Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә белән һәркөн хезмәттәшлек итегез

Йәһвә белән һәркөн хезмәттәшлек итегез

«Без... Аллаһының хезмәттәшләре» (1 КӨР. 3:9).

ҖЫРЛАР: 64, 111

1. Без Йәһвә белән ничек хезмәттәшлек итәбез?

АЛЛАҺЫ ниятенә кешеләр белән хезмәттәшлек итү кергән. Әмма, кызганычка каршы, беренче кешеләр андый мөмкинлекне кадерләмәгән һәм камиллекләрен югалткан. Бу без бүген «Аллаһының хезмәттәшләре» була алмыйбыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! (1 Көр. 3:5—9) Мәсәлән, без Патшалык хәбәрен вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә катнаша алабыз. Галәмнең Чиксез Кодрәт Иясе белән шундый мөһим эштә катнашу — гаҗәеп хөрмәт! Әмма безнең Йәһвә белән хезмәттәшлек итәр өчен башка мөмкинлекләребез дә бар. Гаиләбез һәм кардәшләребез турында кайгыртып, кунакчыллык күрсәтеп, теократик проектларда катнашып һәм хезмәтебезне киңәйтеп тә, без Аллаһы белән хезмәттәшлек итәбез. Әйдәгез, бу мәкаләдән моның турында күбрәк белик (Көл. 3:23).

2. Ни өчен үзебезне башкалар белән чагыштыру дөрес булмас?

2 Бу мәкаләне өйрәнгәндә, үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Һәрберебезнең яше, сәламәтлеге, тормыш хәле һәм сәләтләре төрле, шуңа күрә кемдер Йәһвә өчен күбрәк эшли ала, ә кемдер — азрак. Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паулның киңәше буенча эш итик, ә ул болай дигән: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәл. 6:4).

ГАИЛӘ ҺӘМ КАРДӘШЛӘР ТУРЫНДА КАЙГЫРТУ

3. Ни өчен гаиләләре турында кайгырткан кардәшләр Аллаһы белән хезмәттәшлек итә дип әйтеп була?

3 Йәһвә үз хезмәтчеләренә гаиләләре турында кайгыртырга куша. Шуңа күрә без гаиләләребезне матди яктан тәэмин итәр өчен эшлибез. Күп кенә аналар, өйдә утырып, сабый балаларын карый. Ә кайбер кардәшләр үзләренең олы яшьтәге ата-аналары турында кайгырта. Боларның барысы да бик мөһим. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең, ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тим. 5:8). Сезгә дә гаиләгез турында кайгыртырга туры килә икән, сез, бәлки, кайбер теократик эшләрдә элеккечә күп катнаша алмыйсыздыр. Әмма боекмагыз! Гаиләгезне тәэмин итәр өчен куйган тырышлыкларыгызны Йәһвә бик кадерли (1 Көр. 10:31).

4. Мәсихче ата-аналар Патшалыкны ничек беренче урынга куя һәм бу нинди фатихалар китерә?

4 Мәсихче ата-аналар Аллаһы белән ничек хезмәттәшлек итә ала? Мәсәлән, балалары алдында рухи максатлар куеп. Күп кенә ата-аналар шулай эшли дә. Нәтиҗәдә, балалары тулы вакытлы хезмәттә катнаша, кайвакыт — өйләреннән ерак җирдә. Аларның кайберләре миссионерлар булып китә, башкалары ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченә я Бәйтелдә хезмәт итә башлый. Билгеле, моның аркасында, алар үз гаиләләре белән элеккечә еш күрешә алмый. Шулай да фидакарь ата-аналар үз балаларын шул махсус хезмәтләрен калдырмаска дәртләндерә. Балаларының Патшалык эшләрен беренче урынга куюларын күрү аларга зур канәгатьлек китерә бит (3 Яхъя 4). Үз улын, Ишмуилны, Йәһвәгә биргән Һанна кебек, бу ата-аналар үз балаларын Йәһвәгә бирүне һәм шулай итеп Аның белән хезмәттәшлек итүне зур хөрмәт дип саный (1 Иш. 1:28).

