Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Авырлыклар вакытында кулларым салынып төшмәде

Авырлыклар вакытында кулларым салынып төшмәде

БӘЙТЕЛДӘ күп кенә яшьләр миңа, 89 яшьлек олы яшьтәге кешегә, «әтием», «абыем» дип дәшә, һәм бу миңа бик тә ошый. Мин моны Йәһвәнең әҗере дип күрәм. Мин тулы вакытлы хезмәткә 72 ел багышладым һәм хәзер үз тәҗрибәмнән яшьләргә болай дип әйтә алам: «Йәһвә сезне фатихалар һәм бүләкләр, тик „кулыгызны төшермәгез“» (2 Елъ. 15:7, «Изге Язма», 2015 ел).

МИНЕМ ГАИЛӘМ

Үз вакытында әти-әнием Украинадан Канадага күченгән. Алар Манитоба провинциясендәге Росберн шәһәрендә урнашкан. Без 16 бала үстек: сигез кыз һәм сигез малай. Арабызда игезәкләр юк иде. Мин 14 нче бала идем. Әтием Изге Язмаларга хөрмәт белән карый иде һәм аны безгә якшәмбе көннәрендә иртәнге сәгатьләрдә укый иде. Шулай да диннәрне ул сөеп бетермәде. Аның карашыннан, диннәр кешеләрдән тик акча гына суыра иде. Кайвакыт ул: «Гайсәгә вәгазьләп һәм өйрәтеп йөргәне өчен кем түләгән икән?» — дип шаярта иде.

Өч абыем, өч апам, энекәшем һәм сеңелем хакыйкатьне кабул итте. Апам Роуз үлеменә кадәр пионер булып хезмәт итте. Үлем түшәгендә ятканда, ул үзенең янына килүчеләргә: «Мин сезнең белән яңа дөньяда очрашырга телим»,— дия иде. Шулай итеп ул аларны Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндереп торды. Абыем Тед башта чиркәүдә тәмугъ тәгълиматына өйрәтте. Һәр якшәмбе ул радио буенча гөнаһ кылучылар мәңге утта янар дип ашкынып сөйләде. Әмма соңрак ул да Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булып китте.

ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТ БАШЛЫЙМ

Бер көнне мин, мәктәптән кайтып, өйдә «Дөньяның киләчәктәге торгызылуы» * дигән брошюраны таптым. Мин аны укый башладым һәм инде туктый алмадым. Бу брошюраны укып чыкканнан соң, минем, Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгем туды. Бу хәл 1944 елның июнендә булды.

Бу брошюра өебезгә ничек килеп эләккән соң? Абыем Стив китаплар һәм брошюралар сатып йөргән ике ир-атның өебезгә кергәне турында сөйләде. «Мин алардан бер брошюра алдым: аның бәясе биш цент кына иде»,— дип аңлатты ул. Якшәмбе көнне теге ир-атлар яңадан килде. Алар үзләренең Йәһвә Шаһитләре булганнары һәм кешеләрнең борчыган сорауларына, Изге Язмаларга нигезләнеп, җавап биргәннәре турында әйтте. Бу безне кызыксындырды, чөнки әти-әниебез бездә Изге Язмаларга карата хөрмәт үстерде. Бу ике Йәһвә Шаһите Виннипег шәһәрендә тиздән конгресс үтәчәк дип әйтте. Бу шәһәрдә Элси исемле апам яши иде. Мин анда барып кайтырга булдым.

Виннипег шәһәре 320 километр ераклыкта урнашкан иде. Мин анда велосипедыма утырып киттем. Барышлый, мин Келвуд шәһәренә кереп чыктым. Анда өебезгә килгән теге ике Йәһвә Шаһите яши иде. Мин алар белән җыелыш очрашуына бардым һәм җыелышның нәрсә икәнен күрдем. Моннан тыш, мин ир-атлар, хатын-кызлар һәм хәтта балалар да, Гайсә кебек, өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә тиеш икәнен аңладым.

Виннипегта мин Джек абыемны очраттым. Ул Онтарио провинциясенең төньягыннан конгресска килгән иде. Конгрессның беренче көнендә суга чумдырылу үткәреләчәге турында белдерү ясалды. Без Джек белән бу конгресста суга чумдырылырга булдык. Без шулай ук пионер хезмәтен мөмкин кадәр тизрәк башларга тәвәккәл идек. Джек конгресстан соң пионер булып китте. Ә миңа 16 яшь кенә иде, һәм мин башта мәктәпне тәмамларга тиеш идем, шуңа күрә шунда ук пионер хезмәтен башлап булмады. Ләкин инде киләсе елда мин дә бу хезмәткә керештем.

ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ БАШЛАНА

Мин Манитоба провинциясендәге Сурис шәһәрендә пионер булып хезмәт итә башладым. Хезмәттәшем Стэн Николсон исемле кардәш иде. Тиздән мин бу хезмәтнең җиңелләрдән булмаганын аңладым. Акчабыз бетә барды, әмма без вәгазебезне дәвам иттек. Һәм менә бер көнне кесәдә бер тиен акча да калмады. Без, көне буе вәгазьләгәннән соң, өйгә ач килеш кайткач, йортыбызның ишек төбендә ризык тулы сумка күрдек. Бу сумканы кем китергәне әле дә сер булып кала. Ул кичне өстәлебез сыгылып торды. Без кулларыбызны төшермәгәнгә, Йәһвә безне фатихалады! Чынлыкта, шул айны мин хәтта тазарып та киттем. Моңа кадәр беркайчан да шундый таза булганым юк иде.

Берничә айдан соң безне Суристан төньякка таба якынча 240 километр ераклыкта урнашкан Гилберт-Плейнс шәһәренә билгеләделәр. Ул вакытларда һәрбер җыелышта сәхнәдә бер таблица эленеп тора иде. Аңа карап, җыелышның статистик мәгълүматы турында белеп була иде. Бер айны җыелышыбыз азрак вәгазьләде, шуңа күрә мин нотык белән чыгыш ясарга булдым һәм бар кардәшләрне күбрәк тырышлыклар куярга, күбрәк вәгазьләргә дәртләндердем. Очрашудан соң минем яныма бер олы яшьтәге апа-кардәш килде. Аның ире хакыйкатьтә булмаса да, ул пионер булып хезмәт итә иде. Бу апа-кардәш, елый-елый: «Мин бик тырышам, әмма күбрәкне эшли алмыйм»,— диде. Шунда мин дә елап җибәрдем һәм гафу үтендем.

Яшь, көч-дәрт тулы абый-кардәшләр моңа охшаш хаталар ясарга һәм аннан соң моның аркасында боегырга мөмкин. Әмма кулларны төшерер урынына, сабак алу күпкә яхшырак. Тугрылык белән хезмәтне дәвам итсәң, Йәһвә сиңа, һичшиксез, әҗерен бирәчәк.

РУХИ СУГЫШ АЛЫП БАРАБЫЗ

Мине, 21 яшьлек егетне, Гилад мәктәбенең 14 нче сыйныфына чакырдылар. Чыгарылыш көне 1950 елның февраль аенда булды. 103 студентның якынча 25 е Канададагы Квебек өлкәсенә билгеләнде. Анда кешеләр французча сөйләшә иде. Ул вакытларда Квебекта Йәһвә Шаһитләре каты эзәрлекләүләргә дучар булды. Мине Валь-д’Ор шәһәренә билгеләделәр. Бу якларда алтын таба иделәр. Бер көнне без кардәшләр белән Валь-Сеннвиль дигән авылга вәгазьләргә киттек. Җирле рухани, безгә көч куллану белән янап, безне авылдан куа башлады. Мин судка мөрәҗәгать иттем, һәм, нәтиҗәдә, ул руханига штраф салдылар.

Ул вакытларда моңа охшаш күп кенә очраклар булды, моны чын рухи сугыш дип атап була иде. Квебек провинциясе Рим католик чиркәвенең көчле тәэсире астында якынча 300 ел булган. Руханилар сәясәтчеләр белән бергә Йәһвә Шаһитләрен каты эзәрлекләде. Ул чаклар авыр иде, үзебез дә күп булмадык. Әмма кулларыбыз салынып төшмәде! Күп кенә эчкерсез кеше Квебекта хакыйкатьне кабул итте. Минем шатлыгыма, берничә өйрәнүчем суга чумдырылды. Исемдә, мин бер гаилә белән өйрәндем. Бу гаилә ун кешедән тора иде, һәм аларның барысы да Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китте. Алар, кыюланып, католик чиркәвеннән китте. Аларның үрнәкләре башкаларга да тәвәккәл эш итәргә булышты. Әйе, бирешмичә вәгазьләвебез яхшы уңышлар китерде һәм без ахыр чиктә бу рухи сугышта җиңеп чыктык!

КАРДӘШЛӘРНЕ ТУГАН ТЕЛЛӘРЕНДӘ ӨЙРӘТӘМ

1956 елда мине Гаити утравына җибәрделәр. Андагы күпчелек миссионерларга француз телен өйрәнү авыр иде. Әмма кешеләр ачык йөзле иде. Бу утрауда миссионер булып хезмәт иткән Стэнли Боггэс болай дип сөйли иде: «Шунысы гаҗәп: кешеләр безгә французча сөйләшергә булыша иде, хәтта безне өйрәтә иде дә». Миңа, башка миссионерларга караганда, җиңелрәк булыр дип уйлаган идем, чөнки, Квебекта яшәгәндә, мин француз телен инде өйрәнгән идем. Әмма соңрак Гаити утравында күпчелек кеше гаити креол телендә сөйләшкәне ачыкланды. Шуңа күрә, уңышлы миссионер булыр өчен, миңа бу телне өйрәнергә туры килде. Йәһвә тырышлыкларымны фатихалады.

