АРХИВЫБЫЗДАН
Португалиядә Патшалык орлыклары чәчелә
КОРАБ Бразилия ярларыннан кузгалып китә һәм Атлантик океан аша Европага бара. Бер пассажир, Джордж Янг, Бразилиядә * вәгазьләп, нинди уңышларга ирешкәне турында уйлана. Аның йөзендә чын канәгатьлек чагыла. Хәзер бу кардәш Испания белән Португалиягә юл тота. Анда хакыйкатьне әле беркем дә ишетмәгән диярлек. Джордж кардәш Джозеф Рутерфордның нотыкларын оештырырга һәм 300 000 буклет таратырга ниятли.
1910 елгы революция нәтиҗәсендә Португалиядә монархия бәреп төшерелгән булган һәм Рим католик чиркәве элеккеге йогынтысын югалткан. Халык күбрәк азатлыкка ия булса да, илнең төрле урыннарында ыгы-зыгы туып торган. Янг кардәш 1925 елның язында Лиссабонга килгәч, илдә әле дә бик тынычсыз булган.
Джордж Янг Рутерфордның нотыгын оештырганда, хөкүмәт сугыш хәлен игълан иткән, чөнки кайбер фетнәчеләр хөкүмәтне бәреп төшерергә тырышкан. Британия һәм чит илләр Изге Язмалар җәмгыятенең сәркатибе, Янг кардәшкә мөрәҗәгать итеп, каршы килүчеләр булыр дип кисәткән. Әмма ул куркуга бирелмәгән. Янг кардәш Камоэнс исемендәге мәктәпнең спортзалында Рутерфордның нотыгын үткәрергә рөхсәт сораган. Гаҗәеп, әмма аңа рөхсәт иткәннәр!
13 май көне җиткән. Бу көнне Рутерфорд кардәш «Җирдә мәңге яшәр өчен, нәрсә эшләргә?» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Бу нотык турында газеталарда белдерү бастырылган, йортларга афишалар ябыштырылган булган. Ләкин дошманнар да кул кушырып утырмаган. Алар үз газеталарында мәкалә бастырган һәм халыкны «ялган пәйгамбәрләрдән» кисәткән. Моннан тыш, каршы килүчеләр, спортзал янына килеп, Рутерфорд кардәшне тәнкыйтьли торган меңләгән брошюра тараткан.
Бернигә дә карамастан, залда 2 000 кеше җыелган. Тагын якынча 2 000 кеше, урын җитмәгәнгә, урамда калган. Кайбер кешеләр программаны — бау-баскычларга менеп, ә кемдер гимнастика җайланмаларына утырып тыңлаган.
Барысы да шома үткән дип әйтеп булмый. Каршы килүчеләр кычкыра һәм урындыклар вата башлаган. Әмма Рутерфорд кардәш каушап калмаган. Кешеләр аны яхшырак ишетсен өчен, ул тыныч кына өстәлгә менгән. Нотыгы азагында 1 200 дән артык кеше Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны алырга теләгән һәм кардәшләргә адресларын калдырган. Ә киләсе көнне «Секулу» дип аталган газетада Рутерфордның нотыгы турында мәкалә бастырылып чыккан.
1925 елның сентябреннән Португалиядә «Күзәтү манарасы» журналы португал телендә чыга
башлаган. (Моңа кадәр португал телендәге «Күзәтү манарасы» Бразилиядә чыккан булган.) Ул вакытларда Виржилиу Фергусон исемле Бразилиядә яшәгән бер Изге Язмаларны Тикшерүче Португалиягә ихтыяҗ буенча күченү турында уйлый башлаган. Элек ул Янг кардәш белән Бразилиядә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кечкенә филиалында хезмәт иткән булган. Шулай итеп, Виржилиу кардәш үзенең хатыны Лиззи белән Португалиягә килгән. Аларның күченүләре үз вакытында булган, чөнки Янг кардәшне башка илләргә, шул исәптән Советлар Союзына, җибәрергә җыенганнар.Португалиядә фетнә күтәрелгән һәм, нәтиҗәдә, диктатура урнаштырылган булган. Эшчәнлегебезгә каршылык көчәйгән. Әмма Фергусон кардәшне бу куркытмаган. Ул Изге Язмалар Тикшерүчеләрнең кечкенә төркеме турында кайгырткан һәм аларга алга таба да ашкынып вәгазьләргә булышкан. Ул хөкүмәттән үз йортында җыелыш очрашуларын үткәрергә рөхсәт сораган, һәм 1927 елның октябрендә бу рөхсәт бирелгән.
Диктатура режимының беренче елында «Күзәтү манарасы» журналына якынча 450 кеше язылган. Моннан тыш, кешеләр хакыйкать белән буклетлар һәм брошюралар аша танышкан. Нәтиҗәдә, яхшы хәбәр Португалиянең хәтта ерак урнашкан колонияләрендә дә, мәсәлән Азор утраулары, Ангола, Көнчыгыш Тимор, Гоа, Кабо-Верде, Мадейра һәм Мозамбикта, яшәгән кешеләргә барып ирешкән.
1920 елларның азагында Лиссабонга Мануэл да-Силва Жордан исемле басынкы бакчачы килгән. Бразилиядә яшәгәндә, ул Янг кардәшнең нотыгын тыңлаган булган. Мануэл хакыйкатьне бөтен йөрәге белән кабул иткән һәм Фергусон кардәшкә вәгазь эшендә булышырга теләгән. Мануэл китаплар таратучы булып хезмәт итә башлаган (элек пионерлар шулай аталган). Ул вакытка басмаларны бастыру һәм тарату эше инде җайга салынган булган һәм Лиссабондагы яшь җыелыш гөрләп чәчәк аткан.
1934 елда Фергусон гаиләсенә кире Бразилиягә кайтырга туры килгән. Әмма хакыйкать орлыклары инде чәчелгән булган. Испаниядәге гражданнар сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышына карамастан, Йәһвәнең Португалиядәге хезмәтчеләре тугры булып калган. Башта алар, образлы тел белән әйткәндә, пыскып торган күмерләргә охшаш булган, әмма 1947 елда Португалиягә Гилад мәктәбен тәмамлаган беренче миссионер — Джон Кук килгән, һәм кардәшләрнең «учагы» дөрләп яна башлаган. Вәгазьчеләр саны арта барган, инде беркем дә бу үсешкә комачаулый алмаган. 1962 елда хөкүмәт эшчәнлегебезне тыйган, әмма хәтта бу чорда да вәгазьчеләрнең саны үсә барган. 1974 елның декабрендә Португалиядәге Йәһвә Шаһитләре рәсмиләштерелгән булган. Ул вакытка илдә инде 13 000 нән артык вәгазьче хезмәт иткән.
Бүген Португалиядә һәм португал теле киң таралган утрауларда, мәсәлән Азор һәм Мадейра утрауларында, Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән Йәһвә Шаһитләренең саны 50 000 нән узган. Кайбер кардәшләрнең әби-бабалары әле 1925 елда Рутерфордның нотыгын тыңлаган булган.
Без Йәһвәгә һәм Португалиядә вәгазь эшен оештырган кыю абый һәм апа-кардәшләргә бик рәхмәтле! Бу кардәшләр, «башка халыклар хакына Мәсих Гайсәнең хезмәтчеләре» буларак, күп эшләр башкарган (Рим. 15:15, 16). (Португалиядәге архивыбыздан.)
^ 3 абз. «Без „һәркемгә ничек җавап бирергә“ тиеш?» дигән брошюраның 31, 32 нче битләрендә «Ашлык уру эше күп» дигән мәкаләне кара.