Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи кеше кем ул?

Рухи кеше кем ул?

«Аллаһы ярдәмендә фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын» (РИМ. 15:5).

ҖЫРЛАР: 17, 13

1, 2. а) Күп кенә кардәшләр рухи карашлы булу турында нәрсә әйтә? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

«РУХИ карашлы кеше булырга омтылу мине бәхетлерәк итә һәм көндәлек сынаулар белән көрәшергә булыша»,— дип әйтә Канададагы бер апа-кардәшебез. Ә Бразилиядә яшәүче бер абый-кардәш болай ди: «Без хатыным белән 23 ел бәхетле тормыш итәбез. Моның сере — без бар нәрсәгә рухи караш белән карарга тырышабыз». Филиппин утрауларында яшәүче абый-кардәш болай дип сөйли: «Рухи кеше булу миңа җан тынычлыгы бирә һәм чыгышлары төрле булган кардәшләр белән татулыкта хезмәттәшлек итәргә булыша».

2 Бу кардәшләрнең сүзләреннән күренгәнчә, рухилык кеше тормышына бик яхшы тәэсир итә. Алайса, безгә рухи карашлы һәм, нәтиҗәдә, уңышлы булырга нәрсә ярдәм итәчәк соң? Бу сорауга җавап бирер өчен, безгә Изге Язмаларда рухи кешеләр турында, ягъни Йәһвәнең изге рухы җитәкчелеге буенча эш иткән һәм Йәһвә кебек фикер йөртергә тырышкан кешеләр турында, нәрсә әйтелгәнен аңларга кирәк. Шуңа күрә бу мәкаләдә без мондый өч сорауны карап чыгарбыз: 1) рухи кеше кем ул? 2) Нинди кешеләр рухи булган һәм ни өчен алар безгә үрнәк булып тора? 3) Ни өчен «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булу безгә рухи кеше булырга булышыр?

РУХИ КЕШЕ КЕМ УЛ?

3. Изге Язмалар буенча, рухи кеше һәм үз теләкләре буенча яшәгән кеше арасында аерма нинди?

3 Рәсүл Паул «рухи кеше» һәм «үз теләге буенча яшәүче кеше» арасындагы аерманы күрсәткән һәм шулай итеп безгә рухи кешенең кем икәнен аңларга ярдәм иткән. (1 Көринтлеләргә 2:14—16 укы.) Алар арасында нинди аерма бар? «Үз теләкләре буенча яшәгән кеше» «Аллаһы рухыннан килгәннәрне кабул итми, чөнки аның өчен алар — акылсыз нәрсә. Ул аларны аңлый да алмый». «Рухи кеше» исә «бар нәрсәне тикшереп бәяли ала», ул «Мәсихнең уй-фикерләренә ия». Паул мәсихчеләрне рухи кешеләр булырга дәртләндергән. Рухи кеше тән теләкләре буенча яшәүче кешедән тагын нинди яклардан аерылып тора?

4, 5. Үз теләге буенча яшәгән кешегә нәрсә хас?

4 Башта үз теләкләре буенча яшәгән кешеләр турында сөйләшик. Андый кешеләр дөнья рухына бирешә, ә бу рух эгоистик омтылышлар буенча яшәргә этәрә. Паул язганча, «шул рух хәзер тыңламаучанлык угылларында эш итә» (Эфес. 2:2). Нәтиҗәдә, кешеләр дөнья карашларын үзләштерә һәм күпчелеккә иярә. Алар үз күзләрендә дөрес булганны эшли, ә Аллаһы нормалары турында уйлап та бирми. Тән теләкләре буенча яшәүчеләр үз игътибарын материаль нәрсәләргә туплый, үз абруен кайгырта һәм, үз дигәнендә торып, хокукларын чиктән тыш яклый.

5 Тән теләкләре буенча яшәүчеләр турында тагын нәрсә әйтеп була? Алар «гөнаһлы тәннең эшләренә» баткан (Гәл. 5:19—21). Паул Көринтлеләргә аңлатканча, тән теләкләре буенча яшәүчеләр бүленешләргә китерә; бәхәсләрдә катнашып, теге я бу якка баса, ызгыш-талашлар чыгара, башкалар белән судлаша, башчылык принцибына хөрмәт белән карамый, шулай ук чиктән тыш күп ашый һәм эчә. Андый рухи булмаган кешеләр вәсвәсәләргә җиңел бирелә (Гыйб. сүз. 7:21, 22). Яһүд кайбер кешеләрнең рухи хәле бик начарланыр һәм аларда Аллаһы рухы булмас дип язган (Яһүд 18, 19).

