Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге урыннарда гыйбадәт кылу дөресме?

Изге урыннарда гыйбадәт кылу дөресме?

ҺӘР ел алты миллионнан артык кеше Сима ярымутравындагы (Япония) бер эрбет урманына сәяхәт итә. Алар Исэ дигән Бөек изге урынга килә. Синтоистлар бу урынны үзләренең кояш алиһәләре Аматэрасу-Омикамига табыну өчен якынча ике мең ел куллана. Башта алар сафландыру йолаларын үтәп, кулларын һәм авызларын юа. Аннары хайдэн (дога кылу залы) алдында торып билгеле бер ритуал үтиләр: сәҗдә кылалар, кул чабалар һәм алиһәгә дога кылалар *. Синтоистларга башка диннәрне дә тоту рөхсәт ителә, һәм кайбер буддистлар, христианнар һәм башкалар шул изге урында синтоизм йолаларын үтәүдә бер дә начар нәрсә күрмиләр.

Дөньядагы күп кенә төп диннәрнең үз изге урыннары * бар, һәм миллионлаган кешеләр шул изге урыннарга сәяхәт итә. Христиан илләрендә байтак чиркәүләр һәм изге урыннар Гайсәгә, Мәрьямгә һәм изгеләргә багышланган. Изге урыннар исәбенә кертелгән башка җирләрдә Изге Язмаларда тасвирланган вакыйгалар үткән я соңрак вакыттагы «могҗизалы эшләр» башкарылган булган дип санала. Дини реликвияләр сакланган урыннарны да изге дип саныйлар. Күп кенә кешеләр андый урыннарда дога кылсалар, догалары шиксез кабул булыр дип ышанып, шул урыннарга бара. Башкаларның уйлавынча, берәр изге урынга хаҗ кылып, алар тоткан диннәренә бирелгән булуларын күрсәтә.

Бөек изге урын Исэга (Япония) һәм Гроте Массабельгә (Лурд, Франция) килгән кешеләр

Догаларны һәм үтенечләрне изге урыннарда белдерү чыннан да күбрәк файда китерәме? Изге урыннарга хаҗ кылган кешеләрне Аллаһы хуп күрәме? Моннан тыш, изге урыннарда гыйбадәт кылу дөресме? Бу сорауларга җавап алып, без изге урыннарда гыйбадәт кылуга ничек карарга тиеш икәнлегебезне һәм Аллаһы нинди гыйбадәт кылуны чыннан да хуп күрә икәнлеген аңларбыз.

«РУХ ҺӘМ ХАКЫЙКАТЬ БУЕНЧА» ТАБЫНУ

Гайсә без «рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш» дигәндә, нәрсәне күздә тоткан?

Гайсәнең самарияле бер хатын белән сөйләшүе изге дип саналган урыннарда гыйбадәт кылуга карата Аллаһы карашын ачыклый. Гайсә Самария аша үтеп барганда Сихар шәһәренә җиткәч, бер кое янында ял итеп алыр өчен тукталган. Шунда, су алырга дип, бер хатын килгән, һәм Гайсә аның белән сөйләшә башлаган. Сөйләшкәндә, шул хатын яһүдләр белән самариялеләрнең ышанулары арасындагы зур аермага игътибар иткән. «Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар,— дигән ул.— Сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез» (Яхъя 4:5—9, 20).

Теге хатын искә алган тау Иерусалимнан төньякка таба якынча 50 километр ераклыкта урнашкан Гәризим тавы булган. Ул тауда кайчандыр самариялеләрнең гыйбадәтханәсе торган. Шунда алар төрле бәйрәмнәрне, мәсәлән, Пасах бәйрәмен үткәрә торган булган. Гайсә бәхәсләр тудыра торган бу аермага игътибар итмичә, ул хатынга: «Ханым, ышан сүземә, шундый вакыт якынлашып килә ки, сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз»,— дигән (Яхъя 4:21). Андый сүзләрне аеруча яһүд кешесеннән ишетү ничек гаҗәеп булган! Ни өчен Иерусалимдагы Аллаһының гыйбадәтханәсендә табыну юкка чыгарга тиеш булган соң?

Гайсә үз сүзен дәвам итеп болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли» (Яхъя 4:23). Гасырлар дәвамында яһүдләр Иерусалимдагы мәһабәт гыйбадәтханәне үзләренең гыйбадәт кылу үзәге итеп санаган. Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә корбаннар китерер өчен елына өч тапкыр шунда килеп йөргән (Чыгыш 23:14—17). Әмма Гайсә моның барысы үзгәрәчәк һәм «хак гыйбадәт кылучылар... рух һәм хакыйкать буенча» табыначак дигән.

