Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә һәм Гайсә бердәм булган кебек, бердәм булыйк

Йәһвә һәм Гайсә бердәм булган кебек, бердәм булыйк

«Бөтенесе бер булсын... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар» (ЯХЪЯ 17:20, 21).

ҖЫРЛАР: 24, 99

1, 2. а) Гайсә Йәһвәдән нәрсә сораган? ә) Ни өчен Гайсә бердәмлеккә зур игътибар биргән?

ҮЗ ШӘКЕРТЛӘРЕ белән соңгы тапкыр кичке аш ашаганда, Гайсә алар арасындагы бердәмлекнең мөһимлеге турында уйлаган. Шәкертләр белән бергә дога кылып, Гайсә Йәһвәдән, аларны бердәмлек белән фатихала, дип сораган, без синең белән бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын, дип үтенгән. (Яхъя 17:20, 21 укы.) Шәкертләрнең бердәмлек саклаулары чыннан да мөһим булган, чөнки бердәм булулары Гайсәнең җиргә Аллаһы тарафыннан килгәнен һәм аның ихтыярын үтәгәнен раслар иде. Мәхәббәт мәсихчеләрне аерып торучы билге булыр иде һәм алар арасындагы бердәмлекне ныгытыр иде (Яхъя 13:34, 35).

2 Гайсәнең бердәмлеккә басым ясаганы яхшы аңлашыла: аның рәсүлләренә бердәмлек җитеп бетмәгән. Хәтта Гайсә белән үткәргән соңгы кичендә рәсүлләр «араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш» дип яңадан бәхәсләшә башлаган (Лүк 22:24—27; Марк 9:33, 34). Моңа кадәр Ягъкуб белән Яхъя Гайсәдән Патшалыкта югары урын сораган булган (Марк 10:35—40).

3. а) Күрәсең, нинди факторлар аркасында Мәсих шәкертләренә бердәм булырга авыр булган? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Ләкин, данга омтылудан тыш, Мәсих шәкертләре арасындагы бердәмлекне какшата алган башка нәрсәләр дә булган. Ул вакытта кешеләр бер-берсен нәфрәт иткән һәм бер-берсенә тискәре мөнәсәбәт күрсәткән. Гайсәнең шәкертләренә дә бу тәэсир иткән. Бу мәкаләдә без мондый сорауларга игътибар итәрбез: Гайсә тискәре карашлы кешеләр белән үзен ничек тоткан? Ул үз шәкертләрен бар кешеләргә бертигез карарга һәм бердәм булырга ничек өйрәткән? Мәсихнең өйрәткәннәре безгә бердәм булып калырга ничек булышыр?

МӘСИХКӘ ҺӘМ АНЫҢ ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ КҮРСӘТЕЛГӘН НАЧАР МӨНӘСӘБӘТ

4. Гайсә нинди начар мөнәсәбәткә очраган?

4 Гайсә начар мөнәсәбәткә һәм тискәре карашка очраган. Мәсәлән, Филип Натанаилгә Мәсихне тапканы турында әйткәч, Натанаил аңа болай дип җавап кайтарган: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» (Яхъя 1:46) Күрәсең, Натанаил Микай 5:2 дәге пәйгамбәрлекне белгән һәм Мәсихнең Бәйтлеһемдә туарга тиешлеген аңлаган. Бәлки, ул Насара шәһәре әллә ни әһәмиятле шәһәр түгел, шунлыктан Мәсих бу шәһәрдән килә алмый дип уйлагандыр. Кайбер атаклы яһүдләр дә Гайсәгә, аның Гәлиләядән булганы аркасында, өстән караган (Яхъя 7:52). Күп кенә яһүдләр гәлиләялеләрне икенче сортлы кешеләр дип санаган. Ә кемдер, Гайсәне рәнҗетергә теләп, аны самарияле дип атаган (Яхъя 8:48). Самария халкы чыгышы һәм дине белән яһүдләрдән аерылып торган. Яһүдләр дә, гәлиләялеләр дә самариялеләрне өнәп бетермәгән һәм алар белән аралашмаган (Яхъя 4:9).

5. Гайсәнең шәкертләре нинди начар мөнәсәбәткә дучар булган?

