Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вөҗданыгызны Аллаһының кануннары һәм принциплары өйрәтсен

Вөҗданыгызны Аллаһының кануннары һәм принциплары өйрәтсен

«Искә төшерүләрең турында уйланам мин» (ЗӘБ. 119:99).

ҖЫРЛАР: 127, 88

1. Кешеләрне хайваннардан нәрсә аерып тора?

КЕШЕЛӘРНЕ хайваннардан күп нәрсә аерып тора. Мәсәлән, вөҗдан турында уйланыйк. Кешелек тарихының иң башлангычыннан ук вөҗдан кешеләр тормышында зур роль уйный. Адәм белән Хаува, Йәһвә канунын бозгач, Гадән бакчасындагы агачлар арасына качкан. Бу аларны вөҗданнары борчый башлаганын күрсәтә.

2. Вөҗдан компаска нәрсә белән охшаш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Вөҗданы өйрәтелмәгән кешене дөрес эшләмәгән компас буенча барган кораб белән чагыштырып була. Андый компас белән сәяхәткә чыгу бик куркыныч. Җилләр һәм океан агымнары корабны кирәкле курстан алып китәргә мөмкин. Дөрес күрсәткән компас исә капитанга булыша. Нәкъ шулай ук вөҗдан белән дә: дөреслекне яманлыктан аерырга булыша торган бу эчке хис безгә дөрес юнәлеш күрсәтә. Әмма вөҗданыбыз безгә дөрес юл күрсәтсен өчен, безгә аны өйрәтергә кирәк.

3. Вөҗдан дөрес өйрәтелмәгән булса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

3 Кешенең вөҗданы өйрәтелгән булмаса, ул аны гөнаһтан якламый (1 Тим. 4:1, 2). Бозылган вөҗдан аркасында, кеше хәтта «яхшыны яман» дип саный башларга мөмкин (Ишаг. 5:20). Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем Аллаһыга изге хезмәт башкара дип уйлар» (Яхъя 16:2). Мәсәлән, Стифәнне һәм башка мәсихчеләрне үтергән кешеләр шулай уйлаган (Рәс. 6:8, 12; 7:54—60). Уйлап кына карагыз: шул дини фанатиклар Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән, ләкин, мәсихчеләрне үтереп, аның кануннарын бозган! (Чыг. 20:13) Аларның вөҗданнары бозылган компас булып чыккан!

4. Вөҗданыбыз дөрес юнәлеш күрсәтсен өчен, нәрсә эшләргә?

4 Вөҗданыбыз безгә дөрес юнәлеш бирсен өчен, нәрсә эшләп була? Аллаһы Сүзендәге кануннар һәм принциплар «фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы» (2 Тим. 3:16). Шуңа күрә, вөҗданыбызны өйрәтер өчен, безгә Изге Язмаларны тырышып өйрәнергә, уйланырга һәм укыганнарны тормышыбызда кулланырга кирәк. Нәтиҗәдә, без Аллаһының фикер йөртүен яхшырак аңларбыз һәм вөҗданыбызга таяна алырбыз. Аллаһының принциплары белән кануннары вөҗданыбызны ничек тәрбияли алганын күрсәтүче кайбер мисалларга игътибар итик.

ВӨҖДАНЫГЫЗНЫ АЛЛАҺЫ КАНУННАРЫ ТӘРБИЯЛӘСЕН

5, 6. Аллаһы кануннары безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләү мөһим?

5 Йәһвәнең кануннары безгә файда китерсен өчен, аларны уку һәм белү генә җитми. Без аларны яратырга һәм аларга хөрмәт белән карарга тиеш. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Явызлыкны нәфрәт итегез һәм яхшылыкны яратыгыз» (Амус 5:15). Әмма моңа ничек өйрәнергә? Без бар нәрсәгә Йәһвә карашыннан карарга тиеш. Мондый мисал турында уйланыйк: әйтик, сез төннәрен йоклап китә алмыйсыз, ди. Табиб сезгә нинди диета тотарга, нинди күнегүләр ясарга, нинди режим буенча яшәргә кирәклеген аңлата. Сез, аның киңәшләре буенча эш иткәнгә, файдасын күрәсез! Әлбәттә, сез бу табибка бик рәхмәтле булыр идегез.

