Нух, Даниял һәм Әюп кебек, иман һәм тыңлаучанлык күрсәтегез
«Нух, Даниял һәм Әюп... тәкъва булганга, үз җаннарын гына коткарып кала алыр иде» (ЙӘЗ. 14:14).
1, 2. а) Ни өчен Нух, Даниял һәм Әюп мисаллары безне дәртләндерә? ә) Йәзәкил 14:14 тәге сүзләр кайчан язылган булган?
ЙӘҺВӘ хезмәтчеләре еш кына чирләр, матди авырлыклар я эзәрлекләүләр кебек проблемаларга очрый. Күп нәрсә аларның Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлыкларын урлый ала. Сезгә дә бу авырлыклар белән көрәшергә туры киләме? Ул чакта Нух, Даниял һәм Әюп мисаллары сезнең өчен аеруча дәртләндергеч булыр. Бу ир-атлар камилсез булган һәм безнекенә охшаш авырлыклар кичергән. Кайбер очракларда аларга хәтта үлем янаган. Ләкин алар Йәһвәгә тугры булып калган. Йәһвә аларны нык иманнары һәм үзенә тыңлаучан булганнары өчен бик кадерләгән. (Йәзәкил 14:12—14 укы.)
2 Бу мәкаләнең төп шигырендәге сүзләрне Йәзәкил Бабылда б. э. к. 612 елда язган булган * (Йәз. 1:1; 8:1). Нибары биш елдан соң, ягъни б. э. к. 607 елда, мөртәтлеккә баткан Иерусалим җимерелгән булган. Нух, Даниял һәм Әюпкә хас сыйфатлар күрсәткән кешеләр генә коткарылыр өчен билге алган һәм исән калган (Йәз. 9:1—5). Алар арасында Ирмия, Барух, Әбәдмәлик һәм рехаблылар булган.
3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
3 Безнең көннәрдә дә Йәһвә күзендә саф кешеләр генә — Нух, Даниял һәм Әюп кебек кешеләр генә — коткарылыр өчен билге алачак һәм бөек афәт аша үтәчәк (Ачыл. 7:9, 14). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең бу кешеләрне ни өчен тәкъва дип санаганын белик. Без бу ир-атларның мисалларын һәм аларның нинди авырлыкларга очраганнарын карап чыгарбыз. Шулай ук без, алар кебек, иман һәм тыңлаучанлык ничек күрсәтә алганыбызны белербез.
ТУГЫЗ ГАСЫР БУЕ НЫК ИМАНЛЫ ҺӘМ ТЫҢЛАУЧАН
4, 5. Нух нинди авырлыклар кичергән һәм ни өчен аның мисалы гаҗәпләндерә?
4 Нух кичергән авырлыклар. Нух атасының бабасы Идрис яшәгән вакытка җәбер-золым киң таралган һәм халык бик явыз булып киткән. Алар хәтта Йәһвәгә каршы «коточкыч сүзләр» сөйләгән (Яһүд 14, 15). Ә инде Нух вакытында «җир җәбер-золым белән тулган». Җиргә тыңламаучан фәрештәләр төшкән һәм үзләренә хатыннар алган. Нәтиҗәдә, аларның мәрхәмәтсез, кансыз угыллары туган (Ярат. 6:2—4, 11, 12). Әмма Нух гел башка кеше булган. «Нух исә Йәһвәнең хуплавына иреште. ...Нух тәкъва һәм үз замандашлары арасында саф кеше иде. Ул Аллаһы юлында йөрде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ярат. 6:8, 9).
5 Бу сүзләр безгә Нухның чыннан да тәкъва кеше булганын күрсәтә. Уйлап кына карагыз: Нух Туфанга кадәр 70—80 ел гына түгел, ә 600 ел диярлек Йәһвә юлыннан йөргән! (Ярат. 7:11) Безнең бүген җыелышларыбыз бар, һәм без анда кардәшләр белән аралаша алабыз. Нухның исә андый мөмкинлеге булмаган. Күрәсең, хәтта абый-энеләре һәм апа-сеңелләре дә аңа рухи таяныч булмаган *.
