Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Матуррак җырларга безгә нинди дүрт киңәш ярдәм итәр?

Туры басып, җыр китабын югарырак күтәрегез. Тирән сулагыз. Авызыгызны киң итеп ачыгыз. Кычкырып җырлагыз. Моның барысы сезгә көчле тавыш белән җырларга ярдәм итәчәк (bw588, 5 б.).

Сыену шәһәрләренең кайда торганнары һәм аларга алып барган юллар турында әйткәндә, нәрсә игътибарга лаек?

Борынгы Исраил территориясендә алты сыену шәһәре булган. Аларга яхшы юллар алып барган. Кешеләр бу шәһәрләргә чагыштырмача җиңел һәм тиз барып җитә алган (bw588, 14 б.).

Ни өчен Аллаһының Мәсих аша бирелгән йолым корбаны — иң яхшы бүләк?

Бу корбан безгә мәңге яшәргә өмет бирә һәм гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат итә. Без әле гөнаһ кылучылар булганда, Аллаһы, Адәм токымнарын яратканга күрә, үз Улын, Гайсәне, җибәргән (bр188, 6, 7 б.).

Зәбур 118:22 дәге сүзләр Гайсәнең терелтелүе белән ничек бәйле?

Кешеләр Аллаһы Улын Мәсих буларак кабул итмәгән һәм үтергән. Гайсә «иң мөһим почмак ташы» булып китә алсын өчен, Аллаһы аны терелтергә тиеш булган (bw589, 9, 10 б.).

Мәсихнең шәҗәрәсе һәрвакыт беренче угыллар аша барганмы?

Кайвакыт Мәсихнең шәҗәрәсе беренче угыллар аша барган, ә кайвакыт юк. Мәсәлән, Давыт Ишайның беренче угылы булмаган, ләкин Мәсихнең шәҗәрә җебе аның аша үткән (bw589, 14, 15 б.).

Изге Язмаларда дәвалану белән гигиенага кагылышлы киңәшләр бармы?

Муса кануны буенча, чирләгән кешеләрне карантинда тотарга кирәк булган, ә кешеләр, мәеткә кагылганнан соң, юынырга тиеш булган. Канун тизәкләрне кеше яшәгән урыннан ераграк күмеп куюны таләп иткән. Малайларны сигезенче көнгә сөннәткә утыртканнар. Нәкъ сигезенче көнне кеше организмында канның оешу сәләте гадәттәге дәрәҗәгә җитә (bр190, 7 б.).

Ни өчен мәсихчеләр билгеле бер дәрәҗәдә үз-үзләрен яратырга тиеш?

Без якыннарыбызны үзебезне яраткандай яратырга тиеш (Марк 12:31). Ә ирләр үз хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш (Эфес. 5:28). Әлбәттә, безгә эгоист булып китүдән сакланырга кирәк (bw590, 23 б.).

Рухи яктан үсәргә безгә нинди адымнар булышыр?

Безгә Аллаһы Сүзен укып уйланырга һәм белгәннәребезне тормышыбызда кулланырга кирәк. Без шулай ук изге рухка акылыбыз белән йөрәгебезгә тәэсир итәргә юл куярга тиеш. Өстәвенә, безгә башкаларның ярдәме һәм киңәшләре өчен рәхмәтле булырга кирәк (bw591, 26 б.).

Ни өчен астрология һәм багу ярдәмендә киләчәкне белергә тырышу дөрес түгел?

Төрле сәбәпләр бар, әмма иң мөһиме шул: Изге Язмаларда сихерчелек белән шөгыльләнү тыела (bр594, 4, 5 б.).

Кунакка чакырсалар, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

Кунакка барырга чакыруны кабул итсәк, безгә үз сүзебезне тотарга кирәк (Зәб. 15:4). Без үз вәгъдәбезгә җитди карарга тиеш. Безне чакырган кеше, бәлки, күп әзерләнгәндер (bw592, 18 б.).

Җаваплы абый-кардәшләр Тимутидән нәрсәгә өйрәнә ала?

Тимути кешеләр турында эчкерсез кайгырткан һәм рухи эшләрне беренче урынга куйган. Ул изге хезмәттә тырыш булган һәм Изге Язмалардан белгәннәрне тормышында кулланган. Тимути үзен күнектергән һәм Йәһвә рухына таянган. Өлкәннәр һәм башка мәсихчеләр Тимутидән үрнәк ала ала (bw593, 13, 14 б.).