6 Нәкъ шулай ук Барлыкка Китерүчебез дә безгә үз кануннарын биргән. Бу кануннар безне гөнаһ китергән зыяннан яклый һәм тормышыбызга уңай яктан тәэсир итә. Мәсәлән, Изге Язмалар буенча, без алдарга, хәйләләр корырга, урларга, әхлаксыз эшләр һәм сихерчелек белән шөгыльләнергә, шулай ук көч кулланырга тиеш түгел. (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19 укы; Ачыл. 21:8.) Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү күп фатихалар китергәнен күргәндә, йөрәгебездә Йәһвәгә һәм аның кануннарына карата ярату үсә.

7. Изге Язмаларда язылган кешеләр турында укып уйлану безгә ничек булыша?

7 Бәхеткә каршы, мөһим сабакларга өйрәнер өчен, безгә Йәһвәнең кануннарын бозасы һәм начар җимешләр татыйсы юк, чөнки Аллаһы Сүзендә хаталар кылган кешеләр турында күп язылган һәм без аларның мисалларыннан сабак ала алабыз. Гыйбрәтле сүзләр 1:5 тә: «Зирәк кеше тыңлар да күбрәк үгет-нәсыйхәт алыр»,— дип әйтелә. Бу үгет-нәсыйхәт — Аллаһыдан, һәм моңардан яхшырак бернәрсә дә юк. Мәсәлән, Давыт патша мисалын исебезгә төшерик. Ул Йәһвәнең канунын бозган һәм Битсәбия белән зина кылган. Бу аңа күпме кайгы китергән! (2 Иш. 12:7—14) Бу очрак турында уйланып укыганда, үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Давыт Битсәбия белән зина кылудан һәм, нәтиҗәдә, җан әрнүеннән ничек кача алган? Мин охшаш вәсвәсәгә очрасам, гөнаһка каршы тора алырмынмы? Мин, Давыт кебек, гөнаһка бирелерменме? Яисә, Йосыф кебек, гөнаһтан качармынмы?» (Ярат. 39:11—15). Гөнаһның начар нәтиҗәләре турында уйлансак, безгә «явызлыкны нәфрәт итәргә» җиңелрәк булыр.

8, 9. а) Вөҗдан безгә нинди очракларда ярдәм итә? ә) Йәһвәнең принциплары безгә ничек булыша?

8 Без Аллаһы нәфрәт иткән эшләрдән ерак торабыз. Әмма кайвакыт Изге Язмаларда теге я бу ситуация турында конкрет канун юк. Ул чакта Аллаһы бездән нәрсә көткәнен ничек аңлап була? Безгә вөҗдан булыша ала.

9 Яратудан чыгып, Йәһвә үз принципларын биргән. Бу принциплар вөҗданыбыз өчен ориентир булып тора. Аллаһы болай дигән: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (Ишаг. 48:17, 18). Изге Язмалардагы принциплар турында тирән уйланып һәм аларны йөрәгебезгә сеңдереп, без үз вөҗданыбызны тәрбиялибез һәм төзәтәбез дип әйтеп була. Бу безгә, үз чиратында, акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

АЛЛАҺЫ ПРИНЦИПЛАРЫ — ЫШАНЫЧЛЫ ОРИЕНТИР

10. Принцип нәрсә ул һәм Гайсә үз шәкертләрен принципларга ничек өйрәткән?

