Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НАМУСЛЫ БУЛЫГЫЗ. НИ ӨЧЕН?

Намуслы булу модадан чыкканмы?

Намуслы булу модадан чыкканмы?

Хитоси эш табу оешмасында бухгалтер булып эшләгән. Ул үз мөдире белән оешманың матди хисабын карап чыкканда, тегесе Хитосигә отчеттагы мәгълүматны үзгәртергә кушкан. Хитоси вөҗданы намуссыз эш итәргә рөхсәт итмәгәне хакында әйткән. Аны эштән чыгару белән куркытканнар, һәм ул чыннан да үз эшен югалткан.

Киләсе айларда Хитоси эш таба алмыйча кайгырган. Бер очракта Хитосине эшкә алыр алдыннан сөйләшүгә чакырганнар. Анда ул, намуссыз эшләрдә катнаша алмыйм, дип әйткән. Анда аңа болай дигәннәр: «Карашыгыз бик сәер!» Хитосинең гаиләсе һәм дуслары аны намуслы булып калырга дәртләндергән, әмма ул үзе шикләнгән. Ул болай дигән: «Иманым турында намуслы сөйләргә кирәкме дип шикләнә идем».

Хитосинең очрагы борчый торган мондый фактны күрсәтә: кайбер кешеләр намуслыкны кадерләми. Кайберәүләр хәтта намуслы булу бизнеска комачаулый дип саный. Көньяк Африкада эшләүче бер хатын-кыз болай дип әйтә: «Миңа һәрвакыт намуссыз кешеләр очрый. Кайвакыт, зур басым ясап, миннән намуссыз булырга таләп итәләр».

Намуссызлыкның киң таралган бер төре — ялганлау. Берничә ел элек Амхерст шәһәрендә Массачусетс Университетында психолог Роберт Фельдман бер тикшерү үткәргән. Бу тикшерү буенча, балигъ кешеләр арасында 60 процент ун минут эчендә бер тапкыр булса да алдый. «Андый нәтиҗәләр безне бик гаҗәпләндерде. Без алдауның көндәлек тормышта шулкадәр таралган икәнен көтмәгән идек»,— дип әйтә Фельдман. Кешеләргә, үзләрен алдаганда, ошамый, ләкин алар үзләре башкаларны алдый. Бу сәер түгелме?

Ни өчен алдау, урлау һәм намуссызлыкның башка төрләре шулкадәр киң таралган? Намуссызлык җәмгыятькә ничек тәэсир итә? Һәм, иң мөһиме, ничек без намуслы булып кала алабыз?