Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи яктан үсүегезне дәвам итегез!

Рухи яктан үсүегезне дәвам итегез!

«Рух буенча яшәгез» (ГӘЛ. 5:16).

ҖЫРЛАР: 22, 75

1, 2. Бер абый-кардәш белән нинди хәл булган һәм ул нәрсә эшләгән?

РОБЕРТ 15 яшендә суга чумдырылган, әмма аның хакыйкатькә карашы җитди булмаган. Ул болай ди: «Мин бернинди дә начарлык эшләмәдем, әмма рухи эшләрдә бары тик гадәт буенча гына катнаштым. Читтән караганда, мин рухи яктан көчле идем: җыелышларга йөрдем, елына берничә тапкыр ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Әмма нәрсәдер җитеп бетми иде».

2 Роберт үз хисләренең сәбәбен өйләнгәч кенә аңлаган. Ул үз хатыны белән бер-берсенә Изге Язмаларга нигезләнгән сораулар бирергә яраткан. Хатыны, Изге Язмаларны яхшы белгәнгә, аның сорауларына җиңел генә җавап биргән, ә менә Робертка хатынының сорауларына җавап бирү әллә ни җиңел булмаган. Ул болай ди: «Мин үземне бернәрсә дә белмәгәндәй хис иттем. „Хатыным өчен рухи эшләрдә баш буласым килсә, миңа нәрсәдер үзгәртергә кирәк“,— дип уйлап куйдым». Роберт болай дип дәвам итә: «Мин Изге Язмаларны өйрәнүгә чумдым. Шунда хакыйкать тулы рәсемгә җыелды. Мин Аллаһы Сүзен тирәнрәк аңлый башладым, һәм, иң мөһиме, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем ныгыды».

3. а) Роберт очрагы безне нәрсәгә өйрәтә? ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Роберт очрагы шуны бик яхшы күрсәтә: Изге Язмаларны белү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьләү безне автоматик рәвештә рухи кеше итми. Бәлки, без рухи яктан ниндидер дәрәҗәдә инде үскәнбездер. Әмма, үз-үзебезне тикшереп, без яхшыртасы якларыбызны күрергә мөмкин (Флп. 3:16). Рухи яктан алга таба да үсәр өчен, без бу мәкаләдә мондый өч сорауны карап чыгарбыз: 1) үз рухилыгыбызны ничек тикшереп була? 2) Без рухилыгыбызны ничек ныгыта алабыз? 3) Рухи карашлы булу көндәлек тормышта ничек чагылырга тиеш?

РУХИЛЫГЫГЫЗНЫ ТИКШЕРЕГЕЗ

4. Эфеслеләргә 4:23, 24 тәге киңәш кемгә кагыла?

4 Хакыйкать тормышыбызны бик үзгәртте. Әмма, суга чумдырылгач та, без үзгәрешләр ясаудан туктамадык. Изге Язмаларда бит: «Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез»,— дип әйтелгән (Эфес. 4:23, 24). Без камилсез булганга, безгә Аллаһы ихтыяры буенча үзгәреп торудан туктарга ярамый. Йәһвәгә хәтта күп еллар хезмәт иткән кардәшләр дә үзләрен рухи яктан ныгытырга тиеш (Флп. 3:12, 13).

5. Үз-үзебезне тикшерергә нинди сораулар булышыр?

5 Рухилыгыбызны ныгытыр өчен, безгә үз-үзебезне намуслы итеп тикшерергә кирәк. Олы яшьтәме без, яшьме, мондый сораулар турында уйланып була: «Мин рухи яктан үсүемне сизәмме? Мәсихкә охшарга тырышаммы? Мин чагылдырган рух һәм җыелыштагы тәртибем нәрсәне күрсәтә? Сөйләшүләрем тормыштагы максатларым турында нәрсә ачыклый? Шәхси өйрәнүем, тышкы кыяфәтем, киңәшләргә карашым буенча минем турында нәрсә әйтеп була? Вәсвәсәләргә дучар булганда, мин үземне ничек тотам? Мине җитлеккән мәсихче дип атап буламы яисә мин рухи сөт белән генә тукланаммы?» (Эфес. 4:13) Бу сораулар безгә рухи үсешебезне билгеләргә ярдәм итәр.

