Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Сынауларда чыдам булып калу зур фатихалар китерә

Сынауларда чыдам булып калу зур фатихалар китерә

«СИН бигрәк мәрхәмәтсез ата! Авырлы хатының белән кечкенә кызыңны ташлагансың. Кем аларны ашатыр, кем алар турында кайгыртыр? Башкарган эшеңнән баш тарт та өеңә кайтып кит!» — дип шелтәләде мине КГБ * хезмәткәре. «Мин гаиләмне ташламадым. Сез мине кулга алдыгыз! Ни өчен?» — дип җавапладым мин. Моңа ул каты тавыш белән: «Йәһвә Шаһите урынына җинаятьче булсаң, күпкә яхшырак булыр иде»,— дип әйтеп куйды.

Бу сөйләшү 1959 елда Иркутск төрмәсендә булды. Без хатыным Мария белән тәкъва булганыбыз өчен газап чигәргә әзер булдык. Ни өчен? Һәм Йәһвә безне моның өчен ничек фатихалады? (1 Пет. 3:13, 14)

Мин 1933 елда Украинадагы Золотники авылында тудым. 1937 елда Франциядән әниемнең сеңелесе ире белән кунакка кайтты. Алар Йәһвә Шаһитләре иде. Алар безгә Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Хөкүмәт» һәм «Азат ителү» дигән китаплар бүләк итте. Бу китапларны укып, әтинең Аллаһыга иманы үсте. Кызганычка каршы, 1939 елда ул каты чирләп китте. Үләр алдыннан, ул әнигә мондый нәзер әйтеп калдырды: «Бу хакыйкать. Балаларны моңа өйрәтче».

СЕБЕР — ВӘГАЗЬЛӘҮ ӨЧЕН ЯҢА ТЕРРИТОРИЯ

1951 елның апрель аенда күп кенә Йәһвә Шаһитләрен Советлар Союзының көнбатыш якларыннан Себергә сөргенгә җибәрә башладылар. Әниемне, кече энем Григорийны һәм мине дә Көнбатыш Украинадан сөргенгә җибәрделәр. Товар вагонында якынча 6 000 километр ара үтеп, без Себердәге Тулун шәһәренә килеп төштек. Ике атнадан соң Ангарск шәһәре тирәсендә урнашкан лагерьга олы абыем Богданны китерделәр. Ул 25 елга лагерьларга хөкем ителде.

Без әнием һәм Григорий белән Тулун тирәсендәге авылларда вәгазьләдек. Тапкырлык безгә бик ярдәм итте. Мәсәлән, без берәрсе сыер сатмыймы дип сорап йөрдек. Андый кешене тапкач, без аңа бу хайванның ничек гаҗәеп итеп барлыкка китерелгәне турында сөйләдек. Шулай итеп без Барлыкка Китерүче турында сөйләшүне башлап җибәрә идек. Нәкъ шул вакытта бер совет газетасында Йәһвә Шаһитләре кешеләрдән сыерлар турында сорый, ә чынлыкта алар сарыклар эзләп йөри дип язылган мәкалә чыкты. Һәм без чыннан да «сарыклар» эзләп таба идек! Безгә Себердә яшәгән басынкы һәм кунакчыл кешеләр белән Аллаһы Сүзен өйрәнергә бик тә ошый иде. Хәзер Тулун шәһәрендә 100 дән артык вәгазьчедән торган җыелыш бар.

МАРИЯНЕҢ ИМАНЫ СЫНАЛА

Хатыным Мария хакыйкать белән Украинада Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танышкан. Аңа 18 яшь булганда, КГБ офицеры аңа, әхлаксыз тәкъдимнәр ясап, бәйләнә башлаган, ләкин ул аның тәкъдимнәрен тәвәккәллек белән кире каккан. Бер көнне Мария өенә кайтып керсә, шул офицерның үз караватында ятканын күргән. Ул шундук өеннән чыгып качкан. Моңа ярсып, офицер Мариягә Йәһвә Шаһите булганы өчен төрмәгә утырту белән янаган. Шулай килеп чыккан да: 1952 елда ул 10 елга хөкем ителгән! Мария, әхлаксыз эш итәргә ризалашмаган Йосыф кебек, төрмәгә утыртылган һәм аның хисләрен яхшы аңлаган (Ярат. 39:12, 20). Марияне суд залыннан төрмәгә алып барган шофер аңа болай дигән: «Курыкма! Кешеләр төрмәгә бара һәм кешеләр булып кайта». Бу сүзләр аны бик ныгыткан.