5. Сез җыелыштагыларга ничек гамәли ярдәм күрсәтә аласыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Мөмкинлегегез булса, көчсез, олы яшьтәге яки берәр ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшләргә булышырга тырышыгыз. Әйтик, җыелышыгызда берәр кардәш картайган әтисе я әнисе турында кайгырта, ди. Ул үз эшләре белән дә шөгыльләнә алсын өчен, сез аның әтисе я әнисе белән утыра алыр идегезме? Яисә берәр кардәшкә җыелышка килергә я ризыклар сатып алырга булышып була, я, бәлки, сез аның янына хастаханәгә килеп китә алырсыз. Кайгыртучан булырга тырышсагыз, сез Йәһвә белән хезмәттәшлек итәрсез: бәлки, сезнең аша Йәһвә берәрсенең догасына җавап бирер. (1 Көринтлеләргә 10:24 укы.)

КУНАКЧЫЛ БУЛУ

6. Кунакчыл булу үз эченә нәрсәне ала?

6 Аллаһының хезмәттәшләре кунакчыл булулары белән билгеле. Мәсихче Грек Язмаларында «кунакчыллык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «таныш булмаган кешеләргә игелек» дигәнне аңлата (Евр. 13:2; иск.). Изге Язмаларда язылган очраклардан без кунакчыллык күрсәтергә өйрәнәбез (Ярат. 18:1—5). Без «бар кешегә», аларның имандашларыбыз булу-булмавына карамастан, булышыр өчен мөмкинлек эзләргә тиеш (Гәл. 6:10).

7. Тулы вакытлы хезмәтчеләргә кунакчыллык күрсәтү нинди фатихалар китерә ала?

7 Җыелышыбызга килеп китүче тулы вакытлы хезмәтчеләргә кунакчыллык күрсәтеп тә, без Аллаһы белән хезмәттәшлек итәбез. (3 Яхъя 5, 8 укы.) Бу безгә «бер-беребезне дәртләндерергә» мөмкинлек ача (Рим. 1:11, 12). Олаф исемле кардәшнең мисалына тукталыйк. Берничә дистә ел элек аның җыелышына өйләнмәгән район күзәтчесе килгән, әмма аны беркем дә кунак итә алмаган. Яшь Олафның әти-әнисе Йәһвә Шаһитләре булмаган, ләкин ул алардан район күзәтчесен кунак итәргә рөхсәт сораган. Әти-әнисе ризалашкан, әмма Олафка диванда йокларга туры килер дип әйткән. Олаф болай дип исенә төшерә: «Бу атна гаҗәеп үтте! Без район күзәтчесе белән, иртә торып, иртәнге аш вакытында күп төрле кызыклы темаларга сөйләшә идек. Бу мине бик нык ныгытты һәм тулы вакытлы хезмәттә катнашу теләген уятты». Соңгы 40 ел дәвамында Олаф миссионер булып хезмәт итә һәм төрле җаваплы вазифа үти.

8. Кешеләр игелекле булуыбызны башта кадерләми кебек тоелса да, ни өчен ярдәмчел булырга кирәк? Мисал китерегез.

8 Без таныш булмаган кешеләргә дә ачык йөзле һәм юмарт булырга тырышабыз, әмма кайвакыт алар моны кадерләми кебек тоела. Шулай да ярдәмчел булып калу үтә мөһим. Моны бер очрак яхшы дәлилли. Испаниядәге бер апа-кардәшебез Эквадордан килгән Есика исемле хатын-кыз белән өйрәнү үткәргән. Өйрәнүләрнең берсендә Есика елап җибәргән. Апа-кардәшебез Есикадан нәрсә булганы турында сораган. Есика, Испаниягә килгәнчегә кадәр, бик ярлы яшәгәне турында сөйләгән. Бер очракта аның хәтта кызын ашатырлык ризыгы булмаган. Ул кызына су гына бирә алган. Есика, үз кызын йоклатканда, Аллаһыдан ярдәм сорап ялварган. Күп тә үтмәстән, аның янына ике Йәһвә Шаһите килгән. Әмма ул алар белән үзен тупас тоткан һәм алар биргән журналны ертып ташлаган. «Бу журнал белән кызымны ашата аламмы соң?!» — дип кискен әйтеп куйган ул. Апа-кардәшләр аны юатырга тырышкан, ләкин бу уңышсыз булган. Есика Аллаһыдан ярдәм сораган булган, әмма моның Аллаһыдан җавап булганын аңламаган. Соңрак алар кире килгән һәм ишек төбендә ризык белән кәрзин калдырган. Кардәшләрнең игелекләре Есиканың йөрәгенә сеңеп калган. Бүгенге көндә ул Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл. Кардәшләрнең юмартлыгы шундый искиткеч җимеш китергән! (Вәг. 11:1, 6)

ТЕОКРАТИК ПРОЕКТЛАРДА КАТНАШУ

9, 10. а) Борынгы Исраилдә нинди очракларда ирекле эшчеләрнең ярдәме кирәк булган? ә) Бүген абый-кардәшләр нинди эшләрдә булыша?