6. Рухи кешегә нәрсә хас?

6 «Рухи кеше» исә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кадерли. Ул Аллаһының изге рухы буенча яши һәм Йәһвәдән үрнәк алырга тырыша (Эфес. 5:1). Шундый кеше Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерә һәм бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карый. Йәһвә аның өчен реаль шәхес. Үз теләкләре буенча яшәгән кешедән аермалы буларак, рухи кеше тормышның һәр өлкәсендә Йәһвәнең нормаларын тота (Зәб. 119:33; 143:10). Ул тән теләкләренә бирелми, ә «рух җимешенә» хас сыйфатлар үстерә (Гәл. 5:22, 23). Рухи кеше кем икәнен аңлар өчен, мондый чагыштыру турында уйланыйк: коммерция эшләрендә уңышларга ирешкән кешене тапкыр бизнесмен дип атыйлар. Нәкъ шулай ук рухи эшләр белән мавыккан кешене рухи кеше дип атап була.

7. Изге Язмаларда рухи карашлы кешеләр турында нәрсә әйтелә?

7 Гайсә рухи карашлы кешеләрне бәхетле дип атаган. Маттай 5:3 тә ул болай дигән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы». Ә Римлыларга 8:6 да рухи карашлы булуның башка бер уңай ягына игътибар ителә: «Гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү — үлем, ә Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап яшәү тормыш һәм тынычлык китерә». Шулай итеп, рухи кешеләр булсак, без инде бүген Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә, җан тынычлыгына һәм мәңгелек тормыш өметенә ия булырбыз.

8. Ни өчен рухилыгыбызны үстерер һәм яклар өчен безгә тырышлыклар куярга кирәк?

8 Әмма бу дөньяда Аллаһы рухы түгел, ә Шайтан рухы хөкем сөрә, шуңа күрә безгә үз акылыбызны якларга кирәк. Акылыбызны рухи нәрсәләр белән тутырмасак, барлыкка килгән «вакуумга» дөнья «һавасы» тиз генә үтеп керәчәк. Моннан ничек сакланырга? Безгә рухи яктан үсәргә нәрсә булышыр?

РУХИ КЕШЕЛӘР МИСАЛЫ

9. а) Безгә рухи яктан үсәргә нәрсә булыша? ә) Без кемнең мисалларын карап чыгарбыз?

9 Бала, үз әти-әнисен күзәтеп һәм аларның үрнәге буенча эш итеп, җитлеккәнлеккә ирешә. Нәкъ шулай ук без дә рухи яктан җитлеккән кешеләрдән үрнәк ала алабыз. Ә тән теләкләре буенча яшәгән кешеләр безнең өчен гыйбрәт булып тора (1 Көр. 3:1—4). Изге Язмаларда уңай мисаллар да, тискәре мисаллар да бар. Әмма максатыбыз — рухи кеше булу, шуңа күрә, әйдәгез, Ягъкуб, Мәрьям һәм Гайсә Мәсих кебек рухи кешеләрнең мисалларына игътибар итик.

Ягъкуб һәм Мәрьям мисаллары нәрсә белән кызыклы? (10 нчы абзацны кара.)

10. Ягъкубның рухи кеше булганы нәрсәдән күренә?

10 Аллаһының борынгы хезмәтчесе Ягъкубның тормышы җиңел булмаган. Аның үз теләкләре буенча яшәгән абыйсы, Исау, аны үтерергә теләгән. Ә каенатасы аны күп тапкыр алдарга тырышкан. Рухи булмаган кешеләр арасында яшәсә дә, Ягъкубның Йәһвәгә һәм аның Ибраһимга бирелгән вәгъдәсенә иманы какшамаган. Ягъкуб аның гаиләсе Аллаһы ниятендә әһәмиятле роль уйнаячагын белгән, һәм бу аны гаиләсе турында тагы да ныграк кайгыртырга дәртләндергән (Ярат. 28:10—15). Ягъкубның сүзләреннән һәм эшләреннән күренгәнчә, ул Аллаһының нормаларын һәм ихтыярын истә тоткан. Мәсәлән, Исау үз кешеләре белән Ягъкубка каршы чыкканда, Ягъкуб Аллаһыга болай дип дога кылган: «Абыем Исау кулыннан коткар мине, үтенәм... Син бит: „Сиңа игелек кылачакмын һәм токымыңны диңгездәге бихисап күп ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен“,— дип вәгъдә иткән идең» (Ярат. 32:6—12). Әйе, Ягъкуб Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанган, һәм бу аның тормышыннан ап-ачык күренгән.

