Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күктәге Атагыз данлансын өчен, яктылыгыгыз балкып торсын

Күктәге Атагыз данлансын өчен, яктылыгыгыз балкып торсын

«Кешеләр... күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (МАТ. 5:16).

ҖЫРЛАР: 77, 59

1. Безнең шатланыр өчен нинди сәбәпләребез бар?

ЙӘҺВӘ халкының уңышлары чыннан да гаҗәпләндерә! Үткән елны без регуляр рәвештә 10 000 000 өйрәнү үткәрдек. Искә алу кичәсенә килгән миллионлаган кызыксынучылар турында уйлап кына карагыз. Алар, Кичәгә килеп, Аллаһының безнең өчен йолым биргәне һәм шулай итеп зур мәхәббәт күрсәткәне турында ишеткән (1 Яхъя 4:9). Әйе, Аллаһы хезмәтчеләренең яктылыгы балкып тора!

2, 3. а) Нәрсәгә карамастан, без «яктырткычлар кебек балкып торабыз»? ә) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

2 Йәһвә хезмәтчеләре төрле телләрдә сөйләшә. Ләкин бу күктәге Атабыз Йәһвәне бердәмлектә данларга комачауламый (Ачыл. 7:9). Нинди телдә генә сөйләшсәк тә һәм кайда гына яшәсәк тә, барыбыз да «яктырткычлар кебек балкып торабыз» (Флп. 2:15).

3 Хезмәтебез, мәсихче бердәмлегебез һәм уяу булуыбыз Йәһвәгә дан китерә. Безгә бу өч өлкәдә алга таба да балкып торырга нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә без моны белербез. (Маттай 5:14—16 укы.)

БАШКАЛАРНЫ ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ЧАКЫРЫГЫЗ

4, 5. а) Яктылыгыбыз ныграк балкысын өчен, без хезмәттә нәрсә эшли алабыз? ә) Ачык йөзле булуыбыз нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 «Кеше, үз яктылыгын яшерсә, Хуҗага тугры булып кала алмый». Бу сүзләр «Күзәтү манарасы» журналының 1925 ел, 1 июнь чыгарылышында, «Караңгы дөньяда яктылык» дигән мәкаләдә, китерелгән булган. Анда шулай ук болай дип әйтелгән булган: «Мәсихчеләр халыкларга яхшы хәбәрне сөйләргә һәм якты эшләр кылырга тиеш». Вәгазьләгәндә һәм шәкертләр булдырганда, без яктылыгыбызны балкытабыз дип әйтеп була (Мат. 28:19, 20). Әмма без Йәһвәне тәртибебез белән дә данлыйбыз. Вәгазебезне тыңлаган кешеләр тәртибебезне күрми калмый. Аларга эчкерсез елмайсак һәм аларны сәламләсәк, үзебез һәм Аллаһыбыз турында яхшы шаһитлек бирербез.

5 «Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез»,— дигән Гайсә (Мат. 10:12). Гайсә һәм аның рәсүлләре вәгазьләгән территориядә кешеләр хәтта таныш булмаганнарны үз йортларына чакырган. Бүген андый гадәт киң таралмаган. Кешеләр, берәрсе чакырусыз килсә, борчыла я ярсый башлый. Шуңа күрә, үзебезне дусларча, йомшак кына тотып, ни өчен килгәнебезне аңлатсак, бу аларга үзләрен тыныч хис итәргә булышыр. Күчмә стенд белән вәгазьләгәндә, үтеп баручыларны җылы сәламләсәгез һәм елмайсагыз, аларга үзләрен иркен хис итәргә һәм хәтта берәр басма алырга җиңелрәк булыр. Сезнең дә моны татыганыгыз бардыр. Ачык йөзле булуыгыз, мөгаен, аларны сезнең белән сөйләшергә дәртләндерер.

6. Бер олы яшьтәге ирле-хатынлы пар үз хезмәтен ничек киңәйткән?