1952 елдан алып 1956 елга хәтле Мария Горький шәһәре (хәзерге Түбән Новгород) янындагы эш лагеренда яшәгән. Анда аңа хәтта каты салкыннарда да агачларны төпләргә туры килгән. Моның аркасында аның сәламәтлеге какшаган. 1956 елда Марияне лагерьдан азат иткәннәр, һәм ул Тулун шәһәрендә урнашкан.

ХАТЫНЫМ БЕЛӘН БАЛАЛАРЫМНАН ЕРАКТА ЯШӘҮ

Бер абый-кардәш миңа Тулунга ниндидер бер апа-кардәш килә дип әйтте, һәм мин аны каршы алырга булдым. Мин, велосипедка утырып, автобус тукталышына киттем. Мария миңа шунда ук ошады, ләкин, аның күңелен яулар өчен, күп тырышлыклар куярга туры килде. Мин моны булдыра алдым, һәм 1957 елда без өйләнештек. Бер елдан соң безнең беренче кызыбыз, Ирина, туды. Әмма бәхетле тормышыбыз озакка сузылмады. 1959 елда мине Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бастырган өчен кулга алдылар һәм ярты елга ялгыз камерага утырттылар. Йөрәктә тынычлыкны саклар өчен, мин һәрвакыт дога кылдым, Патшалык җырларын җырладым һәм иректә ничек итеп вәгазьләячәгемне күз алдыма китердем.

Эш лагеренда, 1962 ел

Бер сорау алу вакытында следователь миңа: «Тиздән без сезне, тычканнарны кебек, таптап изәчәкбез!» — дип кычкырды. Мин аңа: «Гайсә Патшалык хакындагы хәбәр бөтен халыкларга вәгазьләнәчәк дип әйткән, һәм беркем дә моңа комачаулый алмаячак»,— дип җавап бирдем. Шунда следователь, үз тактикасын үзгәртеп, мәкалә башында әйтелгәнчә, мине иманымнан баш тартырга кыстады. Куркытулары һәм кыстаулары барып чыкмагач, мине, 7 елга хөкем итеп, Саранск янында урнашкан лагерьга җибәрделәр. Ольга исемле икенче кызыбызның тууы турындагы хәбәр миңа юлда гына иреште. Гаиләмнән ерак булсам да, үземнең һәм Мариянең Йәһвәгә тугры булып калуыбыз мине юатып торды.

Мария кызларыбыз Ирина һәм Ольга белән, 1965 ел

Тулуннан Саранскка тегендә-монда поездда 12 көн юлда үткәрергә туры килсә дә, Мария елына бер тапкыр минем яныма килеп йөрде. Килгән саен, ул миңа яңа итек алып килә иде. Итекнең үкчәсендә «Күзәтү манарасы»ның яңа чыгарылышлары яшеренгән иде. Аеруча минем Мариянең бер килүе истә калды. Ул үзе белән безнең ике кызыбызны алып килгән иде. Бу очрашуның никадәр дулкынландыргыч булганын күз алдыгызга гына китерегез!

ЯҢА ҖИРГӘ КҮЧЕНҮ ҺӘМ ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР

1966 елда мине лагерьдан чыгардылар, һәм мин гаиләм белән Кара диңгез янында урнашкан Армавир шәһәренә күчендем. Анда безнең ике улыбыз, Ярослав белән Павел, туды.

