Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул Йәһвә хуплавын ала алыр иде

Ул Йәһвә хуплавын ала алыр иде

БЕЗ Йәһвәгә хезмәт итәбез һәм аның хуплавына ирешергә телибез. Әмма аның хуплавына ничек ирешеп була? Борынгы вакытта кайбер кешеләр, җитди гөнаһ кылган булса да, үзгәргән һәм Аллаһының хуплавын тапкан. Башкалар исә, башта күркәм сыйфатлар күрсәтсә дә, ахыр чиктә Аллаһының хуплавын югалткан. Шуңа күрә мондый сорауга җавап табарга кирәк: «Йәһвә бездән нәрсә көтә?» Яһүд патшасы Рихәбәм очрагы безгә бу сорауга җавап табарга булышыр.

НАЧАР БАШЛАНГЫЧ

Рихәбәмнең атасы Сөләйман булган. Ул Исраилдә 40 ел идарә иткән (1 Пат. 11:42). Сөләйман б. э. к. 997 елда үлеп киткән. Шуннан соң Рихәбәм Иерусалимнан Шехемга киткән; анда аны патша итеп майларга тиеш булганнар (2 Елъ. 10:1). Ничек уйлыйсыз, Рихәбәм патша булырга курыкканмы? Ул бит зирәк Сөләйманга алмашка килергә тиеш булган. Бәлки, кешеләр Рихәбәм дә бик зирәк булыр дип көткәндер. Патша булып киткәннән соң, Рихәбәмнең зирәклеге бармы, юкмы икәнен күрсәтер өчен мөмкинлеге туган.

Исраиллеләр үзләрен җәберләнгән итеп хис иткән һәм Рихәбәм янына үз вәкилләрен җибәрергә булган. Алар аңа: «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды. Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез»,— дип әйткән (2 Елъ. 10:3, 4).

Рихәбәм авыр сайлау алдында торган. Халык теләгәнне эшләсә, Рихәбәмгә, аның гаиләсенә һәм сараендагы хезмәтчеләренә, бәлки, зиннәтле тормыштан баш тартырга туры килер иде. Ә халыкның үтенечен үтәмәскә булса, халык баш күтәрә алыр иде. Рихәбәм нәрсә сайлар? Башта ул үз атасының олы яшьтәге киңәшчеләре белән киңәшләшкән. Алар аңа халыкны тыңларга киңәш иткән. Ләкин аннан соң Рихәбәм үз яшьтәшләре белән сөйләшкән һәм аларның киңәше буенча халыкка кырыс җавап бирергә карар иткән. Ул болай дигән: «Мин өстегездәге авыр йөкне авыррак итәрмен һәм моңа тагы да өстәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын» (2 Елъ. 10:6—14).

Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Олы яшьтәге, рухи яктан җитлеккән кешеләрне тыңлау акыллы. Аларның тәҗрибәләре зур, шуңа күрә алар теге я бу карарның нәрсәгә китерәчәген абайлый һәм яхшы киңәш бирә ала (Әюп 12:12).

«АЛАР ЙӘҺВӘ СҮЗЕНӘ БУЙСЫНГАН»

Халык фетнә күтәргән. Рихәбәм гаскәр ярдәмендә халыкны буйсындырырга теләгән. Ләкин Йәһвә Рихәбәм янына Шемая пәйгамбәрне җибәргән. Ул аңа болай дигән: «Кардәшләрегез Исраилгә каршы сугышырга бармагыз. Һәркем үз йортына кайтсын, чөнки бу минем ихтыярым буенча булды» (1 Пат. 12:21—24) *.

Рихәбәмгә Йәһвә әйткәнчә эш итү җиңел булмагандыр. Кешеләр яңа патша турында нәрсә уйлар? Ул аларны «чәнечкеле камчылар белән җәзаларга» вәгъдә иткән иде, ә хәзер, бу фетнәне бастырыр өчен, бернәрсә дә эшләми! (2 Елъязма 13:7 белән чагыштыр.) Шулай да патша һәм аның гаскәриләре «Йәһвә сүзенә буйсынып, Йәһвә кушканча, өйләренә таралышкан».

Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Башкалар бездән хәтта мыскыллап көлсә дә, Аллаһыга буйсыну бик акыллы, һәм бу аның хуплавын һәм фатихаларын китерә (Кан. 28:2).

Рихәбәмнең тыңлаучанлыгы нинди яхшы нәтиҗәләргә китергән? Ул Яһүд белән Биньямин кабиләләре өстеннән патша булып калган. Ул яңа шәһәрләр төзегән, ә кайбер шәһәрләрне «яхшылап ныгыткан» (2 Елъ. 11:5—12). Берникадәр вакыт Рихәбәм Йәһвәнең кануннарын үтәп яшәгән. Ун кабиләдән торган патшалыкта халык потларга табына башлаганга, күп кенә кеше Иерусалимга йөри башлаган. Шулай итеп алар Рихәбәм һәм хак гыйбадәт кылу яклы булганнарын күрсәткән (2 Елъ. 11:16, 17). Әйе, Йәһвәгә тыңлаучанлык Рихәбәмгә файда гына китергән һәм аның патша хакимлеген ныгыткан.

