Нәфрәтне җиңеп була!
Сезнең кайчан да булса нәфрәт корбаны булганыгыз бармы?
Булмаса, сез нәфрәтне күреп ишетәсездер. Яңалыкларда без еш кына кешеләрнең үз расалары, милләтләре, җенси ориентацияләре аркасында җәберләүгә дучар булганы турында ишетәбез. Нәтиҗәдә, хөкүмәтләр, нәфрәт белән бәйле җинаятьчелек белән көрәшер өчен, законнар чыгара.
Еш кына нәфрәт ителгән кешеләр үзләре дә башкаларны нәфрәт итә башлый. Үз дошманнарыннан үч алып, алар нәфрәт учагына утын өстәп тора.
Бәлки, сезне дә мыскыллаганнары, хурлаганнары, кимсеткәннәре бардыр. Әмма нәфрәт моның белән генә чикләнми. Еш кына ул куркынычрак эшләргә: вандализмга, көч куллануга, үтерүгә һәм хәтта геноцидка китерә.
Бу журналда киләсе сорауларга җавап бирелә:
Ни өчен дөнья нәфрәт белән тулы?
Нәфрәтне ничек җиңеп була?
Нәфрәт кайчан да булса бөтенләй юк ителерме?