6. Кем безгә үз рухилыгыбызны тикшерергә булыша ала?

6 Үз рухилыгыбызны тикшерер өчен, безгә кайвакыт башкаларның ярдәме кирәк. Рәсүл Паул язганча, гөнаһлы тән теләкләре буенча яшәгән кеше Аллаһыны рәнҗеткәнен аңламый. Рухи карашлы кеше исә Аллаһының бар нәрсәгә ничек караганын белә. Ул шулай ук ни өчен тән теләкләре буенча яшәү начар икәнен аңлый (1 Көр. 2:14—16; 3:1—3). Мәсәлән, өлкәннәр Мәсих кебек фикер йөртә. Алар, берәр кардәшнең тән теләкләре буенча эш итүен күреп алса, аңа ярдәм итәргә тырыша. Өлкәннәр сезгә киңәш бирсә, аны кабул итегез һәм аның буенча эш итегез. Бу рухи яктан чыннан да үсүегезне күрсәтер (Вәг. 7:5, 9).

РУХИЛЫГЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫП ТОРЫГЫЗ

7. Рухи карашлы кеше булыр өчен, белемнәр генә җитәме?

7 Рухи карашлы кеше булыр өчен, Изге Язмаларны белү генә җитми. Сөләйман патша Йәһвә турында күп нәрсә белгән. Аның гыйбрәтле сүзләре хәтта Изге Язмаларга кергән. Ләкин ахырда ул, рухилыгын югалтып, Йәһвә юлыннан тайпылган (1 Пат. 4:29, 30; 11:4—6). Алайса, Изге Язмаларны белүдән тыш, тагын нәрсә кирәк? Рухи яктан үсүебезне дәвам итәргә (Көл. 2:6, 7). Әмма моны ничек эшләргә?

8, 9. а) Без какшамас иманны ничек үстерә алабыз? ә) Өйрәнүнең һәм уйлануның максаты нинди? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Паул мәсихчеләргә: «Җитлеккәнлеккә омтылыйк»,— дип язган (Евр. 6:1). Шушы киңәш буенча эш итәр өчен, нинди адымнар ясап була? Мәсәлән, өйрәнү өчен икенче басманы өйрәнеп чыгыгыз. Бу китап сезгә Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланып булганын аңларга ярдәм итәр. Бу китапны өйрәнгәннән соң, башка басмаларыбызны өйрәнеп була (Көл. 1:23). Шулай ук укыганнар турында уйлану һәм Йәһвәдән белемнәрне кулланырга булышсын дип сорап дога кылу да бик мөһим. Моның барысы да иманыгызны ныгытыр.

9 Өйрәнүнең һәм уйлануның максаты нинди булырга тиеш? Без Йәһвәне шатландырырга һәм кануннарын үтәргә өйрәнергә телибез (Зәб. 40:8; 119:97). Без шулай ук рухи үсешебезгә комачаулаган нәрсәләрне кире кагарга өйрәнәбез (Тит. 2:11, 12).

10. Яшьләр үз рухилыкларын ничек ныгыта ала?

10 Яшьләр, сезнең рухи максатларыгыз бармы? Бәйтелдә хезмәт итүче бер абый-кардәш, район конгрессларына килгәндә, суга чумдырыласы кардәшләр белән аралашырга ярата. Алар арасында күп кенә яшьләр була. Бу абый-кардәш аларның рухи максатлары турында сораша. Күпләр Йәһвәгә хезмәт итүдә нәрсә эшләргә җыенганын төгәл белә. Кемдер — тулы вакытлы хезмәттә катнашырга теләгәне турында, башкалары зуррак ихтыяҗ булган җиргә күченергә планлаштырганы турында сөйли. Әмма кайберәүләре «Рухи максатың нинди?» дигән сорауга җавап бирә алмый. Күрәсең, бу яшьләрнең рухи максатлары юк. Яшьләр, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Ни өчен мин рухи эшләрдә катнашам: әти-әнием мәҗбүр иткәнгә генәме яисә үзем теләгәнгәме? Мин Аллаһыга якынлашаммы һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерәмме?» Әлбәттә, яшьләргә генә түгел, ә барыбызга да рухи максатлар куярга кирәк. Бу безгә рухилыгыбызны ныгытырга ярдәм итәчәк (Вәг. 12:1, 13).