Кардәшләргә рухи яктан булышыр өчен, Җитәкче совет хуплавыннан гаити креол теленә «Күзәтү манарасы» журналы һәм башка басмалар тәрҗемә ителә башлады. Нәтиҗә итеп, җыелыш очрашуларына күпкә күбрәк кеше килә башлады. 1950 елда Гаитида 99 вәгазьче генә хезмәт итә иде, ә инде 1960 елга аларның саны 800 дән узды! Ул вакытларда мине Бәйтелгә чакырдылар. 1961 елда миңа бер шатлыклы йөкләмә бирелде: мин Изге хезмәт мәктәбен үткәрдем. Бу мәктәптә өлкәннәр һәм махсус пионерлар укыды — барлыгы 40 кеше. 1962 елның гыйнварында конгресс үтте. Анда без кардәшләрне үз хезмәтләрен киңәйтергә дәртләндердек, һәм аларның кайберләре махсус пионерлар итеп билгеләнде. Бу нәкъ кирәкле вакытта булды, чөнки безне каршылыклар көтә иде.

1962 елның 23 гыйнварында, конгресс үткәннән соң күп тә үтмәстән, филиалыбызга полиция килде һәм безне Эндрю д’Амико исемле миссионер белән кулга алды. Моннан тыш, алар француз телендәге 1962 ел, 8 гыйнвар санындагы «Уяныгыз!» журналының бер партиясен конфискацияләде. Шул чыгарылышта бер француз газетасыннан өземтә китерелгән иде. Бу өземтәдә Гаитида кайбер кешеләр сихерчелек белән шөгыльләнә дип язылган иде. Кайберәүләргә бу сүзләр ошамады, һәм алар филиалны бу мәкаләне язуда гаепләде. Берничә атнадан соң миссионерларны, шул исәптән мине дә, илдән куып чыгардылар. Ләкин җирле кардәшләр, яхшы өйрәтелгән булганга, эшне дәвам итә алды һәм аны гаҗәеп башкарды. Алар чыдамлылык күрсәтеп хезмәт итте һәм зур уңышларга иреште. Мин алар өчен бик куанам. Өстәвенә, гаити креол теленә «Изге Язмалар» тәрҗемә ителде. Моның турында без хәтта хыялланмаган идек тә.

ҮЗӘК АФРИКА РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗҮ ЭШЕ

Гаитида хезмәт иткәннән соң, мине миссионер буларак Үзәк Африка Республикасына җибәрделәр. Соңрак мин анда күчеп йөрүче күзәтче һәм филиал күзәтчесе буларак хезмәт иттем.

Бу илдә Патшалык Заллары гади иде. Мин «буш» дип аталган далада салам җыярга һәм аның белән түбәләр капларга өйрәндем һәм кайбер Патшалык Залларының түбәләрен капларга булыштым. Бу минем өчен яңа эш булганга һәм әле остарып бетмәгәнгә, башкаларга эшемне күзәтү кызык булгандыр. Тырышлыкларым кардәшләрне Патшалык Залларын төзергә һәм аларны яхшы хәлдә тотарга дәртләндерде. Дин җитәкчеләре бездән мыскыллап көлде, чөнки аларның чиркәүләре — калай түбәле, ә безнең Залларыбыз салам түбәле иде. Әмма, бер очрак аркасында, алар көлүдән туктады. Ил башкаласы Банги шәһәренә көчле давыл ябырылды. Җил бер чиркәүнең калай түбәсен, куптарып, үзәк урамга ташлады. Ә безнең Патшалык Залларыбызның түбәләренә бер ни дә булмады. Соңрак без, оешманың үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, нибары биш ай эчендә яңа филиал һәм миссионер йортын төзеп куйдык.

АШКЫНУЧАН АПА-КАРДӘШКӘ ӨЙЛӘНӘМ

Туй көне

1976 елда Патшалык эше Үзәк Африка Республикасында тыелды. Шуңа күрә мине Чад иленең башкаласы Нджамена шәһәренә билгеләделәр. Анда мин Хэппи исемле бер махсус пионер белән таныштым. Бу ашкынучан апа-кардәш Камеруннан иде. 1978 елның 1 апрелендә без өйләнештек. Бу елны Чад илендә гражданнар сугышы башланды, һәм безгә, күп кенә башка кешеләргә кебек, илнең көньягына качарга туры килде. Бәрелешләр беткәч, без үз йортыбызга кайтып керсәк, анда коралланган кешеләр штаб корган булган икән. Басмаларыбыз юкка чыккан. Туй бүләкләрен һәм хәтта Хэппиның туй күлмәген дә таба алмадык. Шулай да без кулларыбызны төшермәдек. Иң мөһиме, без Хэппи белән бергә идек һәм алга таба да рухи эшләр белән шөгыльләнергә әзер идек.

Якынча ике елдан соң Үзәк Африка Республикасында эшчәнлегебез рөхсәт ителде. Безне кире анда билгеләделәр, һәм мин күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иттем. Безнең йортыбыз фургон булды. Анда җыелма карават, 200 литр су сыйдырышлы бак, пропан ярдәмендә эшли торган суыткыч һәм ашарга пешерү өчен газ горелкасы бар иде. Сәяхәтләр җиңел булмады шул. Бер очракта сәяхәт вакытында полиция безне ким дигәндә 117 тапкыр туктатты.

Еш кына бик эссе иде, температура 50 градуска җитә иде. Конгрессларда суга чумдыру үткәрер өчен кайвакыт җитәрлек су табу авыр булды. Шуңа күрә абый-кардәшләр алдан әзерләнә иде: корыган елгаларда чокыр казып, грунт суларын мичкәгә җыя иде. Еш кына абый-кардәшләр кешеләрне мичкәләрдә суга чумдырды.

АФРИКАДА ХЕЗМӘТ ИТҮЕБЕЗНЕ ДӘВАМ ИТӘБЕЗ

1980 елда безне Нигериягә билгеләделәр. Анда без ике ел ярым яңа филиал төзү белән бәйле эшләрдә катнаштык. Кардәшләр ике катлы склад сатып алды. Аны сүтәргә һәм безнең территориябездә җыярга кирәк иде. Бер көнне, иртән, демонтаж вакытында мин бинаның өске өлешенә менеп киттем. Төштән соң кире төшкәндә, мин өлешчә сүтелгән терәккә басып егылып төштем. Хәлләрем хөрти кебек тоела иде, әмма рентген ясагач, табиб Хэппига: «Борчылмагыз. Бер атнадан соң ирегез аякка басачак»,— диде.

Конгресска «җәмәгать транспортында» барабыз

1986 елда мине Кот-д’Ивуарга күчеп йөрүче күзәтче итеп билгеләделәр. Без күрше Буркина-Фасо илендәге җыелышларга да килеп китә идек. Буркина-Фасода берәр кайчан яшәячәгебезне без хәтта күз алдына да китерә алмый идек.

Фургон хезмәтебездә зур ярдәм булды

2003 елда безне Канадага кайтардылар. Мин бу илгә 47 елдан соң гына кире кайттым. Без Хэппи белән анда Бәйтелдә хезмәт итә башладык. Документлар буенча без канадалылар булсак та, без үзебезне африкалылар итеп хис иттек.

Буркина-Фасода өйрәнү үткәрәм

2007 елда, миңа 79 яшь булганда, без яңадан Африкага кайттык! Безне нәкъ Буркина-Фасо иленә билгеләделәр дә! Мин анда ил комитетының әгъзасы булып хезмәт иттем. Соңрак бу илдә Бениндагы филиал карамагында тәрҗемә офисы оештырылды. 2013 елның августында безне Бенин филиалына күчерделәр.

Хэппи белән Бенин филиалында

Сәламәтлегем какшаса да, мин әле дә вәгазьдә катнашам. Соңгы өч ел дәвамында мин Жедеон һәм Фрежи исемле ике ир кешегә хакыйкатькә килергә булыштым. Бу җирле өлкәннәрнең һәм хатынымның ярдәме белән мөмкин булды. Хәзер Жедеон белән Фрежи Йәһвәгә ашкынып хезмәт итә.

Күптән түгел генә безне Көньяк Африка Республикасындагы филиалга күчерделәр. Мин Африкада алты илдә хезмәт иттем, монысы җиденчесе инде. Бәйтел гаиләсе минем турында бик назлы итеп кайгырта. 2017 елның октябрендә без Хэппи белән Йәһвәдән бер гаҗәеп бүләк алдык: безне Уорвиктагы төп идарәне багышлау программасына чакырдылар. Бу безнең өчен онытылмаслык вакыйга булды!

1994 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда (ингл.), 255 нче биттә, болай диелгән иде: «Аллаһы эшендә катнашып, еллар буе чыдам булып калган кардәшләргә болай диясебез килә: „Нык булыгыз, кулыгызны төшермәгез, чөнки кылган гамәлләрегез бушка китмәс“ (2 Елъ. 15:7)». Без Хэппи белән бу сүзләр буенча алга таба да эш итәргә тәвәккәл һәм башкаларны да моңа дәртләндерәбез!

^ 9 абз. Бу брошюра 1944 елда Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.