Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көч кулланудан азат дөнья мөмкинме?

Көч кулланудан азат дөнья мөмкинме?

Сез үзегез я гаиләгезнең берәрсе кайчан да булса көч куллануга дучар булдымы? Сез андый хәл булырга мөмкин дип куркасызмы? Көч куллануны «кешелекнең сәламәтлеге белән бәйле үсә барган дөньякүләм проблема» дип атаганнар. Берничә мисал карап чыгыйк.

ГАИЛӘДӘ КӨЧ КУЛЛАНУ ҺӘМ КӨЧЛӘҮ. «Һәр өченче хатынның гомерендә үз иптәше кулыннан физик зыян күргәне я көчләнгәне бар»,— дип әйтелә Берләшкән Милләтләр Оешмасының бер отчетында. Кызганычка каршы, «кайбер исәпләүләр буенча, һәр бишенче хатынны көчләрләр я моны эшләргә тырышырлар».

УРАМДАГЫ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК. Хәбәр ителгәнчә, Кушма Штатларда 30 000 нән артык актив криминаль банда бар. Латин Америкасында һәр өченче кеше диярлек үзенең мәрхәмәтсез җинаятьчелек корбаны булганы турында хәбәр иткән.

КЕШЕ ҮТЕРҮ. Исәпләүләр буенча, 2012 елда якынча ярты миллион кешене үтергәннәр. Бу сан шул ук елны сугышларда вафат булган кешеләр саныннан күбрәк. Көньяк Африкада һәм Урта Америкада үтерелгән кешеләрнең саны дөнья буенча иң югары (анда ил халкы санындагы һәр 100 000 кешегә 30 һәм 26 кеше үтерелә). Бер ел эчендә Латин Америкасында — 100 000 нән артык кеше, ә Бразилиядә якынча 50 000 кеше үтерелгән. Көч куллану проблемасын тулысынча хәл итү юлын табып буламы?

КӨЧ КУЛЛАНУНЫ БЕТЕРЕП БУЛАМЫ?

Ни өчен көч куллану шулкадәр киң таралган? Моңа күп сәбәпләр бар. Алар арасында: иҗтимагый һәм икътисади тигезсезлек аркасында туган киеренкелек, гомумән алганда кеше гомерен кадерләмәү, наркотикларны куллану, алкогольне чамасыз күп эчү, балаларның көч куллануны күрүләре һәм аяусыз җинаятьчеләрнең кылган эшләре өчен җәзасыз калуы.

Гомум билгеле булганча, кайбер илләрдә көч куллануны чикләүдә билгеле бер уңышка ирешкәннәр. Бер отчетта әйтелгәнчә, күп халыклы Сан-Паулу шәһәрендә (Бразилия) соңгы дистә ел эчендә кеше үтерү күрсәткече якынча 80 процентка кимегән. Шулай да бу шәһәрдә төрле авыр җинаятьләр чәчәк ата һәм һәр 100 000 кешедән әле дә якынча 10 ны үтерәләр. Алай булгач, көч куллануны мәңгегә бетереп буламы?

Көч куллану проблемасын тулысынча хәл итәр өчен кешеләрне — аларның карашларын һәм тәртипләрен үзгәртергә кирәк. Мәрхәмәтсез кешеләр горурлык, комсызлык һәм эгоизм кебек сыйфатларын ярату, хөрмәт һәм башкаларны кайгырту белән алмаштырырга тиеш.

Андый зур үзгәрешләр ясарга кешене нәрсә дәртләндерә ала? Изге Язмаларда язылган сүзләр турында уйланыгыз:

Аллаһыны ярату һәм аңа карата курку-хөрмәт нык этәргеч көч булып тора. Ул хәтта мәрхәмәтсез кешеләргә үз тормышларын үзгәртергә — өстән-өстән генә түгел, ә тулысынча үзгәрергә булыша ала. Бу чыннан да шулаймы?