11. а) Рухи яктан үсәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ә) Без кемнән үрнәк ала алабыз?

11 Үзгәртәсе якларны күргәч, без, үзгәрер өчен, шунда ук адымнар ясарга тиеш. Бу бик мөһим, чөнки рухи кеше булу-булмавыбыздан тормышыбыз тора (Рим. 8:6—8). Йәһвә бездән камиллекне көтми. Ул безгә үз рухы белән ярдәм итә, әмма безгә дә тырышлыклар куярга кирәк. Җитәкче советта хезмәт иткән Джон Барр Лүк 13:24 не болай дип аңлаткан: «Күпләр тар ишек аша керә алмый, чөнки Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнми һәм принципларны куллануда тырышлыклар куймый». Бу яктан безнең өчен ыруг башлыгы Ягъкуб яхшы үрнәк күрсәткән. Ул фатиха алганчыга кадәр фәрештә белән көрәшергә әзер булган (Ярат. 32:26—28). Изге Язмаларны өйрәнү кызык булса да, ул безнең өчен кызыклы әдәби китап кына булырга тиеш түгел. Безгә, Аллаһы Сүзендәге рухи энҗеләрне эзләп табар өчен, көч куярга кирәк.

12, 13. а) Римлыларга 15:5 тәге сүзләрне ничек кулланып була? ә) Петернең мисалы һәм киңәше кайсы яктан файдалы? б) Рухи яктан үсәр өчен, сез нәрсә эшли аласыз? ( «Рухи яктан үсәргә нәрсә булыша?» дигән рамканы карагыз.)

12 Рухи яктан үсәр өчен, тырышлыклар куйсак, без изге рух ярдәме белән Мәсих кебек фикер йөртергә өйрәнербез (Рим. 15:5). Өстәвенә, изге рух безгә начар теләкләрдән арынырга һәм күркәм сыйфатлардан торган җимеш китерергә ярдәм итәр (Гәл. 5:16, 22, 23). Бәлки, без игътибарыбызны материаль нәрсәләргә я ләззәтләргә туплый башлаганбыздыр. Моны абайлап алсак, боекмыйк һәм, Йәһвәдән изге рух сорап, дөрес булган нәрсәләргә игътибар бирергә тырышыйк (Лүк 11:13). Рәсүл Петернең мисалын хәтерлисезме? Кайбер очракларда аңа рухилык җитеп бетмәгән (Мат. 16:22, 23; Лүк 22:34, 54—62; Гәл. 2:11—14). Әмма ул бирешмәгән. Соңрак Йәһвәнең ярдәме белән Петер Мәсих кебек фикер йөртә башлаган. Бу безнең кулыбыздан да килә.

13 Үз хатында Петер, «бар тырышлыклар куеп», тотнаклылык, чыдамлылык һәм туганнарча ярату кебек сыйфатларны үстерергә киңәш иткән. (2 Петер 1:5—8 укы.) Үзебезгә һәр көн мондый сорау бирик: «Рухи яктан үсәр өчен, мин бүген нәрсә эшли алам?»

АЛЛАҺЫ ПРИНЦИПЛАРЫН КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШТА КУЛЛАНЫГЫЗ

14. Рухи карашлы булу тормышыбызга ничек тәэсир итәр?

14 Карарларыбыздан Мәсих шәкертләре булуыбыз күренергә тиеш. Мәсих кебек фикер йөртсәк, бу сөйләмебезгә, эштә я мәктәптә үзебезне ничек тотуыбызга һәм көндәлек карарларыбызга тәэсир итәр. Рухи кешеләр буларак, без күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне беркайчан да куркыныч астына куймабыз, шулай ук без вәсвәсәләргә каршы торырбыз. Ә карарлар кабул иткәндә, без мондый сораулар турында уйланырбыз: «Бу очракта Изге Язмалардагы нинди принцип кулланырлык? Мәсих бу очракта ничек эш итәр иде? Йәһвә нинди карарны хуп күрәчәк?» Шул рәвешчә фикер йөртергә өйрәнер өчен, әйдәгез, берничә мисалга игътибар итик. Һәрбер очракта, акыллы карар кабул итәр өчен, нинди принцип туры килә икәнен билгелик.