РИХӘБӘМНЕҢ ГӨНАҺ КЫЛУЫ ҺӘМ ТӘҮБӘ ИТҮЕ

Ләкин, Рихәбәмнең патшалыгы нык урнашкач, ул Йәһвәнең кануннарын үтәүдән туктаган һәм ялган илаһларга табына башлаган! Нинди акылсызлык! Ни өчен Рихәбәм хак юлдан тайпылган? Аның әнисе амунлы булган. Бәлки, ул үз улына тәэсир иткәндер? (1 Пат. 14:21) Без моны төгәл белмибез, әмма, һәрхәлдә, Рихәбәмнең начар үрнәгенә күп яһүдләр ияргән. Шунлыктан Йәһвә Мисыр фиргавене Шушакның Яһүдтә күп шәһәрләр яулап алуына юл куйган. Рихәбәм бу шәһәрләрне ныгыткан булса да, бу аңа ярдәм итмәгән! (1 Пат. 14:22—24; 2 Елъ. 12:1—4)

Шушак үз гаскәре белән Иерусалимга янаганда, Рихәбәм өчен хәл тәмам начарланган. Ул чакта Рихәбәм һәм аның мирзалары янына кабат Шемая пәйгамбәр килгән һәм Аллаһының мондый сүзләрен тапшырган: «Сез мине калдырдыгыз, шуңа күрә мин дә сезне калдырып, Шушак кулына тапшырам». Рихәбәм бу төзәтүне кабул иткәнме? «Моны ишеткәч, Исраил мирзалары һәм патша, үзләрен басынкыландырып: „Йәһвә гадел“,— дип әйткән». Әйе, Рихәбәм басынкылык күрсәткән! Шуңа күрә Йәһвә Рихәбәмне Шушак кулыннан коткарган, һәм Иерусалим җимерелмәгән (2 Елъ. 12:5—7, 12).

Шуннан соң Рихәбәм көньяк патшалыкта идарә итүен дәвам иткән. Үләр алдыннан, ул үзенең күпсанлы улларына юмартлык белән бүләкләр биргән. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең улын, Абияне, абый-энеләренең фетнәсеннән якларга теләгән (2 Елъ. 11:21—23). Күргәнебезчә, бу очракта Рихәбәм билгеле бер дәрәҗәдә зирәклек күрсәткән.

ЯХШЫ Я НАЧАР ПАТШАМЫ?

Бар яхшы эшләренә карамастан, Рихәбәм Аллаһының хуплавына ирешмәгән. Аның тормышы турында Изге Язмаларда болай диелә: «Рихәбәм яман булганны кылган». Ни өчен андый нәтиҗә ясала? Чөнки Рихәбәм үз «күңелендә Йәһвәне эзләргә дип ныклы карар итмәгән» (2 Елъ. 12:14).

Давыт патшадан аермалы буларак, Рихәбәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстермәгән

Рихәбәм тормышы турында уйланыйк. Кайбер очракларда ул Аллаһыны тыңлаган. Ул Йәһвә халкы өчен яхшы эшләр кылган. Ләкин аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре якын булмаган. Ул, дөрес булганны эшләүдән туктап, потларга табына башлаган. Бәлки, сез хәтта болай дип уйланасыздыр: «Рихәбәм чыннан да Аллаһының хуплавын алырга теләгәнме һәм үз хаталарыннан эчкерсез тәүбә иткәнме? Яисә ул бары тик башкаларның басымы аркасында гына дөрес булганны эшләгәнме?» (2 Елъ. 11:3, 4; 12:6). Мотивлары нинди генә булмасын, ул начар юлга кире кайткан. Аның бабасы Давыт патша гел башка кеше булган! Әйе, Давыт җитди ялгышлыклар кылган, ләкин ул гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә иткән. Ул Йәһвәне һәм хак гыйбадәт кылуны нык яраткан (1 Пат. 14:8; Зәб. 51:1, 17; 63:1).

Рихәбәм тормышыннан сабак алып була. Гаиләбез һәм якыннарыбыз турында кайгырту, шулай ук яхшы эшләр кылу — бик яхшы нәрсә. Ләкин, Аллаһының хуплавына ирешер өчен, безгә, иң беренче чиратта, хак гыйбадәт кылу яклы булырга һәм хак юлда тугры булып калырга кирәк.

Йәһвәгә карата көчле ярату үстерсәк, безгә хак юлда калу җиңелрәк булыр. Учак янсын өчен, аңа утын өстәп торырга кирәк булган кебек, Аллаһыбызга яратуыбыз «янып торсын» өчен, безгә Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә, укыганнар турында уйланырга һәм һәрдаим дога кылырга кирәк (Зәб. 1:2; Рим. 12:12). Йәһвәгә яратуыбыз безне аның хуплавын эзләргә дәртләндерер. Андый ярату безне хаталар кылган чакта тәүбә итәргә дә дәртләндерер. Нәтиҗәдә, без, Рихәбәмнән аермалы буларак, Йәһвә юлында өзлексез йөрербез (Яһүд 20, 21).

^ 9 абз. Сөләйманның тугрылыксыз булуы аркасында, Аллаһы аның патшалыгын икегә бүләргә карар чыгарган һәм моны алдан пәйгамбәрлек иткән (1 Пат. 11:31).