Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сәламләү зур көчкә ия

Сәламләү зур көчкә ия

«СӘЛАМ! Хәлләрең ничек?»

Барыбыз да бу я моңа охшаш сәламләү сүзләрен еш куллана. Бәлки, без хәтта кеше белән кул кысышабыз я аны кочаклыйбыздыр. Төрле җирләрдә гореф-гадәтләр төрле, әмма, һәрхәлдә, кешегә шулай итеп игътибар бирү бик мөһим булып кала. Ә исәнләшмәгәннәр турында кешеләр алар тәүфыйксыз я килешмәүчән дип уйларга мөмкин.

Ләкин кайберәүләргә башкаларны сәламләү җиңел бирелми. Андый кеше чиктән тыш оялчан булырга я үзен кызыксыз кеше дип санарга мөмкин. Кемгәдер башка раса, милләт, культурадан я башка социаль дәрәҗәдә булган кешеләрне сәламләү авыр. Шулай да хәтта кыска гына сәламләү зур көчкә ия.

Әйдәгез, шуның турында уйланыйк: «Ни өчен башкалар белән исәнләшү мөһим? Аллаһы Сүзе безне сәламләү турында нәрсәгә өйрәтә?»

«ҺӘРТӨРЛЕ КЕШЕЛӘРНЕ» СӘЛАМЛӘГЕЗ

Беренче гасырда рәсүл Петер, мәсихче булып киткән беренче мәҗүси Көрнили белән сөйләшкәндә, мондый сүзләр әйткән: «Аллаһы кешеләрне аермый» (Рәс. 10:34). Соңрак Петер болай дип язган: «[Аллаһы] барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Һичшиксез, бу шигырьләрне Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләргә карата кулланып була. Ләкин Петер мәсихчеләргә: «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз, бөтен кардәшлекне яратыгыз»,— дип тә язган (1 Пет. 2:17). Шулай булгач, без һәркемне, расасына, культурасына я алган тәрбиясенә карамастан, эчкерсез сәламләргә тиеш. Шулай итеп без кешегә хөрмәт һәм ярату күрсәтербез.

Рәсүл Паул кардәшләргә болай дигән: «Мәсих безне кабул иткән кебек, сез дә... бер-берегезне шулай кабул итегез» (Рим. 15:7). Үз хатында Паул «зур юаныч чыганагы булган» кардәшләрне исемнәре белән телгә алган һәм шулай итеп аларның рухын күтәргән. Бүген кардәшләр сәламләүгә һәм ныгытуга тагы да күбрәк мохтаҗ, чөнки Шайтан Аллаһы халкына каршы каты сугыш алып бара (Көл. 4:11; Ачыл. 12:12, 17).

Изге Язмаларда язылган очраклардан күренгәнчә, сәламләү сүзләре башкаларга көчле тәэсир калдыра ала.

СӘЛАМЛӘҮ КИТЕРГӘН ФАЙДА

Гайсәнең тормышын Мәрьям исемле хатын-кызның карынына күчерергә вакыт җиткәч, Йәһвә Мәрьям янына Җәбраил исемле фәрештәне җибәргән. «Исәнме, илтифат казанган кыз, Йәһвә синең белән»,— дип исәнләшкән аның белән фәрештә. Фәрештәнең ни өчен килгәнен аңламыйча, «Мәрьям бу сүзләрдән аптырап калган». Фәрештә болай дип дәвам иткән: «Курыкма, Мәрьям, чөнки син Аллаһы каршында илтифат казандың» — һәм аннан соң Мәрьямгә Аллаһының ихтыярын аңлаткан: Мәрьям Мәсихне тудырырга тиеш булган. Бу сүзләр Мәрьямне тынычландырган һәм ул: «Мин Йәһвәнең колы! Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын»,— дигән (Лүк 1:26—38).

Йәһвәнең вәкиле буларак, андый хәбәр җиткерү фәрештә өчен зур хөрмәт булган. Әмма ул басынкылык күрсәткән һәм камилсез кешегә мөрәҗәгать итүне ниндидер әһәмиятсез һәм түбән эш дип санамаган. Җәбраил Мәрьям белән сөйләшүне сәламләү белән башлаган. Шулай итеп бу фәрештә безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Без дә башкаларны теләп сәламләргә һәм ныгытырга тиеш. Хәтта гади сүзләр әйтеп, без башкаларны рухландыра алабыз һәм алар Йәһвә өчен никадәр кадерле булганнарын исләренә төшерә алабыз.

