Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балагызга суга чумдырылу максатына ирешергә булышыгыз

Балагызга суга чумдырылу максатына ирешергә булышыгыз

«Ник көтеп торасың? Тор, суга чумдырылу үт» (РӘС. 22:16).

ҖЫРЛАР: 51, 135

1. Ата-аналарга, балалары суга чумдырылганчы, нәрсәне тикшерергә кирәк?

«БЕРНИЧӘ ай дәвамында мин әти-әниемә суга чумдырылырга теләгәнем турында әйтеп тордым. Без моның турында еш кына сөйләштек. Алар карарым җитди икәненә инанырга тели иде. Ахыр чиктә 1934 елның 31 декабрендә мин суга чумдырылдым». Блоссом Брандт исемле апа-кардәшебезнең бу сүзләреннән күренгәнчә, аның әти-әнисе үз кызының суга чумдырылуына җитди караган. Бүген дә күп кенә ата-аналар үз балаларына бу акыллы адымны ясарга булыша. Алар суга чумдырылу белән сузу рухи проблемаларга китергәнен аңлый (Ягък. 4:17). Әмма шул ук вакыт алар, балалары әле суга чумдырылганчы, бу адымга әзер булуларын күрергә тели.

2. а) Кайбер район күзәтчеләре нәрсәгә игътибар иткән? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Кайбер район күзәтчеләре шуңа игътибар иткән: хакыйкатьтә үскән күп кенә яшьләр җыелыш очрашуларына йөри, вәгазьли һәм үзләрен Йәһвә Шаһитләре дип саный, ләкин Йәһвәгә багышланмый һәм суга чумдырылмый. Кайбер очракларда әти-әниләре аларны суга чумдырылырга әзер түгел дип саный һәм аларны суга чумдырылырга дәртләндерми. Ни өчен? Әйдәгез, бу мәкаләдә дүрт сәбәпне карап чыгыйк.

БАЛАМ ӘЛЕ БИК ЯШЬ ТҮГЕЛМЕ?

3. Блоссом кардәшнең әти-әнисе нәрсә турында борчылган?

3 Беренче абзацта искә алынган Блоссом суга чумдырылырга теләк белдергәч, аның әти-әнисе бераз борчылган. Бу аңлашыла, чөнки кызлары яшь булган, ә кеше суга чумдырылуның бик җитди адым булуын аңларга тиеш. Ата-аналар балаларының Йәһвәгә багышланырга әзер булганнарын ничек билгели ала?

4. Маттай 28:19, 20 дәге сүзләр ата-аналарны нәрсәгә дәртләндерә?

4 Маттай 28:19, 20 укы. Изге Язмаларда кеше, суга чумдырылыр өчен, билгеле бер яшькә җитәргә тиеш дип әйтелмәгән. Ата-аналар Гайсәнең шәкертләр булдырыгыз дигән күрсәтмәсе турында уйлана ала. Маттай 28:19 дагы «шәкертләр итеп әзерләгез» дигән сүзләр грек телендә укучылар булдыру максаты белән өйрәтүне аңлата. Гайсәнең өйрәтүләрен өйрәнгән, аңлаган һәм алар буенча яшәгән кешене укучы, яки шәкерт, дип атап була. Димәк, мәсихче ата-аналар үз балаларына Йәһвәгә багышланырга һәм Мәсихнең шәкерте булып китәргә ярдәм итәргә тиеш. Алар моны максат итеп куярга һәм үз балаларын сабый чактан ук өйрәтергә тиеш. Билгеле, имчәк бала суга чумдырылу үтәргә әзер түгел. Ләкин, Изге Язмалардан күренгәнчә, хәтта кечкенә балалар да Аллаһы Сүзен аңлый һәм ярата ала.

5, 6. а) Изге Язмаларда Тимутинең Аллаһы хезмәтчесе булып китүе турында нәрсә әйтелә? ә) Ата-аналар үз балаларына ничек ярдәм итә ала?