Алекс * исемле бер ир-атның мисалын карап чыгыйк. Берничә тапкыр көч куллануы өчен, ул соңгы 19 елны Бразилия төрмәсендә үткәргән. Йәһвә Шаһитләре белән күпмедер вакыт Изге Язмаларны өйрәнгәннән соң, ул 2000 елда үзе дә Йәһвә Шаһите булып киткән. Ул үзенең усал холкын чыннан да үзгәрткәнме? Әйе, һәм Алекс үзе кылган бар явыз эшләренә бик нык үкенә. Ул болай ди: «Аллаһының үземне кичергәнен сизгәч, мин аны ярата башладым. Йәһвәгә карата рәхмәт хисе һәм ярату миңа тормышымны үзгәртергә ярдәм итте».

Бразилиядә яшәүче Сезар кораллы талауларда һәм җимереп кереп урлауларда катнашкан. 15 ел ул шундый тормыш алып барган. Аңа үзгәрергә нәрсә булышкан? Төрмәдә утырганда аның янына Йәһвә Шаһитләре килгән һәм Изге Язмалар өйрәнүе башлаган. Сезар болай дип сөйли: «Гомеремдә мин беренче тапкыр тормыш максатын таптым. Мин Аллаһыны яратырга өйрәндем. Шулай ук минем Йәһвәгә карата курку-хөрмәт туды: начар эшләргә кайтуым белән аны күңелсезләндерәсе килмәде. Мин аның игелеге өчен рәхмәтсез булырга теләмәдем. Андый ярату һәм курку-хөрмәт мине үзгәрергә этәрде».

Көч кулланудан азат дөньяда яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белегез

Бу мисаллардан нәрсә күрәбез? Изге Язмалар кешеләрнең фикер йөртү рәвешләрен яңартып, тормышларын тулысынча үзгәртә ала (Эфеслеләргә 4:23). Югарыда искә алынган Алекс болай дип өсти: «Изге Язмалардан белгәннәрем минем аша чиста су кебек үтеп, әкрен-әкрен начар уйларымны чистартты һәм мине сафландырды. Андый эшләрдән арына алырмын дип беркайчан да уйламаган идем». Әйе, акылыбызны Изге Язмалардагы саф хәбәр белән тутырганда, ул бездән бар начарлыкны юып чыгарып, бетерә ала. Аллаһы Сүзе кешене сафландыра торган көчкә ия (Эфеслеләргә 5:26). Нәтиҗәдә, мәрхәмәтсез һәм үзләрен генә сөючән кешеләр үз тормышларын үзгәртеп, игелекле һәм тыныч булып китә ала (Римлыларга 12:18). Изге Язмалардагы принципларны кулланып, алар тынычлык кичереп яши (Ишагыя 48:18).

240 илдә һәм территориядә яшәүче сигез миллионнан артык Йәһвә Шаһите көч куллануны ничек бетереп булганын белеп алган. Төрле расалардан, иҗтимагый дәрәҗәләре һәм чыгышлары төрле булган кешеләр Аллаһыны ярата башлаган һәм аңа карата курку-хөрмәт үстергән. Алар шулай ук, бөтендөнья гаиләсе буларак, тыныч-тату яшәп, бер-берсен яратырга өйрәнгән (1 Петер 4:8). Андый кардәшлек көч кулланудан азат дөнья мөмкин икәнлегенә ачык дәлил булып тора.

КӨЧ КУЛЛАНУДАН АЗАТ ДӨНЬЯ ЯКЫН!

Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, Аллаһы озакламый җирне көч кулланудан чистартачак. Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья Аллаһының «хөкем көненә һәм бозык кешеләрне һәлак итүгә» дучар булачак (2 Петер 3:5—7). Аяусыз кешеләр башкаларга инде беркайчан да газаплар китермәячәк. Әмма Аллаһы чыннан да көч куллануны бетерергә телиме? Моңа дәлилләр бармы?

«Җәбер-золым яратучы һәркемне ул [Аллаһы] нәфрәт итә» дип әйтелә Изге Язмаларда (Зәбур 11:5). Барлыкка Китерүче тынычлыкны һәм гаделлекне ярата (Зәбур 33:5; 37:28). Менә ни өчен ул аяусыз кешеләрне мәңге түзеп тормаячак.

Әйе, тынычлык хөкем сөргән яңа дөнья якынлашып килә (Зәбур 37:11; 72:14). Без сезне андый дөньяда яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында күбрәк белергә чакырабыз.