6. Нух ничек кыюлык күрсәткән?
6 Яхшы кеше булудан тыш, Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» дә булган һәм башкаларга үз иманы турында кыюлык белән сөйләгән (2 Пет. 2:5). «Үз иманы белән ул дөньяны хөкем иткән»,— дип язган рәсүл Паул (Евр. 11:7). Һичшиксез, аңардан мыскыллап көлгәннәр һәм аңа каршы чыкканнар, бәлки хәтта янаганнар да. Әмма Нух «кешеләрдән куркуга» бирелмәгән (Гыйб. сүз. 29:25). Йәһвә Нухка кыю булырга ярдәм иткән.
7. Ни өчен Нухка көймә төзү җиңел булмаган?
7 Нух Аллаһы белән биш гасырдан артык вакыт йөргәннән соң, Аллаһы аңа, кешелекне һәм хайваннарны коткарыр өчен, көймә төзергә кушкан (Ярат. 5:32; 6:14). Бу төзү эше, һичшиксез, бик авыр булган! Кешеләрнең көлүләре һәм каршы чыгулары аркасында, Нухка үз йөкләмәсен үтәү тагы да авыррак булгандыр. Шулай да Нух тыңлаучанлык һәм нык иман күрсәткән, ул барысын «нәкъ Аллаһы кушканча эшләгән» (Ярат. 6:22).
8. Нух Йәһвәнең үзе турында матди яктан кайгыртачагына нык ышанганын ничек күрсәткән?
8 Нухка үз хатынын һәм балаларын бар кирәкле нәрсә белән тәэмин итәргә дә җиңел булмаган. Туфан алдындагы чорда кешеләргә, җирдән уңыш алыр өчен, күбрәк эшләргә туры килгән. Нух турында да шуны ук әйтеп була (Ярат. 5:28, 29). Шулай да материаль ихтыяҗлар Нух өчен беренче урында тормаган. Хәтта көймәне төзегәндә дә — ә көймә төзелүе, күрәсең, 40 я 50 ел дәвамында барган,— Нух үз игътибарын Йәһвәгә туплаган. Туфаннан соң да 350 ел дәвамында ул рухи кеше булып калган (Ярат. 9:28). Чыннан да, иман күрсәтүдә һәм тыңлаучан булуда Нух безнең өчен гаҗәеп үрнәк!
9, 10. а) Без Нухтан ничек үрнәк ала алабыз? ә) Аллаһының нормалары буенча яшәсәгез, нәрсәгә шикләнмәскә була?
9 Без, Нух кебек, ничек нык иманлы һәм тыңлаучан була алабыз? Безгә Аллаһының тәкъва нормаларын якларга, Шайтан дөньясыннан читтә торырга һәм Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә кирәк (Мат. 6:33; Яхъя 15:19). Әлбәттә, тормыш рәвешебез безгә дөнья хуплавын китерми. Киресенчә, Аллаһы законнары буенча яшәгәнгә, мәсәлән никахка һәм җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы нормаларны тотканга күрә, безне массакүләм мәгълүмат чараларында кайвакыт каралыйлар. (Малахи 3:17, 18 укы.) Ләкин без, Нух кебек, кешеләрдән түгел, ә Йәһвәдән куркабыз һәм ул гына мәңгелек тормыш бирә алганын онытмыйбыз (Лүк 12:4, 5).
10 Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Миннән мыскыллап көлсәләр я минем турында начар сөйләсәләр, мин „Аллаһы белән йөрерменме?“ Материаль авырлыкларым булса, мин Кайгыртучыбызга иманымны баглармынмы?» Нух кебек, нык иманлы һәм тыңлаучан булсагыз, Йәһвәнең үзегез турында кайгыртачагына һич шикләнмәскә була (Флп. 4:6, 7).
