Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Аллаһы мине бар газапларымда юатты

Аллаһы мине бар газапларымда юатты

Пакистан илендә Һинд елгасының көнбатыш ярында Суккур дигән борынгы шәһәр урнашкан. Мин шул шәһәрдә 1929 елның 9 ноябрендә тудым. Ул вакытларда Бөекбританиядән булган бер миссионер әти-әниемә төрле төстәге берничә китап биргән иде. Изге Язмаларга нигезләнгән бу китаплар миңа Йәһвә Шаһите булып китәргә булышты.

КАЙБЕРӘҮЛӘР бу китапларны «салават күпере төсендәге җыелма» дип атый иде. Аларда киләчәкне күзалларга булыша торган күп рәсемнәр бар иде. Бу искиткеч китапларны уку рухи ихтыяҗларымны уятты, һәм минем Изге Язмалар турында күбрәк беләсем килде.

Мин гаиләдә бердәнбер бала идем. Балачагым җиңел булмады. Һиндстан Икенче бөтендөнья сугышына керде. Ул вакытларда әтием белән әнием аерым яши башлады һәм соңрак аерылышты. Мин аңламый идем: ни өчен яраткан бу ике кешем аерылышты? Моның барысы миңа эмоциональ җәрәхәт китерде. Мин үземне ташланган итеп хис иттем һәм юату белән ярдәмгә бик мохтаҗ идем.

Ул вакытта без әнием белән Синд провинциясенең административ үзәге Карачи шәһәрендә яшәдек. Беркөнне яныбызга Фред Хардейкер исемле кеше килде. Ул, әти-әниемә китаплар биргән теге миссионер кебек, Йәһвә Шаһите иде. Табиб булган бу олы яшьтәге кардәш әниемә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте. Әнием өйрәнергә теләмәде, ләкин, бу улыма кызык булырга мөмкин, дип әйтте. Шулай итеп, мин киләсе атнадан алып Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

Берничә атнадан соң мин Хардейкер кардәш клиникасында үткән җыелыш очрашуларына йөри башладым. Бу очрашуларга 12 гә якын олы яшьтәге Йәһвә Шаһите җыела иде. Алар мине үз уллары кебек күрде һәм бик юатты. Алар минем яныма утыра иде дә минем белән дусларча сөйләшә иде. Ул вакытта мин моңа бик мохтаҗ идем.

Күп тә үтмәстән Хардейкер кардәш мине вәгазьгә чакырды һәм күчмә патефонны кулланырга өйрәтте. Шулай итеп без Изге Язмаларга нигезләнгән кыска нотыклар яңгырата идек. Кайбер нотыкларда нотыкчы катырак сөйләде, һәм бу кайберәүләргә әллә ни ошап бетми иде. Шулай да мин андый вәгазь ысулын бик яраттым. Башкаларга хакыйкать турында ашкынып вәгазьләү миңа зур шатлык китерә иде.

Һиндстанга Япония һөҗүм итәргә торганда, Бөекбритания хөкүмәте Йәһвә Шаһитләренә басым ясый башлады. 1943 елның июлендә басым миңа да ясалды. Мәктәп мөдире (ә ул англикан чиркәвенең рухание иде) мине «начар тәртибем» өчен мәктәптән чыгарды. Ул әниемә, улыгыз, Йәһвә Шаһитләре белән аралашканга, башка укучыларга начар тәэсир итә, дип әйтте. Әнием курыкты һәм миңа Йәһвә Шаһитләре белән бүтән аралашмаска кушты. Соңрак ул мине әтием янына Пешавар шәһәренә җибәрде. Бу шәһәр без яшәгән урыннан төньякка таба 1 370 километр ераклыкта урнашкан иде. Рухи ризык һәм кардәшләр белән аралашу булмаганга, минем рухилыгым сүрелде.

РУХИ ЯРДӘМ ТАБАМ

1947 елда мин, эш табар өчен, Карачи шәһәренә кире кайттым. Мин Хардейкер кардәш клиникасына бардым. Ул мине анда җылы кабул итеп алды.

— Кайсы төшең авырта? — дип сорады ул. Хардейкер кардәш миңа дәвалау кирәк дип уйлаган.

— Доктор, мин физик яктан сәламәт. Мин рухи яктан чирлим. Минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрегезче,— дип әйттем мин.

— Кайчан башлыйбыз? — дип сорады ул.

— Мөмкин булса, хәзер үк,— дип җавапладым мин.