Ягъкуб һәм Мәрьям мисаллары нәрсә белән кызыклы? (11 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен без Мәрьям рухи кеше булган дип әйтә алабыз?

11 Ә хәзер Мәрьям мисалы турында уйланыйк. Ни өчен Йәһвә Гайсәнең булачак анасы итеп Мәрьямне сайлаган? Чөнки Мәрьям рухи карашлы хатын-кыз булган. Безгә бу кайдан билгеле? Беренчедән, бу аның мактау сүзләреннән күренә. Үз туганнары Зәкәрия белән Илисәбәттә кунакта булганда, ул Аллаһыны чын күңелдән данлаган. (Лүк 1:46—55 укы.) Әйткән сүзләреннән күренгәнчә, Мәрьям Еврей Язмаларын бик яраткан һәм яхшы белгән (Ярат. 30:13; 1 Иш. 2:1—10; Мал. 3:12). Икенчедән, өйләнешкәч тә, Мәрьям белән Йосыф, Гайсә туганчы, җенси мөнәсәбәтләргә кермәгән. Шулай итеп алар Аллаһы ихтыярын үз теләкләреннән өстен куйган (Мат. 1:25). Өченчедән, Мәрьям Гайсәнең эшләренә һәм зирәк сүзләренә игътибар иткән һәм моның барысын «үз йөрәгендә саклаган» (Лүк 2:51). Әйе, Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр Мәрьямне бик кызыксындырган. Әйдәгез, без дә, Мәрьямнән үрнәк алып, Аллаһы ихтыярын һәрвакыт беренче урынга куйыйк.

12. а) Гайсәнең үз Атасыннан үрнәк алганы нәрсәдән күренгән? ә) Без Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

12 Җирдә яшәгән рухи карашлы кешеләр арасында кемнең мисалы аеруча игътибарга лаек? Әлбәттә, Гайсә Мәсихнең. Гомере буе ул Атасы Йәһвәдән үрнәк алып яшәгән. Аның фикерләү белән эш итү рәвеше һәм хисләре Йәһвәнеке кебек булган, ул Аллаһының ихтыяры буенча яшәгән (Яхъя 8:29; 14:9; 15:10). Ишагыя пәйгамбәр Йәһвәнең кызгану хисләре турында язган, ә Марк Гайсәнең хисләрен сурәтләп биргән. Гайсәнең үз Атасыннан үрнәк алуын күрер өчен, Ишагыя белән Маркның язганнарын чагыштырыгыз. (Ишагыя 63:9; Марк 6:34 укы.) Ә без, Гайсәдән үрнәк алып, кызганучан булырбызмы һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарбызмы? Гайсә кебек, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, көчебезне һәм вакытыбызны жәлләмәбезме? (Лүк 4:43) Шулай эшләсәк, без рухи карашлы кешеләр булуыбызны күрсәтербез.

13, 14. а) Рухи карашлы кардәшләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? ә) Мисаллар китерегез.

13 Бүген Мәсихтән үрнәк алган рухи карашлы кардәшләр бик күп. Бәлки, сез аларның хезмәттә ашкынучан булуларын, кызгану һәм кунакчыллык күрсәтүләрен күрәсездер. Алар камил түгел, әмма Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерергә тырыша. Мәсәлән, Бразилиядән булган Рейчел исемле апа-кардәшебез болай дип сөйли: «Мин мода буенча киенергә ярата идем, шуңа күрә киенүем әллә ни тыйнак булмады. Әмма хакыйкать белән танышу мине үзгәрергә һәм рухи кеше булырга дәртләндерде. Үзгәрешләр ясау авыр булды, әмма хәзер мин үземне күпкә бәхетлерәк итеп хис итәм һәм мәгънәле тормыш алып барам».