ДАНИЯЛ, МӘҖҮСИ ШӘҺӘРДӘ ЯШӘП, ЙӘҺВӘ ЮЛЫННАН ТАЙПЫЛМЫЙ
11. Даниял һәм аның өч дусты Бабылда нинди җитди авырлыкларга юлыккан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
11 Даниял кичергән авырлыклар. Даниял Бабылда әсирлектә яшәгән. Бабыл шәһәрендә потка табыну һәм сихерчелек киң таралган булган. Бабыллылар яһүдләргә җирәнеп караган, алардан һәм Аллаһылары Йәһвәдән мыскыллап көлгән (Зәб. 137:1, 3). Даниялны һәм башка тугры яһүдләрне бу бик күңелсезләндергән! Өстәвенә, Даниял һәм аның өч дусты — Хәнания, Мисаил һәм Азария,— Бабыл патшасы сараенда хезмәт итәр өчен, махсус өйрәтү үткән, шуңа күрә алар һәрвакыт күз астында булган. Моннан тыш, аларга патша ризыкларын ашарга кушылган. «Патша табынындагы ашамлыклар... белән үзен нәҗесләмәскә» карар иткән Даниял өчен бу чын сынау булган (Дан. 1:5—8, 14—17).
12. а) Даниял нинди сыйфатлар чагылдырган? ә) Йәһвә Даниялга ничек караган?
12 Даниялның сәләтләре һәм патша биргән югары дәрәҗәсе дә аның өчен сынау булган (Дан. 1:19, 20). Беренче карашка бу сынау әллә ни авыр булып тоелмаска мөмкин. Ләкин Даниял, масаеп китеп, үз-үзенә чиктән тыш ышана башлый алган. Әмма ул басынкы һәм тыйнак булып калган һәм уңышны Йәһвә ярдәмендә алганын таныган (Дан. 2:30). Шунысы кызык: Даниял яшь булса да, Йәһвә аны Нух һәм Әюп белән беррәттән санап киткән. Даниялга шундый зур ышаныч белән карап, Йәһвә ялгышмаганмы? Һич тә юк! Чөнки Даниял картлыкка кадәр Йәһвәгә тугры һәм тыңлаучан булып калган. Фәрештә аңа: «И Даниял, кадерле кеше!» — дип мөрәҗәгать иткәндә, Даниялга, күрәсең, инде 100 яшь тулган булган (Дан. 10:11).
13. Күрәсең, ни сәбәпле Йәһвә Даниялга югары дәрәҗә алырга булышкан?
13 Аллаһы Даниялны фатихалаганга, ул Бабылда да, Мидо-Фарсы патшалыгында да югары дәрәҗәле түрә буларак хезмәт иткән (Дан. 1:21; 6:1, 2). Күрәсең үз халкына булышырга теләп, Йәһвә Даниялга шундый югары дәрәҗә алырга мөмкинлек биргән. Йосыф — Мисырда, ә Әсфирә белән Мардәкәй Фарсы патшалыгында Йәһвә халкына ярдәм иткән кебек, Даниял да яһүдләр өчен чын фатиха булган * (Дан. 2:48). Әсирлектәге яһүдләргә, шул исәптән Йәзәкилгә дә, Йәһвәнең кулын шулай итеп күрү никадәр рәхәт булгандыр!
14, 15. а) Шартларыбыз нинди яктан Даниял шартларына охшаш? ә) Бүген ата-аналар Даниялның әти-әнисеннән нәрсәгә өйрәнә ала?
14 Без, Даниял кебек, ничек нык иманлы һәм тыңлаучан була алабыз? Бу дөнья әхлаксызлык һәм ялган дин белән тулы. Кешеләр Бөек Бабыл — «җеннәр... торагы» — йогынтысы астында яши. Алар бу бөтендөнья ялган дин империясенең әсирлегендә (Ачыл. 18:2). Без бу дөньяда килмешәкләр булып яшибез һәм кешеләрдән бик нык аерылып торабыз. Шуңа күрә алар бездән көлә (Марк 13:13). Әйдәгез, Даниял кебек, Аллаһыбыз Йәһвәгә якынлашырга тырышыйк. Аллаһыга басынкылык һәм тыңлаучанлык күрсәтеп таянсак, без дә аның күзендә кадерле булырбыз (Һәг. 2:7).
15 Даниялның әти-әнисе бүгенге ата-аналар өчен яхшы үрнәк булып тора. Кайсы яктан? Даниял балачагында Яһүдиядә явызлык хөкем сөргән булса да, ул Аллаһыны яраткан, чөнки әти-әнисе аны моңа өйрәткән (Гыйб. сүз. 22:6). Даниялның исеме дә әти-әнисенең Аллаһыдан куркып яшәгәннәрен дәлилли. Исеме бит «Минем хөкемчем — Аллаһы» дигәнне аңлата (Дан. 1:6, иск.). Ата-аналар, балаларыгызны сабырлык белән тәрбияләгез һәм бирешмәгез! (Эфес. 6:4) Алар белән һәм алар өчен дога кылыгыз. Аларны Йәһвәне һәм аның нормаларын яратырга өйрәтегез. Шикләнмәгез: Йәһвә тырышлыкларыгызны фатихалаячак (Зәб. 37:5).
ФӘКЫЙРЬЛЕКТӘ ДӘ, БАЙЛЫКТА ДА ТУГРЫ КАЛГАН ӘЮП
16, 17. Әюпкә нинди сынаулар кичерергә туры килгән?
16 Әюп кичергән авырлыклар. Әюп үз тормышында күп газаплар кичергән. Ул «Көнчыгышта яшәүче бар кешеләр арасында иң бөеге булган» (Әюп 1:3). Ул бай, атаклы һәм зур хөрмәт казанган кеше булган (Әюп 29:7—16). Шул ук вакыт ул үз-үзенә басынкылык белән караган һәм Аллаһыга мохтаҗ булганын аңлаган. Йәһвә аны «хезмәтчем» дип атаган һәм болай дигән: «Ул намуслы, саф, Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый» (Әюп 1:8).
17 Ләкин кыска вакыт эчендә Әюпнең тормышы кискен үзгәргән. Ул бар булганын югалткан. Ул шулкадәр төшенкелеккә бирелгән ки, хәтта үләргә теләгән. Без аның Әюп 1:9, 10 укы.) Йәһвә, Шайтанның алдакчы булуын күрсәтер өчен, нәрсә эшләгән? Ул Әюпкә үз тугрылыгын һәм яратудан чыгып хезмәт итүен расларга мөмкинлек биргән.
газапларының сәбәбен беләбез: яла ягучы Шайтан Иблис Әюпне үз файдасы өчен генә Аллаһыга хезмәт итүдә гаепләгән. (18. а) Сезне сафлык саклаган Әюпнең мисалында нәрсә гаҗәпләндерә? ә) Йәһвәнең Әюп белән үзен ничек тотканы Аның турында нәрсә ачыклый?
18 Шайтан Әюпкә бер-бер артлы һөҗүм иткән. Иблис Әюпнең бу газаплары Аллаһыдан дип ышануын теләгән (Әюп 1:13—21). Аннары Әюп янына өч «дусты» килгән. Аны юатыр урынына, алар Әюпне явыз кеше дип атаган һәм Аллаһы аны җәзалый дип әйткән (Әюп 2:11; 22:1, 5—10). Моңа карамастан, Әюп Йәһвәне калдырмаган. Шайтан аны кимсетсә дә һәм мәсхәрәләсә дә, Әюп үз сафлыгын бозмаган. Әйе, кайвакыт ул акылсыз сүзләр әйткән (Әюп 6:1—3). Әмма Йәһвә Әюпне аңлаган. Әюп бит боеккан һәм эмоциональ яктан хәлдән тайган булган. Ахыр чиктә Йәһвә Әюпкә бар югалтканнарын икеләтә кайтарган һәм аның тормышына 140 ел өстәгән (Ягък. 5:11). Шул елларда да Әюп Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итүен дәвам иткән. Без моны кайдан беләбез? Бу мәкаләнең төп шигыреннән. Йәзәкил бу шигырьне язганда, Әюп инде күптән үлгән булган.
19, 20. а) Без, Әюп кебек, ничек нык иманлы һәм тыңлаучан була алабыз? ә) Без Аллаһының шәфкатьлелеген ничек чагылдыра алабыз?
19 Без, Әюп кебек, ничек нык иманлы һәм тыңлаучан була алабыз? Шартларыбыз нинди генә булмасын, тормышыбызда иң мөһиме Йәһвә булсын, аңа тулысынча таяныйк һәм аңа бөтен йөрәктән тыңлаучан булыйк. Безнең, Әюп белән чагыштырганда, шулай эшләр өчен хәтта күбрәк сәбәпләребез бар! Без бит Шайтан һәм аның алымнары турында күп нәрсә беләбез (2 Көр. 2:11). Изге Язмалар ярдәмендә, шул исәптән Әюп китабы ярдәмендә, безгә Аллаһының ни өчен газапларны рөхсәт иткәне билгеле. Даниял пәйгамбәрлегеннән без Аллаһы Патшалыгының Мәсих җитәкчелегендәге хөкүмәт булуын аңлыйбыз һәм бу Патшалыкның тиздән бар газапларны мәңгегә юк итәчәген беләбез (Дан. 7:13, 14).
20 Әюп очрагыннан без авырлыклар аша үткән кардәшләргә карата шәфкатьле булу никадәр мөһим икәнен күрәбез. Әюп кебек, кайбер кардәшләребез катырак әйтеп куярга мөмкин (Вәг. 7:7). Аларны хөкем итәр урынына, аларның хәленә керергә һәм миһербанлы булырга тырышыйк. Ул чакта без назлы, шәфкатьле күктәге Атабыздан үрнәк алган булырбыз (Зәб. 103:8).
ЙӘҺВӘ СЕЗНЕ НЫГЫТАЧАК
21. Нух, Даниял һәм Әюп очраклары 1 Петер 5:10 дагы сүзләрнең дөреслеген ничек раслый?
21 Нух, Даниял һәм Әюп тарихның төрле чорларында яшәсә дә һәм төрле сынауларга дучар булса да, алар чыдам булып калган. Бу безгә рәсүл Петернең сүзләрен исебезгә төшерә: «Бар юмарт игелекнең Аллаһысы, сез берникадәр газап чиккәннән соң, сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» (1 Пет. 5:10).
22. Без киләсе мәкаләдән нәрсә белербез?
22 Петер аша Йәһвә безне көч бирәчәгенә һәм ныгытачагына ышандыра. Барыбыз да Йәһвәдән рухи көч алырга һәм аңа тугры булып калырга тели. Без шулай ук, Нух, Даниял һәм Әюп кебек, көчле иманга ия булырга һәм тыңлаучан булырга телибез. Шул өч кешегә сафлык сакларга нәрсә ярдәм иткән? Алар Йәһвәне яхшы белгән. Аллаһының таләпләре турында әйткәндә, алар «бар нәрсәгә төшенгән» (Гыйб. сүз. 28:5). Без киләсе мәкаләдә моның турында күбрәк белербез. Бу безгә Йәһвәне яхшы белергә ярдәм итәчәк.
^ 2 абз. Йәзәкил әсирлеккә б. э. к. 617 елда эләккән. Йәзәкил 8:1—19:14 тәге өзек бу әсирлекнең «алтынчы елында», ягъни б. э. к. 612 елда, язылган булган.
^ 5 абз. Нухның тәкъва атасы, Ләмәк, Туфанга хәтле якынча биш ел калганда үлгән. Нухның әнисе һәм башка туганнары Туфан вакытына әле исән булган булсалар, алар Туфанда һәлак булган.