9 Борынгы Исраилдә күп кенә очракларда ирекле эшчеләрнең ярдәме кирәк булган (Чыг. 36:2; 1 Елъ. 29:5; Ник. 11:2). Без дә бүген вакытыбызны, материаль нәрсәләребезне һәм сәләтләребезне кардәшләргә ярдәм итәр өчен куллана алабыз. Шулай эшләсәк, бу безгә зур шатлык һәм мул фатиха китерәчәк.

10 Аллаһы Сүзе абый-кардәшләрне, хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр вазифаларына омтылып, Йәһвә белән хезмәттәшлек итәргә дәртләндерә (1 Тим. 3:1, 8, 9; 1 Пет. 5:2, 3). Махсус вазифаларга омтылган абый-кардәшләр үз имандашларына гамәли яктан һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырыша (Рәс. 6:1—4). Өлкәннәрнең сезне урнаштыручы булырга, я басмалар яки участоклар өчен җаваплы булырга, я Патшалык Залында җыештыру белән ремонт эшләрендә булышырга сораганнары бармы? Ризалашырсыздыр, башкаларга булышу зур шатлык китерә.

Теократик төзелешләрдә без яңа дуслар табабыз (11 нче абзацны кара.)

11. Бер апа-кардәш, төзү эшендә катнашып, нинди әҗер алган?

11 Теократик проектларда катнашкан кардәшләр еш кына яңа дуслар таба. Марджи исемле апа-кардәшнең мисалы игътибарга лаек. Ул Патшалык Залларын төзүдә 18 ел катнашкан. Бу еллар дәвамында ул яшьрәк апа-кардәшләргә игътибар биргән, аларны үз канаты астына алган һәм тәҗрибәсе белән бүлешкән. Ул үзе әйткәнчә, теократик төзелешләрдә катнашу бер-беребезне дәртләндерер өчен яхшы мөмкинлек булып тора (Рим. 1:12). Марджи авыр вакытлар кичергәндә, яңа дуслары аны ныгыткан. Ә сезнең теократик төзелешләрдә катнашканыгыз бармы? Сезнең кирәкле күнекмәләрегез булмаса да, үз ярдәмегезне тәкъдим итегез.

12. Табигать афәтләре булганда, без ничек ярдәм күрсәтә алабыз?

12 Без Аллаһы белән тагын ничек хезмәттәшлек итә алабыз? Мәсәлән, берәр табигать афәте булганда, имандашларга ярдәм кулы сузып. Без аларга матди яктан да булыша алабыз (Яхъя 13:34, 35; Рәс. 11:27—30). Моннан тыш, зыян күргән йортларны чистартуда һәм аларны торгызуда ярдәм итеп була. Польшадан булган Габриела исемле апа-кардәшнең йорты су басу аркасында тулысынча диярлек җимерелгән. Әмма күрше җыелыштагы кардәшләрнең үзенә ярдәм итәргә килгәнен күргәч, ул бик куанган. «Нәрсә югалтканым турында сөйләшәсем килми, чөнки болар — матди нәрсәләр генә,— дип әйтә ул.— Чынлыкта, мин күп нәрсәгә ия булдым. Мин шуңа инандым: мәсихче җыелыш — шатлык чыганагы, аның әгъзасы булу чыннан да зур фатиха». Табигать афәтеннән зыян күргән кардәшләр рухи яктан баеганнарын таный. Ә Йәһвә белән хезмәттәшлек иткән һәм кардәшләргә ярдәм иткән ирекле эшчеләр чын канәгатьлек кичерә. (Рәсүлләр 20:35; 2 Көринтлеләргә 9:6, 7 укы.)

13. Ирекле эшче буларак ярдәм итү Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ничек ныгыта ала? Мисал китерегез.

