Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Берәү дә үлемнән кача алмый

Берәү дә үлемнән кача алмый

БЕРӘР атаклы кеше турында фильм каравыгызны күз алдына китерегез. Бәлки, бу сезгә ошаган берәр күренекле музыканттыр. Фильм аның балачагыннан башлана, аның музыкага ничек өйрәнгәне һәм күпме тырышлыклар куйганы күрсәтелә. Аннары сез аның концертлар белән төрле илләргә йөргәнен һәм бөтен дөньяга танылган кеше булып киткәнен күрәсез. Әмма фильмның ахырына бу кеше картая һәм үлә.

Бу — чынбарлыкта яшәгән, ләкин хәзер инде үлгән кеше турындагы хикәя. Музыкант турындамы, галим, спортсмен я башка берәр атаклы кеше турында сүз барса да, хикәя охшаш булыр. Кеше үз тормышында күп нәрсәгә ирешә ала. Ләкин аңа картаеп үләргә туры килмәгән булса, аның нәрсәгә ирешә алганын күз алдына гына китерегез!

Кызганычка каршы, беркем дә үлемнән кача алмый (Вәгазьче 9:5). Нәрсә генә эшләсәк тә, без картаябыз һәм үләбез. Алай гына да түгел, гомеребез берәр бәхетсез очрак я чир аркасында кинәт өзелергә мөмкин. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без иртән «кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томанга» охшаш (Ягъкуб 4:14).

Кайберәүләр өчен тормыш шундый билгесез һәм мәгънәсез булып күренә ки, алар «әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез» дигән принцип буенча яши (1 Көринтлеләргә 15:32). Әйе, кешеләр, теләсә нинди вакытта үлә алганнарын белгәнгә һәм киләчәккә өметләре булмаганга күрә, шулай яши. Иртәме-соңмы, аеруча авырлыкларга очраганда, кеше: «Моның белән тормыш беттеме?» — дигән сорау бирергә мөмкин. Җавапны кайдан табарга?

Күпләр фәнгә өметләнә. Галимнәр һәм табиблар кеше тормышын күпмедер дәрәҗәдә озынайта алган. Һәм кайбер галимнәр аны тагы да озынайтыр өчен юллар эзли. Алар нинди генә уңышларга ирешсә дә, мондый сораулар кала бирә: ни өчен без картаябыз һәм үләбез? Үлемне җиңеп булырмы? Киләсе мәкаләләрдә бу сорауларга һәм «моның белән тормыш беттеме?» дигән сорауга җавап бирелә.