Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үлгәннәр өчен өмет бармы?

Үлгәннәр өчен өмет бармы?

Һәрберебез үлем кайгысы белән таныш. Ләкин үлем белән барысы бетәме? Үлгәннәр мәңгегә онытылганмы? Алар өчен берәр өмет бармы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

ҮЛГӘННӘР ОНЫТЫЛМАГАН

«Хәтер төрбәләрендәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29, искәрмә).

Аллаһы үлгәннәрне истә тота; аның хәтерендәгеләр яңадан яшәр.

ҖИРДӘ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТЕЛҮ БУЛАЧАК

«Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15).

Миллиардлаган кешеләргә тормыш кайтарылачак, һәм аларның җирдә оҗмахта мәңге яшәү мөмкинлеге булачак.

ТЕРЕЛТЕЛҮ — ӘКИЯТ ТҮГЕЛ

Аллаһы «йолдызларның санын исәпли, һәрберсен исеме белән атый» (Зәбур 147:4).

Аллаһы һәр йолдызны исеме белән атый ала икән, терелтәчәк кешеләрне истә тоту аның өчен авыр түгел.