Күп вакыт та үтмәстән, КГБ хезмәткәрләре безнең өебездә тентүләр үткәрә башлады. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бөтен җирдә, хәтта сыерларның азыгы арасында да эзләде. Андый тентүләрнең берсендә бик эссе көн булды, КГБ хезмәткәрләре хәтта тирләп чыкты һәм аларның киемнәре тузанга батты. Мария аларны жәлләде, алар бит кушканны гына үтәүчеләр иде. Ул аларны компот белән сыйлады, кием щеткасын алып килде һәм, юынгычка су салып, тастымал бирде. Аларның башлыгы килгәч, алар Мариянең аларга карата игелекле булуы турында сөйләде. Киткәндә, аларның башлыгы елмайды һәм безгә кул болгады. Без «Явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә» дигән киңәшне куллануыбызга шат булдык (Рим. 12:21).

Тентүләргә карамастан, без Армавирда вәгазьләвебезне дәвам иттек. Моннан тыш, без күрше Курганинск шәһәрендәге вәгазьчеләрнең кечкенә төркеме өчен таяныч булдык. Хәзер Армавирда — алты, ә Курганинскта дүрт җыелыш булганга, мин бик тә шатмын.

Безнең рухи яктан хәлсезләнгән вакытлар да булгалады. Ләкин Йәһвә безне тугры кардәшләр аша төзәтте һәм рухи яктан ныгытты. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле (Зәб. 130:3). Җыелышларга КГБ агентларының сиздермичә үтеп керүләре дә безнең өчен чын сынау булды. Алар ашкынучан мәсихчеләр булып кыланды һәм хезмәттә актив катнашты. Аларның кайберләре оешмада хәтта җаваплы вазифаларга ия булды. Әмма вакыт узу белән, без аларның чынлыкта кем булганнарын аңлый идек.

1978 елда, Мариягә 45 яшь булганда, ул балага узды. Аның хроник йөрәк чире булганга, табиблар аның тормышын саклап калыр өчен, бала төшерергә күндерергә тырышты. Мария моңа каршы килде, һәм табиблар, вакытыннан элек бала таптырыр өчен, аңа укол ясарга дип шприц белән ияреп йөрде. Әле тумаган баланың тормышын саклап калыр өчен, Мария хастаханәдән качып китте.

КГБ безгә шәһәрдән китәргә боерды. Без ул вакытта Советлар Союзының өлеше булган Эстониягә күчендек һәм Таллиннан ерак булмаган бер поселокта яши башладык. Таллинда, табибларның прогнозларына карамастан, Мария сау-сәламәт малай тапты. Без аңа Виталий дигән исем куштык.

Соңрак без Россиянең көньягында урнашкан Незлобная станицасына күчендек. Без күрше курорт шәһәрләрендә бар илдән ял итәргә килгән кешеләргә саклык белән вәгазьләдек. Алар сәламәтлекләрен яхшыртыр өчен килгән, ә нәтиҗәдә, кайберләре мәңгелек тормыш өметенә ия булды!

БАЛАЛАРЫБЫЗГА ЙӘҺВӘГӘ ЯРАТУНЫ ҮСТЕРЕРГӘ БУЛЫШАБЫЗ

Без балаларыбызда Йәһвәгә карата яратуны һәм аңа хезмәт итү теләген үстерергә тырыштык. Бездә еш кына кунакта булган кардәшләр балаларыбызга уңай тәэсир итте. Андый кардәшләрнең берсе 1970 елдан алып 1995 елга хәтле күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән абыем Григорий булды. Ул шат күңелле һәм юморлы кеше. Аның бездә кунакта булуы бик зур шатлык китерә иде. Шулай ук без дусларыбызны кунакка чакыра идек һәм алар белән бергә Изге Язмаларга нигезләнгән уеннар уйный идек. Моның ярдәмендә балаларыбызның Изге Язмаларда язылган хикәяләргә яратулары үсә барды.

