Кайгыртучан Аллаһыбыз безне ярата
1. АЛЛАҺЫ КОЯШНЫ БУЛДЫРГАН
Кояш яктысы булмаса, тормыш мөмкин булыр идеме? Кояш энергиясе ярдәмендә агачларда яфраклар, чәчәкләр, җимешләр, чикләвекләр һәм орлыклар үсә. Аның ярдәмендә су җирдән агачларның тамырлары аша яфракларга кадәр җитә һәм пар рәвешендә һавага чыга.
2. АЛЛАҺЫ ЯҢГЫРНЫ ЯУДЫРА
Яңгыр — Аллаһы Тәгаләнең искиткеч бүләге. Яңгыр ярдәмендә җир безнең өчен ризык булдыра. Аллаһы, яңгырлар яудырып, мул уңыш бирә һәм, безне ризыклар белән туендырып, йөрәгебезне шатлык белән тутыра.
3. АЛЛАҺЫ АШАРЫБЫЗ ҺӘМ КИЕМЕБЕЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА
Күп кенә ата кешеләр, гаиләләрен ризык һәм кием белән тәэмин итәр өчен, тырышып эшли. Аллаһы да безнең турында кайгырта. Изге Язмаларда болай диелгән: «Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:25, 26)
«Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. ...Сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман [патша] да алар кебек киенмәгән. ...Кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән... әллә ул сезне киендермәсме?» (Маттай 6:28—30)
Аллаһы киемебез һәм ризыгыбыз турында кайгырта ала икән, ул башка ихтыяҗларыбызны да канәгатьләндерә ала. Без Аллаһы ихтыярын үтәсәк, ул безнең ризык үстереп куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячак я, кирәкле нәрсәләр сатып алыр өчен, эш табарга булышачак (Маттай 6:32, 33).
Әйе, кояш, яңгыр, кошлар һәм чәчәкләр турында уйланганда, бездә Аллаһыга карата ярату үсә. Киләсе мәкаләдән без Аллаһы Тәгаләнең кешеләр белән ничек аралашканын күрербез.