Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме?

Мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме?

Җир шарында яшәгән миллионлаган кеше Раштуа бәйрәме Гайсә Мәсихнең туган көне хөрмәтенә уздырыла дип ышана. Әмма, сезнеңчә, Гайсәнең иң якын юлдашлары, мәсәлән, аның рәсүлләре һәм шәкертләре, Раштуаны бәйрәм иткәнме? Сез Изге Язмаларда туган көннәр турында нәрсә әйтелгәнен беләсезме? Бу сорауларга җавап табу мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме икәнен билгеләргә ярдәм итәр.

Беренчедән, Изге Язмаларда Гайсәнең яки Аллаһының башка берәр тугры хезмәтчесенең туган көне бәйрәм ителгән дип әйтелми. Анда үз туган көннәрен бәйрәм иткән ике кеше генә искә алына. Аларның икесе дә Изге Язмалар Аллаһысы Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган, һәм аларның туган көннәре белән начар вакыйгалар бәйле (Яратылыш 40:20; Марк 6:21). Бер энциклопедия буенча, беренче мәсихчеләр «туган көннәр бәйрәм итүне — мәҗүсиләр йоласын» кире каккан («Encyclopædia Britannica»).

Гайсә нинди көнне туган?

Изге Язмаларда Гайсәнең кайчан туганы төгәл әйтелми. «Мәсихнең туган көнен Я[ңа] В[асыятьтән] дә, бернинди башка чыганактан да билгеләп булмый», дип әйтелә Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә. Гайсә үз шәкертләренең үз туган көнен бәйрәм итүләрен теләгән булса, ул аларга аның төгәл датасын, һичшиксез, билгеле итәр иде.

Икенчедән, Изге Язмаларда Гайсә я аның берәр шәкерте Раштуаны бәйрәм иткән дип әйтелми. Бер энциклопедия буенча, Раштуаны уздыру турында беренче мәртәбә «Филокал календаренда» искә алынган; «бу Рим альманахы, андагы язулар [б. э.] 336 елына карарга мөмкин» («New Catholic Encyclopedia»). Димәк, бу Изге Язмалар язылып беткәннән соң һәм Гайсә җирдә яшәгәннән соң гасырлар үткәч булган. Шулай итеп, Макклинток һәм Стронг әйтүенчә, «Раштуаны үткәрергә Аллаһы кушмаган һәм аны уздырырга дип Я[ңа] В[асыятьтә] дә язылмаган» *.

Гайсә үз шәкертләренә нинди вакыйганы үткәрергә кушкан?

Бөек Остаз буларак, Гайсә үз шәкертләренә нәрсә эшләргә кирәк икәне турында ачык күрсәтмәләр биргән, һәм алар Изге Язмаларда язылган. Әмма Раштуа үткәрү турында күәрсәтмә юк. Мәктәп укытучысы укучыларның үзе биргән күрсәтмәләр буенча гына эш итүләрен теләгән кебек, Гайсә дә үз шәкертләренең Изге Язмаларда «язылганнар буенча гына» эш итүләрен тели (1 Көринтлеләргә 4:6).

Әмма беренче мәсихчеләргә бик билгеле булган мөһим бер вакыйга бар, бу — Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе. Гайсә үзе шәкертләренә бу вакыйганы кайчан үткәрергә икәнен әйткән һәм ничек моны эшләргә икәнен күрсәткән. Бу махсус күрсәтмәләр, шулай ук аның үлеменең төгәл көне Изге Язмаларда язылган (Лүк 22:7, 19; 1 Көринтлеләргә 11:25).

Күргәнебезчә, Раштуа бу туган көнне бәйрәм итү, һәм беренче мәсихчеләр бу мәҗүси йоланы тотмаган. Өстәвенә, Изге Язмаларда Гайсә я тагын берәрсе Раштуаны бәйрәм иткән дип әйтелми. Шуңа күрә җир шарында яшәгән миллионлаган мәсихче үзләренә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкми дигән нәтиҗәгә килгән.

^ 6 абз. Раштуаның күпчелек йолаларының чыгышы турында күбрәк белер өчен, «Аллаһыга якын булу мөмкин» дигән брошюраның «Укучыларның сораулары. Раштуа турындагы фактлар» дигән мәкаләсен карагыз.