10 Принцип — нәрсәнең дә булса асылы, төп фикере, гомуми идеясе. Принципларга нигезләнеп, акыллы карарлар кабул итеп була. Йәһвәнең принципларын аңлау безгә аның фикер йөртүен һәм ни өчен теге я бу канун биргәнен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, Гайсә ачу — көч куллануга, ә әхлаксыз фикерләр зина кылуга китергәнен аңлаткан. Шулай итеп ул үз шәкертләрен мондый принципка өйрәтергә теләгән: тәртибебез һәм хәтта уйларыбыз бик җитди нәтиҗәләргә китерә ала (Мат. 5:21, 22, 27, 28). Йәһвәнең принциплары буенча эш итсәк, вөҗданыбыз дөрес өйрәтелгән булыр һәм без Аллаһыны сөендерербез (1 Көр. 10:31).

Җитлеккән мәсихче башкаларның вөҗданнарын исәпкә ала (11, 12 нче абзацларны кара.)

11. Мәсихчеләр, вөҗданнарына нигезләнеп, бер үк хәлдә төрле карарлар кабул итә аламы? Аңлатыгыз.

11 Кайбер очракларда, мәсихчеләрнең вөҗданнары Изге Язмалар буенча өйрәтелгән булса да, һәрберсе үз карарын кабул итә. Исерткеч эчемлекләр эчүне мисал итеп алыйк. Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп эчү тыелмый. Әмма чиктән тыш күп эчү һәм эчкечелек тыела (Гыйб. сүз. 20:1; 1 Тим. 3:8). Мәсихче артык күп эчми икән, аңа бүтән бернәрсә турында да борчыласы юк дип әйтеп буламы? Юк. Без башкалар өчен абыну ташы булырга теләмәс идек, шуңа күрә безгә башка кешенең вөҗданын исәпкә алырга кирәк.

12. Римлыларга 14:21 буенча, без башкаларның вөҗданнарын ничек исәпкә ала алабыз?

12 Паул, башкаларның вөҗданын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итеп, болай дигән: «Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм кардәшеңнең иманын зәгыйфьләндерүче һичнәрсә эшләмәү — иң яхшы нәрсә» (Рим. 14:21). Безнең исерткеч эчемлекләрне эчәргәме, юкмы икәнен сайларга хокукыбыз бар, әмма, бу башка кеше өчен абыну ташы булса, без моңардан баш тартырга әзерме? Хакыйкатькә килгәнгә кадәр, кайбер кардәшләр артык күп эчкән, шуңа күрә хәзер алар исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тарта. Әлбәттә, без андый кардәшләрнең безнең аркада элекке гадәтләренә кайтуларын теләмибез (1 Көр. 6:9, 10). Аларны эчәргә кыстау мәрхәмәтсез булыр иде!

13. Тимути, башкаларның вөҗданнарын исәпкә алып, нинди адым ясарга әзер булган?

13 Тимутигә, күрәсең, якынча 20 яшь булганда, ул, үзе вәгазьләячәк яһүдләрне абындырмас өчен, сөннәткә утырырга — авырту китерә торган процедура үтәргә ризалашкан. Ул яһүдләрнең сөннәтләү мәсьәләсенә бик җитди караганнарын белгән. Күргәнебезчә, Тимути рәсүл Паул кебек фикер йөрткән (Рәс. 16:3; 1 Көр. 9:19—23). Ә сез, Тимутидән үрнәк алып, башкалар хакына җәфа чигәргә әзерме?

«ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ ОМТЫЛЫЙК»

14, 15. а) «Җитлеккәнлеккә омтылу» үз эченә нәрсәне ала? ә) Җитлеккән мәсихчеләр башкалар белән үзләрен ничек тота?

14 Бар мәсихчеләр дә, «Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматларны калдырып», «җитлеккәнлеккә омтылырга» тиеш (Евр. 6:1). Әлбәттә, җитлеккәнлек үзеннән-үзе килми. Җитлеккән булып китәр өчен, безгә белем алырга һәм аңлау сәләтен үстерергә кирәк. Менә ни өчен без Изге Язмаларны һәр көн укырга дигән киңәшне кат-кат ишетәбез дә (Зәб. 1:1—3). Сезнең шундый максатыгыз бармы? Изге Язмаларны һәр көн укып, сез Йәһвәнең кануннарын һәм принципларын яхшырак аңларсыз.