Яһүдләрнең гыйбадәтханәсе билгеле бер җирдә урнашкан, күзгә күренә торган корылма булган. Ләкин рух һәм хакыйкать билгеле бер җирдә генә булган материаль нәрсә түгел. Димәк, Гайсә аңлатканча, Аллаһының чын хезмәтчеләренең гыйбадәт кылулары билгеле бер бина я урын белән, мәсәлән, Гәризим тавы, Иерусалимдагы гыйбадәтханә я башка берәр изге урын белән бәйле булмаячак.

Самарияле хатын белән сөйләшкәндә Гайсә шулай ук Аллаһыга гыйбадәт кылуда булачак бу үзгәреш өчен «вакыт якынлашып килә» дигән. Ул вакыт кайчан җитәргә тиеш булган? Гайсәнең үз тормышын корбан итеп китерүе белән Муса канунына нигезләнгән яһүдләрнең гыйбадәт кылу системасы үз ахырына килгәч (Римлыларга 10:4). Әмма Гайсә шулай ук: «Вакыт... килеп тә җитте инде»,— дип әйткән. Ни өчен? Чөнки ул, Мәсих буларак, үзе биргән әмергә буйсыначак шәкертләрне инде җыя барган. Аның бу әмере болай яңгырый: «Аллаһы — Рух ул, һәм аңа гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш» (Яхъя 4:24). Рух һәм хакыйкать буенча табыну нәрсәне аңлата соң?

Рух буенча табынуны телгә алганда, Гайсәнең рухланып, илһамланып башкарылган гыйбадәт кылу турында әйтәсе килмәгән. Ул Аллаһының изге рухы җитәкчелегенә буйсынуны күздә тоткан. Бу рух безгә төрле яктан булыша, мәсәлән, Изге Язмаларны аңларга ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 2:9—12). Гайсә искә алган хакыйкать исә Изге Язмалар тәгълиматларын төгәл белүне аңлата. Димәк, Аллаһы нинди гыйбадәт кылуны хуп күрә? Билгеле бер урында башкарылганны түгел, ә Изге Язмаларга туры килгән һәм изге рухның җитәкчелеге астында башкарылган гыйбадәт кылуны.

ИЗГЕ УРЫННАРГА ДӨРЕС КАРАШ

Алайса, ничек без хаҗ кылуга һәм изге урыннарда гыйбадәт кылуга карарга тиеш? Гайсә биргән әмердән күренгәнчә, изге урыннарда гыйбадәт кылу күктәге Атабызның күзендә әллә ни мөһим түгел. Өстәвенә, Изге Язмалардан без Аллаһының потларга табынуга карашын белә алабыз. Анда «потларга табынудан качыгыз» һәм «үзегезне потлардан саклагыз» диелә (1 Көринтлеләргә 10:14; 1 Яхъя 5:21). Шуңа күрә Аллаһының чын хезмәтчеләре изге дип саналган берәр урында я потларга табынуга этәрә торган урында гыйбадәт кылмаячак. Шулай итеп, изге урыннарның асылын аңлап Аллаһының чын хезмәтчеләре анда гыйбадәт кылудан кача.

Әмма боларның барысы Аллаһы Сүзе билгеле бер урында дога кылуны, өйрәнүне я уйлануны тыя дигән сүз түгел. Кешеләр чиста һәм җайлы урында җыелганда, рухи темаларны өйрәнер өчен һәм бу темаларга фикер алышыр өчен уңайлы шартлар туа. Шулай ук вафат булган кеше хакына истәлек итеп кабер ташы кую бер дә начар нәрсә түгел. Андый һәйкәл вафат булган кешене истә тоту һәм хөрмәт белдерү билгесе генә булып тора. Әмма андый урынны изге дип санау, сурәтләргә табыну я мәет калдыкларын олылау Гайсәнең сүзләренә капма-каршы килер иде.

Шуңа күрә Аллаһы догамны изге урында теләбрәк тыңлар дип анда барасы юк. Аллаһы сине изге урынга хаҗ кылганың өчен күбрәк фатихалар һәм хуп күрер дип уйларга кирәк түгел. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә Аллаһы — «ул күк белән җирнең Раббысы. Ул кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми». Әмма бу Аллаһы бездән ерак дигәнне аңлатмый. Без аңа теләсә кайсы җирдә дога кыла алабыз, һәм ул безне ишетәчәк, чөнки ул «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:24—27).

^ 2 абз. Синтоистларның төрле изге урыннарында йолалар аерылып торырга мөмкин.