Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Нәрсә ул Армагеддон?

Кайбер кешеләр...

бу атом-төш коралы я тирә мохитнең пычрануы аркасында бөтен дөньяның юк ителүе дип уйлый. Сез ничек уйлыйсыз?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Армагеддон бу — «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышның» — аның явызларга каршы сугышының — символик урыны (Ачылыш 16:14, 16).

Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?

  • Аллаһы җирне җимерер өчен түгел, ә кешеләр аны җимермәсен өчен Армагеддон сугышын башлый (Ачылыш 11:18).

  • Армагеддон сугышы бөтен сугышларны туктатачак (Зәбур 46:8, 9).

Армагеддон сугышында исән калу мөмкинме?

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Әйе

  • Юк

  • Бәлки

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бөтен милләтләрдән чыккан «бихисап күп кеше» Армагеддон белән тәмамланачак «бөек афәтне» кичереп, исән калачак (Ачылыш 7:9, 14).

Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?

  • Аллаһы мөмкин кадәр күбрәк кешенең Армагеддонда исән калуын тели. Ул башка чара калмагач кына явызларны юк итә (Йәзәкил 18:32).

  • Изге Язмаларда Армагеддонда ничек исән калырга икәне аңлатыла (Сафуния 2:3).