Ул кичне без Изге Язмаларны өйрәндек. Бу миңа рухи көч өстәде, мин өйгә кайткандай булдым. Әнием миңа Йәһвә Шаһитләре белән аралашырга комачауларга бик тырышса да, хәзер инде мине бернәрсә дә туктата алмый иде — мин хакыйкать юлына басарга тәвәккәл идем. 1947 елның 31 августында мин суга чумдырылдым. Тиздән 17 яшемдә мин пионер хезмәтен башладым.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕНДӘ ШАТЛАНЫП КАТНАШАМ

Мине пионер итеп Кветта шәһәренә билгеләделәр. Элек бу шәһәр Бөекбританиянең форпосты иде. 1947 елда Һиндстан ике илгә бүленде: Һиндстан һәм Пакистан *. Нәтиҗәдә, төрле диндәге кешеләр, көч кулланып, бер-берсе белән көрәшә башлады. Моның аркасында якынча 14 миллион кешегә, качаклар булып, үз өйләрен калдырып китәргә туры килде. Бу тарихта булган иң зур миграция очрагы иде. Һиндстан мөселманнары Пакистанга күченде, ә индуизм белән сикхизм динен тоткан кешеләр Һиндстанга качты. Нәкъ шул вакытта мин Кветта шәһәренә киттем дә. Моның өчен миңа халык белән төеп тутырылган поездда барырга туры килде. Әлбәттә, мин поездга керә алмадым, шуңа күрә миңа, баскычта басып торып, ишек тоткасына тотынып барырга туры килде.

Мин район конгрессында (Һиндстан, 1948 ел)

Кветта шәһәрендә мин Джордж Сингх исемле махсус пионер белән таныштым. Ул вакытларда аңа 25 яшьләр тирәсе иде. Джорд миңа үзенең иске велосипедын бирде. Мин велосипедта вәгазьгә йөри идем. Тирә-юн таулы булганга, кайвакыт велосипедны этеп барырга туры килде. Гадәттә, мин берүзем вәгазьләдем. Ярты елдан соң мин инде 17 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә идем. Кайбер өйрәнүчеләрем хакыйкатьне кабул итте. Аларның берсе Садыйк Масих исемле армия офицеры иде. Ул безгә Джордж белән басмаларыбызны урду теленә — Пакистанның рәсми теленә тәрҗемә итәргә булышты. Соңрак Садыйк ашкынучан вәгазьче булып китте.

«Куин Элизабет» лайнерында Гилад мәктәбенә юл тотам

Вакыт узу белән мин Карачи шәһәренә кайттым. Анда мин Хенри Финч һәм Харри Форест исемле миссионерлар белән хезмәттәшлек иттем. Алар күптән түгел генә Гилад мәктәбендә укып чыккан иде. Бу кардәшләр миңа теократик хезмәткә кагылышлы күп яхшы киңәшләр бирде. Бер мәлне без Хенри кардәш белән төньяк Пакистанга вәгазьләргә киттек. Бер тау итәгендә вәгазьләгәндә, без күп басынкы кешеләрне очраттык. Урду телендә сөйләшкән бу кешеләр хакыйкатькә бик сусаган иде. Ике елдан соң мине дә Гилад мәктәбенә чакырдылар. Мәктәптән соң Пакистанга кайтып, мин Лахор шәһәрендә урнашкан миссионерлар йортында яши башладым һәм вакыт-вакыт район күзәтчесе булып хезмәт иттем. Анда тагын өч миссионер яши иде.

АВЫР ВАКЫТЛАР КИЧЕРӘМ

Кызганычка каршы, 1954 елда Лахор шәһәрендә яшәгән миссионерлар арасында, холыклары төрле булганга күрә, җитди конфликт купты. Бу хәлне филиалга хәл итәргә туры килде. Миңа ул вакытта зирәклек җитеп бетмәде, һәм мин бу бәхәстә бер якка авыштым, шуңа күрә кардәшләр, катгый киңәш биреп, мине төзәтте. Мин төшенкелеккә бирелдем, үземне рухи яктан булдыксыз дип саный башладым. Мин Карачи шәһәренә берникадәр вакытка кайттым, ә аннан соң Лондонга күчендем. Барысын яңадан башлармын дип өметләнә идем мин.

Лондондагы җыелышта мин Бәйтел гаиләсеннән булган күп кенә кардәшләр белән бергә хезмәт иттем. Аларның берсе Прайс Хьюз исемле бер игелекле кардәш иде. Ул филиал хезмәтчесе иде һәм мине үз канаты астына алды. Бер мәлне ул бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек иткән Рутерфорд кардәштән катгый киңәш алганы турында сөйләде. Хьюз кардәшнең сүзләре буенча, ул үзен акларга тырышкан, һәм Рутерфорд аңа катгый шелтә белдергән булган. Гаҗәеп, әмма Хьюз кардәш бу очракны елмаеп исенә төшерә иде! Башта бу хәл Хьюз кардәшне күңелсезләндергән. Әмма соңрак ул бу төзәтүнең чыннан да урынлы булганын аңлаган һәм моны Йәһвәнең кайгыртуы итеп күргән (Евр. 12:6). Аның сүзләре мине бик юатты һәм алга таба да шатлык белән хезмәт итәргә көч бирде.

Шул вакытларда әнием дә Лондонга күченде. Ул Джон Барр белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Соңрак Барр кардәш Җитәкче советта хезмәт итте. Әнием рухи яктан үсә барды һәм 1957 елда суга чумдырылды. Соңрак мин әтиемнең дә әле исән чагында Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәнен белдем.