13 Кушма Штатларда яшәгән Стефани исемле апа-кардәш һәм башка кардәшләр Йәһвә белән башка төрле өлкәдә хезмәттәшлек иткән: алар сугыш аркасында бу илгә качаклар булып килгән кардәшләргә ярдәм иткән. Алар шушы качаклар өчен йорт белән мебель табарга булышкан. «Кардәшләрнең, бөтендөнья кардәшлегеннән ярдәм алып, никадәр шатланганнарын һәм никадәр рәхмәтле булганнарын күрү бик күңелле булды,— дип әйтә Стефани.— Бу гаиләләр без аларга булыштык дип уйлый, әмма чынлыкта алар безгә күбрәк булышты». Стефани болай дип өсти: «Без кардәшләрнең мәхәббәтен, бердәмлеген, иманнарын һәм Йәһвәгә таянганнарын күрдек. Бу Йәһвәгә карата яратуыбызны тагы да ныгытты. Аллаһы оешмасы аша бирелгән бар нәрсә өчен без хәзер тагы да рәхмәтле».

ХЕЗМӘТНЕ КИҢӘЙТҮ

14, 15. а) Ишагыя нинди рух чагылдырган? ә) Бүген Патшалык вәгазьчеләре Ишагыядән ничек үрнәк ала?

14 Сез Йәһвә белән күбрәк хезмәттәшлек итәргә теләр идегезме? Моның өчен вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченеп була. Әлбәттә, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, бездән ерак җиргә баруыбыз таләп ителми. Шулай да мөмкинлекләре булган күп кенә кардәшләр яңа территориягә күченә. Алар Ишагыя рухын чагылдыра. Бер очракта Йәһвә: «Миңа кемне җибәрергә һәм безнең өчен кем барыр?» — дип сораган. Шунда Ишагыя: «Менә мин! Җибәр мине!» — дип җавап биргән (Ишаг. 6:8). Ә сез теократик эшләрдә булыша аласызмы һәм телисезме? Ничек ярдәм итә алганыгыз турында уйланыгыз.

15 Гайсә вәгазь эше турында болай дигән: «Урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез» (Мат. 9:37, 38). Сез башка территориядә пионер булып хезмәт итә аласызмы? Я бәлки, сез башкаларга күченергә ярдәм итәрсез. Эшчеләр җитмәгән территориядә пионер булып хезмәт итү — Аллаһыга һәм якын кешеләргә ярату күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек. Ә бәлки, сез хезмәтегезне киңәйтер өчен башка ниндидер мөмкинлекләр табарсыз. Бу сезгә, һичшиксез, шатлык китерер.

16, 17. Хезмәтне киңәйтер өчен тагын нинди мөмкинлекләр бар?

16 Сезнең Бәйтелдә хезмәт итәргә я теократик төзелешләрдә катнашырга теләгегез бармы? Бәлки, сез вакытлы ирекле хезмәтче буларак хезмәт итә алырсыз. Шулай ук даими ирекле хезмәтче булып атнага берничә көн ярдәм итәргә мөмкинлек бар. Йәһвә оешмасына теләсә кайсы җирдә теләсә кайсы йөкләмәне үтәргә әзер булган кардәшләр бик кирәк. Андый кардәшләрнең башка берәр өлкәдә күбрәк тәҗрибәсе булса да, алар үзләренә бирелгән йөкләмәне үтәргә әзер. Йәһвә аларның фидакарьлеген бик кадерли (Зәб. 110:3).

17 Сез Йәһвә оешмасы тарафыннан өйрәтелгән булырга телисезме? Ул чакта Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә гариза языгыз. Бу мәктәптә тулы вакытлы хезмәттә катнашкан рухи карашлы кардәшләр укый. Анда алар изге хезмәтләрен яхшырак үтәргә өйрәнә. Нәтиҗәдә, Йәһвә оешмасы аларны күбрәк куллана ала. Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә гариза язган кардәшләр чыгарылыштан соң билгеләнгән җирдә хезмәт итәргә әзер булыр дип көтелә. Бу мәктәптә укуны максат итеп куегыз (1 Көр. 9:23).

18. Йәһвә белән һәркөн хезмәттәшлек итү нинди фатихалар китерә?

18 Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без юмарт, игелекле һәм кайгыртучан булырга тырышабыз. Бу безгә шатлык, тынычлык һәм бәхет китерә (Гәл. 5:22, 23). Тормыш хәлегез нинди генә булмасын, юмарт Аллаһыбыз Йәһвәдән үрнәк алыгыз һәм аның белән хезмәттәшлек итүегезне дәвам итегез! Сез моңа беркайчан да үкенмәссез! (Гыйб. сүз. 3:9, 10)