Тимути хакыйкать юлына яшь чакта баскан. Рәсүл Паул әйткәнчә, Тимути Аллаһы Сүзе белән «сабый чактан ук таныш» булган. Аның әтисе Аллаһыга хезмәт итмәгән. Тимутигә Изге Язмаларга карата яратуны аның әнисе белән әбисе үстерергә ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, ул какшамас иманга ия булган (2 Тим. 1:5; 3:14, 15). 20 яшькә җитәрәк Тимути хәтта җыелышта махсус хөрмәтле вазифаларга ия булган (Рәс. 16:1—3).

6 Әлбәттә, һәрбер бала уникаль. Барысы да бер үк яшьтә рухи яктан җитлекми. Кайбер яшьләр бик иртә хакыйкатьне аңлый башлый, акыллы карарлар кабул итә һәм суга чумдырылырга теләк белдерә. Башкаларына исә күбрәк вакыт кирәк. Акыллы ата-аналар үз балаларын суга чумдырылырга мәҗбүр итми. Әмма алар, һәр баланың сәләтләрен исәпкә алып, аңа рухи яктан ярдәм итә. Балаларының акыллы эш итүләрен күргәндә, ата-аналар, һичшиксез, куана. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.) Ата-аналар, беркайчан да үз максатыгызны онытмагыз. Максатыгыз — балаларыгызга Мәсихнең шәкерте булып китәргә булышу. Моны истә тотып, әйдәгез, ата-аналарны борчыган киләсе сорауга игътибар итик: «Балаларым Изге Язмаларны яхшы беләме һәм суга чумдырылырга әзерме икәнен ничек билгеләргә?»

БАЛАМ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ЯХШЫ БЕЛӘМЕ?

7. Суга чумдырылырга теләгән кеше Изге Язмаларны нечкәлекләренә кадәр белергә тиешме? Аңлатыгыз.

7 Ата-аналар үз балаларына яхшы рухи нигез бирергә тели. Бу белем балаларга Йәһвәгә багышланырга булышыр. Шулай да, суга чумдырылыр өчен, Изге Язмалардагы һәрбер тәгълиматны нечкәлекләренә кадәр белү таләп ителми. Суга чумдырылгач та, без төгәл белемдә үсүебезне дәвам итәргә тиеш. (Көләсәйлеләргә 1:9, 10 укы.) Алайса, суга чумдырылыр алдыннан, балага күпме белемгә ия булырга кирәк?

8, 9. Төрмә сакчысы очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Әйдәгез, беренче гасырдагы бер гаиләнең мисалына игътибар итик (Рәс. 16:25—33). Б. э. 50 елында рәсүл Паул үзенең хезмәттәше Силас белән Филипия шәһәренә килгән. Бу Паулның икенче сәяхәте булган. Филипиядә бу миссионерларны, нахакка гаепләп, кулга алганнар һәм төрмәгә ташлаганнар. Төнлә җир тетрәү булган. Нәтиҗәдә, төрмәнең нигезе какшаган һәм ишекләре ачылып киткән. Төрмә сакчысы, җинаятьчеләр төрмәдән качты дип, үзенә кул салырга булган, ләкин Паул аны туктаткан. Аннан соң Паул белән Силас бу кешегә һәм аның гаиләсенә шаһитлек биргән. Мәсих турындагы хакыйкатьне аңлагач, алар суга чумдырылырга теләгән. Алар бу адымны ясаргамы, юкмы дип шикләнеп тормаган.

9 Күрәсең, төрмә сакчысы элек армиядә хезмәт иткән булган, ә хәзер отставкага чыккан. Ул Изге Язмалар белән таныш булмаган. Шуңа күрә, мәсихче булып китәр өчен, аңа Аллаһы Сүзендәге төп тәгълиматларны өйрәнергә, Аллаһы хезмәтчесе булу үз эченә нәрсәне алганын аңларга һәм Гайсәнең өйрәткәннәрен яратырга кирәк булган. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә ул моның барысын эшләгән, һәм бу аны суга чумдырылырга дәртләндергән. Әлбәттә, суга чумдырылганнан соң да, бу төрмә сакчысы белем алуын дәвам иткән. Бу очракны исәпкә алып, ата-аналар мондый нәтиҗәгә килергә мөмкин: бала Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңласа, шул исәптән багышлану белән суга чумдырылуның мәгънәсенә төшенсә, ул, өлкәннәр белән очрашып, суга чумдырылу турында сөйләшергә әзер *. Суга чумдырылгач та, бала Аллаһы Сүзеннән белем алуын дәвам итәр. Чынлыкта, ул Аллаһы һәм аның нияте турында әле мәңге өйрәнәчәк (Рим. 11:33, 34).

БАЛАМ ӨЧЕН НИНДИ МАКСАТ ЯХШЫРАК?

10, 11. а) Кайбер ата-аналар ничек фикер йөртә? ә) Ата-аналар нәрсә турында беренче чиратта уйларга тиеш?

10 Кайбер ата-аналар балаларына беренче чиратта уку йортларында белем алырга һәм яхшы эшкә урнашырга, ә аннан соң гына суга чумдырылырга кирәк дип саный. Андый ата-аналарның ниятләре иң изгедер дә, әмма башта шул максатларга дәртләндерү балаларга чын мәгънәдә уңышлы булырга булышырмы? Андый фикер йөртү рәвеше Изге Язмалардагы принципларга туры киләме? Аллаһы Сүзендә нәрсә әйтелә? (Вәгазьче 12:1 укы.)

11 Бу дөнья һәм дөньядагы бар нәрсә Йәһвәгә һәм аның принципларына каршы килә (Ягък. 4:7, 8; 1 Яхъя 2:15—17; 5:19). Йәһвә белән мөнәсәбәтләр баланы Шайтаннан, аның дөньясыннан һәм бозык фикер йөртүдән яклар. Ә ата-аналар үз балаларын башта дөнья белән бәйле максатларга ирешергә дәртләндерсә, балалар дөньядагы нәрсәләрне Йәһвә белән дуслыктан өстен күрер. Һичшиксез, кайгыртучан ата-аналар балаларының дөнья карашларын үзләштерүен теләми. Алар балалары, Йәһвәне беренче урынга куйса гына, чын шатлыкка һәм уңышка ия була алганын истә тота. (Зәбур 1:2, 3 укы.)

БАЛАМ ГӨНАҺ КЫЛСА?

12. Ни өчен кайбер ата-аналар балаларына әлегә суга чумдырылмаска киңәш итә?

12 Бер әни болай дип әйткән: «Әйтергә дә оят, әмма мин кызымның суга чумдырылуын теләмәдем, чөнки аны җыелыштан чыгарырлар дип курыктым». Күп кенә ата-аналар, бу апа-кардәш кебек, балалары, гөнаһ кылып, җыелыштан чыгарылмасын өчен, аларга суга чумдырылу белән ашыкмаска киңәш итә. Балаларга бит акылсызлык хас дип уйлый алар (Ярат. 8:21; Гыйб. сүз. 22:15). Алар, балам суга чумдырылмаган икән, аны җыелыштан чыгарып та булмый, дип алдана. Ни өчен андый караш дөрес түгел? (Ягък. 1:22)

13. Суга чумдырылмаган кеше Йәһвә алдында җаваплы түгел дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

13 Әлбәттә, мәсихче ата-аналар, балалары Аллаһыга багышланыр өчен әле җитлеккән булмаса, аларны суга чумдырылырга дәртләндерми. Әмма шул ук вакыт суга чумдырылмаган кеше Йәһвә алдында җаваплы түгел дип уйлау ялгыш булыр иде. Чөнки җаваплы булу суга чумдырылу белән бәйле түгел. Балага Йәһвәнең яхшылык һәм яманлык нормалары мәгълүм булса, ул Аллаһы алдында инде җавап бирә. (Ягъкуб 4:17 укы.) Шуңа күрә акыллы ата-аналар, балаларын суга чумдырылудан тыяр урынына, аларда Йәһвәнең нормаларына тирән ярату үстерергә омтыла. Алар бу өлкәдә үзләре дә яхшы үрнәк күрсәтә (Лүк 6:40). Бу балаларны гөнаһ кылудан яклар, чөнки алар Йәһвә күзендә дөрес булганны эшләргә тырышыр (Ишаг. 35:8).

БАШКАЛАРНЫҢ ЯРДӘМЕ

14. Өлкәннәр ата-аналарга ничек ярдәм итә ала?

14 Рухи көтүчеләр буларак, өлкәннәр, җыелыштагы балаларны рухи максатларга омтылырга дәртләндереп, ата-аналарга ярдәм итә ала. Бер апа-кардәш исенә төшергәнчә, алты яшендә аның белән 15 минут дәвамында Расселл кардәш сөйләшкән. Расселл аның рухи максатлары турында сорашкан. Нәтиҗәсе нинди булган? Бу апа-кардәш 70 тән артык ел пионер булып хезмәт иткән. Әйе, игелекле сүзләребез һәм игътибарлы булуыбыз балаларга озак вакыт файда китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 25:11). Өлкәннәр шулай ук ата-аналарны балалары белән бергә Патшалык Залында ярдәм итәргә чакырырга, балаларның сәләтләрен һәм яшен исәпкә алып, аларга ниндидер йөкләмә бирергә мөмкин.

15. Җыелыштагылар яшьләргә ничек ярдәм итә ала?

15 Җыелыштагылар да ата-аналарга ярдәм итә ала. Моның өчен аларга яшьләрнең рухи үсешенә игътибар итәргә кирәк. Бәлки, бала яхшы комментарий биргәндер я атна уртасындагы очрашуда чыгыш ясагандыр. Бәлки, ул вәсвәсәгә бирешмәгән я сыйныфташларына вәгазьләгәндер. Аны моның өчен эчкерсез мактагыз. Җыелышка хәтле я җыелыштан соң яшьләр белән аралашуны максат итеп куегыз. Нәтиҗәдә, яшьләр «зур җыелышның» өлеше булуларын сизәр (Зәб. 35:18).

БАЛАГЫЗГА СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

16, 17. а) Ни өчен балаларга суга чумдырылу үтә мөһим? ә) Ата-аналар нинди шатлык татый ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

16 Балаларны «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерү һәм үгетләп акылга өйрәтү» — мәсихче ата-аналарга бирелгән хөрмәтле йөкләмә (Эфес. 6:4; Зәб. 127:3). Исраилдә туган балалардан аермалы буларак, мәсихчеләрнең балалары Аллаһыга багышланган булып тумый. Аллаһыга һәм хакыйкатькә карата ярату да нәсел буенча күчми. Ата-аналар сабый чактан ук балаларын шәкертләр итеп әзерләүне — аларга суга чумдырылырга булышуны — үз максатлары итеп куярга тиеш. Моннан мөһимрәк берәр нәрсә була аламы соң? Өстәвенә, кешенең Аллаһыга багышлануы, суга чумдырылуы һәм Аллаһыга тугрылык белән хезмәт итүе аның бөек афәт вакытында билге алачагы белән бәйле (Мат. 24:13).

Ата-аналар, балаларыгызны шәкертләр итеп булдыру максатына омтылыгыз (16, 17 нче абзацларны кара.)

17 Блоссом Брандт суга чумдырылырга теләген белдергәч, аның әти-әнисе ул бу җитди адымга әзерме икәнен аңларга теләгән. Аның әзер булганын күргәч, алар кызының карарын хуплаган. Блоссом кардәш болай дип исенә төшергән: «Суга чумдырылуыма бер көн калганда, әтием барыбызны да җыйды, һәм без, тезләнеп, Йәһвәгә дога кылдык. Әти минем өчен сөенүен Йәһвәгә догада белдерде». 60 елдан соң да Блоссом кардәш ул кичне хәтерендә саклаган. Ата-аналар, сезнең дә балаларыгыз, Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылыр һәм бу сезгә зур бәхет китер дип өметләнәбез!

^ 9 абз. Ата-аналар үз балалары белән «Сорауларыңа җаваплар. 2 том» (рус) дигән китапның 304 —310 битләрендә китерелгән мәгълүматны карап чыга ала. Шулай ук 2011 елның апрель аендагы «Патшалык хезмәтебез»дә «Сораулар рамкасы»н карагыз.