Кече Асия белән Европада хезмәт иткәндә, Паул күп кардәшләр белән танышкан. Үз хатларында ул күп кенә аерым кешеләрне сәламләгән. Римлыларга язылган хатның 16 бүлеге моңа яхшы дәлил булып тора. Бу бүлектә Паул күпләргә сәлам юллый. Мәсәлән, ул «апа-кардәшебез Фаибәгә» сәлам тапшырган һәм кардәшләрне «изгеләрне ничек кабул итсәләр... [Фаибәне дә] шулай ук кабул итәргә һәм аңа берәр төрле ярдәм кирәк булса ярдәм күрсәтергә» дәртләндергән. Шулай ук Паул Прискә белән Әкилгә сәлам җибәргән. Паулның сүзләре буенча, шушы гаиләгә «башка халыкларның бар җыелышлары да үз рәхмәтләрен белдерә». Паул искә алган кайбер кардәшләр турында без бүген бернәрсә дә белмибез диярлек, мәсәлән «яраткан кардәш Ипәнит» һәм «Хуҗабыз хезмәтендә тырышып эшләүче Трифәнә белән Трифәсә». Әйе, Паул бу кардәшләрне шатлык белән сәламләгән (Рим. 16:1—16).

Бар бу кардәшләр, Паулның сәламләү сүзләрен ишетеп, һичшиксез, бик шатланган. Аларның Паулга карата яратулары тагы да ныгыгандыр! Паулның җылы сүзләре җыелышның башка әгъзаларын да рухландырган һәм аларга иманда нык булып калырга булышкан. Әйе, башкалар турында эчкерсез кызыксынып сәламләү һәм чын йөрәктән мактау Аллаһы хезмәтчеләре арасында дуслыкны ныгыта һәм аларны бердәм итә.

Паул Путеоли портыннан Римга таба юл тотканда, җирле кардәшләр аны каршы алырга дип чыккан. Аларны әле ерактан күреп, «Паул Аллаһыга рәхмәтен белдергән һәм кыюланып киткән» (Рәс. 28:13—15). Кайвакыт без дә, башкаларны сәламләп, елмаябыз я кул болгыйбыз гына. Әмма хәтта шулай эшләп тә, без боеккан я күңелсезләнгән кешене рухландыра алабыз.

ЯХШЫ БАШЛАНГЫЧ

Шәкерт Ягъкуб кардәшләргә җитди киңәш бирергә мәҗбүр булган, чөнки кайберәүләре дөнья белән дуслашып киткән — Аллаһыга хыянәт итә башлаган (Ягък. 4:4). Әмма Ягъкуб үзенең хатын нинди сүзләр белән башлаганына игътибар итегез.

Ул болай дип язган: «Мин, Аллаһының һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкуб, дөнья буйлап таралган 12 кабиләгә язам. Сәлам сезгә!» (Ягък. 1:1) Андый сәламләү сүзләрен укып, бу мәсихчеләргә Ягъкубның киңәшен кабул итү, һичшиксез, күпкә җиңелрәк булган. Алар Ягъкубның үзен алардан югарырак куймаганын күргән һәм Аллаһы аларга бертигез караганын аңлаган. Әйе, басынкылык белән сәламләү хәтта җитди сорауларны хәл итәргә булыша.

Сәламләү сүзләребез, хәтта кыска булса да, эчкерсез булырга һәм яратуыбызны чагылдырырга тиеш. Моңа беркем игътибар итми кебек тоелса да, сәламләү зур көчкә ия (Мат. 22:39). Ирландиядә бер очрак булган. Бер апа-кардәш Патшалык Залына килгәндә, җыелыш инде башланган булган диярлек. Ул Залга ашыгып кереп барганда, каршы алучы абый-кардәш аңа җылы гына елмайган да: «Сәлам, сине күрергә бик шатмын»,— дигән. Апа-кардәш, бер сүз дә әйтмичә, залга кереп утырган.

Берничә атна үткәннән соң, бу апа-кардәш, теге абый-кардәш янына килеп, гаиләсендә кайбер авырлыклар бар дип аңлаткан. «Ул кичне мин бик күңелсезләнгән идем,— дип әйткән ул.— Мин хәтта җыелышка барыргамы дип шикләнә идем. Мин җыелышта яңгыраган фикерләрне оныттым, әмма синең сәламләү сүзләрең әле дә хәтеремдә. Сүзләреңнән мин кардәшләр өчен кадерле икәнемне аңладым. Рәхмәт сиңа!»

Абый-кардәш аның сүзләре бу апа-кардәшкә шулкадәр тәэсир иткәнен хәтта абайламаган да. Ул болай ди: «Бу апа-кардәш сәламләү сүзләрем аны ныгытканы турында әйткәч, мин бик сөендем. Бу миңа зур шатлык китерде».

Сөләйман болай дип язган: «Икмәгеңне сулар буйлап җибәр, чөнки күп көннәр үткәч, аны кабат табарсың» (Вәг. 11:1). Башкаларны, аеруча кардәшләребезне, сәламләп, без аларга да, үзебезгә дә зур файда китерәбез. Әйдәгез, сәламләүнең зур көчкә ия булганы турында беркайчан да онытмыйк.