15 Мәсихчеләр өчен иң мөһим канун — мәхәббәт кануны. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Гайсәнең бертуганы Ягъкуб мәхәббәтне «патша кануны» дип атаган (Ягък. 2:8). Ә Паул болай дигән: «Башкаларны яратучы канунны үти» (Рим. 13:10). Мәхәббәтнең мөһимлеге һич тә гаҗәпләндерми, чөнки «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Аллаһының мәхәббәте хис кенә булып калмый. Мәхәббәт Аллаһының эшләрендә чагыла. Яхъя болай дип язган: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте» (1 Яхъя 4:9). Йәһвәгә һәм аның Улы Гайсәгә, кардәшләргә һәм башка кешеләргә мәхәббәт күрсәтеп, без җитлеккән мәсихчеләр булуыбызны раслыйбыз (Мат. 22:37—39).

Аллаһы принципларына төшенергә тырышсак, вөҗданыбыз ышанычлы гид булачак (16 нчы абзацны кара.)

16. Җитлеккәнлеккә нәрсә хас?

16 Гадәттә, кануннар билгеле бер ситуациягә туры килә, ә принциплар төрле очракларда кулланырлык. Мәсихче җитлеккәнлеккә омтылганда, без принципларны тагы да күбрәк куллана башлыйбыз. Мәсәлән, балалар начар аралашуның тискәре йогынтысын аңлап бетерми, шуңа күрә әти-әниләре, аларны яклар өчен, билгеле бер кагыйдәләр урнаштыра (1 Көр. 15:33). Әмма бала үсә барган саен, аның акыл сәләтләре дә үсә бара һәм хәзер инде ул Изге Язмалардагы принциплар нигезендә фикер йөртергә өйрәнә. Нәтиҗәдә, ул җитлеккәнлеккә ирешә һәм дусларны акыллылык белән сайлый башлый. (1 Көринтлеләргә 13:11; 14:20 укы.) Аллаһы принципларына төшенергә тырышсак, вөҗданыбыз ышанычлы гид кебек булачак һәм безгә Аллаһы теләгәнчә эш итәргә ярдәм итәчәк.

17. Нәрсә ярдәмендә без акыллы карарлар кабул итә алабыз?

17 Без Йәһвәне сөендерә торган карарлар кабул итәр өчен бар кирәклесенә ия. Изге Язмаларда язылган кануннар белән принципларны оста кулланганга, без «бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер» (2 Тим. 3:16, 17). Шуңа күрә, «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәр» өчен, алга таба да принципларны тикшерик (Эфес. 5:17). Йәһвә оешмасы биргән коралларны кулланыйк. Мәсәлән, безнең «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус), «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче», «Күзәтү манарасы китапханәсе» (рус), «Онлайн-китапханә» һәм төрле электрон кушымталар бар. Бу гаҗәеп кораллар безгә сыйфатлы шәхси өйрәнү һәм гаилә өйрәнүе үткәрергә булыша.

ЙӘҺВӘ СҮЗЕ БУЕНЧА ӨЙРӘТЕЛГӘН ВӨҖДАН ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ

18. Йәһвәнең кануннары белән принциплары буенча эш итү нинди нәтиҗәләргә китерә?

18 Аллаһының кануннары белән принциплары буенча эш итүебез нинди нәтиҗәләргә китерә? Зәбур 119:97—100 дә мондый сүзләр язылган: «Кануныңны шундый яратам мин! Аның турында көне буе уйланам. Әмерең мине дошманнарымнан зирәгрәк итә, чөнки ул мине һәрчак җитәкли. Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк, чөнки искә төшерүләрең турында уйланам мин. Мин аксакалларга караганда яхшырак аңлап эш итәм, чөнки боерыкларыңны үтим». Аллаһының принциплары белән законнары турында уйлансак һәм алар буенча эш итәргә тырышсак, без зирәклеккә һәм аңлауга ия булырбыз һәм, нәтиҗәдә, «Мәсих җитлеккәнлегенә» ирешербез (Эфес. 4:13).