар кылганга, мин Аллаһының үземне ишетүенә лаек түгелмен дип уйлыйм».

Ә сез дога турында нәрсә уйлыйсыз? Сезнең дә дога турында охшаш уйларыгыз һәм шикләрегез булса, Изге Язмаларда әйтелгәннәр сезне юата ала. Изге Язмаларда дога * турында иң ышанычлы мәгълүмат язылган. Анда сез мондый сорауларга җавап таба аласыз:

  • Аллаһы догаларыбызны чыннан да ишетәме?

  • Ни өчен Аллаһы кайбер догаларга җавап бирми?

  • Аллаһы безне ишетсен өчен, ничек дога кылырга кирәк?

  • Дога нинди файда китерә?

^ 9 абз. Изге Язмаларда Аллаһы хезмәтчеләренең, шул исәптән Гайсә Мәсихнең, күп догалары язылган. Еврей Язмаларында — Тәүрат һәм Зәбур дип аталган китапларда — 150 дән артык дога бар.