1958 елда мин Лене исемле апа-кардәшкә өйләндем. Бу кардәш, Даниядән күченеп, Лондонда яши иде. Туйдан соң бер ел үткәч, безнең кызыбыз Джейн туды. Аннан соң безнең тагын дүрт балабыз туды. Аллаһы мине рухи яктан да фатихалап торды. Мәсәлән, «Фулхэм» җыелышында миңа күп хөрмәтле вазифалар бирелде. Вакыт узу белән Лененың сәламәтлек белән бәйле авырлыклары башланды, шуңа күрә без җылырак климатлы җиргә күченергә булдык. Шулай итеп, 1967 елда без Австралиядәге Аделаида шәһәренә күчендек.

ЙОРТЫБЫЗГА КАЙГЫ КИЛӘ

Аделаидадагы җыелышта 12 олы яшьтәге майланган мәсихче бар иде. Алар вәгазь эшендә бик актив иде. Без бу кардәшләр белән тиз дуслашып киттек һәм бергә хезмәт итә башладык.

1979 елда безнең Лене белән бишенче балабыз — Дэниел туды. Ул Даун синдромының * авыр формасы белән туды. Табиблар балабыз озак яшәмәячәк диде. Бу безгә шундый зур кайгы китерде. Хәтта бүген моның турында искә төшерү авыр. Без аны кайгыртыр өчен бар көчебезне куйдык. Әлбәттә, без башка балаларыбыз турында да онытмадык. Өстәвенә, Дэниелның йөрәк зәгыйфьлеге бар иде. Йөрәгендә ике тишек булганга, аның организмына кислород җитми иде. Кайвакыт моның аркасында Дэниелның бите һәм тәне зәңгәрләнә иде, һәм без аны шунда ук хастаханәгә илтә идек. Авыруына карамастан, Дэниел акыллы һәм ягымлы бала иде. Ул рухи нәрсәләргә дә тартыла иде. Ашар алдыннан, ул, башын иеп, нәни кулларын кысып тота иде дә безнең белән дога кыла иде, ә ахырда чын йөрәктән «амин» дип әйтеп куя иде. Аннан соң гына ул ашый башлый иде.

Дүрт яшендә Дэниелга тагын бер диагноз куелды — лейкоз. Без Лене белән физик һәм эмоциональ яктан алҗып беттек. Минем нервларым какшар дип уйлаган идем. Хәлебез калмаган кебек тоелганда, безгә район күзәтчебез Невилл Бромвич килеп китте. Ул безне кочаклады, һәм без кич буе бергә еладык. Аның наз һәм җылылык тулы сүзләре безне юатты. Ул бездә төнге сәгать бергә кадәр утырды. Берникадәр вакыт узгач, Дэниел үлеп китте. Бу тормышыбызда иң зур сынау иде. Ләкин Йәһвәнең ярдәме белән без бу кайгыны кичереп чыктык һәм хәтта үлем дә Дэниелны Йәһвәнең мәхәббәтеннән аера алмый икәнен истә тоттык (Рим. 8:38, 39). Без аны яңа дөньяда күрергә бик телибез! (Яхъя 5:28, 29)

БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕП, ШАТЛЫК ТАБАМ

Миңа ике тапкыр инсульт сукты. Шулай да мин өлкән булып хезмәт итүемне дәвам итәм. Тормышымдагы очраклар мине кызганучан булырга өйрәтте — аеруча авырлыклар кичергән кешеләргә карата. Мин беркемне дә хөкем итмәскә тырышам һәм мондыйрак сораулар турында уйланам: «Кардәшнең тормышы нинди булган? Бу аның хисләренә һәм фикер йөртү рәвешенә ничек тәэсир итә? Мин аңа үз яратуымны ничек күрсәтә алам? Аны Йәһвә ихтыярын алга таба да үтәргә ничек дәртләндереп була?» Көтүче буларак, кардәшләр янына килеп китү миңа чын бәхет китерә! Башкаларны ныгытканда һәм җаннарын яңартканда, мин үзем дә юаныч һәм көч табам.

Көтүче буларак, кардәшләр янына килеп китү миңа чын бәхет китерә

Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәб. 94:19). Мин аның сүзләре белән тулысынча риза. Тормышымда мин гаилә белән бәйле авырлыклар кичердем, туганнар каршылык күрсәтте, өметем кайвакыт өзелде, төшенкелеккә дә бирелгәнем булды. Ләкин Йәһвә мине калдырмады. Әйе, Йәһвә минем өчен чын Ата булды!

^ 19 абз. Башта Пакистан Көнбатыш Пакистаннан (хәзер Пакистан) һәм Көнчыгыш Пакистаннан (хәзер Бангладеш) торган.

^ 29 абз. «Уяныгыз!» (рус) журналының 2006 ел, апрель ае чыгарылышында «Махсус кайгыртуга мохтаҗ балалар» дигән мәкаләне кара.