Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дошманыбыз үлем ничек җиңеләчәк?

Дошманыбыз үлем ничек җиңеләчәк?

БЕЗНЕҢ ата-анабыз Адәм белән Хаува, тыңламаучанлык күрсәтеп, бөтен кешеләрне гөнаһ белән үлем коллыгына саткан булса да, Аллаһының кешеләргә карата нияте үзгәрмәгән. Моның турында аның Сүзендә — Изге Язмаларда кат-кат әйтелә.

  • «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

  • «Ул үлемне мәңгегә юк итәр, Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер» (Ишагыя 25:8).

  • «Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» (1 Көринтлеләргә 15:26).

  • «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Ничек итеп Аллаһы дошманыбызны — үлемне юк итәр? Изге Язмаларда ап-ачык әйтелгәнчә, «тәкъвалар... мәңге яшәячәк». Бу ничек мөмкин булыр? «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк» бит (Вәгазьче 7:20). Кешеләр мәңге яши алсын өчен, әллә Аллаһы аларга үзенең Изге Язмалардагы нормаларын үтәмәскә рөхсәт итәрме? Юк, Аллаһы шулай эшләмәс, чөнки ул «ялганлый алмый» (Титуска 1:2). Алайса, үзенең беренче ниятен үтәр өчен, Аллаһы нәрсә эшләр?

АЛЛАҺЫ «ҮЛЕМНЕ МӘҢГЕГӘ ЮК ИТӘР» (ИШАГЫЯ 25:8)

ҮЛЕМНЕ ЙОЛЫМ ТҮЛӘП ҖИҢҮ

Яратудан чыгып, Йәһвә Аллаһы, кешеләрне үлемнән коткарыр өчен, йолым түләгән. Изге Язмаларда йолым зыянны каплау өчен я гаделлек буенча эш итү өчен түләнә торган тиешле бәяне аңлата. Бар кешеләр гөнаһлы һәм үлем җәзасына дучар була, шуңа күрә Изге Язмаларда болай диелгән: «Берсе дә һичкайчан башка берәүне йолып ала алмый, Аллаһыга аның өчен йолым түли алмый (кеше гомере өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки, ул аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала)» (Зәбур 49:7, 8).

Камилсез кеше үз үлеме белән үз гөнаһлары өчен генә җәза ала. Ул үз-үзен дә, башкаларны да камилсезлектән һәм үлемнән йолып ала алмый (Римлыларга 6:7). Без камилсезлектән арына алсын өчен, безнең гөнаһларыбыз өчен камил һәм гөнаһсыз кеше үләргә тиеш (Еврейләргә 10:1—4).

Моның өчен Аллаһы билгеле адымнар ясаган. Ул үз Улы Гайсәне күктән җиргә җибәргән, һәм Гайсә камил, гөнаһсыз кеше булып туган (1 Петер 2:22). Гайсә үзе әйткәнчә, ул «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Марк 10:45). Дошманыбыз үлемне җиңәр өчен һәм шулай итеп без тормышка ия булсын өчен, ул үз гомерен биргән (Яхъя 3:16).

ҮЛЕМ КАЙЧАН ҖИҢЕЛӘЧӘК?

Изге Язмаларда алдан әйтелгән булганча, без «аеруча авыр вакытларда» яшибез. Бу шушы явыз дөньяның «соңгы көннәрендә» яшәвебезне дәлилли (2 Тимутигә 3:1). Соңгы көннәр «хөкем көне» һәм «бозык кешеләрне һәлак итү» белән тәмамланачак (2 Петер 3:3, 7). Аллаһыны яраткан кешеләр исә бу һәлакәттә исән калачак һәм «мәңгелек тормыш алачак» (Маттай 25:46).

Гайсә «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Марк 10:45)

Миллионлаган үлгән кешеләр дә, терелгәннән соң, мәңге яшәү мөмкинлеген алачак. Аллаһы Сүзендә язылганча, Гайсә Мәсих Наин шәһәрендә булганда, бердәнбер улы үлгән тол хатынны күргәч, «аны бик кызганган» һәм улын терелткән (Лүк 7:11—15). Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип... Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәсүлләр 24:15). Әйе, безгә шушы өметне биреп, Аллаһы үзенең бөек мәхәббәтен күрсәткән.

Миллиардлаган кешенең мәңге яшәргә өметләре бар. Изге Язмаларда болай диелгән: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29). Ул вакыт килеп җиткәч, тәкъва кешеләр рәсүл Паул якынча 2 000 ел элек язган мондый сүзләрнең үтәлешен күрергә шат булыр: «Үлем, җиңүең кая? Үлем, чаккычың кая?» (1 Көринтлеләргә 15:55). Әйе, кешелекнең аяусыз дошманы үлем җиңелгән булачак!