6 Англиядә яшәүче бер олы яшьтәге ирле-хатынлы парның сәламәтлеге белән авырлыклары бар, шуңа күрә аларга өйдән өйгә йөреп вәгазьләү авыр бирелә. Әмма алар, яктылыкларын яшермәс өчен, яңа вәгазьләү ысулын тапкан. Алар мәктәп янында яши. Бу кардәшләр, йортлары янында басмалар белән өстәл куеп, үз балаларын мәктәптән алырга килгән ата-аналарга вәгазьли. Кайбер ата-аналар «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның ике томын һәм башка басмаларны ала. Бер пионер апа-кардәш бу кардәшләребезгә кушылырга булган. Аларның яхшы тәртипләре, үзләрен дусларча тотулары һәм үтеп баручылар белән эчкерсез кызыксынулары яхшы җимеш китергән: аларның өйрәнү башланган.

7. Сез, качакларга вәгазьләр өчен, нәрсә эшли аласыз?

7 Соңгы елларда кайбер илләргә күп качаклар килгән. Аларга Йәһвә һәм аның нияте белән танышырга ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләргә? Башта аларның телендә сәламләү сүзләрен өйрәнегез. Бу яктан безгә JW Language [джей дабл-ю лэнгуидж] кушымтасы ярдәм итә. Аннан соң кешегә кызык була алган берничә җөмлә ятлап була. Бәлки, соңрак кешене интернет-ресурсларыбыз белән таныштырырсыз. Анда күп телләрдә басмалар һәм видеороликлар бар (Кан. 10:19).

8, 9. а) Эш көннәрендә үтә торган очрашуда без нинди гамәли ярдәм алабыз? ә) Ата-аналар үз балаларына очрашуларда катнашырга ничек булыша ала?

8 Йәһвә безгә уңышлы вәгазьчеләр булырга ярдәм итә: безне «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашу аша өйрәтә. Бу очрашуда яңгыраган гамәли киңәшләрне кулланганда, безгә кешеләр янына кабат килергә һәм өйрәнүләр башларга җиңелрәк.

9 Җыелышка беренче тапкыр килгән кешеләр балаларның комментарийлар биргәннәренә таң кала. Ата-аналар, балагызга үз сүзләре белән комментарийлар бирергә ярдәм итегез. Шул чакта аның да яктылыгы балкып торыр. Балагыз гади, әмма эчкерсез җавап бирсә, бу кызыксынучыларны хакыйкатьне кабул итәргә дәртләндерергә мөмкин (1 Көр. 14:25).

БЕРДӘМЛЕККӘ ӨЛЕШ КЕРТЕГЕЗ

10. Гаилә өйрәнүе гаиләнең бердәмлегенә нинди өлеш кертә?

10 Без, җыелышта һәм гаиләдә бердәмлеккә өлеш керткәндә дә, яктылыгыбызны балкытабыз. Мәсәлән, ата-аналар, гаилә өйрәнүен регуляр рәвештә оештырып, үз гаиләләрен бердәм итә. Күп кенә кардәшләр гаилә өйрәнүе вакытында бергә телевидениебездәге айлык программаны карый. Сез дә шулай эшлисез икән, программаны караганнан соң, аның төп фикерләре турында фикер алышып була. Гаилә өйрәнүен үткәргәндә, ата я ана шуны онытмаска тиеш: яшүсмерләрнең ихтыяҗлары кечкенә балаларныкыннан аерылып тора. Шунлыктан аларга өйрәнелә торган материалны гаиләнең һәрбер әгъзасына туры китереп сайларга тырышырга кирәк (Зәб. 148:12, 13).

Олы яшьтәге кардәшләр белән аралашу безне дә, аларны да ныгыта (11 нче абзацны кара.)

11—13. Җыелыш бердәмлегенә без ничек өлеш кертә алабыз?