5 Яһүд җитәкчеләре Гайсәнең шәкертләреннән дә мыскыллап көлгән. Фарисейлар аларны, гади халыкны кебек, «ләгънәт ителгән» кешеләр дип санаган (Яхъя 7:47—49). Уйлап кына карагыз, фарисейларның йолаларын тотмаган һәм раввиннар мәктәпләрендә укымаган кешеләргә фарисейлар җирәнгеч бәндәләргә кебек караган (Рәс. 4:13). Ул вакытларда кешеләр үзләренең диннәре, социаль дәрәҗәләре һәм милләтләре белән бик горурланган һәм үзләреннән аерылып торган кешеләргә тискәре караш белән караган. Шуңа күрә Гайсәгә һәм аның шәкертләренә андый мөнәсәбәт кичерергә туры килгән дә. Кызганычка каршы, хәтта Гайсәнең шәкертләренә дә тискәре карашлар хас булган. Бердәм булып калыр өчен, аларга үз фикер йөртүләрен үзгәртергә кирәк булган.

6. Тискәре караш ничек чагылырга мөмкин?

6 Бүгенге дөнья да тискәре карашлар белән тулы. Бәлки, без башкаларның начар мөнәсәбәтен сизәбездер, ә бәлки, үзебезнең ниндидер тискәре карашларыбыз бардыр. Австралиядә пионер булып хезмәт итүче бер апа-кардәш болай ди: «Мин ак тәнле кешеләрнең аборигеннар белән үзен ничек тотканнары турында күп уйлый идем. Элек тә алар җирле кешеләр белән гаделсез мөгамәлә иткән, бүген дә шулай кала бирә. Мин үзем дә андый мөнәсәбәткә дучар булдым. Шуңа күрә мин ак тәнле кешеләрне нәфрәт итә идем». Ә Канададан булган бер абый-кардәш болай ди: «Мин французча сөйләшкән кешеләрне инглизчә сөйләшкәннәрдән өстен күрә идем. Инглиз телендә сөйләшүчеләрне мин яратып бетерми идем».

7. Тискәре мөнәсәбәткә дучар булса да, Гайсә үзен ничек тоткан?

7 Гайсә вакытында кебек, бүген дә тискәре караш кешеләр йөрәгендә тирән тамырланган. Гайсә тискәре карашларга үзен әсир итәргә юл куймаган. Аңа нәрсә булышкан? Беренчедән, ул бар кешеләргә бертигез караган һәм байларга да, ярлыларга да, фарисейларга да, самариялеләргә дә вәгазьләгән. Ул хәтта салым җыючыларга һәм гөнаһ кылучыларга яхшы хәбәрне сөйләгән. Икенчедән, үзенең үрнәге һәм тәгълиматлары белән Гайсә үз шәкертләрен кешеләргә шик белән карамаска һәм бар кешеләрне яратырга өйрәткән.

ЯРАТУ БЕЛӘН БАСЫНКЫЛЫК ТИСКӘРЕ КАРАШЛАРНЫ ҖИҢӘ

8. Мәсихчеләрнең бердәмлеге нәрсәгә нигезләнгән? Аңлатыгыз.

8 Гайсә үз шәкертләрен бер мөһим принципка өйрәткән: «Бөтенегез дә — кардәшләр». Бу принцип бердәмлегебезнең нигезе булып тора. (Маттай 23:8, 9 укы.) Нинди мәгънәдә без кардәшләр? Мәсәлән, без Адәм токымнары (Рәс. 17:26). Әмма иң мөһиме — барыбыз да Йәһвәне күктәге Атабыз итеп таный, шул сәбәпле, Гайсә аңлатканча, без кардәшләр (Мат. 12:50). Гайсәнең шәкертләре бер зур рухи гаиләне тәшкил итә. Бу гаилә мәхәббәт һәм иман баулары белән бәйләнгән. Үзләренең хатларында рәсүлләр башка шәкертләрне еш кына кардәшләр дип атаган (Рим. 1:13; 1 Пет. 2:17; 1 Яхъя 3:13) *.

