Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киләчәкне белергә теләк

Киләчәкне белергә теләк

Сезне һәм гаиләгезне нинди киләчәк көтә? Сез бай я ярлымы, парлы я ялгыз булырсызмы? Гомерегез озын я кыска булырмы? Күп гасырлар буе кешеләр андый сораулар буенча төрле фаразлар кылган.

Бүген белгечләр, дөньякүләм тенденцияләрне күзәтеп, киләчәк турында төрле фаразлар кыла. Кайберәүләрнең фаразлары хак, башкаларныкы исә ялган булып чыга һәм кайвакыт аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, чыбыксыз телеграфны уйлап чыгарган Гульельмо Маркони 1912 елда мондый сүзләр әйткән дип санала: «Чыбыксыз технологияләрне куллану заманында сугышлар бөтенләй булмас». Ә «Декка» исемле тавыш яздыру компаниясенең менеджеры, 1962 елда «Битлз» дигән музыкаль төркем белән килешү төзүдән баш тарткач, моны болай дип аңлаткан: «Гитарачылар төркемнәре модадан чыгар».

Күпләр, киләчәкне белер өчен, табигатьтән өстен көчләргә мөрәҗәгать итә. Кемдер астрологлар белән киңәшләшә, кемдер журналларда һәм газеталарда бастырылган йолдызнамәләр (гороскоплар) карый. Башкалары исә таро́ кәртләре, саннар я кулдагы сызыклар буенча киләчәкне «укыган» күрәзәчеләр белән медиумнардан ярдәм эзли.

Борынгы вакытларда, киләчәк пәрдәсен ачар өчен, кайберәүләр оракулларга — берәр илаһ исеменнән хәбәр биреп торучы жрецларга мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, бер мәгълүмат буенча, Лидия иленең патшасы Крёз, грек шәһәре Дельфада яшәгән оракулга бик кыйммәтле бүләкләр җибәреп, аңардан фарсы патшасы Кирга каршы чыгуы нинди нәтиҗәгә китерәчәге турында сораган. Шул оракул Крёз патшага ул «бөек империяне» җимерәчәк дип әйткән. Үзенең җиңәчәгенә ышанып, Крёз сугыш белән чыккан һәм чыннан да бөек империяне җимергән, әмма фарсы империясен түгел, ә үзенекен һәлак иткән!

Теге оракулның фаразлавын төрлечә аңлап булганга, ул файдасыз булган. Сугышта кем генә җиңмәсен, аның сүзләре һәрхәлдә хак булыр иде. Ялган мәгълүмат аркасында Крёзга бик зур бәя түләргә туры килгән. Ул үз тормышын югалткан. Ә бүген киләчәкне юраучылар зуррак уңышка ирешкән дип әйтеп буламы?