15, 16. Аллаһы принциплары безгә а) тормыш иптәшен сайлауда ничек булыша? ә) дуслар сайлауда ничек ярдәм итә?

15 Тормыш иптәшен сайлау. 2 Көринтлеләргә 6:14, 15 тә (укы) бер яхшы принцип язылган. Рәсүл Паулның сүзләреннән шунысы ап-ачык: рухи кеше тән теләкләре буенча яшәгән кеше белән тулы гармониядә яши алмый. Тормыш иптәшен сайлауга килгәндә, бу принципны ничек кулланып була?

16 Дуслар сайлау. Файдалы принципны без 1 Көринтлеләргә 15:33 тә (укы) табабыз. Аллаһы кешесе үзенең рухилыгына зыян китерә алган кешеләр белән аралашмас. Бу принципны төрле ситуацияләрдә ничек кулланып булганы турында уйланыгыз. Мәсәлән, ничек бу принципны социаль челтәрләр аша аралашуга кулланып була? Сезне таныш булмаган кешеләр белән онлайн-уеннар уйнарга чакырсалар, сез ничек эш итәрсез?

Карарларым миңа рухи яктан үсәргә, рухи максатлар куярга һәм «тыныч-тату яшәргә» булышамы? (17 нче абзацны кара.)

17—19. Рухи караш сезгә а) буш эшләрдән качарга ничек булыша? ә) дөрес максатлар куярга ничек ярдәм итә? б) аңлашылмаучанлыкларны чишәргә ничек булыша?

17 Рухи үсешкә комачаулый торган эшләр. Көринтлеләргә язган хатында рәсүл Паул кардәшләрне кисәткән. (Еврейләргә 6:1 укы.) Безгә «үле эшләрдән», ягъни рухи яктан файдасыз, буш, мәгънәсез эшләрдән, качарга кирәк. Бу принцип тормышның төрле өлкәләрендә кулланырлык. Мәсәлән, мондый сораулар турында уйланып була: «Бу шөгыльне „үле эш“ дип атап буламы? Миңа тәкъдим ителгән эшкә ризалашыргамы? Ни сәбәпле реформалар өчен көрәшүче сәяси агымнарга кушылу дөрес булмас?»

Карарларым миңа рухи яктан үсәргә, рухи максатлар куярга һәм «тыныч-тату яшәргә» булышамы? (18 нче абзацны кара.)

18 Рухи максатлар. Таудагы вәгазендә Гайсә дөрес максатлар куярга булышучы бер принцип күрсәткән (Мат. 6:33). Рухи кеше Патшалык белән бәйле максатлар куя. Бу принцип безгә, мәсәлән, шуны хәл итәргә булышыр: «Миңа югары белем алыргамы? Миңа бу эшкә урнашыргамы?»

Карарларым миңа рухи яктан үсәргә, рухи максатлар куярга һәм «тыныч-тату яшәргә» булышамы? (19 нчы абзацны кара.)

19 Аңлашылмаучанлыклар. Паулның римлыларга биргән киңәше киеренке хәлләрне чишәргә ничек булыша ала? (Рим. 12:18) Мәсихчеләр буларак, без «һәркем белән тыныч-тату яшәргә» тырышабыз. Мондый сораулар турында уйланып була: «Башкалар белән авырлыклар туганда, мин үземне ничек тотам? Миңа буйсынучан булырга авырмы? Яисә мин „тынычлык булдыручы“ буларак билгелеме?» (Ягък. 3:18)

20. Ни өчен сез алга таба да рухи яктан үсәргә телисез?

20 Без берничә мисал гына карап чыктык һәм Изге Язмалардагы принциплар безгә Аллаһыны сөендергән карарлар кабул итәргә булышканын күрдек. Рухи карашлы булсак, без бәхетлерәк булырбыз һәм зур канәгатьлек китерүче тормыш алып барырбыз. Моны мәкалә башында искә алынган Робертның сүзләре раслый: «Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгыткач, мин, гаилә башы һәм әти буларак, үз вазифаларымны яхшырак үти башладым. Мин моңа бик шат». Рухи яктан үсүебезне дәвам итсәк, без дә охшаш фатихалар татырбыз һәм инде бүген бәхетле булырбыз, ә киләчәктә «чын тормышка» шатланырбыз (1 Тим. 6:19).