9, 10. а) Ни өчен яһүдләр үз милләтләре белән горурланырга тиеш булмаган? ә) Башка милләттәге кешеләргә кимсетеп карау начар булганын Гайсә ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Бер-берсенә кардәшләргә кебек карарга кирәклегенә басым ясаганнан соң, Гайсә басынкылыкның мөһимлегенә игътибар иткән. (Маттай 23:11, 12 укы.) Без инде әйтеп киткәнчә, урынсыз горурлык рәсүлләрнең бердәмлегенә зыян китергән. Күп кенә яһүдләр үзләренең Ибраһим токымыннан булганнары белән горурланган. Әмма Чумдыручы Яхъя аларга болай дигән: «Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала» (Лүк 3:8).

10 Гайсә милләт белән горурлануны хөкем иткән. Бер канунчы Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Гайсә аңа җавап итеп бер гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Бу хикәядә бер самарияле сәяхәт итүче яһүдкә ярдәм иткән. Бу яһүдкә җинаятьчеләр һөҗүм иткән булган. Үтеп баручы башка яһүдләр аны кызганмаган һәм аңа ярдәм итмәгән, ә шәфкатьле самарияле аңа ярдәм кулы сузган. Гайсә канунчыны самарияледән үрнәк алырга дәртләндергән (Лүк 10:25—37). Игътибар итегез: яһүдләрне чын игелеккә өйрәтер өчен, Гайсә самарияле кеше турында мисал китергән.

11. Ни өчен Мәсих шәкертләре чит ил кешеләренә бертигез карарга тиеш булган һәм Гайсә аларны моңа ничек өйрәткән?

11 Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә шәкертләргә яхшы хәбәрне «бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» җиткерергә кушкан булган (Рәс. 1:8). Гайсәнең йөкләмәсен үтәр өчен, шәкертләргә горурлыктан һәм тискәре карашлардан арынырга кирәк булган. Гайсә аларны бу авыр йөкләмәгә әзерләгән: ул аларны чит ил кешеләрендә яхшы сыйфатлар күрергә өйрәткән. Мәсәлән, ул яһүд булмаган йөзбашын гаҗәеп иманы өчен мактаган (Мат. 8:5—10). Ә Насарада Гайсә чит ил кешеләрен, мәсәлән Сарифат шәһәрендәге финикияле тол хатынны һәм Сурияле Ногманны, телгә алган һәм Йәһвәнең аларны фатихалаганы турында әйткән (Лүк 4:25—27). Гайсә самарияле хатынга вәгазьләгән. Ул хәтта самариялеләрнең шәһәрендә ике көн үткәргән, чөнки андагы кешеләр яхшы хәбәр белән бик кызыксынган (Яхъя 4:21—24, 40).

БЕРЕНЧЕ МӘСИХЧЕЛӘРНЕҢ ТИСКӘРЕ КАРАШ БЕЛӘН КӨРӘШҮЛӘРЕ

12, 13. а) Гайсә самарияле хатынга вәгазьләгәндә, рәсүлләр моңа ничек караган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ягъкуб белән Яхъя бар кешеләрне дә яратырга әле өйрәнмәгәнен нәрсә дәлилли?

12 Ләкин шәкертләргә тискәре караштан арынырга җиңел булмаган. Гайсәнең самарияле хатын белән сөйләшкәнен күргәч, алар хәтта гаҗәпләнгән (Яхъя 4:9, 27). Ни өчен? Яһүди дин җитәкчеләре хатын-кыз белән кешеләр алдында сөйләшмәс иде, ә репутациясе шикле булган самарияле хатын турында әйтәсе дә юк. Рәсүлләр Гайсәне ашарга чакырган, әмма ул бу хатын-кыз белән сөйләшүне шулкадәр мөһим күргән, хәтта соңрак ашарга теләк белдергән. Вәгазьләү Гайсә өчен ризык кебек булган, һәм ул хәтта самарияле хатынга вәгазьләүне дә Йәһвәнең ихтыярын үтәү итеп күргән (Яхъя 4:31—34).

13 Ягъкуб белән Яхъя бар кешеләргә бертигез карарга кирәк икәнлеген әле дә аңлап бетермәгән. Гайсә белән Самария җирләре аша үткәндә, шәкертләр самариялеләрнең бер авылында кунар урын эзләгән. Ләкин самариялеләр кунакчыллык күрсәтмәгән. Ягъкуб белән Яхъя шулкадәр ачуланган ки, хәтта Гайсәне бу авылга ут җибәрергә сораган. Гайсә аларны шелтәләгән (Лүк 9:51—56). Кызык, бу шәкертләр Гәлиләя аша үтеп барган булса һәм аларга яһүдләр кунакчыллык күрсәтмәгән булса, алар шулкадәр ачуланыр идеме икән? Мөгаен, алар тискәре карашлары аркасында шулкадәр ярсыган. Вакыт узу белән яхшы хәбәр бар самариялеләргә барып җиткән, һәм Яхъя аларга бу хәбәрне җиткергән кешеләрнең берсе булган. Бәлки, үзенең элеккеге тотышын исенә төшергәндә, аңа бик оят булгандыр (Рәс. 8:14, 25).

14. Беренче гасырда нинди авырлык туган һәм, күрәсең, ни өчен? Ул ничек чишелгән булган?

14 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң берникадәр вакыт узгач, җыелыштагы кайбер кардәшләргә карата гаделсез мөгамәлә күрсәтелгән: грекча сөйләшкән тол хатыннарга ризык бирелмәгән (Рәс. 6:1). Бәлки башка телдә сөйләшкәнгә, кардәшләр бу тол хатыннар белән үзләрен гаделсез тоткандыр. Рәсүлләр тиз арада чаралар күргән: ризыкны өләшү өчен җаваплы кардәшләрне билгеләгән. Бу рухи яктан нык кардәшләрнең грек исемнәре булган. Бәлки, шул сәбәпле теге тол хатыннарга бу кардәшләрдән ярдәм алу җиңелрәк булгандыр.

15. Петер кешеләрне аермаска ничек өйрәнгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

15 Б. э. 36 елында вәгазь эше халыкара масштаб алган. Элек рәсүл Петер яһүдләр белән генә аралашкан. Ләкин соңрак Аллаһы мәсихчеләрнең бар кешеләргә вәгазьләргә тиешлеген ачкан, шуңа күрә Петер Көрнили исемле Рим гаскәриенә вәгазьләгән. (Рәсүлләр 10:28, 34, 35 укы.) Петер башка халыклардан булган кешеләр белән аралашкан һәм алар белән бергә ашаган. Ләкин соңрак ул, Антиохта булганда, башка халык кешеләреннән читләшә башлаган (Гәл. 2:11—14). Ул чакта Паул Петергә катгый киңәш биргән. Күрәсең, Петер аны кабул иткән. Кече Асиядә яшәүче яһүдләргә һәм мәҗүсиләрдән булган мәсихчеләргә хат язганда, Петер «бөтен кардәшлекне яратырга» кирәклеге турында язган (1 Пет. 1:1; 2:17).

16. Беренче мәсихчеләр нинди репутациягә ия булган?

16 Әйе, рәсүлләр Гайсәдән «һәртөрле кешеләрне» яратырга өйрәнгән (Яхъя 12:32; 1 Тим. 4:10). Моның өчен вакыт таләп ителсә дә, алар үзләренең фикер йөртүләрен үзгәртә алган. Беренче мәсихчеләрне бер-берсен яраткан кешеләрне итеп белгәннәр. Икенче гасырда яшәгән язучы Тертуллиан кешеләрнең мәсихчеләр турында нәрсә әйткәннәре турында язган: «Алар бер-берсен ярата... Алар бер-берсе өчен хәтта үләргә әзер». «Яңа шәхес булып киенгәнгә», беренче мәсихчеләр бар кешеләргә Аллаһы кебек карарга һәм аларны аермаска өйрәнгән (Көл. 3:10, 11).

17. Безгә башкаларга карата тискәре хисләрдән арынырга нәрсә булышыр? Мисаллар китерегез.

17 Безгә дә, үз йөрәгебездән тискәре карашны йолкып алыр өчен, вакыт кирәк булырга мөмкин. Франциядән булган бер апа-кардәш эчендәге көрәшне мондый сүзләр белән сурәтләп биргән: «Йәһвә мине башкаларны яратырга, юмарт булырга, һәрбер кешегә уңай караш сакларга өйрәтә. Ләкин миңа әле дә тискәре хисләр белән көрәшергә туры килә. Бу җиңел түгел, әмма мин моның турында дога кылуымны дәвам итәм». Ә Испаниядә яшәүче апа-кардәш болай ди: «Кайвакыт миңа билгеле бер милләттән булган кешеләргә игелек күрсәтү авыр. Гадәттә, мин бу хисләрне баса алам. Ләкин мин алга таба да тырышлыклар куярга һәм бу хисләрдән тулысынча арынырга кирәклеген аңлыйм. Мин Йәһвәгә шундый гаҗәеп рухи гаилә биргәне өчен бик рәхмәтлемен!» Һәркем үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Миңа да, бу апа-кардәшләргә кебек, тискәре караштан арынырга кирәкмиме?»

ЧЫН МӘХӘББӘТ ҮСӘ — ТИСКӘРЕ КАРАШ ШИҢӘ

18, 19. а) Ни өчен без башкаларга карата ачык йөзле булырга тиеш? ә) Ачык йөзле булуыбыз нәрсәдән күренер?

18 Элек барыбыз да Аллаһы өчен «ят кешеләр» идек (Эфес. 2:12). Ләкин Йәһвә безне үзенә мәхәббәт белән җәлеп итте (Һош. 11:4; Яхъя 6:44). Мәсих безне үзенә якынлаштырды. Аның аша без Аллаһы гаиләсенә кушылдык. (Римлыларга 15:7 укы.) Йәһвә белән Гайсә безне, камилсез кешеләрне, кабул иткән икән, башкаларны кире кагу безнең өчен акылга сыймаслык нәрсә!

Йәһвәнең хезмәтчеләре мәхәббәт һәм югарыдан килүче зирәклек күрсәткәнгә бердәм булып кала (19 нчы абзацны кара.)

19 Бу явыз дөньяның ахыры якынлаша барган саен, бүленешләр, тискәре карашлар һәм нәфрәт көчәер генә (Гәл. 5:19—21; 2 Тим. 3:13). Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без «югарыдан килүче зирәклек» күрсәтергә тырышабыз, ә андый зирәклек «кешеләргә бертигез карый» һәм «тынычлык булдыра» (Ягък. 3:17, 18). Без башка илләрдән булган кешеләр белән дуслык үстерәбез, аларның культураларына хөрмәт белән карыйбыз һәм, бәлки, хәтта аларның телләрен өйрәнәбездер. Нәтиҗәдә, Аллаһы халкындагы тынычлык «елга сыман» һәм тәкъвалык «диңгез дулкыннары сыман» була (Ишаг. 48:17, 18).

20. Мәхәббәт акылыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир иткәндә, бу нинди нәтиҗәләргә китерә?

20 Бу мәкаләдә искә алынган, Австралиядән булган апа-кардәшкә Изге Язмаларны өйрәнү тискәре караштан һәм нәфрәт хисеннән арынырга булышкан. Мәхәббәт аның акылын һәм йөрәген үзгәрткән. Канададан булган, французча сөйләшкән абый-кардәш кешеләр бер-берсен белмәгәнгә бер-берен нәфрәт итә дип саный. «Кешенең сыйфатлары кайда туганына бәйле түгел»,— дип әйтә ул. Бу кардәш хәтта инглизчә сөйләшкән апа-кардәшкә өйләнгән! Бу очраклар күрсәткәнчә, мәсихче ярату тискәре карашларны җиңә. Чыннан да, андый мәхәббәт — бердәмлекнең камил бәйләнешләре! (Көл. 3:14)

^ 8 абз. «Кардәшләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «абый-кардәшләр» дигәнне аңлата. Әмма бу сүз, һичшиксез, апа-кардәшләргә дә карый. Мәсәлән, рәсүл Паул Римдагы «абый-кардәшләргә» хат язган һәм алар арасында кайбер апа-кардәшләрне телгә алган, аларны хәтта исемнәре белән атаган (Рим. 16:3, 6, 12). «Күзәтү манарасы»нда мәсихчеләргә карата инде күптән «абый-кардәшләр» һәм «апа-кардәшләр» дигән сүзләр кулланыла.