Якыннарны яратуыбызны ничек күрсәтергә?
Беренче кеше Адәмнең токымнары буларак, бар кешеләр бер гаилә булып тора. Гаилә әгъзалары бер-берсен яратыр һәм хөрмәт итәр дип көтелә. Ләкин бүген кешеләр арасында андый мәхәббәтне табу кыен. Аллаһы алай булуын теләмәгән.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛГӘН?
«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (ЛЕВИЛЕЛӘР 19:18).
«Дошманнарыгызны яратып... яшәгез» (МАТТАЙ 5:44).
ЯКЫННАРЫБЫЗНЫ ЯРАТУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Инҗилдә, 1 Көринтлеләргә 13:4—7 дә мәхәббәт турында нәрсә әйтелгәнгә игътибар итегез:
«Мәхәббәт түземле һәм игелекле».
Уйлап карагыз: башкалар сезгә түземлелек һәм игелек күрсәткәндә һәм сезнең ялгышлыкларыгызга ачуланмаганда, сез нинди хисләр кичерәсез?
«Мәхәббәт көнчел түгел».
Уйлап карагыз: башкалар сезгә шикләнеп караганда я сездән көнләшкәндә, бу сездә нинди хисләр тудыра?
Мәхәббәт «үз файдасын эзләми».
Уйлап карагыз: башкалар сезнең карашларыгызны хөрмәт иткәндә һәм сезгә үз карашларын такмаганда, сез нинди хисләр кичерәсез?
Мәхәббәт «яман эшләрне санап бармый».
Уйлап карагыз: Аллаһы үз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне кичерергә әзер. «Ул беркайчан да гаеп эзләп тормас, ачуын да мәңге сакламас» (Зәбур 103:9). Башкалар безне кичергәндә, без аларга бик рәхмәтле булабыз. Шуңа күрә безне рәнҗетсәләр, без дә кичерергә тиеш (Зәбур 86:5).
Мәхәббәт «тәкъвасызлыкка сөенми».
Уйлап карагыз: берәр бәлагә очраганда, без башкаларның моңа шатлануын теләмибез. Шуңа күрә хәтта безгә каршы берәр нәрсә эшләгән кешеләр газапланганда да, без шатланмыйбыз.
Аллаһы фатихаларына ия булыр өчен, без һәркемгә андый мәхәббәт күрсәтеп яшәргә тиеш. Мәсәлән, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузып, без мәхәббәтне гамәлдә күрсәтәбез.