11 Ә яшьләр турында нәрсә әйтеп була? Алар җыелыштагы бердәмлеккә ничек өлеш кертә ала? Кардәшләр белән эчкерсез кызыксынып. Яшьләр, олы яшьтәге кардәшләр белән аралашырга тырышыгыз. Аларны хезмәтләрендә булган очраклар турында сораштырыгыз. Бу кардәшләр сезне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Олы яшьтәгеләр белән аралашу үзегезне дә, аларны да ныгытыр. Яшьме без я инде олы яшьтәме, барыбыз да очрашуларыбызга килгәннәрне сәламли ала. Ризалашырсыз, бу авыр түгел. Кешене, елмаеп, гади сүзләр белән каршы алырга, урын табарга булышырга һәм, бәлки, башкалар белән таныштырырга гына кирәк. Шулай итеп яңа килгәннәр үзләрен өйдә кебек хис итәр.

12 Сезне вәгазь очрашуын үткәрергә билгеләсәләр, сез, олы яшьтәге кардәшләрнең яктылыгы балкып торсын өчен, аларга ярдәм итә аласыз. Аларның ихтыяҗларына туры килгән участоклары бармы? Бәлки, сез олы яшьтәгеләрне яшьләр белән вәгазьгә җибәрергә булырсыз. Яшьләр бит көчлерәк һәм аларга участокка барып җитәргә булыша ала. Олы яшьтәге һәм авырган кардәшләр, күп вәгазьли алмаганга, еш кына бик күңелсезләнә. Шуңа күрә аларга игътибарлы булсагыз һәм хәлләренә керергә тырышсагыз, бу кардәшләр боекмас. Кайгыртучан һәм аңлаучан булуыгыз олы яшьтәгеләрне дә, яшьләрне дә, тәҗрибәле һәм тәҗрибәсезләрне дә ашкынып вәгазьләргә дәртләндерер (Лев. 19:32).

13 Исраиллеләр Йәһвәгә бергә гыйбадәт кылу мөмкинлегенә бик шатланган. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» (Зәбур 133:1, 2 укы.) Ул бу бердәмлекне хуш исле май белән чагыштырган. Андый май тән тиресен йомшарта. Без дә, ягымлы һәм игелекле булып, кардәшләргә уңай яктан тәэсир итәбез һәм җаннарын яңартабыз. Бу да җыелышның бердәмлегенә өлеш кертә. Алайса, ник кардәшләр белән яхшырак танышуны максат итеп куймаска? (2 Көр. 6:11—13)

14. Күршеләргә хакыйкать яктылыгын күрергә ничек булышып була?

14 Күршеләр белән мөгамәлә иткәндә дә, сез яктылыгыгызны балкыта аласыз. Игелекле эшләрегез һәм сүзләрегез күршеләрегезне хакыйкатькә җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә уйланыгыз: «Күршеләрем минем турында нәрсә уйлый? Йортым һәм ишегалдым чиста һәм матурмы? Мин күршеләремә ярдәм итәргә тырышаммы?» Кардәшләрдән аларның игелекле булулары туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм сыйныфташларына ничек тәэсир иткәне белән кызыксыныгыз (Эфес. 5:9).

УЯУ БУЛЫГЫЗ

15. Ни өчен уяу булып калу үтә мөһим?

15 Яктылыгыбызның балкып торуын теләсәк, безгә нинди вакытта яшәгәнебезне истә тотарга кирәк. Гайсә үз шәкертләрен кат-кат: «Уяу торыгыз»,— дип өндәгән (Мат. 24:42; 25:13; 26:41). Бөек афәт берәр көнне килер, әмма бу якын киләчәктә булмас дип уйласак, безгә уяу һәм ашкынучан булып калырга авыр булыр (Мат. 24:21). Андый фикер йөртү аркасында, яктылыгыбыз сүрелергә я хәтта сүнәргә мөмкин.

16, 17. Безгә уяу булып калырга нәрсә булышыр?