Улларым хатыннары белән

Сулдан уңга, арткы рәттә: Ярослав, Павел, Виталий

Алгы рәттә: Алена, Рая, Светлана

1987 елда безнең улыбыз Ярослав вәгазьләү эшенә каршылыклар азрак булган Рига шәһәренә китте. Әмма, хәрби хезмәттән баш тартканы өчен, аны ел ярымга төрмәгә утырттылар. Ул тугыз төрле төрмәдә утырып чыкты. Элек мин Ярославка, үзем төрмәдә утырганда, нәрсәләр кичереп чыгарга туры килгәнен сөйләгән идем, һәм бу улыма чыдам булып калырга ярдәм итте. Соңрак ул пионер хезмәтен башлады. 1990 елда 19 яшьлек улыбыз, Павел, пионер буларак, хезмәтен Сахалин утравында дәвам итәргә булды. Башта безнең аны җибәрәсебез килмәде. Ул вакытта утрауда 20 вәгазьче генә бар иде, өстәвенә Сахалин бездән 9 000 километр ераклыкта урнашкан иде. Шулай да соңыннан без ризалаштык, һәм бу дөрес карар булды. Сахалинда яшәүчеләр Патшалык хакындагы хәбәрне яхшы тыңлады, һәм берничә ел эчендә сигез җыелыш барлыкка килде. Павел Сахалинда 1995 елга кадәр хезмәт итте. Ул вакытта безнең белән кече улыбыз Виталий гына яши иде. Ул балачактан ук Изге Язмаларны укырга яратты. 14 яшендә ул пионер хезмәтен башлады, һәм без аның белән ике ел пионер булып хезмәт иттек. Бу искиткеч вакыт булды. 19 яшендә Виталий махсус пионер булып билгеләнде һәм аерым яши башлады.

1952 елда КГБ хезмәткәре Мариягә болай дигән булган: «Иманыңнан ваз кич, югыйсә 10 елга төрмәгә утырачаксың. Ә инде чыккач, беркемгә дә кирәк булмаган карт кыз булып калачаксың». Ләкин чынлыкта киресенчә булып чыкты. Без тугры Аллаһыбыз Йәһвәнең, балаларыбызның һәм хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән күп кенә кешеләрнең яратуларын сизә идек. Шулай ук без Мария белән балаларыбыз хезмәт иткән җирләрдә булып кайтырга шат идек. Балаларыбыз Йәһвә белән танышырга ярдәм иткән кешеләрнең никадәр рәхмәтле булуларын күрү дә безгә куаныч китерде.

ЙӘҺВӘНЕҢ ИГЕЛЕГЕНӘ РӘХМӘТЛЕМЕН

1991 елда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге Россиядә рәсми рәвештә теркәлде. Бу вакыйга яхшы хәбәрне таратуда этәргеч көч булды. Безнең җыелышыбыз, һәр ял көннәрен күрше шәһәрләрдә һәм авылларда вәгазьләр өчен, хәтта автобус сатып алды.

Без хатыным белән, 2011 ел

Ярославның үз хатыны Алена белән һәм Павелның үз хатыны Рая белән Бәйтелдә хезмәт итүләренә, ә Виталийның үз хатыны Светлана белән район хезмәтендә катнашуына мин бик шат. Олы кызыбыз Ирина гаиләсе белән Германиядә яши. Аның ире Владимир һәм өч улы өлкәннәр булып хезмәт итә. Кызыбыз Ольга Эстониядә яши һәм еш кына миңа шалтыраткалый. Кызганычка каршы, 2014 елда минем кадерле хатыным Мария вафат булды. Мин аның терелтелүен бик зарыгып көтәм! Хәзер мин Белгородта яшим, һәм җирле кардәшләр миңа зур ярдәм күрсәтә.

Йәһвәгә хезмәт иткән еллар мине корбаннарга бармыйча Йәһвәгә тугрылыкны саклап булмый икәненә өйрәтте. Ләкин сынаулар вакытында Йәһвә биргән тынычлык күпкә кадерлерәк. Без Мария белән чыдамлыгыбыз өчен алган фатихалар, күз алдыма китерә алганыма караганда да, күпкә күбрәк булды. 1991 елда Советлар Союзы таркалганда, илдә Йәһвә Шаһитләренең саны 40 000 нән аз гына күбрәк иде. Хәзер исә элекке Советлар Союзының территориясендә вәгазьчеләр саны 400 000 нән артык! Хәзер миңа 83 яшь, һәм мин әле дә өлкән булып хезмәт итәм. Йәһвә безгә Мария белән һәрвакыт чыдам булып калыр өчен көч биреп торды. Әйе, Йәһвә безне мул итеп бүләкләде! (Зәб. 13:5, 6)

^ 4 абз. КГБ — Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты.