Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Сез нинди сайлау ясарсыз?
Барлык кешеләр нинди нормалар буенча яшәргә икәнен үзләре сайлый, һәм бу аларның тормышына нык тәэсир итә. Йәһвә Аллаһыга да бу билгеле. Шуңа күрә ул безгә аның нормалары буенча яшәргә тәкъдим итә.
Йәһвә безнең бәхетле, тыныч тормыш алып баруыбызны тели.
«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы. Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман, тәкъвалыгың диңгез дулкыннары сыман булыр иде» (Ишагыя 48:17, 18).
Барлыкка Китерүче буларак, Аллаһы безнең өчен нинди тормыш юлы иң яхшы икәнен белә. Шуңа күрә ул безне үз әмерләре буенча яшәргә өнди. Без Аллаһыга буйсынып яшәсәк, һәрвакыт дөрес карарлар кабул итәрбез һәм карарларыбыз яхшы нәтиҗәләргә китерер. Нәтиҗәдә, җан тынычлыгына ия булып, бәхетле тормышка ирешербез.
Йәһвә без булдыра алмаганны таләп итми.
«Мин бүген сиңа биргән бу әмер синең өчен бик авыр да, ирешмәслек тә түгел» (Канун 30:11).
Аллаһының әхлакый нормалары буенча яшәр өчен, безгә фикерләү һәм эш итү рәвешебезне 1 Яхъя 5:3).
үзгәртергә туры килер. Әмма бу кулыбыздан килә, чөнки Аллаһы бездән булдыра алмаслык нәрсәне таләп итми. Йәһвә Аллаһыны яхшырак белгән саен, без «аның әмерләре авыр түгел» икәненә ныграк инанырбыз (Йәһвә аның нормалары буенча яшәргә теләгән кешеләргә ярдәм итәргә вәгъдә итә.
«Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (Ишагыя 41:13).
Без Аллаһының нормалары буенча яши алабыз, чөнки ул безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә. Ул безгә үз Сүзе — Изге Язмалар аша көч һәм өмет бирә.
Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше Изге Язмалар буенча яшәү үз тормышларын яхшы якка үзгәртергә булышканын күргән. Сез дә Изге Язмалардагы киңәшләр турында күбрәк белә аласыз. Моны Изге Язмаларга нигезләнгән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюра ярдәмендә эшләп була. Аны jw.org сайтыннан бушлай йөкләргә мөмкин. Бу брошюрада мондый темалар карала:
-
Изге Язмалар сезгә ничек ярдәм итә ала?
-
Изге Язмалар өмет бирә
-
Изге Язмаларга ышанып буламы?
Изге Язмалар безгә иң яхшы тормыш юлын тәкъдим итә. Ул «һәрвакыт ышанычлы, хәзер һәм мәңге» (Зәбур 111:8). Аны өйрәнгәндә, сез бу китаптагы киңәшләр әле дә актуаль икәнен аңларсыз. Әмма Аллаһы безне үз нормалары буенча яшәргә мәҗбүр итми (Канун 30:19, 20; Йошуа 24:15). Ничек яшәргә икәнен һәрбер кеше үзе сайлый.