16 Дөнья хәле начарая барганга, бүген уяу булып калу аеруча мөһим. Белгәнебезчә, бу дөнья ахыры Йәһвә билгеләгән сәгатьтә, һичшиксез, киләчәк (Мат. 24:42—44). Ә әлегә безгә сабырлык күрсәтергә һәм игътибарыбызны киләчәккә тупларга кирәк. Рухи яктан нык булып калыр өчен, Изге Язмаларны көн саен укыйк һәм өзлексез дога кылыйк (1 Пет. 4:7). Еллар буе уяу булып калган һәм яктылыкларын балкыткан кардәшләр турында уку да безне ныгытыр. Мәсәлән, «Яшь чагында кабул иткән карарына ул бер дә үкенмәгән» дигән тәрҗемәи хәл игътибарга лаек. Аны «Сез үз тормышыгызда Аллаһы кулын күрәсезме?» дигән брошюраның 14—17 нче битләрендә табып була.

17 Йәһвәгә хезмәт итүдә актив булыгыз. Башкалар хакына игелекле эшләр кылыгыз һәм кардәшләр белән вакыт үткәрегез. Бу сезгә зур шатлык китерер, һәм сез вакыт узганын сизми дә калырсыз (Эфес. 5:16). Бер гасыр элек кардәшләр рухи эшләр белән мәшгуль булган һәм күп нәрсәгә ирешкән. Бүген исә безне тагы да күбрәк эш көтә, һәм Йәһвәнең җитәкчелеге белән без аны башкарып чыга алабыз. Яктылыгыбыз шулкадәр нык балкып торыр дип беркем дә хәтта күз алдына да китерә алмаган!

Өлкәннәр килеп киткәндә, без Аллаһы Сүзендәге зирәклекне ишетәбез (18, 19 нчы абзацларны кара.)

18, 19. Өлкәннәр безгә уяу булып калырга ничек булыша ала? Мисал китерегез.

18 Без кайвакыт хаталар кылсак та, Йәһвә хезмәтебезне хуплый. Безгә ярдәм итәр өчен, ул «бүләк итеп кешеләр», ягъни өлкәннәр, бирә. (Эфеслеләргә 4:8, 11, 12 укы.) Шуңа күрә өлкәннәр сезгә килеп киткәндә, моннан мөмкин кадәр күбрәк файда алыгыз, аларның зирәклегеннән өйрәнегез һәм киңәшләренә колак салыгыз.

19 Англиядә ике өлкән бер гаиләгә килеп киткән. Бу гаиләнең проблемалары булган. Хатыны ире үз рухи вазифаларын үтәми дип зарланган. Ире гаилә турында рухи яктан әллә ни яхшы кайгыртмаганын һәм гаилә өйрәнүен үткәрмәгәнен таныган. Өлкәннәр бу гаиләгә Гайсәнең мисалын хәтерләткән. Гайсә үз шәкертләре турында кайгырткан һәм аларның ихтыяҗларына игътибарлы булган. Өлкәннәр иргә Гайсәдән үрнәк алырга киңәш иткән, ә апа-кардәшне сабыр булырга дәртләндергән. Өстәвенә, өлкәннәр бу гаиләгә балалары белән гаилә өйрәнүенә кагылышлы башка гамәли киңәшләр биргән (Эфес. 5:21—29). Бу ир бирелгән киңәшләргә колак салган һәм үз гаиләсе өчен рухи яктан таяныч булырга тырышкан. Өлкәннәр аны мактаган һәм алга таба да Йәһвәдән изге рухын сорарга дәртләндергән. Әйе, өлкәннәрнең ярату белән игелек күрсәтүләре бу гаиләгә яктылыгын балкытырга ярдәм иткән.

20. Яктылыгыгыз балкысын өчен, тырышлыклар куйсагыз, бу нәрсәгә китерәчәк?

20 «Йәһвәне тирән хөрмәт иткән, аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Зәб. 128:1). Яктылыгыгызны балкытсагыз, сез, һичшиксез, зур шатлык татырсыз. Шуңа күрә кешеләрне Йәһвәгә хезмәт итәргә чакырыгыз, җыелышта һәм гаиләдә бердәмлеккә өлеш кертегез һәм уяу булып калыгыз. Шунда башкалар, сезнең яхшы тәртибегезне күреп, күктәге Атабыз Йәһвәне данлар (Мат. 5:16).