14 Ә хәзер Филиппинда яшәүче Рейлин исемле апа-кардәшебез мисалына кагылыйк. Хакыйкатьтә булса да, ул үз игътибарын югары белем алуга һәм яхшы эш табуга туплаган. Ул болай дип әйтә: «Вакыт узу белән рухи эшләрем икенче планга күчте. Минем күңелемдә ниндидер бушлык барлыкка килде. Мин эшнең тормышта иң мөһим булмаганын аңладым. Нәтиҗәдә, мин фикер йөртүемне үзгәрттем һәм Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куйдым». Маттай 6:33, 34 тә Йәһвә үзенең хезмәтчеләре турында кайгыртырга вәгъдә итә, һәм хәзер Рейлин моны үз тәҗрибәсендә татый. Ул болай дип өсти: «Мин Йәһвәнең үзем турында кайгыртачагына тамчы да шикләнмим!» Бәлки, сезнең җыелышыгызда да андый кардәшләр бардыр. Аларның Мәсихкә иярүләре безнең өчен яхшы үрнәк булып тора (1 Көр. 11:1; 2 Тис. 3:7).

«МӘСИХНЕҢ УЙ-ФИКЕРЛӘРЕНӘ ИЯ» БУЛЫГЫЗ

15, 16. а) Мәсихтән үрнәк алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ә) Безгә «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булырга нәрсә булышыр?

15 Мәсихтән үрнәк алып яшәр өчен, нәрсә эшләргә? 1 Көринтлеләргә 2:16 буенча, безгә «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булырга кирәк. Ә Римлыларга 15:5 тә «фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын» дигән киңәш язылган. Шунлыктан, Мәсихтән үрнәк алыр өчен, безгә аның фикер йөртү рәвешен һәм бар сыйфатларын белергә кирәк. Моннан ары безгә аның эзләреннән барырга кирәк. Мәсих өчен Атасы белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт иң мөһиме булган. Шуңа күрә, Мәсихтән үрнәк алып, без, асылда, Аллаһыбыздан үрнәк алабыз. Әйе, «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булу үтә мөһим.

16 Безгә Мәсих кебек фикер йөртергә нәрсә булышыр? Гайсәнең шәкертләре аның могҗизаларын, халыкны өйрәткәнен, төрле кешеләр белән үзен ничек тотканын һәм Аллаһы принципларын ничек кулланганын күргән. Алар хәтта: «Ул... кылган барлык эшләргә без шаһитбез»,— дигән (Рәс. 10:39). Без исә Гайсәне күрә алмыйбыз. Ләкин Йәһвә, яратудан чыгып, безгә Инҗилне биргән. Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрләрне укыганда һәм анда язылган вакыйгалар турында уйланганда, без Гайсә белән якынрак танышабыз. Бу безгә «нәкъ аның эзләре буенча барырга» һәм Мәсихнең «фикер йөртү рәвеше белән коралланырга» мөмкинлек бирә (1 Пет. 2:21; 4:1).

17. Мәсих кебек фикер йөртү рәвеше безгә тагын ничек ярдәм итә?

17 Мәсих кебек фикер йөртсәк, бу безгә тагын ничек ярдәм итәчәк? Туклыклы ризык тәнне ныгыткан кебек, акылыбызны «Мәсихнең уй-фикерләре» белән тутыру безне рухи яктан ныгытыр. Вакыт узу белән без Мәсих теге я бу очракта ничек эш иткәнен аңларга өйрәнербез һәм акыллы карарлар кабул итә алырбыз. Нәтиҗәдә, вөҗданыбыз саф булып калыр һәм без Аллаһыны сөендерербез. Ризалашырсыз, «Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән үрнәк алу» — яхшы максат! (Рим. 13:14)

18. Бу мәкаләдән сез нәрсәгә өйрәндегез?

18 Без рухи кеше булу үз эченә нәрсәне алганын карап чыктык. Без шулай ук Аллаһы рухы буенча эш иткән кешеләрнең мисалларына игътибар иттек һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрдек. Моннан тыш, «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булу безгә рухи яктан үсәргә ничек булышканын карап чыктык. Әмма шундый сораулар туа: без рухилыгыбызны ничек тикшерә алабыз? Рухи яктан тагы да ныгыр өчен, нәрсә эшләп була? Рухилыгыбыз көндәлек эшләрдә ничек чагылырга тиеш? Моның турында киләсе мәкаләдә укыгыз.